З. Кадырова иҗатында хатын-кыз образы

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сәләхова М.Р.

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районының

«3нче санлы гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе

ЗИФА КАДЫРОВА ИҖАТЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ОБРАЗЫ

Соңгы вакытта татар әдәбиятында хатын-кыз язучыларның активлашып китүе күркәм күренеш. Мәсәлән, өлкән прозаик Л. Ихсанова, фикерләү пөхтәлеге, кеше күңеленең бик тирәндә яткан кичерешләрен нәфис итеп бирә белү белән аерылып торучы М. Маликова, үзенә генә хас үзенчәлекле язучы буларак килеп кергән һәм «Тулгак» повесте белән зур популярлык казанган Г. Галиева. Әсәрләрендә хатын-кыз күңеленең, җанының иң ачы, авыр газапланулы якларын ачып сала алган Ф. Бәйрәмова, сәнгатьчә матур образлар, мавыктыргыч сюжетлар, борынгы мифологик мотивлар аша хатын-кыз образларын чагылдырган Н. Гыйматдинова кебек язучыларыбыз хәзерге татар прозасы күгендә әдәбиятыбызны, культурабызны үстерүдә зур өлеш керттеләр. Бу язучыларыбызга Ә. Ибрагимова, Д. Гайнетдинова, Ф. Аглиуллина, Э. Шәрифуллина, Р. Габдулхакова, Ф. Тарханова, Р. Рахман кебек әдипләр килеп кушылды. Хатын-кыз проза иҗаты мәйданында Зифа Кадырова да үз урынын алды.

З. Кадырованың кулына каләм алып әсәрләр яза башлавына сигез генә ел булса да, аның «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы», гомер буе кемне дә булса көтеп яшәргә мәҗбүр Фатыйма, каты авырудан һәм хыянәт ачысыннан сыгылып төшәргә ашыкмаган Рушания, чәчләренә чал төшкәнче тәүге мәхәббәтен уйлап яшәгән Асылгәрәй язмышын бер китапка туплаган «Көтеп узган гомер», «Бәхеткә юл кайдан?», күптән түгел генә дөнья күргән «Синсез килгән язлар» повестьлары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.

Әлеге әсәрләре белән ул зур популярлык казанды. Хатын-кызның кичерешләрен сирәк ир кешеләр генә аңлый, әдәби әсәр аша тәңгәл җиткерә, әнә шуңа күрә әдәбиятыбызның үзәккә кеше язмышы, хисләре куелган һәр китабын диярлек татар укучысы үз итә. Әдәбият сөючеләрнең күпчелеге хатын-кыз булу бәхәс уятмыйдыр дип беләбез. Ул исә үзенә якынны, чын тормышны реалистик буяуларда чагылдырганны яратарак төшә. «Аның «Сагынырсың мин булмам», «Язмыш сынавы», «Көтеп узган гомер» дигән китапларын татар укучылары инде менә ничә ел кулларыннан төшермиләр. Автор тормышның бик авыр, четерекле катламнарына кыю үтеп керә һәм шул катламнарны бер генә урыннан түгел, ә бәлки озын гомер юллары, дәверләр масштабында әйләндереп сөреп бирә. Аның әсәрләрендә башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш юлларындагы ялгышлар, тетрәнүләр, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшьләренә манчылган бәхетне табу мизгелләре... З. Кадырова кеше язмышларын аяусыз тикшерә, геройларын утлар-сулар аша кичереп, һәркайсына үз хөкемен чыгара. Китапларының яратып укылуының сере шундадыр», [5:5] дип уйлый Ф. Садриев.

З. Кадырова әсәрләрендә укучыны үз бәхетең өчен гомер буе көрәшергә кирәк дигән максат куеп яшәргә, кичерә белергә, үчләшмәскә өнди. «Хатын-кызның тормышны җигелеп тартуы, ләкин бервакыт тәмам алҗып егылуы, кайбер әзмәвердәй ир-атның хатынының арык җилкәсе артына гына ышыкланып яшәве, аларның көчсезлеге борчый мине. Тормыш дилбегәсен ирләр каты кулларында тотарга, ә хатын-кыз сабыр акыллы һәм зирәк булырга тиеш дип чаң сугам әсәрләремдә. Китапларымны укыган һәркем үзенә сабак алсын, башкалар ялгышы гыйбрәт булсын, язмыш сынауларына бирешмәсен иде дигән максат куеп язам», [1:3] - ди язучы.

Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызларның язмышлары кемнәрне генә кызыксындырмый да, кемнәрне генә борчымый?!

Шул исәптән З. Кадырова әсәрләрендә дә хатын-кыз сабырлыгы, сынауларга дучар ителгән яралы язмышлар, шатлыгын да, газабын да үзенә сыендырган мәхәббәт - төп темаларның берсе булып тора. Язучы һәрдаим уй-тойгыларын, әйтергә теләгән фикерен образлы, үтемле яңгыратырга омтыла. Сызлану, ачыну аша яхшылыкка, бер-береңне аңларга чакыра, бу чакыру сүз-текст аша гына түгел, бәлки җан тирбәлешенә корылган ачыну, моң аша алып барыла. Ул әсәрләрен фәлсәфәгә кормыйча, табигать күренешләрен сурәтләү белән мавыкмыйча, тел сурәтләү чараларына тирән кереп китмичә, гади, аңлаешлы итеп яза, шул ук вакытта, хатын-кыз тормышын чагылдырган әсәрләргә сусаган укучының күңелен тибрәтә, китапка карата кызыксындыру уята. Автор образларны, вакыйгаларны сиземлерәк итеп сурәтли, аларга үзенчәлекле төс кертә, әсәр теленең халыкчанлыгын, гадилеген, аһәнле яңгырашын тәэмин итә. Үзәк героиня образларын тудырганда З. Кадырова үзен оста портретчы итеп тә таныта, героиняларын гомумән татар кызларына хас күркәм сыйфатлар белән күз алдына бастыра: «Сөмбелдә әллә нинди яшерен сөйкемлелек бар, кыйгачланып киткән калын кара кашлы шаян күзләр һәрвакыт елмаеп тора кебек: ул көлгәндә, аның күзләре дә көлә»[3:8].

З. Кадырова үзенең иҗатында баштан үткән яки бүтәннәр тормышыннан алынган гыйбрәтле хәлләргә таянып эш йөртә. Әдәби белеме булмаса да, укучыларны кызыксындыра алырлык борылышлар ясый белә. Һәркемгә үтә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итә: хата-ялгышларыңа да башка күздән карыйсың, Аллаһы Тәгалә бүген сиңа биргән һәр нәрсәгә шөкер итәргә кирәклеген тоясың, оялып куясың, чистарынасың. Үз чиратында, авторның рухи агарту көч-кодрәтенә ия икәненә инанасың.

Әдәбият белгече, язучы Г. Гыйльмановның сүзләре урынлы килә: «Зур әдәби мәктәбе булмаса да, интрига, укучыларны тота алырлык борылышлар ясый белә. Елый-елый укыганнарын беләм, үз күзләрем белән күрдем. Ләкин әле, әлбәттә, үсәсе бар. Мин аңа сокланам һәм уңышлар телим. Ул - гади укучылар өчен бик зур ачыш. Аларның гамен, борчуын, омтылышын, хыялларын язганга якын, укучыларга тормыш серләрен ача. Соңгы вакытта хатын-кыз образын тудыручы язучылар юк иде, аның әсәрләре бу бушлыкны да тутыра»[6:12].

Язучы бәхете менә шул буладыр инде ул. Кайбер әдипләр халык китап укымый дип чаң сукканда, гади халык әсәрләреңне көтеп алып, китабыңны бер төндә күз яшенә буылып укып чыгып, аны башкаларга тәкъдим итә, китапханәләрдәге китабыңны кулдан-кулга йөртеп, туздырып бетерәләр икән, каләм остасы өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел.

Әдәбият

1. Зарипова Р. Кичерә белегез, үчләшмәгез / Р. Зарипова // Әгерҗе хәбәрләре. - 2013. - №10. - 8 б.

2. Кадырова З. Көтеп узган гомер. / З. Кадырова - Казан: Идел-Пресс нәшр., 2011. - 368 б.

3. Кадырова З. Сагынырсың, мин булмам. / З. Кадырова - Казан: Идел-Пресс нәшр., 2011. -304 б.

4. Кадырова З. Язмыш сынавы. / З. Кадырова - Казан: Идел-Пресс нәшр., 2012. - 336 б.

5. Кадырова З. Бәхеткә юл кайдан? / З. Кадырова - Казан: Идел-Пресс нәшр., 2013. - 256 б.

6. Хәлиуллина З. Укучылар төзүчене ярата, ә язучылар? // Шәһри Казан. - 2012. - №2. - 20 б.



© 2010-2022