Статья Җиңү алып килгән язлар бар

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җиңү алып килгән язлар бар.

Язмам әби-бабамнарның, әтиемнең

һәм аның туганнарының рухына дога

булып барсын.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулып килә. Шушы истәлекле дата алды көннәрендә аяусыз сугышны, аның авырлыкларын, нинди корбаннар бәрабәренә 1945 елның 9 маенда яуланган Бөек Җиңүне күңел аша уздырабыз.

Шушы дәһшәтле сугыш җиле кемнәрнең генә йорт капкасына кагылып үтмәде икән дә, кемнәргә генә әче күз яшьләре булып әйләнеп кайтмады икән. Сугышка дип киткән ир-егетләребезнең бик сирәгенә генә кире әйләнеп кайту бәхете тәтегән бит.

Минем кулымда сары тышлы көндәлек дәфтәре. Ул көндәлек әтиемнең бертуган абыйсы Баһавиев Мөхәммәтдиннеке. Көндәлектә 1922 елгы Чалпы авылы егете Мөхәммәтдиннең укыган еллары, нинди шатлык-борчулар белән яшәве, мәктәптә укытучылык хезмәте турында сүз бара. 1939-1942 еллар сурәтләнә.

16-17 июнь, 1940 ел.

16 июнь көнне безнең чыгарылыш кичәсе булды. Кич сәгать сигезләр тирәсендә башланып, төнге сәгать икеләр тирәсендә бетте. Кичәдә пилмән ашап, бер стакан баллы чәй эчкәннең соңында әдәби кичә булды. 17 се көнне мин авылга кайтып киттем. Көн яңгырлы иде. Шул сәбәпле авылга кадәр яланаяк кайттым.

21 сентябрь, 1940 ел.

3 июльдән Тымытык район больницасына дәваланырга кертеп салдылар. Без анда башта түбәндәге кешеләр яттык:

1.Мифтахов Габбас (Күктәкә).

2.Михайлов Егор (Буралы).

3.Илларионов Михаил (Якты Күл).

4.Мостафин Фатыйх (Урсай).

5.Баhавиев Мөhәммәтдин (Чалпы).

Беркадәр вакыттан соң Егор белән Габбасны чыгардылар. Алар урынына Гарипов Шәрип (Чалпы) hәм Хәйдәров Шәгалине (Түбән Стәрле) салдылар.

Больницадан 14 сентябрь көнне авылга кайтып киттем. 18 ендә призывта булдым. Анда мине бер ел отсрочка белән калдырдылар. 20 сентябрь көнне Тымытык РОНОсына килеп, Сукаеш мәктәбенә физика-математика укытырга приказ алып кайттым.

9 ноябрь, 1940 ел.

22 сентябрьдән мин физикадан, математикадан, сызымнан, рәсемнән укыта башладым. Шул көннән башлап ниләр генә булмады: дисциплинасыз, өлгермәүче укучылар белән, сәбәпсез дәрес калдыручылар, укуның сыйфаты өчен көрәш дисеңме! Бу авыр эш. Шулай булса да, без барыбер тырышачакбыз.

7 ноябрьдә Т.Гыйззәтнең «Чаткылар» әсәрен сәхнәләштердек. Укучылар көче белән әзерләнгән концерт куелды.

8 ноябрьдә үзешчәннәр кичәсе булды.

14 апрель, 1941 ел.

Военкомат Бөгелмә дәвалау пунктына җибәрде. Ләкин мин бер атнадан кайттым. Аннан соң ике мәртәбә медкомиссиядә булдым. Икешәр мәртәбә военкомат кушуы буенча военный уенда һәм походта булдык.

Үзебезнең укытучылар коллективының исемлеген (12 укытучы санала) языйм әле. Мин VI класс җитәкчесе (27 укучының исем-фамилиясе китерелә).

10 май, 1941 ел.

Быел шушы көнгә кадәр әле җылы көннәр булганы юк. Я яңгыр, я җил. Салкын. Инде 10 май җитте. Бары тик ике көн укытасы калды. Аннан соң безнең сынаулар башлана. Бу көнгә кадәр никтер бик күңелле үтми. Эч поша. Белмим, күңел нәрсәгәдер шикләнә.

Их, уза көннәр, җитте җәй дә,

Килеп җиттек инде майларга.

Үренмә син, тиле яшь күңелем,

Буй җитмәгән әллә кайларга.

