Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
















Кушнарен районының әдәби картасы

(литературная карта Кушнаренковского района)










Автор:

Парвазова Нурия Флюровна, 8 класс

МБОУ СОШ с. Калтаево

(муниципальное бюджетное обще-

образовательное учреждение

средняя общеобразовательная школа

с. Калтаево Кушнаренковского района

Нуриева Зульфия Мансафовна

учитель татарского языка и литературы










2015 г.

Эчтәлек

Кереш...................................................................................................................3

Төп өлеш.

  1. Якташ язучы-шагыйрьләребез.................................................................5

  2. Каләмне корал иткән якташ шагыйрьләребез.....................................17

Йомгак...............................................................................................................19

Кулланылган әдәбият.....................................................................................20

Кушымта...........................................................................................................21










Кереш

Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас кабатланмас матур шигъриятле, сокланып туймаслык урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та барыбер безнең республикабызның матурлыгына җитми. Бормаланып-бормаланып ага торган елгаларыбыз, аларның тирә-ягы, тугайлары, елга буендагы яшел үләннәре, төрле-төрле балыкка бай күл һәм буалар, керсәң чыга алмаслык урманнары… Алар безне һәрвакыт үзенә тартып торалар.

Мин ямьле Башкортстанның Кушнарен районы Гөргери авылында туып үстем. Яратам мин туган авылымны! Чөнки монда мин беренче тапкыр сабый күзләремне ачып, кояш нурына сөенгәнмен, хәтфә кебек йомшак бәбкә үләненә басып, беренче адымнарымны атлаганмын. Минем туган авылым табигатькә, тирә-як мөхиткә бай. Монда без горур тауларны, җәелеп яткан тау битләрен, яшел үләннәрне, текә һәм сай ярларны, талгын гына аккан, балыкка бай, тирә-ягы шактый үзенчәлекле булган Мишеде елгасы, күлләр һәм буалар, урманнар … һ.б. таба алабыз.

Безнең як табигатен күкләргә күтәреп мактага, аның гади генә бер үләнен дә сихри матурлык белән, сокландыргыч итеп сурәтләгән язучы-шагыйрьләребез белән горурланам мин. Минем туган районым шактый "уңдырышлы туфрак"та дистәләгән иҗат кешеләре үстергән, аларга илһам чыганагы булган, яшәргә көч биргән. Менә шушы шагыйрьләр, язучылар белән кызыксынуым мине эзләнү эшенә этәрде. Шуның өчен мин Кушнарен районының әдәби картасын төзергә уйладым. Моның өчен миңа авыл һәм район китапханәләрендә булырга, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысыннан туган як әдипләре турында сорашырга, күп кенә гәзит-журналлар актарырга туры килде.

Эшемнең төп максатлары булып төрле юллар белән озак еллар дәвамында райондаш язучы-шагыйрьләр турында булган мәгълүматларны тирәнтен тикшерү, яңа исемнәр белән баету тора. Бу максаттан чыгып, минем тикшерү эшемдә түбәндәге бурычлар куелды:

  • Кушнарен районыннан чыккан әдәбиятчылар турында мәгълуматны бер системага салып тикшерү;

  • аларның туган авылларына карап әдәби карта төзү;

  • якташ язучы-шагыйрьләребез арасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны билгеләү.

Тикшерү-эзләнү эшемнең объекты - Кушнарен районы әдәбияты.

Тикшерү эшенең предметы - райондаш шагыйрьләр иҗаты.

Структур яктан тикшерү эшем кереш, төп өлеш, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлеге һәм кушымтадан тора.

Тикшерү эшемнең әһәмияте: халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм якташ язучыларыбыз иҗатын тулырак ачу.

Нәтиҗә: шулай итеп, тикшерү эшемдә якташ язучыларыбызның иҗатын, тормыш юлын яктырттым. Өйрәнелгән мәгълүматлар нигезендә районыбызның әдәби картасын төзедек.

