Разработка внеклассного мероприятия Татарстаным Ватаным

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Министерство образования и науки Республики Татарстан

Государственное автономное образовательное учреждение

среднего профессионального образования


«Елабужский политехнический колледж»















Методическая разработка проведения внеклассного мероприятия «Татарстаным Ватаным».





















Елабуга,2015г.


Методическая цель: показать различные формы и методы образовательной деятельности при проведении внеклассного мероприятия.

Цели проведения внеклассного мероприятия "Татарстаным Ватаным":

- Пробуждение живого интереса к занятиям татарским языком и литературой, совершенствование лингвистических, коммуникативных и речевых компетенций.

- Закрепление практических навыков устной и письменной речи, расширение и углубление знаний по татарскому языку и литературе.

- Приобщение учащихся к искусству слова, повышение их общей языковой культуры, развитие интеллектуального и творческого потенциала учащихся.

- Воспитание патриотизма через пробуждение любви к татарской речи, художественному слову.

Задачи:

1.Развитие творческих способностей, логического мышления детей.

2. Повышение интеллектуального и культурного уровня.

3. Повышение интереса к учебно-познавательной деятельности, к предмету.

4. Воспитание чувства товарищества, взаимоуважения.

5. Формирование умения работать в группе, в команде.

6. Совершенствовать умение учащихся видеть тесные взаимосвязи между разделами русского языка.

Оборудование: мультимедийная презентация, компьютеры, раздаточный материал, доска маркерная.

В результате проведения конкурса должны быть сформированы общие компетенции:

ОК 1. Понимать сущность и социальную значимость своей будущей профессии, проявлять к ней устойчивый интерес.

ОК 2. Организовывать собственную деятельность, выбирать типовые методы и способы выполнения профессиональных задач, оценивать их эффективность и качество.

ОК 3. Принимать решения в стандартных и нестандартных ситуациях и нести за них ответственность.

ОК 4. Осуществлять поиск и использование информации, необходимой для эффективного выполнения профессиональных задач, профессионального и личностного развития.

ОК 5. Использовать информационно-коммуникационные технологии в профессиональной деятельности.

ОК 6. Работать как индивидуально, так и в команде, эффективно общаться с коллегами, руководством, потребителями.

ОК 7. Брать на себя ответственность за работу членов команды, результат выполнения заданий.

ОК 8. Самостоятельно определять задачи профессионального и личностного развития, заниматься самообразованием, осознанно планировать повышение квалификации.

ОК 9. Ориентироваться в условиях частой смены технологий в профессиональной деятельности.





Дата: 15.01.2015

Учебная группа:331

Специальность: сварочное производство

Тема урока: «Татарстаным Ватаным»

Продолжительность урока: 45 минут

  • образовательные: выявить качество и уровень овладения знаниями и умениями, полученными на предыдущих уроках по теме :, обобщить материал как систему знаний.

  • воспитательные: воспитывать общую культуру, эстетическое восприятие окружающего; создать условия для реальной самооценки учащихся, реализации его как личности.

  • развивающие: развивать мышление, умение классифицировать, выявлять связи, формулировать выводы; развивать коммуникативные навыки при работе в группах, развивать познавательный интерес; развивать умение объяснять особенности:, закономерности:, анализировать:, сопоставлять:, сравнивать: и т.д.

Методы проведения занятия:

1. Объяснительно-иллюстративный: работа с каротчками,заданиями;

2. Репродуктивный: решение задач.

Обеспечение урока:

  1. Наглядные пособия: карточки с заданиями.

  2. Технические средства: проектор, компьютер.

Межпредметные связи: история, информатика.

Дәрес барышы

1. Оештыру

1.1 Исәнләшү

1. 2 Дәрескә йөрешне тикшерү

1.3 Дәреснең темасын, максатын һәм планын әйтү

2. Белемне тикшеру


Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

Хәерле көн укучылар. Сез бүген бик матур күренәсез. Матур итеп киенгәнсез. Кәефләрегез ничек? Һәрвакыт шулай яхшы булсын.

  • Бүген сыйныфта кем кизү?

  • Укучылар, бүген көн нинди?

  • Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

  • Кыш көне тагын нинди көннәр була?

  • Кышын буранлы, карлы, болытлы, җилле көннәрдә була.

