Элективный курс по татарской литературе для 9 класса

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

"Александр Бистәсе урта гомуми белем мәктәбе"

ШМО утырышында каралган

Протокол №1"___" ________________

____________Э.Т.Чуприкова

"Килешенгән"

Директор урынбасары________

Чуприкова Э.Т.

"_______"___________

"Раслыйм"

"Александр Бистәсе гомуми белем мәктәбе" директоры ____________А.И.Кухарев

Приказ №_____ "_____"_____________

Татар әдәбиятыннан электив курсның эш программасы "20 гасыр әдәбияты. Әхлаклылык дәресләре".

9 класс

Эшләнгән елы - 2012

Программаны реализацияләү срогы - 2012-2013 уку елы

Сәгатьләр саны: 35

Программаны төзеде: Хадиуллина Р.Х.





2012 ел

Статус документа



Данная рабочая программа по элективному курсу татарской литературы 20 века составлена на основании следующих документов:

- Законы РФ и РТ "Об образовании"

- Приказа МО и Н РТ от 10 июля 2012 года №4165/12 «Об утверждении базисного учебного плана на 2012-2013 учебный год для образовательных учреждений РТ, реализующих программы среднего (полного) общего образования»

- Учебного плана МБОУ "Александро-Слободская СОШ" Заинского муниципального района Республики Татарстан на 2012-2013 учебный год (утвержденного решением педагогического совета (Протокол № 13 от 31 августа 2012 года









"ХХ гасыр әдәбияты. Әхлаклылык дәресләре" электив курсына аннотация.

Электив курс 9 класс укучыларының татар теле һәм әдәбияты фәне белән кызыксынуларын арттыру, татар әдәбияты белән тирәнрәк таныштыру, үсеп килгән буынга әхлак дәресләре бирү максатында төзелгән.Утыз биш дәрескә хисапланган программа укучыларның татар әдәбиятыннан белемнәрен тирәнәйтүгә, җирле язучыларның иҗатлары белән өстәмә таныштыруга корылган.Дәрес темалары укучыларны җәлеп итәрлек итеп сайланган. Электив курс бүгенге көндә дә актуаль булган кешелеклек һәм кешесезлек, икейөзлелек һәм намуслылык, тормышта гаилә роле, кеше һәм җәмгыять, явызлык тамырлары, ана һәм бала, эүчелек проблемаларын үз эченә ала.

Электив курс татар әдәбияты фәненең тормышчанлыгын, кирәклеген раслый, укчыларга күп сорауларга җавап табуда ярдәм итә.









Аңлатма язуы

Эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфының рус балалары өчен атнага 1 сәгать татар әдәбияты исәбеннән төзелде.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

  1. "Мәгариф турында" РФ Законы

  2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы законы

  3. Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән" повесте

  4. Аяз Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә" повесте

  5. Аяз Гыйләҗев "Өч аршын җир" повесте

  6. Мәдинә Маликова "Чәчкә балы" повесте

  7. Мәдинә Маликова "Югалган якутлар" повесте

  8. Гомәр Бәширов "Сарут" хикәясе

  9. Фәнис Яруллин "Сандугач оясы" хикәясе

  10. Фәнис Яруллин "Бүректәге бүре баласы" хикәясе

  11. Әхсән Баянов "Урланган ай" повесте

  12. Айдар Хәлим "Өч аяклы ат" повесте

  13. Хәсән Сәрьян "Бер ананың биш улы"повесте

  14. Хәсән Сәрьян "Егет язмышы" повесте

  15. Нурислам Хәсәнов "Бәхилләрме йөрәк" повесте

  16. Роберт Миңнуллин шигырьләре

  17. Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы

  18. Туфан Миңнуллин "Илгизәр+Вера" драмасы

  19. Туфан Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр"

  20. Туфан Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр" драмасы

Программаның структурасы

Программаның исеме "20 гасыр әдәбияты. Әхлаклылык дәресләре". Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында 20 гасыр татар әдәбияты укытуның максатлары, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучының нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде.