1. Якташ язучы-шагыйрьләребез

Рәшит Гатауллин

(1938-2000)

Рәшит Кәшфулла улы Гатауллин 1938 елның 19 июлендә Башкортстан республикасының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. Әтисе Кәшфулла Гатауллин 1941 елда сугышта һәлак булгач, әнисе Сәвиягә өч улын берүзе тәрбияләп кеше итәргә туры килә. Рәшиткә дә бик яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләргә, анда комсомол секретаре вазифасын да башкарырга туры килә. Талбазы урта мәктәбен экстерн тәртибендә тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус филологиясе факультетында укый. Дүрт курстан соң Миякә районында Өршәкбаш-Карамалы, Илчегол, Тамьян авылларында укыта, мәктәп директоры була. Җитмешенче елларда исә туган районына кайтып, Калтай һәм Камышлы авылларында шулай ук мәктәп директоры вазифасын башкара. 1985 елдан ул Уфага килеп, татар телендә чыга торган "Кызыл таң" газетасында эшли, шунда әдәби хезмәткәр була. Уфада чыга торган газета-журналларда, ә 1966 елдан Казандагы "Казан утлары" журналында басыла. 1968 елда аның зур бәйләм шигырьләре "Беренче карлыгачлар" күмәк китабында дөнья күрә.
Сиксәненче еллар азагы һәм туксанынчы елларда ул инде актив яза, илдә барган үзгәрешләр турында мәкаләләре чыга, үзе исә Уфадагы татар милли хәрәкәтендә катнаша. Шигырьләре дә Уфа, Казан газета-журналларында даими басылып килә.

2008 елда шагыйрьнең 70 еллыгына Татарстан китап нәшрияты Рәшит Гатауллинның "Сагышлы моңнар" исемле сайланма шигырьләр китабын бастырып чыгара. Китапка җылы, әтрафлы кереш сүзендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Рәшит Гатауллинның үзенчәлекле язмышы, лирикасының миллилеге, ихласлыгы, традицияләргә тугрылыгы турында яза, татар шигъриятендә бу шагыйрьнең дә тагын бер яңа исем булып, әдәбият һәм укучы хәтерендә табигый, хаклы урын алып яшәячәгенә ышанычын белдерә.

Р.Гатауллин - 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Рәдиф Гаташ

(1941)

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 нчы мартында Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт авылының урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңрак "Ялкын" журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул - "Казан утлары" журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Рәдиф Гаташ - узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган "Гөлләр су сорыйлар" исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Ул - Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе (2005), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). 2001 елда дөнья күргән "Газәлләр", 2005 елда басылып чыккан "Мәңгелек сусау" китаплары өчен 2008 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Р.Гаташ - 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Руслан Сөйләйманов

(1985)

Сөләйманов Руслан Флүр улы 1985 нче елның 16 нчы июнендә Кушнаренко районы Илек авылында дөньяга килгән. Урта белемне туган авылында, югары белемне педагогия университетының филология факултетында ала.

Хезмәт юлын Уфа шәһәренең 100 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Бүгенге көндә Мәгарифне үстерү институтының башкорт теле һәм башка телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында өлкән укытучы вазифасын башкара.

"Уйларымны салдым сандалларга" - тәүге шигъри китабы. Шигырьләре 2012 нче елда "Иделем акчарлагы" конкурсында һәм Татарстан Диния нәзарәте оештырган "Таян Аллаһка" конкурсында беренче урынга лаек булды

Лотфи Вәли

(1910-1943)

Лотфулла Вәлимөхәммәт улы Вәлимөхәммәтов 1910 елда хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Илек авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәрендә, аннары, 1929 елдан башлап, Мәскәүдәге завод һәм төзелешләрдә эшли, кичке мәктәптә укып урта белем ала.

Мәскәүдә эшләгәндә Л. Вәли әдәбият белән кызыксына башлый, Мәскәү пролетар язучылары ассоциациясенең (МАПП) татар секциясе инициативасы белән оештырылган әдәби түгәрәк эшенә актив катнаша, Мәскәүдә татар телендә чыга торган "Эшче" (соңыннан - "Коммунист") газетасы, "Октябрь баласы" һәм "Ударниклар" исемле журналларга языша. Аның хезмәт, производство темаларына багышланган бер төркем шигырьләре М. Җәлил кереш сүзе белән чыккан "Чакыру" (Мәскәү - Казан, 1932) исемле җыентыкта, шулай ук "Каләмле ударниклар", "Туган ил" кебек альманахларда да басыла. Утызынчы еллар ахырында яшь шагыйрь нәшриятка местәкыйль җыентыгын тапшыра, әмма, Ватан сугышы башлану сәбәпле, китап чыкмый кала.

