Ә. Кәримуллинга багышланган кичә Милли китап хадиме

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Милли китап хадиме.

(Әбрар Кәримуллинга 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән кичә).

Мулласалихова Гөлсирә, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган зур проблемаларның берсе - баланы китап укуга җәлеп итү. Милли китабыбызга, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз.

Фәнебезгә тугрылыклы хезмәт иткән китапчы галим, милләтебезнең сирәк шәхесләреннән булган Ә. Кәримуллинның шәхес буларак бөеклеге хакыйкатьне сөюдә, гадел һәм туры сүзле, фидаи җанлы, үтә таләпчән галим булуында, милли фәнгә эчкерсез хезмәт итүдә, халкыбыз өчен янып-көеп яшәүдә иде. Китап галиме, академик Ә. Кәримуллин турында мәктәп дәреслекләрендә язылмаса да, аның турында укучыларыбыз белергә тиеш.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Ә. Кәримуллинның портреты. Китап макеты. Китап турында канатлы сүзләр язылган.

"Китап - ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе". ( И. Гази).

"Китап кешене галәмнең хуҗасы итә.( А. Павленко).

Талгын гына татарча көй уйный.

Сәхнә алдында бер укучы Габдулла Тукайның "Китап" шигырен сөйли.

1 нче укучы. Китап дигән дөнья бар, Китап дигән галәм бар. Уйлана башласак, алай гына микән? Ай-һай зур мәгънә ята китап сүзендә. Тормышта бүгенге дәрәҗәсенә килеп җиткәнче, китап үз тарихында гыйбрәтле юл узган, күп төрле язмышларга очраган. Халыкны котыртучы, юлдан яздыручы дигән әллә нинди нигезсез гаепләүләр, нахак бәлаләр тагып, учакларда яндыру, таш бәйләп суга салулар дисеңме, тереләй җиргә күмү дисеңме... Зинданнарга ябылуларны, башка золым-золмәтне дә еш күрергә туры килгән аңа. Берәүләр аны, иң яман дошманы күреп, туктаусыз эзәрлекләсәләр, икенчеләре изге санап, аны иң кадерле хәзинә итеп сакларга, буыннан-буынга тапшырырга, аның гомерен озайтырга тырышканнар. Изге Коръән Кәрим - мөселманнарның әнә шундый китабы. (слайдта Коръән китабы күрсәтелә)

2 нче укучы.

Кара төннән чыккан кояшымдай,

Ташта чәчәк аткан гөлемдәй,

"Кем мин" диеп типкән йөрәгемдәй,

Телле телсез булган телемдәй

Казна түгел, халык көче белән

Гасырлардан ямьләп ил таңын,

Йөзем, телем һәм күземне ачтың,

Татар китабы, әй, татар китабы.

(Борынгы кулъязмалар, китаплар слайдта күрсәтелә).

1 нче укучы.

И моңлы татар китабы!

Дәртле бер сөю белән

Кулыма алам сине

Яну да көю белән.

Язмышың кылның өстендә

Тормаган чак сирәктер,

Давылга каршы барасың,

Синдә тимер йөрәктер.

2нче укучы.

Кара чорлардан атладың,

Сүндерми якты шәмең,

Булдың син академиябез,

Булдың син дарелфөнүн.

Синдә күпме татар даны! -

Гасырларга хитабы!

Мәңге яшә, көйле-моңлы,

Нурлы татар китабы!

3 нче укучы. "Китап - ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе", - дип язган И. Гази. Чыннан да, китап-иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара. Китап кешеләрне тормышны танып белергә өйрәтә, үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. "Китап кешене галәмнең хуҗасы итә", - ди А. Павленко.

Яфрак калынлык булсаң да,

Хәзинәгә иясең.

Хәзинә булып каласың

Үткәннәрдә, бүгендә.

4 нче укучы. Галимнәребез раславынча, милли басма китап барлыкка килгәнче бездә мең елдан артык элек кулъязма китап гамәлдә булган. Болгар дәүләте чорларында ук мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән, безнең эрага кадәр үк язуыбыз булган.