Их, син, тиле йөрәк,

Нигә җилкенәсең?

28 июнь, 1941 ел.

Мин 20 майдан сынаулар үткәрә башладым. Бер генә буш көн дә булмады диярлек. Үземнең 5 фән буенча сынау үткәрәсе булса, ассистент булып бик күп мәртәбә керәсем бар . Мин рус теле дә укыта башладым. 91% абсолют өлгереш бирдем.

21 июнь көнне Бөгелмәдә призывта булдым. Артиллериягә алындым. Кайчан җибәрерләр дип повестка гына көтеп йөрим.

31 июль, 1941 ел.

Военкоматтан мине Тымытыкка комиссиягә чакырып, күзеңдә трахома бар диделәр. Бу комиссиягә йөрүләр туйдырды инде.

Балалар белән кырда эшләү өчен өченче бригадага беркеттеләр. Мин өченче бригадада балаларны кырга алып бару, аларга эш урыннары күрсәтү hәм эшләгән эшләрен учетка алу белән шөгыльләндем.

Яңгыр ява, суык.

Укытучылардан колхозчыларга инструктаж үткәрү өчен билгеләнгән идем. Ике мәртәбә генә занятие үткәрә алдым. Военкоматтан Минзәләгә дәваланырга бару өчен хәбәр килде. Бүген китәм. Моны мин китәргә бары ат көтеп утырганда гына язам.

19 август, 1941 ел.

31 июль көнне Минзәләгә чыгып киттем. Китүнең сәбәбе, билгеле, военкомат кушуы буенча. Трахома дәвалыйм, имеш. Минем белән 1940 елның 18 сентябрендә призывта булган иптәшләрем 22 июнь көнне немецлар башлаган фронтларда йөриләр. Ә мин һаман да бер күздәге трахома аркасында я Бөгелмә, я Тымытык, я Минзәлә йөреп гомер уздырам.

2 август көнне Минзәләгә килеп кердек. Шул көннән мин казармада тора башладым. Көн саен тормыш бер үк. Иртән торасың, юынасың, ашыйсың да, безнең күңелсез тормыш башлана. Әле дә әдәби китаплар бар. Шулар белән көн үтә. М. Фәйзинең "Сайланма әсәрләр", "Батыр егет", "Бәхет кояшы", "Кичә hәм бүген", "Кыю кызлар" дигән китапларны укып чыктым.

Их кайтасы да иде үзебезнең авылга, көне-төне йөрисе иде. Кырга, болынга чыгасы иде. Аннан соң 1 сентябрьдән башлап ныклап эшкә керешәсе, ягъни укыта башлыйсы иде. Менә шул вакытта шәп тә булыр иде соң.

26 август, 1941 ел.

Көннәр һаман бер төрле узалар. Ләкин бу арада көннәр явымга китте әле. Коеп яңгырлар ява. Сугышка китүчеләр шулкадәр күбәйде. Минем үземнең абый да августның 2-3 ләрендә фронтка киткән. Мин аны Минзәләдә булу сәбәпле күрә алмадым. Үзем белән дәваланып ятучыларның исемлеген язам. (31 исем-фамилия язылган).

30 август, 1941 ел.

Мине 27 август көнне «вылечен» дип Минзәлә дәвалау пунктыннан кайтарып җибәрделәр. Без Чалпыдан Галиев Абдулла белән бергә кайттык. 28 е көнне иртән таң белән юлга чыктык та, 55 км юл узып, караңгы төшүгә Туйгөлде авылына кайтып, кундык. Икенче көнне сәгать 1ләргә Чалпыга кайтып җиттек.

5 октябрь, 1941 ел.

20 сентябрь көнне без Абдулла белән бергә комиссиядә булдык hәм 22 сендә армиягә китәргә дип повестка бирделәр. Шуннан соң 22 се көнне киттек тә. 23е көнне Ютазыдан поездга утырып Казанга киттек. Ютазы- Бөгелмә-Мәләкәс-Ульяновский араларын поезд белән, Ульяновскийдан Казанга кадәр "Чайковский" дигән пароход белән бардык. Казанда төнлә №1 лагерьга бардык. Икенче көнне барыбызны да кире кайтарып җибәрделәр. Инзага кадәр пассажир, Инзадан Ютазыга кадәр товар поезды белән кайттык.

