Конспект урока Сөембикә манарасы

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сөембикә манарасы - иң күренекле архитектура истәлеге.

(8нче сыйныфның рус телле балалары белән әдәбият дәресе)

Яруллина Гөлшат Мөнир кызы, Яшел Үзәндәге 15 нче урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы)


Конспект урока Сөембикә манарасы

Максат: Сөембикә манарасы турында белемнәрне ныгыту; монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның сүз байлыгын артттыру; борынгы архитектура истәлекләренә сакчыл караш һәм хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта

Дәрес тибы. Йомгаклау дәресе.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

- Тел Төмәнгә илтә.

-Балалар, бу җөмлә татар халык авыз иҗатының кайсы төркеменә карый?

(Мәкаль)

-Ә сез татар халык авыз иҗатының тагын нинди жанрларын беләсез?

(әйтем, табышмак, җыр, әкият, бәет, дастан, риваять) 2слайд

-Яхшы. Мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, әкиятләр белән без алдагы сыйныфларда танышкан идек. Ә нәрсә соң ул риваять?

(Риваятьләрдә буыннан-буынга сөйләнгән тарихи вакыйгалар хикәяләнә.)

3 слайд

- Ә легенда риваятьтән нәрсә белән аерыла?

(Легенда, риваятьләрдән аермалы буларак, могҗизага, фантастикага нигезләнә)

4 слайд

- Узган дәрестә без сезнең белән Сөембикә манарасы турында текст укыдык.

Бу манара турында нәрсә әйтә аласыз?

(Сөембикә манарасы - Казанның иң күренекле архитектура истәлеге. Манараның биеклеге 58 метр. Ул җиде катлы манарадан тора.)

5 слайд

6,7 слайд

- Ә манараның исеме кем белән бәйле?

(Манараның исеме Сөембикә белән бәйле)

- Ә кем соң ул Сөембикә?

(Сөембикә ханбикә исеме белән)

- Ханбикә буларак Сөембикә нинди булган?

(Ул искиткеч гүзәл, матур ханбикә була)

8 слайд

- Сөембикә Мәскәү патшабикәсе булырга риза булмагач, Казанда нинди вакыйгалар була?

(Дошман шәһәрне камап ала.Сөембикә шәһәрне саклап калу өчен, барлык манаралардан да биек булган яңа манара төзүне таләп итә. Шул очракта гына кияүгә чыгарга риза булачагын белдерә.Җиденче көнне манара төзелеп беткән.Әмма Сөембикә яраткан шәһәреннән, халкыннан аерылырга теләми һәм манараның иң югары өлешенә күтәрелеп түбәнгә сикерә.)

Конспект урока Сөембикә манарасы

III.Төп өлеш. Белем- күнекмәләрне ныгыту.

- Яхшы балалар. Тектның эчтәлеген искә төшердек. Ә хәзер әйдәгез берничә күнегү эшлик.

- 1 нче бирем

Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.

1.Манараның исеме Сөембикә ханбикә исеме белән бәйле.

2.Манараның очында алтынланган ярымай балкый.

3.Аның матурлыгы турында Иван IV ишетә.

4.Сөембикә искиткеч гүзәл, матур ханбикә була.

5.Сөембикә манарасы - Казанның иң күренекле архитектура истәлеге.

(5,2,1,4,3) 9 слайд

- Тикшерәбез

10слайд

- Бу раслауларның кайсы дөрес?

1.Сөембикә манарасы җиде катан тора.

2.Манараның очында алтынланган ярымай балкый.

3.Манараның исеме Мәскәү патшабикәсе исеме белән бәйле.

4.Манарның биеклеге 70 метр.

5.Сөембикәне Иван III үзенә хатынлыкка алырга тели.

6. Сөембикә патшага кияүгә чыгарга риза булмый.

11 слайд,12 слайд

- Бирелгән җөмләләрне текст эчтәлеге буенча дәвам итегез

1.Сөембикә манарасы - Казан Кремленең … .

2.Манараның гомуми биеклеге … .

3.Манараның очында … .

4.Манараның исеме … .

13 слайд,14 слайд

- Текстан бирелгән эчтәлектәге җөмләләрне табып укыгыз.

1.Сөембикәнең матурлыгы.

2.Манараның биеклеге.

3.Манараның үзенчәлеге.

4.Манараның исеме.

5.Манараның төзелеү.

15 слайд

IV. Йогаклау

- Эшне төркемнәрдә башкарабыз.Бирелгән ситуацияләр буенча диалог төзегез.

1 нче төркем

- Дустыңны Казан Кремленә экскурсиягә чакыр.

Сезнең арада нинди сөйләшү булыр?

2 нче төркем

- Сезнең Казан Кремленә барасыгыз килә.

Әти-әниегезгә белән шул турыда сөйләшегез.

3 нче төркем

- Сезнең энегез (сеңлегез) Сөембикә манарасы белән кызыксына.Сезнең арада нинди сөйләшү булыр?

16 слайд

- Диалогларны тыңлап үтик

V. Өйгә эше

1.Сөембикә ханбикә турында газета-журналлардан белешмә туплап килегез.

2.Сорауларга җавап бирегез.

(146 бит, 7 күнегү)


© 2010-2022