Доклад на тему по татарскому языку Как создать проект на уроках татарского языка

Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Нәҗипова Зөлфия Равил кызы,

" Яр Чаллы шәһәренең 50 урта гомуми белем бирү мәктәбе"

муниципаль автономияле белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,Татарстан Республикасы

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУДА ПРОЕКТЛАР МЕТОДЫ КУЛЛАНУ

Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш сайлау, укучылар тарафыннан уку материалын үзләштерүнең уңышлы вариантын кулланып эшләү.

Бүгенге көндә укытуның отышлы алымнарыннан берсе - интерактив методлар. Мондый методлар кулланып эшләгәндә укучы дәрестә актив катнашучы, белемне чыганаклардан үзе таба, ә укытучы аңа юнәлеш бирүче.Шундый методларның берсе-проектлар методы.

Проектлар методы педагогика фәнендә егерме елдан артык актив рәвештә кулланыла. Әлеге метод шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен активлаштыруга, уку эшчәнлегенең яңа формаларын ачыклауга ориентлаша.

Проектлар идеясе педагогика фәнендә яңалык түгел.Әлеге метод узган гасырның 20 елларында Америка философы һәм педагогы Джон Дьюи һәм аның укучысы В.Килпатрик тарафыннан фәлсәфәнең гуманистик идеяләренә нигезләнеп эшләнә.

Россиядә исә, 1905нче елда ук рус педагогы С.Т.Шацкий үзенең бер төркем хезмәткәрләре белән проектлар методының беренче элементларын укыту тәҗрибәсендә куллана башлый.

Революциядән соң Н.К.Крупскаяның шәхси күрсәтмәсе буенча мәктәпләрдә укыту эшчәнлегендә проектлар методы кулланыла.Тик 1931 нче елда ВКП (б) ҮК карарында проектлар методы совет мәктәбе өчен "чит күренеш" дип билгеләнә һәм бөтенләй тыела. 90 нчы елларда әйләнеп кайткан бу технология "21гасыр технологиясе" дигән исем ала.

Проектлар методының нигезендә укучыларның танып белү , үз белемнәрен мөстәкыйль рәвештә гамәли куллана алу , киң мәгълүмат диңгезендә ориентлашу күнекмәләрен, иҗади һәм креатив фикерләү сәләтен үстерү ята.

Проектлар методының асылын теге яисә бу гамәли, теоретик проблеманы хәл итүдән туган нәтиҗәгә юнәлгәнлек идеясе тәшкил итә.Әлеге нәтиҗәне тоярга, күрергә, гамәли эшчәнлектә кулланырга мөмкин. Әлеге нәтиҗәгә ирешү өчен, укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, проблемаларны табарга һәм чишәргә, нәтиҗәләрне прогнозларга,сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белергә өйрәтергә кирәк.

Проект методы гамәли эшчәнлеккә, шәхескә юнәлеш тотканлыктан, бүгенге көн мәгарифе таләпләренә тулысынча җавап бирә.

Татар теле һәм әдәбияты укытуда проектлар методы куллану туган телебезгә карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләүдә,аның байлыгын, матурлыгын ачып бирүдә, милли үзаңы формалашкан, иҗади фикерләүче шәхес тәрбияләүдә зур этәргеч булып тора.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә , түбәндәге проект төрләрен куллануны уңай дип саныйм:

• Тикшеренү (тикшеренү эшенең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максатын әйтү,бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү).

• Иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү һ.б.).Кагыйдә буларак,бу төр проект эшләренең эзлекле структурасы юк.

• Гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру).Бу төр проект катшашучыларның социаль кызыксынуларына юнәлеш тота.

• Мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау).Бу төр проектлар тикшеренү проектлары кебек үк төгәл уйланылган структура буенча эшләүне таләп итә.

Бу төр проектның структурасы түбәндәгечә төзелергә мөмкин:

  • проектның максаты;

  • мәгълүмат эзләүнең предметы;

  • мәгълүмат чыганагы (вакытлы матбугат, интервью, анкета алу);

  • мәгълүматны эшкәртү, алымнары(анализ,гомумиләштерү,чагыштыру,нәтиҗә);

  • мәгълүмати эзләнүнең нәтиҗәләре(мәкалә,аннотация,реферат,доклад һ.б.).

Проект методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.

Проект эшчәнлегенең бурычлары:

  • укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрдәй күнегүләр белән тәэмин итү;

  • иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.