  1. Рус телле балаларга 20 гасыр татар әдәбияты укытуның төп максатлары

Төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар әдәбияты укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1. Танып белү максатының эчтәлеге

Укучыга 20 гасыр татар әдәбиятының язучыларын, бигрәк тә шушы төбәктә туып үскән шәхесләрнең иҗатын,алар әсәрләрендә чагылдырылган проблемаларны, идеяларны, татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур; шулай ук укучы татар әдәбятын аңларга, хөрмәт итәргә, үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлекле, укыту процессында тәрбияви функция башкара алучы, аралашу-сөйләшү ситуациясен тудыра алучы текстлар алынды

4. Белем бирү максатының эчтәлеге

Тыңлап аңлау

-сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү; әдәби әсәрләрдән өзекләрне өйрәнеп, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

- үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

-сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

-аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

-парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

-терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

-татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

-конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

-монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

-өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

-текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

-таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

-таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

-үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

-тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген кыскача яза белү.

п/п

Дәреснең темасы

Дәреснең эчтәлеге

Көтелгән нәтиҗә

Планлаштырган вакыты

Үткәргән вакыты

1.

Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән" повестенең эчтәлеге белән танышу

Әсәрнең эчтәлеген урыны белән уку. Бөтен эчтәлеген кыскача сөйләп чыгу-сюжеты белән таныштыру(укытучы эшли). Сораулар төзү.

Эчтәлек буенча аңлы эшли алу, сораулар төзи алу.

06.09

06.09

2.

Бу җирдә яхшылык көчлерәк. "Җомга көн кич белән" повестендә Бибинур һәм Зөһрәбану образлары.

Бибинур һәм Зөһрәбану образларына кагылышлы урыннарны уку. Образларны тасвирлау. Диалог төзү. Фикер алышу

Образларны тасвирлый алу. диалогта теманы үстерә алу.

13.09

13.09

3.

Талу белмәс йөрәк."Җомга көн кич белән" повестендә Җиһангир образы.

Җиһангир образына кагылышлы урыннарны уку. Образны тасвирлау. Диалог оештыру

Образны тасвирлый алу. диалогта теманы үстерә алу.

20.09

20.09

4.

"Җомга көн кич белән" повестендә халык образы. "Халык әйтсә хак әйтә"

Әсәрдән халыкның 30 еллардагы тормышы, бүгенге тормышы, почта янындагы вакыйгалар турында уку. Анализлау-сорауларга җавап бирү. Диалог оештыру

Сорау-җавап формасында текст эчтәлеге өстендә эшли алу.

27.09

27.09

5.

"Җомга көн кич белән" повестендә ана фаҗигасе. "Ана күңеле балада, бала күңеле далада" .

Бибинур һәм аның балаларына кагылышлы урыннарны уку. Фикер алышу. Балаларны тасвирлау. Монологик сөйләм оештыру

Образларны тасвирлый алу, сөйләмдә теманы үстерә алу.

04.10

04.10

6.

Аяз Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә" повестенең эчтәлеге, персонажлар белән танышу

Әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләү, урыны белән уку. Ишеткән текстка диалог оештыру

Ишеткән материал өстендә диалог оештыра алу.

11.10

11.10

7.

Аяз Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә"

"Комсызлык" чире.

Ике күршенең ярышып баю-комсызлык образына кагылышлы урыннарны уку. Фикер алышу. Диалог оештыру.

Әсәр эчтәлеге буенча фикер алыша алу. сөйләмне үстерә алу

18.10

18.10

8.

Аяз Гыйләҗев "Әтәч менгән читәнгә". Мәхәббәттә ялган буламы?

Җәмил белән Вәзилә образларын чагыштыру.

Җәмил белән Вәзилә образларына кагылышлы урыннарны уку. Персонажларны тасвирлау. Диалог оештыру. Фикер алышу

Образларны тасвирлый алу, сөйләмдә теманы үстерә алу.

25.10

01.11

9.