1941 елның җәендә Л. Вәли армиягә алына, башта минометчы, аннан соң разведчик, сапер сыйфатында Төньяк-көнбатыш фронтында сугыша, берничә тапкыр яралана. Кыска ял сәгатьләрендә шигырьләр, очерклар яза, сугыш көндәлеге алып бара. Аның куп кенә шигырь һәм очерклары шул чорның фронт газеталарында һәм "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында басылалар.

Л. Вәли 1943 елның кышында дошман өстенә атака белән барганда мина ярчыгы тиеп һәлак була.

Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән шагыйрь-солдат буларак, Лотфи Вәлинең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.

Бәян Гыйззәт

(1918-1991)

Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйзәтуллин 1918 елның 16 июлендә хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы авылында игенче гаиләсендә туган. 1934 елда авыл мәктәбенең алтынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Уфага барып, медицина рабфагына укырга керә. Ләкин, рабфакны тәмамлагач, матур әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казан дәүләт педагогика институтына алып килә. 1941 елда укуын уңышлы тәмамлагач, аны аспирантурада калдыралар. Ләкин аңа укырга туры килми: Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның декабрендә Бәян Гыйззәт Ватанны саклаучылар сафына баса. Ул сугышта яралана, госпитальдә дәваланып чыккач, хәрби училищега укырга җибәрелә. Аннан - янә фронтка. Фронттагы батырлыклары өчен Бәян Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

1945 елда армиядән кайткач, Б.Гыйззәт Татар дәүләт академия театрына әдәби бүлек мөдире булып эшкә керә. Шул ук елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында да укый һәм 1951 елда "Гафур Коләхметовның иҗаты" дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1953 елдан башлап, ул - Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, ә 1968-1981 елларда сәнгать секторы мөдире булып эшли.

Бәян Гыйззәтнең әдәби-фәнни эшчәнлеге тулысынча диярлек татар драматургиясе һәм татар театр сәнгате белән бәйле. Аның драматургия һәм театрга кагылышлы тикшеренүләре "Егерменче йөз башында татар әдәбияты" (1954), "Татар совет әдәбияты тарихы" (1960), "Заман сулышын тоеп" (1967), "Татар совет театры" (1975), Мәскәүдә рус телендә чыккан "История татарской советской литературы" (1965), "История многонациональной советской литературы" (1972) исемле китапларда урын алган. Таҗи Гыйззәт иҗатын яктырткан монографиясе 1957 елда аерым китап булып басылып чыга. Мәскәүдә Сәнгатьләр тарихы институтында әзерләнгән "История советского драматического театра" исемле алты томлык коллектив хезмәттә дә ул, авторларның берсе һәм редколлегия әгъзасы буларак, татар театрының үсеш этапларын яктырткан фәнни очерклары белән катнаша. Болардан тыш, Бәян Гыйззәтнең драматургия һәм театр сәнгате турындагы мәкалә һәм очерклары төрле җыентыкларда, әдәбият һәм театрга бәйле белешмә-энциклопедияләрдә, көндәлек матбугат битләрендә күпләп басылган. Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов, Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, Мирхәйдәр Фәйзи, Хәлил Әбҗәлилов, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Гамир Насрый һ.б. бик күпләргә багышланган иҗади портретлар, аерым әсәр яки спектакльләр турында рецензияләр, сәнгатьнең бүгенге актуаль мәсьәләләрен күтәргән тәнкыйть мәкаләләре - болар һәммәсе Бәян Гыйззәтнең, галим һәм тәнкыйтьче буларак, иҗат активлыгы турында сөйлиләр.

Әсхәр Кәшфуллин

(1930)

Әсхәр Кәшфулла улы Кәшфуллин 1930 елның 17 августында хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Тартыш авылында дөньяга килә. Балалык еллары үз чорының башка балаларыныкы шикелле үтә: туган авылында мәктәптә белем ала, әти-әнисенә ярдәмләшә. Аның әти-әнисе сабыйларының матур, тәртипле, илгә кирәкле кеше булып үсүләре өчен тырыша. Ләкин 1941 елның 22 июнендә башланган котычкыч сугыш барлык хыялларны челперәмә китерә. Гаилә башлыгы - әтиләре ил алдында бурычын үтәргә яу кырына китә. Китә һәм хәбәрсез югала. Тормыш мәшәкатьләре, балаларны тәрбияләү әниләренең җилкәсенә төшә.

