Татар теле дәреслегенә рецензия

В этой работе дано рецензия к учебнику татарского языка за 6 класс  для татарских школ. Коллектив авторов - Юсупов Ф.Ю., Тумашева Д.Г., Харисова Ч.М., Зиннатуллина К.З., Мифтахов Б.М. Когда писала эту рецензию, обратила внимание, какая структура этого учебника, как авторы учебника предлагают объяснение нового материала, как подобраны упражнения для закрепления нового материала, для повторения, и для развития речи. Так же обратила внимание на содержание, на оформление учебника. По моему мнению, Д...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәреслегенә бәяләмә.


Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен Юсупов Ф.Ю., Тумашева Д.Г., Харисова Ч.М., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. авторлар коллективы тарафыннан эшләнгән "Татар теле" дәреслеге "Мәгариф" нәшриятында 2006 нче елда басылып чыккан. Дәреслек - үзгәртелгән һәм тулыландырылган дүртенче басма. Әлеге дәреслек Зәкиев М.З., Зиннәтуллина К.З., Ибраһимов С.М., Максимов Н.В., Мифтахов Б.М. авторлар коллективы белән төзелгән һәм Татарстан республикасы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган программага нигезләнеп эшләнгән.
Дәреслеккә кертелгән материаллар укучының тулы грамоталыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурасын күтәрү һәм тел гыйлеменең морфология бүлеге буенча фәнни нигездә эзлекле белем күнекмәләре булдыруны күз алдында тота. Моннан тыш укучыда дәреслектә китерелгән күнегүләр, мисаллар ана теленә мәхәббәт хисе тәрбияли, туган телебезнең матурлыгын тоярга, тормыштагы матурлыкны танырга, кешеләрне аңларга өйрәнә.

Дәреслектәге темалар дүрт зур группага бүленеп бирелә. Татар теле дәреслекләрен хас булганча, беренче тема - "Татар әдәби теле". Бу тема укучыны туган телебезнең матурлыгын һәм байлыгын тоярга өйрәтә. Икенче зур тема - "Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау"га бирелә. Әлеге темада укучылар аладгы елларда өйрәнгәннәрне ныгытуга, алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне системалаштыруга ярдәм итә.

Өченче тема - тел гыйлеменең "Морфология" тармагына багышланган. Бу тема үз эчендә "Мөстәкыйль сүз төркемнәре", "Бәйләгеч сүз төркемнәре", "Модаль сүз төркемнәре"нә бүленә. Дәреслекнең "Мөстәкыйль сүз төркемнәре" өлешендә укучылар "Исем", "Фигыль", "Сыйфат", "Сан", "Рәвеш", "Алмашлык", "Авыз ияртемнәре" темаларын тирәнтен өйрәнә. "Бәйләгеч сүз төркемнәре" үз эченә "Бәйлек", "Теркәгеч" темларын ала. "Модаль сүз төркемнәре" "Кисәкчә", "Модаль сүзләр", "Ымлыклар"га хас үзенчәлекләрне билгели.

Дүртенче тема - "Морфология буенча ел буенча үткәннәрне кабатлау".

Дәреслектә һәр темага кагылышлы материал билгеле бер тәртиптә укучыга җиткерелә. Һәр теманың башында дәрескә кереп китү максатыннан, яңа материалны укучыга җиңел итеп, мисаллар ярдәмендә аңлату өчен күнегү, аннан кагыйдә, һәм яңа материалны аңлатуга корылган кагыйдәләр бирелә. Дәрслекнең әлеге тәртиптә төзелүе укучыга теманы җиңелрәк үзләштерергә, грамматик материалны аңларга ярдәм итә. Шул ук вакытта, яңа теманы аңлатканда укучының яшь үзенчәлеге дә, белем бирүнең фәннилек принцибы да саклана.

Дәреслектә тупланган күнегүләрдә татар әдәбиятының, татар халык авыз иҗаты әсәрләренең иң матур үрнәкләре китерелә. Һәр җөмләнең, һәр китерелгән мисалның авторы җәяләр эчендә бирелә. Бу үз чиратында укучыны әдәби әсәрләр белән кызыксынуга этәрә һәм туган телебезгә мәххәбәт хисе тәрбияли.
Дәреслектә мөстәкыйль эшләр, инша язу өчен шактый күп урын бирелгән. Һәр темадан соң килгән биремнәр дә укучыларныӊ иҗади фикерләвен, грамоталыгын үстерүгә ярдәм итә һәм алар укучының яшь үзенчәлеген истә тотып сайланган.

Дәреслек 263 биттән тора.
Дәреслекнеӊ тышлыгында укучыны гыйлем алырга чакыручы, кызыксындыручы, заман таләпләренә җавап бирердәй төсле рәсем дә бирелгән. Беренче карашка бик үк аӊлашылып бетми торган кебек күренсә дә, әлеге рәсемнәр логик фикерләүне, иҗадилыкны үстерүне максат итә. Шулай ук, "Сүз төркемнәре" темасын яктыртучы таблица, "Алмашлык", "Сан", "Фигыль" сүз төркемнәренең төркемчәләрен, күрсәтүче схема да бирелә. Бу үз чиратында, укытучыга яңа теманы аңлаткан вакытта күрсәтмәлек ролен дә, укучыга морфологик анализ ясарга өйрәнгән вакытта ярдәмлек ролен дә, башкара.

Дәреслектә күп кенә шартлы билгеләр белән очрашабыз. Аларга аңлатма, китапның икенче битендә бирелә. Укучы бала шартлы билгеләргә карап, үзеннән нәрсә таләп ителгәннен яки нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлый ала. Күнегүләр, темаларның исемнәре, кагыйдәләр, таблицалар аерым төс белән бирелә. Бу күренеш тә укучының игътибарын җәлеп итә. Дәреслек эчендә рәсемнәр аз, алар да төсле рәсемнәр түгел. Төсле рәсемнәр 6 нчы сыйныфта укучы балага якынрак һәм рәсемне, рәсем аша теманы аңларга ярдәм итәр иде.

Гомумән алганда, татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен Юсупов Ф.Ю., Тумашева Д.Г., Харисова Ч.М., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. авторлар коллективы тарафыннан эшләнгән "Татар теле" дәреслеге бүгенге заман таләпләрен күздә тотып эшләнгән. Ул СанПин нормаларына туры килә.



© 2010-2022