Сочинение Мы против коррупции!

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



МБОУ «Верхненалимская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ

ТР Зәй муниципаль районы Югары Налим урта гомуми белем мәктәбе



Сочинение

Если правая рука не хочет знать, что делает левая - всякая борьба с коррупцией бессмысленна, бесполезна (Нейах)

Уң кулың нишләгәнне сул кулың белергә теләмәсә - ришвәтчелеккә каршы көрәшүнең мәгънәсе дә, файдасы да булмаячак. (Нейах)





Эшләде: Шафигуллин Илсаф

VII сыйныф укучысы

Ученик VII класса

Шафигуллин Илсаф

Укытучы: Гыйбадуллина Роза

Солтангали кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Учитель татарского языка и литературы

Гибадуллина Роза Султангалиевна



2015

Без матур, тыныч тормышта яшибез. Әти - әниләребез өстәлләребез мул, өсләребез бөтен булсын өчен барысын да эшли. Якты, иркен мәктәпләрдә укуыбыз белән дә без өлкәннәргә бурычлы.

Дөньяда бар нәрсә дә яхшы: кешеләр дә гадел, намуслы дип уйлый идем мин. Явызлык, әшәкелек әкиятләрдә генә була дип ышана идем. Үсә-үсә мин уйлаганча гына булмавын, тормышта без белмәгән күп кенә тискәре күренешләр дә очравын аңладым.

Соңгы вакытта телевизорлардан, радиодан коррупция, ягъни ришвәтчелек күренешләре турында еш сөйлиләр. Мәсәлән, кайсыдыр жирле үзидарә рәисе авылдашыннан жир кишәрлеге биргән өчен ришвәт алган, кайдадыр полиция тизлеген арттыручыдан ришвәт алган, тагын әллә кайларда әллә кемнәр ниләрдер биргән, ниләрдер алган... Шундый хәбәрләр белән дөнья тулган.

Минем уемча, ришвать ул тәртип бозучыларга да, жинаятьчеләргә дә юл ача. Ни өчен алалар?.. Биргәнгә күрә, билгеле... Халык үзе тудыра ришвәтчелекне.

Кайсыдыр төбәктә жимерек өйләрдә яшәүче бер төркем мескен халыкны начар сыйфатлы итеп төзелгән йортларга күчергәннәр. Халык зарлана, чөнки әлеге йортларда яшәрлек түгел. Әмма моның ише вак-төяк мәсьәләләр кемне борчый соң? Иң мөһиме - эш эшләнгән бит: акчалар үзләштерелгән, йортларны идара әгъзәләре килеп тикшергәннәр, кабул иткәннәр. Монда да намусы бик үк чиста булмаганнар кулы уйнаган. Тукай әйтмешли "кемдер алдый, кемдер алдана..."

Күперләр салына, йортлар төзелә... кәгазьдә!

Ләкин шунысы аяныч: дәшмибез! Бу эшләр бит бер генә кеше тарафыннан эшләнми. Кем дә булса күрә, ишетә, белә бу хакта. Дәшмибез! "Минем күргәнемне күрмәсәләр ярар иде", - дип куркабыз. Авыз ачып, сүз әйтергә җыенучының да авызын акча белән томалыйбыз. Менә шундый җәмгыятьтә яшәп ятабыз.

Димәк, ришвәт бирмәскә, тәртип бозуларга юл куймаска, гаделсезлекләргә күз йоммаска кирәк. Бу нәтиҗәләр ришвәт алучыга да, биручегә дә җәза бирергә кирәклеген күрсәтә.

Бары бергәләп көрәшкәндә генә, битарафлык күрсәтмәгәндә генә бу тискәре күренешләрне җиңә алачакбыз. "Үзеңә теләмәгәнне башкаларга эшләмә" дигән бөек акыл иясе Конфуций. Әгәр һәр кеше шушы тәгълиматка тугъры булса, җәмгыятебездә һичшиксез тәртип урнашыр иде.

Безнең яраткан илебез - Татарстан. Ул ирекле, тәртипле һәм жаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Мин шулай буласына ышанам.

Һәркайсыбыз - дәүләтебезнең бер гражданы. Әйдәгез бергәләп көрәшик, киләчәгебез үзебезнең кулда.


© 2010-2022