  • Бүген ничәсе?

  • Февраль ае елның кайсы фасылына керә?

  • Кыш айларын санагыз әле.

  • Кыш көне табигаьтә нинди үзгәрешләр була?

Фонетик зарядка.

Дәреснең эпиграфын хор белән уку.

Яшәсен, үссен

Мул Татарстан!

Туган илебезгә,

Туган илгә дан!

Бу җырны җырлый

Татарлар, руслар.

Без барыбыз да

Мәңгелек дуслар. (Җ. Тәрҗеманов).

Дәреснең темасы "Мин яратам сине, Татарстан" дип атала. Дәреснең максаты белән таныштыру.

6.Сүзлек өстендә эшләү. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

Горур - гордый

Канәфер - гвоздика.

7.Яңа теманы аңлату. Укучылар бүген без сезнең белән Роберт Рәкыйповның " Мин яратам сине, Татарстан" шигыре белән танышачакбыз. Бу шигырьгә Роберт Андреев көй язган һәм ул җырга әйләнгән. Дәрес барышында Салават Фәтхетдинов башкаруында ул җырны да тыңлап китәрбез. Ә хәзер иң беренче булып шигырьне сәнгатьле итеп укырбыз. Чылбырлап шигырьне уку. Шигырь өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Шигырьне сөйләм калыпларына салып өйрәнербез.

1 нче этап.

Кем Татарстанны ярата?

Укучылардын кем соравына җавап бирә торган сүзләрне әйттерү. Әти, әни, мин, син, укытучы һ.б.

Мин

Син

Ул

Без Татарстанны яратабыз.

Сез

Алар

Барлык кешеләрдә

Һәммәбез дә

Шул ук җөмлә калыбын икенче төрле дә - көчәйткеч кисәкчәләр, бәйлекләр, җыючы теркәгечләр белән дә әйттереп карау. Мәгънә егәренең артуын тою. Мин дә, ул да ярата. Мин яратам, ләкин ул яратмый. - мы/ - ме ялгап ясау. Мин яратаммы? Ул яратамы?

2 нче этап.

Нинди Татарстанны яратам? Ничек яратам?

Мин гүзәл, матур, нурлы, туган, бай, ямьле Татарстанны бик, каты, үлеп яратам.

3 нче этап.

Мин Татарстанны ни өчен яратам?

Мин яратам Татарстанны, чөнки...

Ал таңнары өчен, горур халкы өчен, җәйләүләрең өчен, яңгырларың, карларың өчен, гүзәлләрең өчен, әнкәм телең өчен, уңган игенчеләрең өчен, кара алтының өчен, Тукайларың, Җәлилләрең, Сәйдәшләрең өчен яратам.

4 нче этап.

Мин Татарстанны нишлим?

Мин Татарстанны яратам, сокланам, анда яшәвем белән горурланам, хөрмәт итәм,

5 нче этап.

Син Татарстанны яратасыңмы? Нәрсә өчен яратасың? (Диалог төзү).

6 нчы этап.

Үз текстын төзү.

Безнең үз Татарстаныбыз бар. Мин Татарстанны шундый матур итеп таң атуы өчен яратам. Җылы яңгырлары өчен яратам. Татарстанда бик күп күренекле кешеләр яши. Алардан бигрәк тә Тукай, Җәлил, Сәйдәшләр белән горурланам. Мин үзем татар милләтеннән һәм безнең җан эретерлек әнкәбезнең теле татар теле бар. Кырларында арыш, бодай, һ.б.лар үсә.

8.Музыкаль пауза. С. Фәтхетдинов башкаруында " Мин яратам сине, Татарстан" җырын тыңлау.

9.Һәр бәйсез дәүләтнең символы була. Туган илгә мәхәббәт дәүләт символларын хөрмәт итүдән башлана. Сез нинди дәүләт символларын беләсез? (Герб, гимн, флаг).

"Герб, гимн, флаг" төшенчәләренә аңлатма биреп китү.

Дәүләт гербы - аерым бер дәүләтнең, өлкә яки шәһәрнең һ.б.ның байракларында, акча һәм мөһерләренә ясалган тамгасы, дәүләт билгесе, махсус эмблемасы.