Әсхәр Кәшфуллин Һөнәрчелек училищесын, соңрак 1962 елда электротехника техникумын тәмамлый. Заводта эшли башлый. Тырыш егет эш урынында үзен бик тиз күрсәтә. Хезмәт юлын гади слесарь булып башлаган Әсхәр Кәшфуллин инженер дәрәҗәсенә күтәрелә.

Аның беренче шигыре "Ленинчы" гәзитендә чыга. Бер туган энесе Әфган Гиззәтовның яшьли үлемен Әхсәр Кәшфуллин бик авыр кичерә. Әдәбиятка ул ныклап 1980 елларда килә.

1993 елда аны "Шәрык" радиосына эшкә чакыралар. Монда эшләгәндә аның иҗаты тагын да киңәя. Ул күренекле кешеләр белән очрашулар үткәрә, уңышлы һәм нәтиҗәле радиотапшырулар әзерли. Очрашуга килгән күренекле җырчылар, артистлар, композиторлар аның шигырьләрен дә бик ошаталар һәм күп шигырьләренә көй язалар.

1994 елда аның беренче шигырьләр җыентыгы ("Кайгы-сагышларымны җырга салам") дөнья күрә, соңрак татар һәм башкорт телләрендә "Казлар оча" (1996), "Изгелек нурлары" җыентыклары чыга. Соңрак чыккан "Мин язларда калам" җыентыгында 250 шигырь тупланган. 2001 елда "Көмеш чылбыр" һәм 2005 елда "Тормыш кыска мизгел" исемле җыентыклары татар телендә дөнья күрә. Үзенең әсәрләрендә автор кешелекне борчыган мәңгелек сорауларны - җирнең матурлыгы, дуслык, мәхәббәт темаларын күтәрә. Әсхәр Кәшфуллинның шигырьләренә Нур Даутов, Рим Хәсәнов, Илдар Шәрипов кебек күренекле композиторлар көй яза, аның җырларын Айдар Галимов, Резеда Әминева, Салават Фәтхетдинов, Радик Диниахметов башкарып тыңлаучыларның күңеленә җиткерә.

Әсхәр Кәшфуллин язучылар арасында лаеклы урынын тапкан.


Әфган Гиззатов

(1933-1969)

Әфган Кәшфулла улы Гиззатов 1933 елның 2 авыгустында хәзерге Башкортостанның Кушнаренко районы Тартыш авылында туган. Аның бер туган абыйсы Әсхәр Кәшфуллин да шагыйрь. Алар - сугыш елы балалары.

Әфган бала чагыннан ук укырга, шигырләр язарга яраткан. Һөнәрчелек училищесын тәмамлап, заводта токарь булып, 1956 елдан "Ленинчы" гәзите редакциясендә, 1959 елдан "Пионер" журналында эшли. Шул ук вакытта әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның шигырь һәм хикәяләре республика гәзит-журналларында басылып чыга. 1962 елда беренче шигырләр җыентыгы - "Серле дөнья" исеме белән дөнья күрә. Соңрак балалар өчен язылган шигырьләр җыентыгы "Язгы нурлар", "Йолдызлар" , өлкәннәргә багышланган "Күңел кыллары" җыентыклары басылып чыга.

Шагыйрьнең, дөньяга балалар һәм үсмерләр күзлегеннән карап, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, иҗат итүе аның шигырьләрен кабатланмас итә.

Нәҗибә Әминева

(1945)

Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина Башкортстанның Кушнаренко районының Әхмәт исемле татар авылында туып үсә, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң Башкортстан дәүләт университетына укырга керә һәм филология факультетында белем ала.

1969 елда аны тәмамлап, Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау урта мәктәбендә рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан туган районында, башта Илек урта мәктәбендә, 1975 елдан туган авылы Әхмәттә үзе укыган, инде урта мәктәпкә әйләнгән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1986 елны аңа Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелә. Университетта укыган елларында ук Нәҗибә Әминева әдәби иҗат белән ныклы шөгыльләнә башлый. Авылга кайтып мәктәптә укыта башлагач та, үзе дә күп яза һәм мәктәптә төрле сыйныфлардагы укучыларның әдәби түгәрәген дә җитәкли.

