• Преподавателю
  • Другое
  • Сценарий театрализованного представления по мотивам сказок Г. Тукая Су анасы артыннан

Сценарий театрализованного представления по мотивам сказок Г. Тукая Су анасы артыннан

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Су анасы артыннан

( Габдулла Тукай әкиятләренә таянып язылган көлкеле сәхнә әсәре )

Алып баручы:

Бик матур бер җәйге көн.

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында

Иртәнге дәресен карый.

Чын күңел берлән укый ул

Кат-кат әйтеп һәр сүзен.

Бик озак шунда утырды

Бер дә алмастан күзен.

Ләкин бик талчыкты бала,

Дәрес карап арыды.

Йокы илләренә китеп,

Төш тә күрә башлады.

( Бала укып утырган җиреннән йокыга китә һәм төш күрә башлый.

Яр кырында басмада Су анасы утыра.)

Җәй көне, кояш кыздыра,

Шушы эссе һавада

Күрегезче, бер куркыныч

Хатын утыра басмада.

Төнгә каршы ялтырыйдыр

Кулындагы алтын тарак.

Шул тарак берлә утыра

Тузгыган сачен тарап.

Сачләрен үргәч тарап,

Сикерде төште суга ул.

Чумды да китте, тәмам

Юк булды күздән шунда ул.


( Бер яктан Кәҗә бн Гали керәләр. Гали Кәҗәне өстери, Кәҗә киреләнә.)

Гали:

Әйдә әле, кәҗә, өйрән син,

Арт аягың берлә тор.

Аума, аума, туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Менә яхшы, булдырасың,

Хәзер сүземне тыңла.

Әнә шул алтын таракны

Су анасыннан урла.

( Кәҗә таракны урлап кача )

Алып баручы:

Як-ягында һич кеше дә

Юклыгын белде дә ул,

Чапты урманга, таракны

Тиз генә элде дә ул.

Күрми ул алны вә артны,

Әй чабадыр, әй чаба.

Ашыга, тирли, пешә

Һәм кып-кызу утта яна.

Су анасы:

Тукта, тукта,

Кая чабасың син, карак!?

Ник аласың син аны?

Ул бит минем алтын тарак!

( Машинасын сигнализациягә куеп, бер яктан Былтыр керә. Су анасын күрү белән куркуыннан кычкырып җибәрә )

Былтыр:

Ааааааа! Нәрсә бу? Качкынмы, җенме,

Я өрәкме? Нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу!!!

Су анасы:

Бер дә шикләнмә, егет, син,

Мин түгел карак-угъры.

Су анасы бит мин, әллә

Танымый торасыңмы?

( Былтыр аптырашта )

Һич сине куркытмасыннар

Шайтаннар, җен һәм убыр.

Барчасы юк сүз, аларның

Булганнары юктыр гомер.

Җен, фәлән дип сөйләшүләр

Искеләрдән калган ул.

Сөйләве яхшы, күңелле -

Шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган

Сахралар, кырлар да юк.

Шайтан асрап ята торган

Калын урманнар да юк.

Галинең кәҗәсе килеп,

Урлады тарагымны.

Шул таракны табарга

Булыша алмассыңмы?

Былтыр:

Хәзер, хәзер...

( кесәсеннән телефон чыгара )

Алло, привет, Шүрәле брат,

Чыкты бит проблемалар.

Монда Су анасының

Тарагын урлаганнар.

Связьләреңне тап та, давай,

Шалтырат туганнарга.

Яңалыклар булу белән,

Дозвон ясарсың миңа.

( Былтыр Су анасын тынычландыра, алып чыгып китә. Кәҗә килеп чыга)

Кәҗә:

Эч поша, яна йөрәк,

Хәсрәт эчендә, уйда мин.

Ичмасам Сарык та юк бит,

Тик икәү без, тарак та мин...