Дәүләт гимны - дәүләт яки аерым сыйныфның бердәмлеге символы итеп кабул ителгән тантаналы җыр, мәдхия.

Дәүләт флагы - кабул ителгән зурлыктагы һәм төстәге гадәттә герблы, эмблемалы, бер ягы таякка яки шнурга беркетелгән тукыма кисәге.

Белгәнебезчә, 1991 нче елның ноябрендә Татарстан флагы, 1992 нче елның февралендә гербы, 1993 нче елның июлендә гимны кабул ителде. (дәф яз)

А) Татарстан флагы турында кем сөйләп китәргә тели?

Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше - яшел, асты кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс - кояш, ут төсе, борынгы бабаларыбызда бу төс көч, күәт һәм яшәү билгесе булган; яшел төс - туган җиребез, табигатебез матурлыгы һәм яшәү, яшьлек билгесе, ак төс - пакьлек, намус һәм тынычлык - иминлек символы. Татарстан дәүләт флагының авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов.

Бу уңайдан Аида күренекле шагыйребез Фәнис Яруллинның шигъри юллары белән таныштырып китәргә тели.

Өч төс балкый безнең бу байракта:

Ак төс - безнең намус төсебез.

Яшел төсе - безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.

Җилфер - җилфер итә безнең байрак,

Элеп куйдык аны биеккә.

Дөнья безнең шушы байрак аша

Омтылышны күрсен иреккә.

Б) Татарстанның гербы турында безне кем таныштырып китәр?

Татарстан Республикасының Дәүләт гербында кызыл кояш җирлегенә ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен; уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала. Барсның уң ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк - озын гомерне. Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлылыгын раслаучы татар орнамент чигелгән. Аста "Татарстан" сүзен укыйбыз. Гербның авторлары - Назыйм Ханзафаров һәм Риф Фәхретдинов.

В) Гимн турында нәрсә диярсез?

Татарстанның Дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. Гимн 74 секунд яңгырый. 1993 нче елның июлендә кабул ителгән.

Дөрес. Ә дәүләт гимнын тыңлаганда үзеңне ничек тотарга соң? Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда анда катнашучылар гимнны баскан килеш, ирләр исә - баш киемнәрен салып тыңлый. Әгәр дә гимн башкарылганда, Дәүләт флагы күтәрелсә, һәркем йөзе белән флагка таба борыла. (Гимн тыңлау).

Г) 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде. Анда татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип игълан ителде. Укучылар, сезнең туган телегез - рус теле, татар телен дәүләт теле буларак мәктәптә өйрәнәсез, Шәйхи Маннур әйткәнчә,

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Татарстан Республикасының беренче Президенты кем? - Минтимер Шәрипович Шәймиев. Ә хәзерге Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов.

Экранда Татарстан Республикасының һәм Әлки районының картасы сурәтләнгән.

Карта өстендә эшләү. Әлки районыннан чыккан язучылар һәм шагыйрьләр белән таныштыру алар белән горурлану (Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Салих Маннапов, Фәхри Әсгать, Фатих Сәйфи - Казанлы, Бикә Рәхимова).

10.Укучылар Татарстан, туган ил турында тагын нәрсәләр әйтә аласыз?

1.Татарстан - илебезнең бай һәм шактый гына зур республикаларының берсе. Аның башкаласы - Казан. Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарында зур мөгезле мәһабәт пошилар, аюлар, бурсыклар очрата аласың. Кызыл тунлы төлкеләр, усал бүреләр дә юк түгел.

Төрле кошлар да бик күп.

2.Татарстанны зур агымсулар бизи. Безнең республиканы элек - электән "дүрт елга " иле дип йөрткәннәр. Чөнки Татарстан аркылы Идел, Кама (Чулман), Агыйдел, Вятка (Нократ) елгалары ага. Ул шулай ук тугайлы болыннарга, балыклы күлләргә, кош - кортлы агым суларга бай. Бездәге Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казанка кебек елгалар үзләре генә ни тора! Болардан тыш, һәр авылның диярлек тау астында чылтырап аккан саф, тәмле сулы салкын чишмәләре бар.

3.Безнең якларның бай табигате, йомшак һавасы игеннәр үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Басуларында бодай, арыш, кукуруз, карабодай, борчак, тары, киндер, җитен, чөгендер, көнбагыш, тагын күп төрле игеннәр үсә.