Укучылар Нәҗибә Әминеваның "Иртә", "Бәсле тәлгәшләр", "Йөрәккә уйлар уела", "Яратам икесен дә" дип исемләнгән шигъри җынтыкларын яратып кабул итте. Шулай ук аның 65 яшьлек юбилее уңаеннан Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында Нәҗибә Әминеваның "Гомер дигән мизгелдә" исемле чираттагы китабы басылып чыкты.

1996 елдан Нәҗибә Әминева Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы. Әледән-әле шагыйрә яңа китаплары белән укучыларын сөендереп тора. Аның иҗаты уйларының һәм образларының фәлсәфи булуы белән аерылып тора. Шагыйрә зур осталык белән кешенең эчке халәтен тасвирлый. Үзенең туган җире һәм ватаны белән горурлануын шигырьләре аша үз укучыларына җиткерә безнең якташыбыз.


Ләйсән Якупова

(1977)

Ләйсән Рәфит кызы Якупова Башкортостан республикасы Әхмәт авылында 1977 елда дөньяга килә.

Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1999 елдан республиканың "Кызыл таң" гәзите редакциясендә корреспондент, 2004 елдан "Әллүки" журналында эшли башлый.

Ләйсән Рәфит кызының иҗади эшчәнлеге мәктәп елларыннан ук башлана. Аның шигырләре район һәм республика басмаларында дөнья күрә. "Яшенле төндә" дигән дуслык һәм мәхәббәт турында беренче шигырьләр җыентыгы 2007 елда "Китап" нәшриятында басылып чыга.

Яшь шагыйрәнең шигырләре нечкә лирик кичерешләр һәм күңел җылылыгы белән сугарылган. Ул кешеләрнең үзара матур мөнәсәбәтләренә, изгелекләренә дан җырлый.

Ләйсән Якупова Башкортостан һәм Рәсәй Журналыстлары берлеге әгъзасы.

Мин Шабай

(1913-1963)

Мин Гариф улы Шабаев - татар совет прозасында үзенчәлекле лирик хикәяләре белән танылган данлыклы татар язучысы.

Мин Шабай 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Каратәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагында ук әтисез калып, алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: иген ура, тамак хакы өчен кулакка батраклыкка яллана, аннары, ниһаять, бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә. 1931 елда тәмам юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән яшүсмерне чекистлар тотып алалар һәм Мәскәү өлкәсендәге Хезмәт колониясенә урнаштыралар. Шуннан аның өчен яңа тормыш башлана: колониядә ул хезмәт тәрбиясен уза, укып белем ала, шунда матур әдәбият белән якыннан таныша. Бераздан аның үзендә дә иҗат дәрте уяна: еллар буе күңелендә җыелып килгән тәэсирләр нигезендә ул "Танып" (елга исеме) дигән озын хикәясен яза. 1934 елны әсәр матбугатта басылып та чыга.

Колониядән соң Мин Шабай армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогика институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радио-комитетында эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1941 елны Казанда авторның лирик хикәяләре тупланган "Уйналмаган скрипка" исемле китабы дөнья күрә.

1941-1954 елларда Мин Шабай Себер якларында һәм Себернең төньяк өлкәләрендә яши. Казанга ул 1955 елда кайта һәм дәртләнеп яңадан әдәби кҗат эшенә керешә. 1959-1964 еллар арасында язучының "Бездә ел буе яз" исемле очерклар китабы, "Тормыш баскычлары", "Тормыш чакыра" исемле хикәя җыентыклары һәм "Уяну" (беренче кисәк) исемле тарихи-социаль романы басылып чыга. Мин Шабайның хикәяләре, нигездә, авыл темасына багышланган. Аларда революциягә кадәрге, революция чоры, колхозлашу еллары һәм Ватан сугышыннан соңгы татар авылы тормышындагы социаль күренешләр һәм үзгәрешләр, шуларның гади хезмәт кешеләре күңелендәге чагылышлары тасвирлана.

Мин Шабай 1936 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Ул 1963 елның 5 сентябрендә, илле беренче яшендә, йөрәк авыруыннан Казанда вафат булды.

Зәкия Туфайлова

(1907-1977)

Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова 1907 елның 29 нчы январенда Башкортстанның Кушнаренко районы Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. Булачак шагыйрә 1930 елда Свердловск педагогия техникумын тәмамлый. Шуннан соң ул Урал якларында, Ленинградта, Казанда кичке мәктәпләрдә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче була, китапханәдә эшли.

