Конспект урока «Сагыналар сине якын дуслар»

Сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция. Тема: «Сагыналар сине якын дуслар» (Сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция). Максат: Укучыларны милли рухта тәрбияләү-татар музыкасына, шигъриятенә булган мәхәббәтләрен үстерү; татар милләтенең йөзек кашларыдай бөек шәхесләре белән горурлану хисләрен арттыру; укучыларның Сара Садыйкова җырларын күбрәк белүләренә ирешү. Җиһазлау: Сара Садыйкова портреты, аңа багышлап чыгарылган «Сайра, моңлы сандугач…» стена газетасы, китаплар күргәзмәсе, атаклы кешеләрнең бөек композиторыбыз турында әйткән гыйбарәләре, те...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Сагыналар сине якын дуслар»

(Сөекле композиторыбыз Сара Садыйкованың тормышы һәм

иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция).


Максат: Укучыларны милли рухта тәрбияләү-татар музыкасына,

шигъриятенә булган мәхәббәтләрен үстерү; татар милләтенең йөзек кашларыдай бөек шәхесләре белән горурлану хисләрен арттыру; укучыларның Сара Садыйкова җырларын күбрәк белүләренә ирешү.


Җиһазлау: Сара Садыйкова портреты, аңа багышлап чыгарылган

«Сайра, моңлы сандугач…» стена газетасы, китаплар күргәзмәсе, атаклы кешеләрнең бөек композиторыбыз турында әйткән гыйбарәләре, техник чаралар (магнитофон, компьютер, мультимедиа).










1 нче алып баручы.

Мәгълүм булганча, 2006 нчы ел Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы, дип игълан ителгән иде. Татар халкының бөек шәхесе, күп санлы җырлар авторы, сөекле композиторыбыз Сара Садыйковага 1 нче ноябрьдә 100

яшь тулган булыр иде.

Без бүген яраткан композиторыбызның туган көнен-олы юбилеен

билгеләп үтәргә җыелдык. Үтә нәзәкатьле, шаян, гомере буена милләтенә тугры кала белеп, халкы өчен җан атып яшәгән Сара апаны яратып «Халкыбыз сандугачы», «Калфаклы сандугач» дип йөртәләр. Сара Садыйкова-татар музыкасын үстерүче, татар операсына нигез салу-

чыларның берсе.

2 нче алып баручы.

Вакыт елгасы туктаусыз ага… Сара апабыз вафат булганга да 20 ел

вакыт узып китте… Йөрәкләрне өзгәләгән аерылышу сәгатьләре ерагая

барган саен, Сара апабызны сагыну, юксыну хисләре артканнан арта,

тирәнәя, көчәя бара… Сөекле композиторыбызга булган мәхәббәтебез

еллар үткән саен яктыра, яңа төсмерләр алып, күңелләрне сагышлы яңа

кичерешләр дәрьясына сала.

Изге җаннар җирдән китә тора,

Бәгырьләргә тагын кан сава…

Җырың гына калды микәнни соң

Соңгы ядкарь булып дөньяга?!

Киләчәкне күрер кешеләрнең

Кешелеген җирдә сакларга,

Мәңгелек җан иңдерергә иде

Синең кебек изге затларга.

«Үз илемдә» җыры башкарыла (Г.Зәйнашева сүзләре).

3 нче алып баручы.

Заманында популяр драма артисты, татар опера театрының күренекле солисты, 1920-30 нчы елларның мәшһүр җырчысы һәм, ниһаять татар халкын берсеннән-берсе матур җырлары белән куандырган данлыклы композитор Сара Садыйкова турында кем генә белми икән?

Сара ханым Садыйкова 60 еллык иҗат юлы белән татар театры музыкасының тууында һәм үсешендә әһәмиятле роль уйнады. Хөкүмә-

тебез киң колачлы иҗат эшчәнлеген югары бәяләп, аңа Татарстанның

халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемнәр бирде.

"И, моңлы кош!.."

Лена Шагыйрьҗан шигыре.


Күпме юксылларның йөрәк серен

Моң-бишектә салып тибрәттең.

И, моңлы кош, син бит кешеләргә

Сандугачлар телен өйрәттең.

Сагына сине күлдә кыр казлары,

Сагына сине күктә тургайлар.

Сагына сине бөдрә ак каеннар,

Чишмә, сулар, кырлар, тугайлар...

Кара көчләр күпме тырышса да,

Тыялмады чишмә агышын.

Боз астыннан агып ятканда да,

Ишеттек без аның тавышын.

Көч алдың син халык күңеленнән,

Мөхәббәткә ихлас табындың.

Өр-яңа җыр булып канатландың,

Өр-яңа дәрт булып кабындың.

