Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе (6 нчы сыйныф)

                                                  Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе Алып баручы:  Исәнмесез,кадерле дуслар! Шаяннар һәм тапкырлар клубы үзенең “Тапкырлар һәм   зирәкләр бәйгесен” башлап җибәрә. Без дәресләрдә халык авыз иҗатын өйрәндек. КВН ны мәкальләргә, әйтемнәргә, табышмакларга багышларбыз, шулар буенча ярышырбыз. Бүген 2 команда көч сынашачак. Бәйрәмегез котлы булсын! Уңышлар сезгә! Сизгер, тапкыр, зирәк һәм кыю булыгыз. Әйдәгез аларны тәбриклик. Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөк...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе

Алып баручы: Исәнмесез,кадерле дуслар! Шаяннар һәм тапкырлар клубы үзенең "Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесен" башлап җибәрә. Без дәресләрдә халык авыз иҗатын өйрәндек. КВН ны мәкальләргә, әйтемнәргә, табышмакларга багышларбыз, шулар буенча ярышырбыз.

Бүген 2 команда көч сынашачак. Бәйрәмегез котлы булсын! Уңышлар сезгә! Сизгер, тапкыр, зирәк һәм кыю булыгыз. Әйдәгез аларны тәбриклик.

Бүгенге уенны хөрмәтле жюри хөкем итә. Алар: (жюри әгъзаләре белән таныштыру)

Капитаннар, командагыз, эмблемагыз белән таныштырыгыз әле.

"Дулкын" командасы: Безнең исем - "Дулкын"

Ялкынлыларга дусларга кайнар сәлам!

Телик бер-беребезгә без,

Сәламәтлек һәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык.

(Жюрига) Хөрмәтле жюриебыз!

Телибез сезнең бүген

Безне тигез күрүне,

Тырышканны белүне! (эмблема тапшыралар).

Алып баручы: Рәхмәт "Дулкын" командасы. Хәзер сүзне "Ялкын" командасына бирәбез. "Ялкын" командасы : Безнең исем - "Ялкын". "Дуслык" командасына ялкынлы кайнар сәлам!

"Ялкындай" янып яшәгез,

Көч сынашыйк без бүген.

Үскәч тә искә алыйк без

Бүгенге уйнау көнен.

Бәхетле булсын һәммәгез,

Жюрига да шул теләк.

Очколарны бутамагыз

Санагыз безгә теләп (эмблема тапшыралар).

Алып баручы: Рәхмәт командаларга. Укучылар, сез мәкаль, табышмак, әйтемнәр турында нәрсәләр беләсез? "Дулкын" командасы җавап бирегез әле. "Ялкын" командасы. (командалар җавап бирәләр). Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?

Дөрес, укучылар. Хәзер әйдәгез тактага карыйбыз. Анда рәсемнәр ясалган?Шушы рәсемнәргә карап сез нәрсә әйтә аласыз? (Укучылар әйтәләр).

Хәзер командаларга 2 нче биремне бирәбез. Мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.

"Дулкын" командасына:1. Ата һөнәре- (балага мирас).

2. Алты көн ач калсаң да (атаңны кунак ит).

3. Бәхет башы (тәүфыйк).

4. Авыз-капка, сүз (җил).

5. Батыр егет - (ил күрке).

Молодцы "Дулкын" командасы!

"Ялкын" командасына :1. Егет сүзе (бер булыр).

2. Егетнең сүзе - (тимернең үзе).

3. Тырышлык бәхет китерер (ялкаулык ачтан үтерер).

4. Җире байның (иле бар).

5. Күккә карап (җирне уйла).

Молодцы "Ялкын" командасы! Жюрилар дөрес хөкем иткәннәрдер дип уйлыйбыз. Ә хәзер икенче биремгә күчерәбез. Мин сезгә бит һәм карандашлар бирәм. Сез мәкальгә иллюстрация ясарга тиеш буласыз. Яңадан рәсемдә нәрсә ясалган шуны аңлатасыз (укучылар рәсем ясыйлар). Молодцы, укучылар, бу биремне дә уңышлы башкардыгыз. Ә хәзер сезгә үзенең яраткан шигырен Алия сөйләп китәр. Рәхмәт, Алия.

Укучылар, әйдәгез әле табышмак һәм мәкаль китапларын карап китик. Кемнәрнең китапларын истә калдырдыгыз? (Укучылар әйтәләр).

Дусларым, мин сезгә өй эше итеп табышмаклар уйлап килергә кушылган иде.Хәзер бер-беребезгә табышмаклар әйтешәбез. "Дулкын" командасы, "Ялкын" командасы. (Укучылар әйтәләр). Һәр командага да музыкаль пауза әзерләп килергә кушылган иде. Хәзер шуларны карап китик. Рәхмәт, матур чыгышлар ясадыгыз.

Укучылар, әйдәгез әле хезмәткә багышланган мәкальләрне кайсыбыз күбрәк белә икән. (Укучылар әйтәләр). Ә хәзер мин дә сезгә берничә мәкаль әйтәм.

1. Авыр таш кузгатсаң җиңеләя.

2. Җиренә күрә җимеше.

3. Малың мал булсын дисәң, азыгын шул булсын.

4. Кырмыска кайчан яңгыр буласын белеп эш итә.

5. Амбарың белән мактанма, ашлыгың белән мактан.

Ә хәзер сезгә Алинә шигырь сөйли. Өй эше итеп тагын бер эш бирелгән иде. Сез кызыклы табышмаклар уйлап килергә тиеш идегез. Әйдәгез, әле, бер-беребезгә шуларны әйтик. (Укучылар әйтәләр). Молодцы, укучылар, бик кызык табышмаклар тапканыгыз. Ә хәзер мин сезгә мәкальләр әйтәм, сез аларның мәгънәләрен аңлатыгыз :

1. Сыеры нинди - бозавы шундый.

2. Аз булса да, үз акылың булсын.

3. Беләгенә таянма, йөрәгеңә таян.

4. Ишәкне кыйнап кына ат булмас.

5. Ат яхшы булганда, юл кыска булыр.

Молодцы,укучылар. Ә хәзер безгә Сабир биеп күрсәтә. Рәхмәт сиңа.

Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Сез игътибар белән тыңлагыз, җавапларын әйтегез:

  1. Чибәр апама карыйм да җылыйм,

Карыйм да җылыйм. (Суган)

  1. Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк (Су)

  1. Ул булса көн була,

Ул булмаса төн була. (Кояш)

  1. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

  1. Башы бер, күзе унике (Сәгать).

Бик яхшы, укучылар, әзерләп килгән әкиятләрне күрсәтәләр (укучылар күрсәтәләр). Рәхмәт сезгә.

Шуның белән безнең КВН тәмам. Сүзне хәзер хөкемдарларга бирәбез. (Жюри урын чыгара,бүләкләү).

Җиңүче, борыныңны чөймә!

Җиңелүче, борыныңны салма!

Безнең ярышларда җиңелсәң дә,

Тормыш ярышында җиңелмә!



© 2010-2022