Без ияләшкән басма китапка хәтле таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап... Нинди генә китаплар булмаган! Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган.

1 нче укучы. Тарихтан билгеле булганча, күчмә шрифтлар җыеп китап басу XI гасырда Кытайда туа, ә Европа бу эшкә XV гасыр уртасында гына керешә. Европада китап басуның барлыкка килүе Иоһан Гутенберг исеме белән бәйләнгән, наширлек 1445 елда чыгарылган "Библия"дән башланган. Русиядә беренче басма китап 1564 елда барлыкка килә, ул Иван Федоров чыгарган "Апостол" дигән китап була.

Ләкин безне кызыксындырган мәсьәлә - татар китабы тарихы һәм бу өлкәдә армый-талмый эшләгән фидакарь галим Әбрар Кәримуллинның фәнни хезмәтләре.

2 нче укучы. Китап исемле дөнья бар, Китап дигән галәм бар.Бу галәмне үзенә сыйдырган галим, олпат зат бар. Хәер, сез аның кем икәнен үзегез дә яхшы беләсез. Саба районының Чәбия-Чүрчи авылында 1925 елда туган Әбрар ага Кәримуллинга быел май аенда 85 яшь тулган булыр иде. Бүген бу залга гади китапханәчедән академик дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек галимне искә алу кичәсенә җыелдык.

3 нче укучы. (Ә. Кәримуллинның әти-әнисенең фото-сурәтләре, балачагын тасвирлаган рәсемнәр слайдта күрсәтелә). Чәбия-Чүрчи дигән гап-гади татар авылында дөньяга килә ул. Рәхәт балачакның бәхетсез мизгелләре әнисе үлгәннән соң башлангандыр. Әбрарга биш яшь булганда, авыл кулаклары тарафыннан 26 яшьлек әнисе - Сафия Мөхәммәтгата кызының (ул укытучы була) гомере өзелә.

Шушы авылда 1 нче сыйныфка укырга килгән, 2 нче сыйныфка инде үз авылларыннан 4 чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә барып укырга туры килә. 5 нче сыйныфны ул туган авылыннан 9 чакрым читтә булган Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга керешә. Әйе, кече яшьтән үк авырлыкларны күп татырга туры килә аңа. Көн саен 18 чакрымны үтү бала кешегә түгел, олыларга да җиңел түгел... 7 классны тәмамлагач, Мамадыш педагогия училищесына укырга керә, тик материаль кыенлыклар аңа укуын дәвам итәргә бирми... Урта белемне Саба урта мәктәбендә алып чыга. (Х. Мөдәррисованың "Балан" җыры башкарыла.)

4 нче укучы. ("Священная война" көе яңгырый. Бөек Ватан сугышын чагылдырган эпизодлар күрсәтелә). Илдә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Үсмер егетне, гади бер авыл малаен, инде сугыш чын-чынлап сынарга керешә. Ул солдат-автоматчы, разведчик, 82 миллиметрлы миномет наводчигы сыйфатында фронт буйлап сугышчан юл уза: Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Румынияне, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә, Ерак Көнчыгышта япон милитаристларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Монголия, Кытайдагы Үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Ничә ел дәвамында янәшәсендә генә аны үлем сагалый. Үзенең 18, 19, 20 яшен ул яралану һәм контузияләр белән үткәреп җибәрә. Шәхси батырлыгы өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике тапкыр "Батырлык өчен" медале һ.б. медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда яраларына бәйле төстә Әбрар ага демобилизацияләнеп туган авылына кайта. Сөенечен кабат болыт каплый - сугышта алган яраларыннан әтисе дөнья куя.

5 нче укучы. 1948 елда Ә. Кәримуллин белемен күтәрү теләге белән Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга керә.

Укып бетереп, Казан университетының Фәнни китапханәсендә өлкән китапханәче, фән буенча директор урынбасары, сектор мөдире булып ун елдан артык эшли. Китапханәдә эшләү дәверендә татар халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын, матбагасын, дөнья тарихында тоткан урынын аңлатуда берьяклы эш алып барылуын, биредә ялган белән ярымхакыйкатьнең бик оста бергә кушылып баруын ачык төшенә.

