Тукай биографиясе буенча тест

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча сораулар һәм тестлар


  1. Г. Тукай туган авылны атагыз:

А) Кырлай

Б) Өчиле

В) Кушлавыч


  1. Шагыйрь туган ел:

А) 1884

Б) 1886

В) 1875


  1. Тукайның әнисенең исеме:

А) Мөршидә

Б) Мәүлидә

В) Мәмдүдә


  1. Әтисенең исеме:

А) Мөхәммәтгали

Б) Мөхәммәтгариф

В) Мөхәммәтвәли


  1. Әнисе үлгәндә ул ничә яшендә кала?


  1. «Кадалмас әле килмешәк!» дигән сүзләрне кем тарафыннан ишетергә туры килә?


  1. Әнисе үлгәч кем тәрбиясендә һәм кайда тәрбияләнә?


  1. Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?


  1. Казанның Печән базарына китерелгәч, Габдулланы кемнәр тәрбиягә ала?


  1. Г.Тукай кайсы авылны «Иң беренче күзем ачылган урын» дип атый?

А) Өчиле

Б) Кушлавыч

В) Кырлай


  1. Җаекта белем алган мәдрәсә ничек атала?

А) Мотыйгия

Б) Хөсәения

В) Мөххәммәдия


  1. «Үксез бала асрасаң, авызың -борының кан булыр: үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр» . Бу сүзләрне Тукай кемнән ишетә?


  1. Кырлай авылы белән хушлашкач, Тукай кайда яши башлый.


  1. Г. Тукай үзе турында нинди исемле китап яза?

15. Г. Тукай ничәнче елда үлә?

А) 1910

Б) 1913

В) 1915


© 2010-2022