( Кычкыра-кычкыра Сарык килеп керә. Бик матур киенгән, гламурная. Бер-берсен күргәч, шатланышалар)

Сарык:

Привет подружка!

Кәҗә:

Привет подушка!

Бергә:

Мәәә-мәәә.

( Кочакчаклашалар, үбешәләр )

Сарык:

Как дела, подружка! А ты знаешь, я новую шерсть отрастила, прическу сделала…

( Кәҗә сарыкны бүлдерә һәм кайгысын сөйли башлый)

Кәҗә:

Слушай, сарык, төште башым кайгыга.

Минем башым гел мәшәкатьләр таба.

Сарык:

Нәрсә, тагын бүре башы таптың мәллә,

Орбит кебек бер күрүдә йоттың мәллә?

Кәҗә:

Юк ла инде, һаман орбит шул башыңда,

Менә кара, алтын тарак бит кулымда.

Тиле Гали котыртты бит кырын эшкә,

Бара торгач, килеп чыктым шушы төшкә.

Гали дә юк, юк чишелеш бу мәсьәләгә.

Зинһар, Сарык, коткара күр, ни эшләргә?

Сарык:

Әй, йөрисең кычытмаган җирең кашып,

Гали әйткән һәрбер сүзгә син ышанып.

(Бераз уйлаганнан соң )

Әһә, булды бу, әйдә, киттек ломбардка,

Бу сорауга җавапны табарбыз шунда.

Алып баручы:

Китте болар, бара, һаман бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар, күпме баргач, Алла белә,

Каршыда ят әллә нәрсә күрә.

( Кәҗә белән Сарык барган җирләреннән Шүрәлегә юлыгалар. Ә Шүрәле урманда күбәләк тотып йөри торган була )

Кәҗә белән Сарык:

Сиңа бездән ни кирәк?

Шүрәле:

Бер дә шикләнмәгез сез,

Мин карак-угъры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Бик үк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне

кытыклап үтерәм.

Мин әле, күргәч сезне,

Шатлыгымнан үкерәм.

Ха-ха-ха!!!

Тик кытыкларга яратылгандыр

Минем бармакларым.

Булгалыйдыр кытыклап,

Адәм үтергән чакларым.

( Кәҗәгә бармакларын селкеп күрсәтә. Кәҗә куркуыннан аңын югалтып егыла )

Сарык:

Әйдә әле, Шүрәле дус,

Сөйләшик без болай:

Миңа - Кәҗә, сиңа - тарак,

Безгә уңайлы шулай.

Мин Кәҗәне алыйм да

Без дальше китик.

Син безне, без сине

Күрмәгәндәй итик.

( Сарык Шүрәлегә таракны бирә, кул биреп килешәләр. Кәҗәне атландыра да чыгып китә. )

Шүрәле: ( Былтырга шалтырата )

Алло, Былтыр дускай,

Таптым бит мин теге таракны.

Тик тотып калып булмады

Шул каракны.

Урмандагы аланлыкка килерсең син,

Шунда очрашырбыз, көтәрмен мин.

Пока!

( Аланлыкка Былтыр белән Су анасы килеп керә. Шүрәле белән кочаклашып күрешәләр )

Алып баручы:

Күрештеләр якын дуслар, очраштылар,

Берсен-берсе күреп, озак кочыштылар.

( Яннарыннан Кәҗә белән Сарык үтеп китә )

Сарык белән Кәҗә генә һаман йөри.

Адашыпмы, саташыпмы, беркем белми.

Су анасы:

Менә бит ул, минем алтын тарак кайда!

Шүрәле:

Синең өчен эзләп таптым бая.

Су анасы:

Әй, дусларым,

Байлыкта бит түгел бәхет.

Ялгыз җанга рәхәт бирми алтын тәхет.

Бәхетемне эзләп таптым мәхәббәттә,

Эчкерсезлек, әдәп һәм хөрмәттә.





© 2010-2022