Шагыйрәнең беренче шигырьләре егерменче елларда басылса да, аның иҗат активлыгы илленче еллар тирәсенә туры килә. Бу чорда ул башлыча балалар өчен шигырьләр яза. 1971 елда ул СССР Язучылар союзы членлыгына кабул ителә.

Шагыйрә 1977 елның 11 январенда Казанда вафат була.

Тикшерү эшемнең беренче бүлегендә якташ язучы-шагыйрьләребезнең иҗаты һәм тормыш юллары яктыртылды. Тикшерү-эзләнү эшенә мин быел беренче тапкыр гына тотындым. Киләчәктә эшемне дәвам итеп, якташ язучы-шагыйрьләребез белән тулыландырырмын, дип уйлыйм

2. Каләмне корал иткән якташ шагыйрьләребез

Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште.

Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләре калды.

Безнең тикшерү эшенә кергән якташ шагыйрләребез арасында да Бөек Ватан сугышында катнашучылар бар. Алар: Нур Гыйззәт һәм Лотфи Вәли.

Җырым кала үткән юлымда...

Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйребез:
Лотфулла Вәлимөхәммәт улы Вәлимөхәммәтов. Л. Вәли 1943 елның кышында дошман өстенә атака белән барганда мина ярчыгы тиеп һәлак була.

Җиңү тәмен, яшәү ямен без белмәсәк, кем белер?..

Бөек Ватан сугышыннан җиңеп кайткан шагыйребез:
Фәтхелбәян Нурлыгаян улы Гыйзәтуллин. Фронттагы батырлыклары өчен Бәян Гыйззәт ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Йомгак

Күрүебезчә, якташ шагыйрьләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби карта төзү - бик кызыклы һәм мавыктыргыч эш. Әлеге тикшерү эше районыбыз язучылары турында белемнәрне тирәнәйтә. Алтынны никадәр бил бөгеп, тир түгеп, бөртекләп җыйсалар, фән, гыйлем өлкәсендәге табышларга һәм ачышларга илтүче юллар аннан да авыррак һәм катлаулырак. Ләкин шунысы ачык: районыбызның әдәби картасын төзү - илнең, җирнең, телнең чын мәгънәсендә хәтер китабын төзүгә тиң эш.

Без карап узган якташларыбыз арасында өлкән буын кешеләре дә, әдәбиятка яңа аяк басучылар да бар. Ул исемлек, буыннан-буынга күчә барып, яңа исемнәр белән тулыланып үсеп килүче яшь буынга да калыр. Һәм халкыбызның тарихи үткәннәрен дә, хәзергесен дә тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып белергә ярдәм итәр.

Кулланылган әдәбият

  1. Әминева Н. Җаным илһамлы чакта: шигырьләр. - Уфа: Китап, 2005. - 224 б.

  2. Гатауллин Р.К. Поэзия - высокая боль. - Казан: Мәгариф, 2003. - 243 с.

  3. Даутов Р.Н., Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. - Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

  4. Сафуанов С. Рухи күперләр: очерклар, статьялар - Уфа: Китап, 2006. - 376 с.

  5. Хәлиуллина А.Г., Сөләйманова Д.Д. Туган як әдипләре. Башкортостанда хәзерге татар прозасы: шәхес, иҗат, тәнкыйть. - Уфа: Китап, 2013. - 320 бит.

Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)Кушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)

1. Рәшит Гатауллин - шагыйрь, Марс

авылыннан

2. Рәдиф Гаташ - шагыйрь, Марс авылыннан.

3. Руслан Сөләйманов - шагыйрь, Илек авылыннан

4. Лотфи Вәли - шагыйрь, Илек авылыннан.

5. Нур Гыйззәт - шагыйрь, Талбазы авылыннан.

6. Әсхәр Кәшфуллин - шагыйрь, Тартыш авылыннан.

7. Афган Гыйззәт - шагыйрь, Ә.Кәшфуллинның бер туганы, Тартыш авылыннан.

8. Нәҗибә Әминева - шагыйрә, Әхмәт авылыннан.

9. Ләйсән Якупова - шагыйрә, Әхмәт авылыннан.

10. Мин Шабай - шагыйрь, Каратәкә авылыннан.

11. Зәкия Туфайлова - шагыйрә, Илморза авылыннан.

8 9

1 2

3

5

6 7

10

11

Кушнарен районының әдәби картасыКушнарен районының әдәби картасы (эзләнү эше)

4


© 2010-2022