Музыкальная композиция Ильхам Шакиров-соловей

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ «Гимназия 14»

Композиция:

"Сандугач..."

Башкарды: Миндубаева Рузилә Фирзан кызы,

беренче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы















Казан 2016











Композиция «Сандугач…»

Максат:

Максат. Укучыларны Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, җырчы репертуарындагы җырлар аша балалар күңелендә милли моң-көйләребез белән кызыксыну, аларга хөрмәт тәрбияләү.

Кичә барышы:

1 бала:

Ишеттем мин кичә берәү җырлый,

Чын безнеңчә матур, милли көй

Әллүки, бәллүки,

Чын безнеңчә матур, милли көй...



  1. «Әдрән диңгез»ариясеннән өзеккә бию.

2бала: адель

Язмыш татарга Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек батыр йөрәкле пәхлеваннарны бүләк иткән икән, ни өчен халыкның күңел түрендәге тирән моңын җыр белән әйтеп бирүче, үзенә хас талант белән дә куандырмасын икән! Әйтерсең татарның барлык моң-зарын Илһам үз йөрәгенә җыйган...

(Гомәр Бәширов)

  1. И.Шакировның тормыш юлы буенча видео карау.

2 бала: Илюза

...Илһам Шакиров!

Ходай аңа үлемсез шәрәфле данга лаеклы кодрәтне биргән, халык исә аны таныган һәм сайлаган... монда инде Илһам файдасына нидер өстәп маташуның кирәге дә калмаган- аңа саулык теләүдән башка...

(Әмирхзан Еники)

3 бала:найля

Даһи табигать тудырган

Гасырлар илһамы син,

Җыр дәүләтенең ханы син,

Халкыбызның җаны син.

Татар мең яшәде инде,

Алла бирсә, гел яшәр!

Җырда Илһамнар хан булса,

Җирдә ханнар Илһам булса,

Моң яшәр һәм мең яшәр!

(Илдар Юзеев)

4 бала:Сиңа илаһи илнең илаһи җырчысы, илаһи халыкның илаһи моңдары, татар халкы тарафыннан олуг исем бирелде. Син безнең горурлыгыбыз, даныбыз, илчебез һәм халкыбызның күңел моңнарыбыз. Җырың, моңың күңелләрне актарырдай, тавышың-аһәңең белән ак тәхетләргә менеп утырырдай...

Мөсәгыйть Хәбибуллин. Найля саф.

1бала:

Ишеттем мин кичә берәү җырлый...

Башка килә уйлар төрле-төрле -

Әллә нинди зарлы, моңлы көй...

Әллүки, бәллүки,

Әллә нинди зарлы, моңлы көй.



  1. Илһам Шакиров җырларыннан өзекләр карау.

5бала:Юля

1974 елныИлһам Шакировның Мәскәүне шаулаткан концертлары турында ишетеп, татар җырчысын күрергә атаклы музыкант Мстислав Растропович килә. "Карурман"ны тыңлагач, Илһамга:

Ты убил меня этой песней!- дип, соклануын белдерә...

6 бала: Агата

Җырлый Илһам,

Куан Ватан,

Елмай син, Таң!

Сүнмәбез, үлмәбез, җыр яшьнәсә йөрәктә!

Җыр сөйгәннәр

булырлар гел яхшы теләктә

Җырла, Илһам!

Елмая Таң!

Алкышлый Ватан!

(Кави Латыйп)

7бала:: Илюза

Тыңлыйм, мине ул бик тиз җиремә кайтара, тарихыма кайтара, моңы күңелнең уентыкларына кереп, язмышым буенча агарга тотына. Мин киңлекне тоям. Миңа бит иң кадерле хис шул, иң газиз хис шул. Шуның белән яшим...

(Сибгат Хаким)

1 бала:

Ишеттем мин кичә берәү җырлый...

Түзәлмадым, бардым җырлаучыга,

Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"

Әллүки, бәллүки,

Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"

(Музыка училище студенты Рәмис Музафаров җырлый "Ак калфак" )

8 бала: Яңа туган сабыйның исеме күктән иңдерелә икән, диләр. Бу очракта дөрестер, мөгаен- исеменә җисеме туры килеп тора. Аның моңы дистәләгән еллар инде бик күп илләрне гизеп, кешеләрнең, халыкларның рухын канатландыра, күңелен иркәли. Нигә шулай ул? Аңлата алмыйм, чөнки могҗизаларның асылына төшенү, аларны төшендерү кыен. Бары сокланасың, аларга, бары сихерләнәсең. Илһам Шакиров шундый могҗиза, шундый сихерче.

(Мостай Кәрим) Ильдар

9 бала: Ильшат

Очрый һаман миңа юлларда

Илһам белән тулы йөрәкләр.

Йөрәк катнашмаган хезмәтләр

Юлыкмады миңа юлларда,

Илләр аша үткән елларда.

Талантлы син , Кеше туганым,

Сәләтле син һәрбер иҗатка!

Дөнья дигән бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың ,

Талантлы син, Кеше туганым!

(Хәсән Туфан

1 бала:

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Җавабында милләтәшем миңа:

"Бу көй була,- диде,- Әллүки!"

Әллүки, бәллүки

"Бу көй була,- диде,- Әллүки!"

  1. (Җырлый "Татар моңы"җыр конкурсының җиңүчесе Фәридә Сөнгатова )

2 бала: Элина

Артист тормышы тулаемы белән диярлек сәяхәттә үтә. Гомер буе юлда, гомер буе өйдән читтә. Дөресен әйткәндә, өеңне карап, көнкүрешеңне җайлап яшәргә вакыт та юк. Ярый әле дөньяда һәрдаим сиңа ярдәмгә ашыгып торучы, синең һәр гозереңне үтәүче, туганлык ягыннан җиде ят булса да, рухи туганына әверелгән кешеләр, дуслар бар. Мин гомерем буе шулар җылысын, туган татар халкым җылысын тоеп яшәдем. Аларның барысына да, гомумән, миңа моң, җыр, иксез-чиксез рухи азык биргән бөек татар халкыма, олы рәхмәтемне белдерәм.

(Илһам Шакиров) Найля Ф.

Илһам Шакиров- сыерчыклы яз ул!

Илһам Шакиров- сандугачлы таң иртәсе!

Илһам Шакиров- һаваларны ярып сайраучы җәйге тургай!

Илһам Шакиров- ургыл елга ул! Биек-биек таулардан агучы угыл сулы елга, беркайчан сыекмый, тизлеген югалтмый, ашкына-ашкына алга таба ага...

7


© 2010-2022