Проектның темасын укучылар мөстәкыйль рәвештә яки укытучы кушуы буенча сайлыйлар. Проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин.

Уңышлы проект эшчәнлегенең кагыйдәләре:

1.Төркемдә лидерлар юк.Төркемдәгеләр тигез хокуклы.

2.Төркемнәр үзара ярышмый.

3.Проект биремнәрен үтәү барышында укучылар бер-берсе белән аралашудан канәгатьләнү хисе алырга тиеш.

4.Һәркем активлык күрсәтергә һәм бирелгән эшкә үз өлешен кертергә тиеш.

5.Ахыргы нәтиҗә өчен һәркем җаваплы.

Проект эшен оештыру методикасы берничә этапны күз алдында тота:

1.Әзерлек этабы(проектның темасы,проблемасы билгеләнә,укучылар шәхси теләкләре буенча төркемнәргә бүленә);

2.Проект өстендә эшләүне планлаштыру ( хәбәр чыганакларын билгеләү,төркемнәрдә вазифаларны бүлү,эшләү вакытын билгеләү);

3.Аналитик этап (укучыларның тикшеренү һәм яңа белемнәр үзләштерү этабы);

4.Гомумиләштерү этабы(алынган мәгълүматны структурага салу);

5. Проектны яклау этабы.

6.Проект эшчәнлегенең нәтиҗәләрен бәяләү этабы(проект нәтиҗәләрен күмәк тикшерү, проект эшчәнлегенә үзанализ).

Һәрбер проектның нигезендә проблема ята.Проект эшчәнлегенең максаты - шушы проблеманы чишү юлларын эзләү. Мисал өчен, әдәбият дәресе буенча иҗади проект өстендә эшләү алгоритмын схемада түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин:

Тема: "Чит илләрдәге милләттәшләребез. Якташыбыз Гәүһәр Туганай иҗаты",

11 сыйныф.

Проект тибы: тикшеренү, иҗади

Проблема

Финляндиядә яшәп иҗат иткән якташыбыз Г.Туганайның тормыш юлын һәм иҗатын белмибез.

Ни өчен?

Туган як тарихын тулысынча белмибез,өйрәнмибез.

Чит илләрдә яшәүче милләтәшләребезнең тормышы белән кызыксынмыйбыз.

Нишләргә?

Г.Туганайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнергә.

Ничек?

Г.Туганайның туган авылы Кәрәкәшледәге туган якны өйрәнү музеенда булырга, аңа кагылышлы материалларны өйрәнергә.

Г.Туганайның нәсел җепләрен барларга.

Иҗатын өйрәнергә, шигъриятенең төп темаларын билгеләргә.

Финляндия татарлары тормышында Г.Туганайның тоткан урынын билгеләргә.

Нәтиҗә

Укучыларның иҗади эшләре.

Танып белү (Г.Туганайның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәр).

Тәрбияви (эстетик,патриотик тәрбия).

Үстерелешле (коммуникатив, информацион компетентлык, тикшеренү, эзләнү,нәтиҗә ясау күнекмәләре ).

Проект биремнәрен үтәү укучылардан эшкә иҗади якын килүне, оештыру сәләтен һәм коммуникатив күнекмәләрне дә таләп итә. Мондый төр эшләр укучыларда зур кызыксыну уята,уку процессын җанландыра,кагыйдә буларак, укучылар бу төр биремнәрне уңышлы башкаралар.Ә укытучы, беренчедән, бирелгән тема буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү мөмкинлеге ала, чөнки проект эшен яклау барышында укучылар үз фикерләрен дәлиллиләр, чагыштырулар китерәләр. Икенчедән, укытучы укучыларның шәхси мөмкинлекләрен өйрәнә, фән буенча сәләтле һәм укытучы тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ булган укучыларны билгели.

Бүгенге көн җәмгыятенә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, тәрбияле шәхесләр сорала.Мәктәпне тәмамлап чыгучы шундый сыйфатларга ия булырга тиеш.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү - укытучының беренче эше булыр,» - дигән күренекле галимебез Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Укучыларыбыз, галимебез теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Бондаревская, Е.В. Теория и практика личностно - ориентированного образования [ Текст]. - Ростов - на - Дону, 2000. - 352 с.

  2. Якиманская, И.С. Технология личностно - ориентированного образования [Текст] / Журнал «Директор школы». - 2000. - № 7. - 145с



© 2010-2022