6 нчы укучы. (Китапханәдә Ә. Кәримуллинның эш вакытын тасвирлаган рәсемнәре күрсәтелә). Әбрарны халыкның тарихын каралтырга, аның мирасын мескенләндерергә, үзаңын юкка чыгарырга юнәлтелгән бу сәясәт гаҗәпләндерә. Үз халкы өчен йөрәгендә әрнү хисләре туа. Тора-бара анда көрәш дәрте уяна.

Беренче эш итеп ул иске китапларның каталогын төзи башлый. 5-6 ел дигәндә аларның исемлеге укучыга тәкъдим ителә. Ә. Кәримуллин татар теле һәм тел белеме, фольклор, Татарстан тарихына караган фән тармакларында аерым күрсәткечләр төзүгә ирешә. Шул ук вакытта бу елларда китапханә фондын иске кулъязма китаплар белән тулыландыру да җайга салына; экспедицияләр оештырыла башлый, чит ил фәнни оешмалары белән дә китап алмашу яңартыла. Нәтиҗәдә - Европа, Азия, Америка, Австралия илләренең уку йортлары, фәнни оешмалары белән тыгыз бәйләнеш урнаша.

1 нче укучы. Әбрар Кәримуллин "Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Галим биредә татар матбагачылыгының тарихын яктырту белән беррәттән, китап белеме мәсьәләләренә киң туктала.

Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы - Ә. Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Китапка багышланган хезмәтләре аша ул татарның үзаңын үстерүгә сөйләп бетергесез зур өлеш кертә. Шулай ук халкыбыз язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Ул - татарның чын тарихын торгызу эшендә дә үзеннән зур өлеш керткән галим.

2 нче укучы. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Әбрар ага "Иске язулы татар китабының җыелма каталогы: 1722-1917 еллар" исемле зур хезмәтне төзү эшенә җитәкчелек итте. Әлеге җыелма каталогның әһәмияте шунда: ул Татарстанның, Россиянең, төрки телле дәүләтләрнең, шулай ук Америка һәм Ауропа илләренең китапханәләрендә сакланган борынгы татар китапларының исән калган өлешен тупларга һәм аларның төгәл исәбен алырга мөмкинлек бирәчәк.

Әбрар Кәримуллинны тынгысыз бал корты белән чагыштыра торган булганнар. Галим актив гыйльми эшчәнлеген соңгы сулышына кадәр туктатмады. Әбрар ага Япониядә, Кореядә, Кытайда, Финляндиядә, Төркиядә, Америкада һәм башка дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын өйрәнүгә зур әһәмият бирде.

3 нче укучы. Әбрар ага гомере буе Татар китабы институты төзү хыялы белән яшәде. Кем белә, бәлкем аның хыялы бер тормышка ашар әле. Бәлкем ул милли университет каршында оешыр. Әбрар аганың әлеге хыялы чынга аша калса, "Татар китабы эшлеклеләре" сериясен төзү, югары уку йортлары өчен татар милли китабы тарихы, фән тармакларына караган татар китабы тарихы, китап сәнгате һәм шрифтлары тарихы буенча дәреслекләр язу ниятләре дә эш-гамәлгә әверелер иде.

Саба ягында туып үскән Әбрар Кәримуллин могҗизаларның могҗизасы булган татар китабы фәненең аксакалы булып тарихыбызга кереп калды. Татар китабы яшәгәндә аның исеме, эшләре дә онытылмас, буыннан-буынга, гасырдан-гасырга тапшырылыр. (1 укучы Р. Фәйзуллинның китапчы галимнәребез Ә. Кәримуллинга, А. Фәтхигә багышлап язылган "Сез - хәзинәләр сакчысы" шигырен укый.)

("Сабам минем - туган ягым" (Р. Вәлиева сүзләре, О. Усманов көе) җыры башкарыла. Саба ягын, Чәбия-Чүрчи авылын сурәтләгән рәсемнәр күрсәтелә).

5

© 2010-2022