Реферат на тему Сибгат Хәким иҗатында Сугыш концепты

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

Казан шәһәре Совет районы 169 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе.







Тема: Сибгат Хәким шигырьләрендә "Сугыш" концепты





Эшне башкарды:

11 нче сыйныф укучысы

Шәмсетдинова Гөлмирә

Җитәкче: Корбанова Л.Ә



Эшебезнең максаты:

  • Лингвокультурология фәне белән танышу

  • Сугыш концептын аңлату

  • Сибгат Хәким шигырьләрендә «Сугыш» концептын өйрәнү.

Тел тыгыз рәвештә мәдәният белән бәйләнгән: ул аңа үтеп керә, үсә һәм аны чагылдыра.

Культурология кешенең табигатькә, җәмгыятькә, тарихка, сәнгатькә һәм җәмгыятьнең башка өлкәләренә кагылышлы аң-белемен тикшерә.

Тел белеме - телнең төрле модельләрендә чагылучы дөнья сурәтен, дөньяга карашны карый.

Ә менә лингвокуль турологиянең төп предметы - үзара диалогта булган тел һәм мәдәният.

Димәк, лингвокультурология халыкның телдә чагылган һәм телдә ныгып калган мәдәниятен өйрәнә.

XIX гасырдагы татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрендә сугыш һәм яу сүзләре параллель рәвештә бирелә.

Хәзерге төрек телләре арасында фонетик яктан сугыш сүзе татар телендә генә шулай кулланыла. Ә уйгурт телендә - сокуш, казах телендә- согыс, башкор телендә- һугыш.

«Миллият сүзлеге: Аңлатмалы сүзлек» тә «сугыш» сүзенең мәгнәсе түбәндәгечә бирелә:

сугыш- орыш, кыйнаш, тукыш, тукмаш; суеш. Татар әдәбиятендә сугышның мәгънәсе тагын гарәб теленнән алынган хәрб, газвә сүзләре белән дә бирелә.

«Сугыш» концептын лексик-семантик яктан карасак аның нигезендә сугыш лексимасы ята:орыш - война, битва, сражение; яу - бой, битва, брань; дау - борьба, битва, ссора, скандал, спор; бәрелеш - схватка, стычка, борьба, столкновение; үтереш - убийство; кан коеш - кровопролитие; көрәш - борьба, сражение, битва; кыйнаш - драка.

Татар дөньясының тел картинасында «Сугыш» концепты мәгънәсе ягыннан шуңа якын булган башка концептлар белән бәләнештә өйрәнелә: сугыш - война, сражение, битва, бой, драка, схватка; көрәш - борьба, сражение,битва; бәрелеш - столкновение, схватка, стычка, борьба; орыш - война, битва, сражение; кыйнаш - драка; үлем уены - смертельная игра; яу - бой, битва, брань; дау - борьба, битва, ссора, скандал, спор; кул сугышы - рукопашный бой, рукопашная; бәйге - соревнование, борьба; ярыш - состязание, соревнование; арка сугыш - игра; сугыш кыры - поле битвы; сугыш алласы - бог войны; фронт - фронт; гаскәр - войско; илбасар - захватчик; атыш -стрельба, пальба, перестрелка; сугыш уены - игра в войну; фикерләр капма каршылыгы - противоположнось взглядов; кырылыш - бойня, резня, сеча.

Бу сүзләрне сугыш мәгънәсе берләштерә һәм бу сүзләр ике якның бер-берсенә каршы торуын аңлата.

Ватан сугышы Сибгат Хәкимнең гуманистик тойгыларын, патриотик хисләрен тирәнәйтүгә, гражданин-шәхес буларак чыныгуына, җитлегүенә хәлиткеч йогынты ясый. Сугыш темасы аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Бу олы тема эпик колачлыгы һәм фәлсәфи тирәнлеге белән «Курск Дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968) һәм «Күги» (1983) кебек поэмаларында аеруча калку гәүдәләнә. Бу эпик исәрләрендә автор, сугыш кырындагы баталь күренешләрне җанландырып күрсәтү, геройларының драматик язмышларын сурәтләүдән тыш, кеше һәм сугыш, кешелеклелек, халык батырлыгы кебек фәлсәфи мәсьәләләрне күтәрә Шушы ук хасиятләр, дөнья турында борчылып уйланулар, сугышка каршы нәфрәт хисләре, тынычлык өчен көрәш пафосы шагыйрьнең «Торыгыз, Мусалар!», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри цикллары һәм «ЭзлиләрЕвропа буйлап» (1981) исемле поэмасы өчен дә характерлы.

Сибгат Хәким шигырьләреннән өзекләр:

Сугыш барган җирдә була бу хәл:

Янмый калган ялгыз йорт тора…

"Анкета" 1942 ел.

...Ул сөйләр сугыш турында

Кызы тыңлаган булыр...

"Фронтавик" 1942 ел.

Тынып калган көньяк даласы,

Арган, ахры, төнге сугыштан соң

Җир селкеткән "сугыш алласы"

"Иртән" 1943 ел.

Бу безнең Дала фронты,

Җәелә яшел болын.

Сугышны бар дип тә белми

Ялгызы уйный колын.

"Колын" 1944 ел.

Синең яшьлек өчен сугышып йөрим,

Үпкәләмә миңа үлсәм дә.

"Үпкәләмә миңа" 1942 ел.

Күтәрелгән халык зур сугышка

Ерак авыллардан - түбәннән.

"Егетләре Казан артының" 1944 ел.

Татар телендә «Сугыш » концепты зур әһәмияткә ия. С.Хәким шигырьләреннән күренгәнчә, «Сугыш (Война)» сүзе үз эченә түбәндәгеләрне ала:

• сугыш һәм анда катнашучылар

• сугыш һәм аның төрләре

• көрэш, бәрелеш, тартышу, каршы тору

• хәрби хәрәкәтләр

• сугыш кораллары

• сугыш ахыры һәм аның нәтиҗәләре

• сугышның кешеләр язмышындагы роле

• сугыш урыны

Югарыда китерелгән мисаллардан чыгып, шуны әйтәсем килә: халкыбызның тарихында булган вакыйгалар, күренешләр барысы да телебездә чагылыш тапкан һәм таба. Бу күренешне без лингвокультурология фәне аркылы гына өйрәнә алабыз.



ӘДӘБИЯТ

1.Вежбицкая А. Язык. Культура. Познание / А.Вежбицкая. - М.: Рус. словари, 1997. - 517 с.;

2.Языки слав. культуры, 2001. - 288 с.; Вежбицкая А. Сопоставление культур через посредство лексики и грамматики / А.Вежбицкая; [пер. с англ. А.Д.Шмелева]. - М.: Языки слав. культуры, 2001. - 272 с.

3. Закиев М.З. Татары: проблемы истории и языка: сб. ст. по проблемам лингвоистории, возрождения и развития татарской нации / М.З.Закиев. - Казань: Ин-т яз., лит. и истории, 1995. - 464 с.

4 Юсупова А.Ш. Военная лексика в татарско-русских и русско-татарских словарях XIX века / А.Ш.Юсупова // Актуальные проблемы естественных и гуманитарных наук. - Казань: Казанский гос. ун-т, 2006. - С.274 - 277.

5.Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек / А.Тимергалин. - Казан: Мəгариф, 2007. - 575 б.

6. Русско-татарский словарь военных терминов / Автор-составитель Р.А.Мугинов. - Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. - 151 с.


© 2010-2022