Алтын каләм түгәрәгендә уздырылган ачык дәрес эшкәртмәсе

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Алтын каләм» түгәрәгенең ачык дәрес планы

(18.02.15 ФГОС буенча район укытучылары семинары).


Укыучы: "Алтын каләм" түгәрәге җтәкчесе

Хәертдинова Резидә Хәтиф кызы.

Тема: Газетага хәбәр язу.

Максат:

  1. Танып -белү максаты: газетаның төрләре, газетадагы рубрикалар белән танышу.

  2. Үстерү максаты:

- фикерләүне үстерү,

- аралаша белү сәләтен үстерү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

3. Тәрбияви максат:

-дәрестә күтәрелгән проблема буенча укучыларның үзара фикерләшә, аралаша белүләрен оештыру.

4. Белем бирү максаты: Хәбәрне жанр буларак аера белү, аны мөстәкыйль кулланырлык итеп өйрәнү. Газета битләренә хәбәрләр язуга ирешү.

Ирешеләчәк нәтиҗә:

Предмет күнекмәләре

Язу күнекмәләре

-каллиграфик дөрес итеп язу

-дөрес итеп күчереп язу

Уку-язу күнекмәләре:

-татар теленең орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау

-татар теленә хас авазларны дөрес әйтү

Тел күнекмәләре:

- Сүзләрнең мәгънәсен белү

-татар сүзләрен дөрес әйтү

- сүзләрне урынлы куллану

-җөмләдә сүз тәртибен белү

- сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү

-сорау формаларын куллана белү


Шәхескә кагылышлы УУГ:

-дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

--фикереңне дәллили белү

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую

-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү

-үз фикереңне төгәл җиткерү

-дөрестән дөрес түгелне аеру

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү

-нәтиҗәләр формалаштыру

Танып -белү УУГ

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавп таба белү;

-укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Индивидуаль, фронталь эш

төркемнәрдә һәм парларда эш

Техник чаралар: компьютер, презентация, мультимедиадиск


  1. Оештыру өлеше.

-Исәнмесез,укучылар,

Хәерле көннәр Сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Укучылар бер - беребезгә карап елмайдык, бер - беребезгә уңай энергияләребезне җибәрәбез, күтәренке кәеф белән бүгенге эшебезне башлыйбыз. ДАБЛ ФАМС структурасы

Укытучы

Слайдлар.күрсәтмәлелек, картиналар

Укучылар

-Без үткән түгәрәк дәресләрендә нәрсәләр белән шөгыльләндек?

Слайд №1,2,3

- Шигырьләр , хикәя, әкиятләр яздык.

. Ә хәзер укучылар тактага карыйбыз? Слайдта нәрсә күрәсез?

Слайд №4

  • Газеталар.

Димәк, бүген безнең эшебез нәрсә белән бәйле булыр?

- Газеталар белән

-Ә нинди газеталар була укучылар? Мәсәлән "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау"

Газеталар

Балалар өчен , зурлар өчен, аерым бер һөнәр ияләре өчен.

Менә укучылар минем кулымда "Заман сулышы газетасы" .Ул нинди газета? Аны кемнәр алдыра?

"Заман сулышы "газетасы

Район газетасы.

Укучылыр, әйтегез әле. Газеталар безгә ни өчен кирәк?

Яңалыклар белән танышу өчен. Шигырь , хикәяләр уку өчен.....

Ә хәзер мин Сезгә газеталар бирәм, төркемнәрдә бергәләп карыйсыз да , газетада нәрсәләр бар икән шуңа җавап бирәсез?

Шигырьләр , хикәя, рәсем, кроссвордлар, хәбәрләр бар.

Дөрес укучылар. Без сезнең белән шигырьләр , хикәяләр язып,газетага җибәрдек, ә без Сезнең хәбәрләр язып карадыкмы?

Юк

Укучылар, ә нәрсә соң ул хәбәр?

Нәрсә турында да хәбәр итү.

Аңлатмалы сүзлектән карыйк әле

Аңлатмалы сүзлектән

1 укучы укый ащлатмалы съзлектщн табып укый.

Димәк укучылар хәбәр ул- мөһим бер факт-вакыйганы тиз генә укучыга хәбәр итү максатында кулланыла һәм гадәттә «Нәрсә?», «Кайда?», «Кайчан?" дигән сорауларга җавап бирә.

Слайд №5

Ә газетаны чыгаруда кемнәр катнаша?

Корреспондентлар, рәссамнар, язучылар.

Дөрес , укучылар. Ә без катнаша алабызмы?

Әйе

Ә ничек?

Язмаларыбызны җибәрәбез. Хәбәрләр язабыз.

Хәбәр нинди булырга тиеш? Хәбәрнең күләм зур түгел: язмалар күп очракта бер яки берничә абзацтан артмый.

-Тел сурәтләү чаралары очрамый диярлек.

-Автор бөтенләй күрсәтелмәскә мөмкин.

-Хәбәрнең еш кына баш исеме дә булмый. Бу очракта "Кичә, бүген, иртәгә", "Көн сулышы", "Соңгы сәгатьтә", "Спорт", "Яңалыклар", "Бер генә җөмлә белән" һ.б.ш. рубрикалар астында берничә кыска хәбәрне берләштереп бирәләр.

-Хәбәр гади һәм аңлаешлы тел белән язылырга тиеш.

Слайд №6

Ә хәзер модель - фрейр төзеп карыйк

МОДЕЛЬ ФРЕЙР

Укучылар модель - фрейр төзиләр, төркемнән бер укучы аңлатат

Төп билгеләре

Кыска, төгәл

Бу билгеләр булмаска да мөмкин автор

Мисал Кичә безнең хоккей командасы Сарабиккол га очрашуга барды

Антипример борын-борын заманда


Сораулар: 1.ТР байрагында ничә төс?

2. Хәзер ничәнче дәрес?

3. Ничә төркемгә бүлендек?

4. Оя сүзендә ничә аваз?

Физкультминутка МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы

Укучылар без нәрсә белән таныштык? Димәк без нәрсә язарга тиеш?

Төп билгесе?

Хәбәр

Кыска , дөрес.

Хәзер хәбәр итәр өчен материал кирәк. Искә төшерәбез, үткән атнада мәктәптә нәрсәләр булды?

Язучылар белән очрашу.

Муса Җәлилгә кичә.

Спорт ярышлары.

Ә бит укучылар безнең кунакларыбыз бу вакыйгалар белән таныш түгел. Әйдәгез, таныштырыйк. Моның өчен һәр төркем үзенең газетасын чыгара, төп басымны хәбәргә юнәлтә.

1 төркем Муса Җәлилгә багышланган кичә турында хәбәр итә .

2 төркем Язучылар белән очрашу турында хәбәр итә.

3 төркем бүгенге сыйныфта булган вакыйгалар турында хәбәр итә.

Өйдә әзерләп килгән материалларыгызны кулланасыз. Һәт төркемдә рәссам бар, газетаның бизәлеше өчен алар җавап бирә.

Артур - фотокорреспондент, эш барышын төшерәсең.

Ватман А3

Укучыларга газета чыгару өчен алдан эш бирелә. Алар үзләре иҗат иткән хикәя, шигырьләрен алып киләләр, әзер әйберләрне ябыштыралар.ә хәбәрне класста язалар


Рефлексия. Һәр төркем үзенең газетасын яклый. Һәр төркемнән бер укучы чыга.

газеталар

Һәр төркем үзенең газетасын яклый.


© 2010-2022