Аяз Гыйләҗев "Өч аршын җир". Повестьтә драматик фаҗигаләр.

Эчтәлек белән таныштыру. Әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләү. Урыны белән уку. Сюжет буенча сораулар төзү, диалогта сөйләшү.

Эчтәлекне кыскача җиткерә алу,эчтәлек өстендә аңлы эшли алу

01.11

15.11

10.

Аяз Гыйләҗев "Өч аршын җир". "Гадел җәмгыять"тә кеше бәясе. Мирвәли образы.

Мирвәли образын тасвирлау. Мирвәлинең өйдән чыгып китү сәбәпләре турында фикер алышу. Диалог оештыру

Образны тасвирлый алу. ишеткән. Укыыган өзек буенча сөйләм оештыра алу

15.11

22.11

12.

Мәдинә Маликова "Чәчкә балы" повестендә үрнәк гаилә образы.

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру. Гамил белән Сәрия образына кагылышлы урыннарны уку, образларны тасвирлау. диалогта сөйләшү.

Образларныы тасвирлый алу, сөйләм оештыра алу.

22.11

29.11

13.

Мәдинә Маликова "Чәчкә балы". Наркомания проблемасы.

Макар һәм шәһәр малайлары турындагы урыннарны уку. Образларны тасвирлау. Проблемаларның тамыры турында фикер алышу.

Образларны тасвирлый алу. сөйләмдә фикер алышуда катнаша алу.

29.11

06.12

14.

Мәдинә Маликова "Чәчкә балы". "Оясында ни күрсә..." Газим, Җәмил, Макар образлары

Макар, Газим, Җәмил образларына кагылышлы урыннарны уку. Фикер алышу. Диалогта сөйләшү.

Сөйләм оештыра алу, сөйләмдә үз фикереңне җиткерә алу.

06.12

13.12

15.

Мәдинә Маликова "Югалган якутлар" повестендә уңай һәм тискәре образлар.

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру. Образларны тасвирлау, анализлау. Дилогта сөйләшү.

Образларны анализлый алу, сөйләм оештыыра. Сөйләмдә катнаша алу

13.12

20.12

16.

Мәдинә Маликова "Югалган якутлар". Намуссызлыктан җинаятькә бер адым.

Әсәрдәге трагедия турында кыскача сөйләү. Фикер алышу. Диалог оештыру.

Ишеткән материал буенча сөйләм оештыра алу. сөйләмдә катнаша алу.

20.12

27.12

17

Гомәр Бәширов "Сарут" . Явызлыкның тамырлары. Мифтах образы.

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Мифтахка кагылышлы урыннарны уку. Образны тасвирлау, анализлау.

Образны тасвирлый алу, проблеманы сөйләмдә анализлый алу.

27.12

17.01

18.

Фәнис Яруллин "Сандугач оясы". Игелек чишмәсе - әниләр.

Хикәядән өзек уку. Эчтәлеге белән таныштыру. Сораулар төзү. Диалогта сөйләшү, фикер алышу.

Эчтәлек буенча сөйләм оештыра алу

17.01

24.01

19.

Фәнис Яруллин "Бүректәге бүре баласы". Чын дуслык буламы?

Хикәянең эчтәлеге белән таныштыру. Карам образын тасвирлау. Текстка сораулар төзү. эчтәлек буенча фикер алышу

Эчтәлек буенча сөйләм оештыра, сөйләмдә катнаша алу. образны тасвирлый алу.

24.01

31.01

20.

Әхсән Баянов "Урланган ай". Шәхес белән җәмгыять арасында мөнәсәбәт.

Текстның эчтәлеге белән таныштыру. Образлар ситемасын барлау. Образлар арасында конфликтны билгеләү. Диалогта сөйләшү.

Бирелгән проблема буенча сөйләм оештыра һәм сөйләмдә катнаша алу

31.01

07.02

21.

Әхсән Баянов "Урланган ай". Милли рухи хәзинә проблемасы.

Әсәрнең образга кагылышлы өлеше белән яхшылап таныштыру. Марва - Мәүрә образына анализ ясау. Фикер алышу.