Җиләк - җимешләре илебездә иң тәмлеләрдән санала.

4.Безнең туган республикабыз бик зур. Татарстанда Казан, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай шәһәрләре бар.

5.Безнең Татарстанда йөзгә якын милләт кешесе яши. Татарлар - республиканың төп милләте. Җир шарында татарларның саны 7 миллионга якын. Татарстанда 2 миллионга якын татар, миллион ярым рус кешесе һәм тагын марилар, башкортлар, белоруслар, еврейлар һ.б. милләт халыклары дус - тату гомер итә. Халыклар дуслыгы - безнең иң зур байлыгыбыз.

6.Туган ил! Ул минем туган җирем, туган йортым, минем әти - әниләрем, туганнарым, дусларым белән рәхәтләнеп яшәгән җирем.

Ә хәзер Динә белән Аидә Ф. Яруллинның туган җиргә багышланган шигырен сәхнәләштереп китәрләр.

Кояш, кояш, син биектә

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче, кояш, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең.

- Әйе, - ди кояш, беләм,

Мин әйттем, тыңлап кара,

Иң матур җир, туган җир ул,

Онытма моны, бала.

11. Тест сорауларына җавап бирү.

1.Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы?

а) Яр Чаллы;

б) Алабуга;

в) Казан;

г) Бөгелмә.

2. Татарстан символларына кермәгән сүз кайсысы ?

а) герб;

б) гимн;

в) Президент;

г) флаг.

3. Татарстан флагы ничәнче елда кабул ителгән?

а) 1991;

б) 1992;

в) 1993;

г) 2011.

4. Татарстан флагында нинди төс юк?

а) яшел;

б) ак;

в) зәңгәр;

г) кызыл.

5. Татарстан гербы ничәнче елда кабул ителгән?

а) 1991;

б) 1992;

в) 1993;

г) 2013.

6. Татарстан гимнының авторы кем?

а) Салавт Фәтхетдинов;

б) Рөстәм Яхин;

в) Салих Сәйдәшев;

г) Илһам Шакиров.

12.Ныгыту өчен күнегүләр эшләү.

А) Узнай у друга:

-какие города Татарстана он знает;

-Лиза, син Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?

-знает ли он символику Татарстана;

-Син Татарстанның символларын беләсеңме?

Б) Как скажешь о том, что:

-твой друг живет в городе Альметевске.

(Минем дустым Әлмәт шәһәрендә яши)

-твой брат учиться в городе Бугульма.

(Минем абыем Бөгелмә шәһәрендә укый).

-Вы любите природу Татарстана.

(Без Татарстан табигатен яратабыз).

2 нче күнегүне дәфтәрдә эшләү. Төшеп калган кушымчаларны өстәп, җөмләләрне языгыз.

Татарстанның үз флаг..., үз герб... бар. Татарстан гербы... ак барс рәсеме ясалган. Ак барс дәүләтебез... мөстәкыйль һәм көчле булуын сурәтли. Ул хәзер күп ил... белән шартнамә... төзи. 1990 нчы елның 30 нчы августы... Татарстан мөстәкыйль дәүләт дип игълан ител…

3.Йомгаклау.

-Укучылар, без кайсы республикада яшибез?

-Татарстан нинди республика?

-Универсиада турында ишеткәнегез бармы? 1913 нче елда Казанда Универсиада үткәреләчәк. Анда төрле илләрдән спортчылар киләчәк. Бу, шулай ук, зур вакыйга булып тора.

-Сез Татарстанны яратасызмы?

-Ни өчен яратасыз?

Әйе, яратмый мөмкин түгел. Без моңа бүген тагын бер тапкыр ышандык. Шулай итеп, укучылар, безнең республика нинди бай икән, халкы талантлы, уңган икән. Ә иң зур байлыкларның берсе - бу татулык, дуслык. Дус булсак, калган байлыклар барыбызга да җитә.

Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз.

Хәерле көн телим таңнар саен,

Аяз күкләр телим җиремә!

Кояшлы көн телим барыгызга.

Һәм иминлек телим илемә.

Өй эше. "Мин яратам сине, Татарстан" шигырен ятларга.

4 Билге кую.



© 2010-2022