Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)





М.Жәлил һәйкәле

Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)





Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)



Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет театры

Төрмәнең караңгы, тар, таш бүлмәсендә бөтен Җир шарын йөрәгенә сыйдырган нечкә

күңелле, кешелекле шагыйрь яши.

Үзенең үләсен белеп, дөньяның олылыгын тоеп, киләчәкнең үзе көткәнчә булачагына омтылып яши. Яши генә түгел, көрәшә: шигъри сүзе белән, фәлсәфәсе, мәхәббәте белән...

Ватанга мәхәббәт һәм сөйгәненә мәхәббәт аның йөрәгендә бергә яши:

Илдән киттем ил һәм синең өчен, Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алыштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?!

Сиңа миннән хәбәр китәрсәләр,

"Муса инде үлгән", - дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.


Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)



МОБУ СОШ с.Буриказганово

МУСА ЖӘЛИЛ

Гомерем минем моңлы бер жыр иде,

Үлемем дә янгырар жыр булып.

Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)

Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)



Нижневартовск.М.Жәлил Һәйкәле

Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)



Муса ЖәлилнБуклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)ең әсәрләре

Жирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мен яшәрлек имән булып

Муса Жәлил

Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил

халкыбызның рухи

тормышында бүген дә актив катнаша. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк:

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

"Үлем" диеп әйтеп буламы соң,

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

("Ышанма", 1943).

Бүгенге көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән бер сафта атлый.

Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы

матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)


Катыйльгә", "Дуска " кебек лирик шигырьләрендә дә шагыйрьнең көрәш

рухы белән сугарылган образлы, батырлык фәлсәфәсе ачыла.

Бу шигырьләрнең күп юллары хикмәтле сүз, афоризм булып яңгырый.

"Вәхшәт" шигырендә фашистларның вәхшәтен хисси яктан тагын да көчлерәк

ачу һәм шигырьнең фикерен тирәнәйтү өчен, табигать күренешләренә урын бирелә. Ату-үтерүләрне күргән Җир-ана, балалар кебек, үкси-үкси яшь түгә, көзге урман нәфрәтеннән шашып шаулый:

Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,

Җил елады кысып тешләрен.

Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..

Нишләдең син, җирем, нишләдең?

Җәлил бу вәхшәтне, гомумән сугышны,

тарихның, кешелекнең олы фаҗигасе итеп күрә һәм шигырен шушы вәхшилеккә каршы юнәлгән сугышчан

чакыру белән тәмамлый. Бу шагыйрьнең сугышны танып-белүдәге һәм

сурәтләүдәге яңалыгы булды.

Кешелеккә фашизмның нинди вәхшәт китерүен әнә Җәлил шундый сәнгатьчә

югарылыкта ачты.

Буклет по татарской литературе ( Муса Джалиль)

© 2010-2022