Илһам Шакировның тормыш юлы. дәрес планы

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты.

(дәрес эшкәртмәсе)



Башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалова Эльвира Рамил кызы Яшел Үзән шәһәре 14 нче лицей 2016 ел

Тема : "Илһам Шакиров -мәшһүр җырчыбыз".

Максатлар: 1. И. Шакировның тормыш юлы турында яңа белемнәр бирү;

2. Аның иҗатын күзәтү;

3. Рус милләтеннән булган укучыларда татар халкының талант ияләренә хөрмәт хисе, аларның иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәтү дәресе.

Җиһазлау: компьютер һәм мультимедиа технологияләре, проект эшчәнлеге технологиясе, презентация, портрет, видео роликлар.

Дәрес планы.

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Дежур укучы белән әңгәмә.

3.Фонетик зарядка.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

И. Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты турында.Аның җыры белән таныштыру.

III. Ныгыту.

Яңа тема буенча тест эшләү.

IV. Йомгаклау.

V. Өй эше.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

  1. Исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.

  • Исәнмесез,укучылар!

  • Исәнмесез!

  • Буген сыйныфта кем дежур?

  • .....

  • Дәрестә барыгыз да бармы?

  • .....

  • Бүген көн нинди? Тышта нинди ел фасылы?

  • ......

  1. Фонетик зарядка.

ә,ә-ә, ә-ө,ә-ү, ә-э,ә-и,ә-җ,ә-ң, ә-һ

И хәрефенә башләнган сүзләр әйтегез ! И хәрефенә беткән сүзләр әйтегез !

II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

-Илһам Шакиров башкаруында "Туган як" җырының видео ролигын карау.

Укытучы: - Укучылар, ничек уйлыйсыз, без дәресне ни өчен шушы роликны караудан башладык?

Укучы: - Минем уйлавымча, без бүген бу җырны башкаручы җырчы турында яңа белемнәр алачакбыз.

Укытучы: - Дөрес. Ләкин бу җырчы турында мәгълүматлар бирә башлаганчы, минем сезгә берничә соравым бар. Ә сез нинди татар җырчыларын беләсез? Һәм, гомумән, сез татар җырларын тыңлыйсызмы?

Укучы: - Әйе, мин татар җырларын кайвакыт тыңлыйм. Мин бигрәк тә Гүзәл Уразованың, Сөмбел Билалованың җырларын тыңларга яратам. ( тагын берничә җавап тыңлана)

Укытучы: Бик яхшы. Ә бу җырчыны сез беләсезме соң? ( тактага эленгән портретны күрсәтү)

Укучы: -Юк.

Укытучы: - Алайсан,әйдәгез, мин сезне бу җырчы белән таныштырып китим. Укучылар, без сезнең белән бүген атказанган татар халык җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнербез.

Ильхам Шакиров Гилмутдин улы 1935нче елның15 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районынды, Яңа Бүләк авылында туа.

1960нчы елда Казан Дәүләт консерваториясенең җырлау бүлеген бетерә. Шул елдан ук Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең төп солисты була. Ильхам Шакиров зур сәләтләге һәм югары профессионализмы ярдәмендә үз вокаль-башкару мәктәбен оештырган.

Аның иҗатында халык җырлары белән беррәттән классик әсәрләрне, татр композиторлар әсэрләрен һәм эстрада җырларын башкара. Иң таныклы җырлары - «Хуш авылым», «Сандугач», «Оченче кон тоташ кар ява», «Яшлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», ария «Әдрән диңгез». Ильхам Шакиров музыкаль мәдәният белгече. Ул шулай ук боек язучыларга, шагыйрьләр, композиторлар юбилейларына багышланган концертларда еш катнаша. Яшь җырчыларның күбесе беренче вокал дәресләрен нәкъ Ильхам абый Шакировтан алалар.

Ильхам Шакиров Росиянең Халык артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәуләт премиясе лауреаты. 1986нчы елда "Халыклар дуслыгы" оредены белән бүләкләнгән. ( презентация күрсәтелә)

Физ минутка

Укытучы : - Укучылар, без сезнең белән И.Шакиров башкаруында " Туган як" дигән бер җырын тыңлап киттек инде. Ә хәзер, минем сезне аның тагын бер җыры белән таныштырып китәсем килә. ( Илһам Шакиров һәм Шәкүр башкаруында видео ролик карау)

Укытучы: - Укучылар, бу җырның исеме ничек?

Укучы : - " Без еракта идек".

Укытучы: - Дөрес. Ә сезгә җыр ошадымы?

Укучы: - Әйе.

Укытучы :-Ә ни өчен?

Укытучы: - Чөнки монда заманча музыка да бар.

III. Ныгыту. ( яңа тема буенча тест эшләү)

  1. Илһам Шакиров ничәнче елда туган?

А) 1945; в) 1935;

Б) 1932; г) 1921.

2. Ул туган авылның исеме нинди?

А) Чирмешән; Б) Олы Кайбыч;

В) Яңа бүләк; Г) Шырдан.

3. Илһам Шакиров 1986 елда нинди орден белән бүләкләнә?

А) "Халыклар дуслыгы"; Б) "Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе";

В) "ОСВОД отличнигы; Г) "Фәннәр һәм сәнгатьләр рыцаре".

IV. Йомгаклау.

  • Укучылар, без сезнең белән бүген кем турында өйрәндек?

  • Җырчы, Илһам Шакиров турында.

  • Ул нинди мәктәп оештырган?

  • Ул үз вокаль-башкару мәктәбен оештырган.

  • Сезгә дәрес ошадымы?

  • ........( укучыларның фикерләре тыңлана)

V. Өй эше.

-Укучылар, киләсе дәрескә үзегезгә ошаган бер татар җырчысының җырын ятлап килегез.

VI. Саубуллашу.

  • Дәрес шуның белән тәмам. Сау булыгыз!

  • Сау булыгыз!





© 2010-2022