Образга анализ ясый алу. образ буенча сөйләм оештыра һәм сөйләмдә катнаша алу.

07.02

14.02

22.

Айдар Хәлим "Өч аяклы ат" повестендә символик образлар.

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру. Образларны барлау, тасвирлау.

Әсәрнең эчтәлеге өстендә эшли алу. образларны барлый, тасвирлый алу.

14.02

21.02

23.

Айдар Хәлим "Өч аяклы ат" повестендә шәхес концепсиясе.

Темага кагылышлы урыннарны уку. Фикер алышу, диалогта сөйләшү.

Проблема буенча сөйләм оештыра һәм сөйләмдә катнаша алу.

21.02

28.02

24.

Айдар Хәлим "Өч аяклы ат" повестендә хакимият образы

Бөкебаш образына анализ бирү, тасвирлау. Диалогта сөйләшү

Образны тасвирлый алу, сөйләм оештыра һәм сөйләмдә катнаша алу.

28.02

07.03

25.

Хәсән Сәрьян "Бер ананың биш улы"повесте. Авторның кешеләргә мөнәсәбәте.

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру. Темага кагылышлы урыннарны уку. Диалогта сөйләшү.

Диалогик һәм монологик сөйләм оештыра һәм сөйләмдә катнаша алу.

07.03

14.03

26.

Хәсән Сәрьян "Бер ананың биш улы"повестендә эчүчелек проблемасы.

Урыны белән уку. Фикер алышу. Диалогта сөйләшү.

Тема буенча фикер алыша алу, сөйләмне үстерә алу.

14.03

21.03

27.

Хәсән Сәрьян "Егет язмышы" повестендә халык образы

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру. Урыны белән уку. Фикер алышу.

Тема буенча фикер алыша алу, сөйләмне үстерә алу.

21.03

04.04

28.

Хәсән Сәрьян "Егет язмышы" повесте. Без капчыкта ятмый.

Баһау карт образына кагылышлы урыннарны уку. Фикер алышу. Диалогта сөйләшү

Тема буенча фикер алыша алу, сөйләмне үстерә алу.

21.03

11.04

29.

Нурислам Хәсәнов "Бәхилләрме йөрәк" повесте. Намус белән сату итү.

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру.Илгиз белән Җәләй образларын анализлау, фикер алышу

Тема буенча сөйләм үстерә алу, образларны тасвирлый алу.

04.04

18.04

30.

Роберт Миңнуллин шигырьләрендә халкыбызның күренекле сыйфатлары

Шигырьләрне сәнгатьле уку. Анализлау, сораулар төзү.Диалогта сөйләшү

Шигырьләрне сәнгатьле укый алу.эчтәлекләрен аңлата белү, сөйләшә алу.

11.04

25.04

31.

Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы. "Гүзәл җанлы" мәхәббәт.

Шигырьләрне уку. Анализлау, сораулар төзү, диалогта сөйләшү

Шигырьләрне сәнгатьле укый алу.эчтәлекләрен аңлата белү, сөйләшә алу.

18.04

32.

Туфан Миңнуллин "Илгизәр+Вера".

Изге юлда ялгышлар.

Өзекне уку, эчтәлеге буенча фикер алышу. Образларны тасвирлау.

Укылган өзек буенча фикер алышуда катнаша алу, сөйләмне үстерә алу

25.04

33.

Туфан Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр" . Халыкның физик һәм рухи байлыгы.

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру. Әлмәндәр образын тасвирлау. Диалогта сөйләшү.

Укылган өзек буенча фикер алышуда катнаша алу, образны тасвирлауда сөйләмне үстерә алу

02.05

34.

Туфан Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр".

Ана була белү бәхете.

Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру. Өзекне уку. Образларны тасвирлау. Фикер алышу.

Укылган өзек буенча фикер алышуда катнаша алу, образларны тасвирлауда сөйләмне үстерә алу

16.05

35.

резерв

23.05



© 2010-2022