Вводная контрольная работа по татарскому языку для 10 класса

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен кереш контроль эш.

I вариант

Тест биремнәрен үтәгез

А1. Нокталар урынына тиешле кушымчалар куегыз.

Хәзерге татар... баба... борынгы заманнар... ук укымышлы булганнар.

а) -да, -лар,-дан ә) -ләр, -ның, -тән б) -ның, -лар,-нан в) -ның,-лары,-да

А2. Русча эквивалентын тап.

авызына су капкан-

а) воды не замутит ә)воду не льет б) будто воды в рот набрал в) водой не разольеш

А3.Бу нинди җөмлә?

Салкын кыш җитте, бөтен җир кар астында калды.

а) җәенке ә)җыйнак б) тезмә в) иярчен

А4.Нишләргә? Нишләмәскә? сорауларына җавап бирүче фигыльне табыгыз.

а) исем фигыль ә) инфинитив б) шарт фигыль в) сыйфат фигыль

А5. Исем фигыльнең юклык формасын табарга

а) кермәү ә) укымаска б) баруларымны в) язган

А6. Сыйфат фигыль булган җөмләне күрсәтегез.

а) Бу - минем яраткан эшем. ә) Марат театрга киткән. б) Оля безгә кунакка килде.

в) Ул аш ашый

А7. Кызлар сәхнәдә матур биеделәр җөмләсендәге билгеләнгән сүз

а) аергыч ә) хәл б) хәбәр в) тәмамлык булып килгән.

А8. Ябарга сүзенең антонимын табыгыз:

а) ачарга ә) төшәргә б) егылырга в) сикерергә

А9. Икенче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз:

а) барганнар ә) дустыңны б) китмәссең в) моның.

А10. Җөмләнең ахырын табыгыз :Җәй ахыры димәссең , ...

а) яхшы кешеләргә бай. ә) урамда утыз градус салкын. б) шулкадәр салкынайтты. в) шуның белән горурланам.

А11. Әбием белән без .... җиләккә йөрибез.

а) урманны ә) урманнан б) урманга в) урманда

А12. Кеше һәр җирдә дә -------------- булырга тиеш.

а) тәртипсез ә) тәртипле б) тәртипне в) тәртипкә

В1. Җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.

а) Студентлар белем ала б) Факультетлар ачылды

В2. Җөмлә кисәкләрен билгеләгез.

а) Сәламәт булу - үзе зур бәхет ә) Озак йоклау - зарарлы. б) Йокы алдыннан телевизор карау зыянлы в) Күпмедер вакыт узгач, кызның моңлы җыры тагын ишетелде

С1. Скажите, как Вас зовут, откуда Вы и сколько Вам лет. Спросите у друга любит ли он читать книги. Скажите другу о том, что вы помогаете пожилым.

Бәяләү критерийлары:

А өлеше- 1әр балл, В өлеше-2шәр балл, С өлеше -3әр балл.

Максималь баллар суммасы- 26 балл.

25-26 балл-«5»ле

21-24 балл-«4»ле

16-20 балл-«3»ле

16 дан түбән -«2»ле

Җаваплар: А1-в, А2-б, А3-б, А4-ә, А5-а, А6-а, А7-ә, А8-а, А9-ә, А10-б, А11-б, А12-б.


10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен кереш контроль эш.

II вариант

А1. 1. Нокталар урынына тиешле кушымчалар куегыз.

Татарлар, дөнья... төрки халык... арасында беренче булып, 1722 елда ук китап басу эше... керешәләр.

а) -ның, -лары,-нә ә) дә,-сез,-кә б) -нең, -ы,-гә в) -да,-лары,-нә

А2. Русча эквивалентын тап.

Йөрәк туктап калу-

а) сердце не лежит ә) сердце болит б) с легким сердцем в) сердце замирает

А3. Бу нинди җөмлә?

Беренче фәнни адымнарын ул шушы институтта башлый.

а) җыйнак ә) җәенке б) тезмә в) иярчен

А4.Тест биремнәрен үтәгез.

1)Нишләүче? Нишли торган? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк? сорауларына

җавап бирүче фигыль.

а) исем фигыль ә) сыйфат фигыль б) хәл фигыль

А5. Хәл фигыльнең юклык формасын табарга

а) кермичә ә) язмаска б) кайтуларымны в) барган

А6. Исем фигыль булган җөмләне табыгыз.

а) Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

ә) Дустың янына керү, хәлен белү кирәк.

б) Сөйкемле, ягымлы, чиста, матур, зәвык белән киенгән кеше күңелдә яхшы хисләр

уята.

А 7. Ул бик озак ашады. җөмләсендәге билгеләнгән сүз

а) аергыч ә) хәл б) хәбәр в) тәмамлык булып килгән

А8. Керергә сүзенең антонимын табыгыз:

а) чыгарга ә) төшәргә б) егылырга в) сикерергә

А9. Өченче зат берлектәге тартым белән төрләнгән сүзне табыгыз:

а) барган ә) дустын б) китмәссең в) моның

А10. Җөмләнең ахырын табыгыз: Без быел Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"...

а) китабын яздык ә)урамда уйнадык б) әсәрен укыдык в) әсәре белән горурланабыз.

А11. Аяк астында ................яфраклар кыштырдый.

а) көздә ә) көзне б) көзге в) көздән

А12. Җәй көне мин футбол .........................яратам.

а) уйный ә)уйнарга б) уйныйм в) уйнадык

В1. Җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз

а)Театрга баралар б) Укытучы сөйләде.

В2 . Җөмлә кисәкләрен билгеләгез.

а) Ял көне мин әнием белән урманга барам. ә)Күп ашау- зарарлы.

б) Компьютер алдында къп утыру зыянлы. в) Көз җиткәч,узгач, укулар башлана.

С1.Скажите, что это Алмаз, он из Москвы. Спросите у друга любит ли он играть зимой на улице. Скажи маме, что воскресенье ваш класс едет на экскурсию в музей Г. Тукая

Җаваплар: А1-в, А2-в, А3-ә, А4-ә, А5-а, А6-ә, А7-ә, А8-а, А9-ә, А10-б, А11-б, А12-ә.

Бәяләү критерийлары:

А өлеше- 1әр балл, В өлеше-2шәр балл, С өлеше -3әр балл.

Максималь баллар суммасы- 26 балл.

25-26 балл-«5»ле

21-24 балл-«4»ле

16-20 балл-«3»ле

16 дан түбән -«2»ле

© 2010-2022