1 нче алып баручы.

1925 нче ел.Ул, Мәскәүдә укып йөргән җиреннән, Газиз Айдарский

белән Казанда куела башлаган беренче татар операсы "Сания"дә кат-

нашыр өчен, командировкага кайта. Бу вакытта Сара Садыйкова җыр-

чы буларак Казан тамашачысына үзенең уңышларын күрсәтергә өл-

гергән була инде. Шушы елларда аларның Газаиз Айдарский белән

уртак кызлары Әлфия Айдарская дөньяга килә....

Ә хәзер, Сара Садыйкова турындагы видеоязмадан аның кызы- Әлфия Айдарская чыгышын тыңлап үтик әле.

(Видеоязма карау).

Үкенечкә каршы, әнкәй, синең белән

Туры килде миңа бик аз күрешергә.

Әти белән бергә дөрес аңлаганбыз

Килгәнеңне моң дөньясында яшьнәргә.

Кагылмады түгел сиңа хаксыз җилләр,

Ачлык, салкын, рухи яктан кысрыклаулар.

Берчак килде сиңа чиксез газаплану, -

Театрдан, сәхнәләрдән "кыскартулар".

Аз булдымы тилмерүләр, интегүләр,

Аз булдымы тормышыңда яшь түгүләр?!

Ризыкны "әҗәткә" булса да юнәткәч,

Икәү бергә елый-елый сөенүләр?!

Әмма синең гүзәл, гадел булды җаның,

Гоменең буе син эчкерсез яши алдың.

Укый белдең Коръәнен дә моңлы итеп,

Халкымны да моңландырдың, рухландырдың.

3 нче алып баручы.

1927-1928 нче елларда Мәскәү,Ленинградта укучы татар җырчылары:

Сара Садыйкова, Асия Измайлова, Разия Садыйкова һәм башкалар

Казанга кайтып концертлар бирәләр. Сара ханымның тавышы гаҗәеп

матур булганга, аны "Татарстанның сандугачы" дип тә йөртәләр.

Мин сандугач түгел,җырлыйм өзелеп.

Туган якка уем тартылган;

Сандугачтай читтә сайраганчы,

Очып кайтам җырым артыннан.... ( И.Юзеев сүзләре )

Сара Садыйкова туып-үскән шәһәре-Казанын бик яраткан. Хәсән

Туфан сүзләренә "Казан кичләре" җырын язган, ул җырны без бик

яратып җырлыйбыз.

"Казан кичләре" җыры (С.Садыйкова көе, Х.Туфан сүзләре)

башкарыла.

4 нче алып баручы.

1934 нче ел. Сара Садыйкова Мәскәүдә ачылган Татар опера студия-

сендә уку елларында аның әнисе үлеп китә. Бу елларда ул күп авыр

хәсрәтләр кичерә.

1 нче алып баручы.

Өлкән буын кешеләре Сара апаны гаҗәеп талантлы җырчы буларак

хәтерли. Ул Татарстанның опера сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән

Нәҗип Җиһановның "Качкын" һәм "Илдар", Мансур Мозаффаровның

"Галиябану", "Сания" операларында онытылмас образлар тудырып, хал-

кыбызда опера сәнгатенә мәхәббәт уята.

"Сара апаның моң бәйрәме" ( Зәйтүнә Ваһапова шигыре)

Йөрәкләргә керә, күңелләргә

Сара апаның ямьле көйләре.

Кайдан килгән мондый моң бәйләме,

Гөл-чәчәктер туган җирләре.


Сара апаның җыры яңгыраса,

Йөрәк хисләрен ул уята.

Уйландыра, җанны юата,

Күзгә яшь китерә, елата.


Күпме тыңлап, күпме хисләнсәм дә,

Аңлатырга сүзләр аз төсле.

Аның җыры миңа ишетелә

Гөрләп килгән ямьле яз төсле.

Онытылмас моңнар бүләк иттең,

Без җырларбыз синең хакыңда

Китсәң дә син инде кайтмас булып,

Зур мирасың калды халкыңа.



2 нче алып баручы.

Еллар узгач, аның күңелендәге моң, таланты чишмә булып, икенче үзәннән ага башлый. Сара ханымның икенче гомере - композиторлык чоры башланып китә. Ә аның җырлар яза башлавына атаклы композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев сәбәпче була.1931 нче елда Кәрим Тинчуринның "Кандыр буе" спектаклендә булачак композиторга Фәридә ролен бирәләр. Бу рольгә Салих Сәйдәшев көй язарга тиеш була. Аның вакыты шулкадәр тыгыз була ки, Сара ханым музыканы үзе язарга була. Шуннан башлап ул ныклап җыр иҗат итү эшенә керешә.