4 ноябрь, 1941 ел.

Мин 18 октябрь көнне Үчәлле мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелдем һәм 20 числодан башлап укыта башладым.

VI-VII классларда география, VII класста химия дә укытам. Аларны укыту минем өчен математикага караганда кыенрак, чөнки укымаган фәннәр. Әзерләнебрәк укытырга туры килә.

12 ноябрь, 1941 ел.

Мин бүген 3 дәрес укыткач, Әгердә дәрес калдыручы балаларның ата-аналарына җыелыш уздырдым һәм аннан кичке сәгать уннар тирәсендә генә кайттым.

14 декабрь, 1941 ел.

VI класста дәрес уздырганда (беренче дәрес иде, алгебра дәресе), акбур бетеп канцеляриягә чыктым. Чыгу белән миңа Гатауллина: «Ну, егет, китәсең бит», - диде. Мин шунда ук эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алдым. Кердем дәрескә. Класс тын. Мин эшләү өчен күп кенә эш бирдем дә, звонок булганын көтә башладым. Юк, булмый гына звонок. Ике мәртәбә чыгып сорап кердем. Көтә торгач, звонок булды. Чыктым. Әйберләрне җыйдым да, барлык укытучы һәм укучылар белән саубуллашып, гармун уйнап, Үчәлледән чыгып, авылга кайтып киттем.

Военкоматта кирәкле эшләрне бетереп, поезд белән Ульяновский шәһәренә килдек. Пехота училищесына бардык. Анда 11 көн төрле хуҗалык эшләре эшләтеп, безне, Үчәлледән Миргасимов Касыйм белән икебезне, кайтарып җибәрделәр.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк әле уннарны.

Шушылай итеп җырлап алдым

Яшь башыма моңнарны.

Биек тауларның башына

Менә алмый машина.

Ниләр килеп, ниләр китми

Ир-егетләр башына.

23 гыйнвар, 1942 ел.

Эшләр яхшы гына бара. Мин җитәкчелек итә торган VI класста түбәндәге укучылар (43 укучының исем-фамилиясе санала).

Без унтугызыннан башлап укытмыйбыз. Чөнки көн артык суык. Температура -50 градустан түбәнрәк.

24 гыйнвар, 1942 ел.

Мин идарәдә бик еш чуала башладым. Чыннан да барыр җир дә юк инде. Керәм, анда күңелле генә ике кыз да бар. Рәхимә һәм Гәүһәр. Күңел кытыклана. Кызлар икесе дә ничего. Кайсы белән йөрергә? Уйлыйм: «Гәүһәргә тәкъдим ясап карарга кирәк». Шулай уйлап, берничә көн үтте. Сәгать 3 ләр тирәсендә идарәгә кердем һәм юк-бар сөйләшеп утырам. Күзем төште: Гәүһәр нидер яза. Әйбер бирергә сузылган идем, Гәүһәр миңа записка бирде. Түбәндәгечә язылган: «Иптәш Баһавиев, син Рәхимә белән танышырга телисеңме? Мин аның белән сөйләшкән идем, ул риза булды», - дигән. Эчтән генә көләм: «Үзең турында уйлаганда иптәшеңне тәкъдим иттең», - мин әйтәм.

Ал яулыклы, алсу матур йөзле,

Кысып буган нәзек билкәен.

Кочагымда кысып эретер идем,

Син минеке булсаң, гөлкәем.

Яшь күңел бит,

Самый юләр чак бит,

Кыз күр дисә, көя, тилерә:

«Әйдә, таныш тизрәк, ул риза», - ди,

«Серләреңне әйтми тилмермә», -

ди яшь күңел.

5 февраль, 1942 ел.

Булды. Бар да мин уйлаганча булды. Бүген мин төнге сәгать 10 нчы яртыда Гәүһәр белән сөйләштем.

Тәрәзәңне ачык куеп,

Кемгә күлмәк кисәсең.

Кара кашкай, карлыгачкай,

Кем бәхетенә үсәсең?

Нигә шулай бик күп кызлар да бит,

Ә шулай да бар да ят кебек.

Күз алдымда бары син торасың

Бик кыйммәтле гәүһәр таш кебек.

Күзем йомсам, гүя син торасың:

Алсу яулык, матур күзләрең.

Җиңел, матур гәүдә һәм иптәш күк

Саф энҗедәй матур сүзләрең.