Уен коралларында Сара Садыйкова көйләре башкарыла.

3 нче алып баручы.

Сара Садыйкова чын мәгьнәсендә халык кызы. Аның күңеле бөтенләе белән халык күңеленә тоташкан иде. Ул үзенең җырлары белән кешеләргә бәхет , көч һәм илһам өләшә: "Дөнья матур, дөнья киң" (Г.Афзал сүзләре),"Чит илләргә чыксаң" (И.Юзеев сүзләре),"Сагыш" (Р.Байтимеров сүзләре),"Кайтыгыз,торналар" (И.Ганиева сүзләре), "Сусау" (С.Хәким сүзләре), "Әнкәй" (Р.Миңнуллин сүзләре), "Үз илемдә" (Г.Зәйнәшева сүзләре), "Җидегән чишмә" (Г.Бәширов сүзләре), "Белегез шуны"(И.Фазлуллин) һәм башкалар. Безгә аның өч йөздән артык җыры билгеле.

...Ник болай сагышлы иттең

Бу кадәр мине соң син?!

Аерылып бер кйн дә узмый

Яңадан сиңа сусыйм.

Ник болай гомерем буена

Бетмәгән сусау икән?

Сусаудан янган күңелгә

Су салып торсаң икән. (С.Хәким сүзләре)

Сара апаның бар белгәне - музыка, җыр дөньясы булды."Җидегән чишмә"се белән ул халык күңелендә үз-үзенә мәңгелек һәйкәл куйды. Халык аны яратты, таныды, мәшһүр кызы буларак кабул итте.Татар зыялылары арасында чиккән калфак киеп йөрүче бердәнбер хатын-кыз иде ул. Бөек һәм мөхтәрәм композиторның үлемсез җыр-моңнары калды. Ә җыр - мәңгелек. Хәзер Сара Садыйкова көйләренә тезмәләр тыңлап үтик.

4 нче алып баручы.

Сара апаның композиторлык иҗаты татар музыка дөньясында, гомумән, безнең тормышта, сирәк очрый торган гаҗәеп бер күренеш - могҗиза була.Ул үзенең 70 яшен дә, 75 яшен дә, җырлый-җырлый үткәреп җибәрде, 80 яшенә кадәр чын иҗат эчендә кайнап яшәде.

1 нче алып баручы.

Сара апаның үлеме - татар халкы өчен һичнәрсә белән дә алыштыра алмаслык зур югалту. Андый кабатланмас талант, андый язмыш йөз елга бер генә килә.Татар композиторларының атасы Салих Сәйдәшев булса, анасы - Сара Гариф кызы Садыйкова.Татар хатын-кызларыннан ул беренче композитор. Аның тарафыннан иҗат ителгән җырлар Татар илен иңлиләр, аның моңнарын бишекләр тибрәтүче яшь аналар көйли.

"Беренче мәхәббәт" җыры башкарыла.

2 нче алып баручы.

Сара апа Садыйкова инде безнең арабызда юк. Әмма шунысы куанычлы - ул һаман халкыбыз күңелендә. Җырлары һаман безнең белән яши. Я ул Туфан моңнары булып яңгырый, я ул "Җидегән чишмә" булып челтерәп ага, яки "Өченче көн тоташ кар ява" җыры белән тыңлаучының җанын тетрәндерә. Я ул, ниндидер бер серле көч булып, халкыбыз күңелләрен күккә чөя. Сара Садыйкованы "Татарстан сандугачы"дип атасалар да, ул бер Татарстан сандугачы гына булмыйча, барлык татар халкы сандугачы да.

3 нче алып баручы.

Сара апаның бик күпләп җырланмаган җырлары калды. 335җырдан композиторның 50 гә якын җыры җырлана. Сара Садыйкова бик тә бай рухи милли хәзинә калдырып китте. Ул-татар халкының мәңгелек мәхәббәте.

Әйе, Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, татар халкының фидакарь кызы композитор Сара Садыйкованың җырлары үлемсез, алар яши һәм яшәячәк!


Сара ханым

Була шулай: кайчакта

Таштай катып кала җаным...

Эретә моң кочагында

Сара ханым, Сара ханым


Тирәктәге асыл коштай

Очын, тибрән, сайра, җаным.

Йөрәктәге сандугачтай

Сара ханым, Сара ханым.


Күңелемдә таң ата да

Күтәрелә бара җаным.

Елата да, җырлата да

Сара ханым, Сара ханым.


Милләтемнең бакчасында

Гөлдәй яфрак яра җаным.

Моңнарымның патшасы да

Сара ханым, Сара ханым.







© 2010-2022