Менә яшь егетнең күңеле кайчан тынычлана икән ул. Үз теләгеңә ирешү бит ул сиңа һәрвакыт шатлык, эш дәрте тудыра. Күңел күтәренке була.

15 март, 1942 ел.

Мин февраль азагында Тымытыкка командирский учебкага алындым. Без 5 көн буе Зиннәтуллин командасы астында уйнадык та, 4 марттан призывниклар өйрәтү эшенә керештек. Билгеле, беренче көнне оештыру көне булды. 5 марттан уйната башладык. Мин 1 нче взводның 2 нче отделение командиры булып билгеләндем. Командир взвода башта Зиннәтуллин, аннан соң Газизов, аннан соң Гыйниятуллин булды. Отделение командирлары Мәрдәншин, Тимернов, Гайфиев hәм мин. Минем отделениедә 13 кеше.

8 апрель, 1942 ел.

Икенче сборны бетердек. Өченчесен 8 көн уйнатабыз инде. Икенче сборда безнең состав искечә иде. Өченче сборда мин 1 нче взводның взвод командиры итеп билгеләндем.

1 май көнне Мөхәммәтдин абыйга армиягә китәргә хәбәр килә.

Азнакай районы Чалпы авылыннан Урсай юлы белән Баһавиев Мөхәммәтдин, Шәвәлиев Абдулла, Баһавиев Әсхәбетдин, Яркәев Рәис җигүле атка утырып сугышка китәләр. Минем әти ул вакытта әле кечкенә була. Ул абыйсы артыннан: «Мин дә синең белән бергә барыйм әле?», - дип йөгерә. Мөхәммәтдин абый аңа: «Мин сине иртәгә кайтып алырмын», - дия. Ләкин аңа иртәгә дә, һәм гел дә, тере килеш тә, үле килеш тә туган якларына әйләнеп кайтырга язмаган булган. Аңа сөенечле Җиңү көннәрен күрергә, яңадан тыныч тормышта яшәргә насыйп булмый. Үзен сагынып, зарыгып көтүчеләрне кайгыга салып, сугыш кырларында ятып кала.Чалпы авылында туып-үсеп,сугыш кырларында ятып калган 161 ир-егетнең берсе Мөхәммәтдин абыем була.

Сугыштан бер күзен югалтып исән кайткан сугышчының аның әти-әнисенә сөйләгән соңгы истәлекләре менә нәрсә турында...

Сталинград өчен аяусыз сугышлар бара. Мөхәммәтдин абый ул сугышчы белән бергә сугышка керәләр. Мөхәммәтдин абый сугышчылар белән җитәкчелек итә. Якында гына шартлаган снаряд кыйпылчыгы аның кулбашын өзгәләп ташлый. Ул җиргә ава. Өскә танклар ташкыны ургыла...

Әти-әнисенә аның хәтта кош теле хәтле генә «кара үлем» кәгазе алырга да насыйп булмый. Шул хәсрәт кәгазеннән дә алар мәхрүм калалар.

Көндәлекне укыгач, абыемның никадәр саф күңелле, тырыш кеше булганлыгын аңлыйсын. Ул үз теләге белән читтә рус мәктәбе тәмамлаган.

Абыем белән бергә сугышка алынган дүрт егетнең икесенә генә туган авылларына исән-имин әйләнеп кайтып, үз ояларын корып, балалар үстереп, картлык көннәренә кадәр озын гомер кичерергә язган була. Абыем Мөхәммәтдин кебек Яркәев Рәис тә сугыш кырларында ятып кала.

Мин Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кергәч, әби-бабамнар мине Мөхәммәтдин абыемның дәвамчысы итеп күреп,бик куанганнар иде. Аларның хәзер берсе дә юк инде.

Студент вакытта Мөхәммәтдин абыемнарның каны тамган, гөрләвекләр булып аккан, җир сыкраган Сталинград җирендә булырга туры килде.Анда гаҗәеп бер тынлык. Ул тынлыкны вакытсыз өзелгән гомерләр, җан авазлары тудыра булса кирәк.

Без хәзерге тыныч тормышны үз гомерләре хисабына бүләк иткән батыр егетләребезгә үзебез hәм киләчәк буыннар исеменнән баш иябез.

Рәфия Зәкиева ,

Азнакай районы Чалпы муниципаль

гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.



© 2010-2022