Татар драматургиясенең беренче адымнары. Татар театры тарихы. (9 класс)

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Татар драматургиясенең беренче

адымнары. Татар театры тарихы.

9 сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе.

Максат: 1)Драматургия әсәрләре аша укучыларның белемнәрен,

мәгълүматларын, зәвыкларын үстерү;

2)Татар сәнгатенә, татар драматургиясенә мәхәббәт

нигезендә зәвыклы тамашачы тәрбияләү.

3) Якташыбыз Ш.Биктимеров иҗаты белән танышу.

4) Сәнгатьле сөйләм телен үстерү

Җиһазлау: 1) «Сөембикә» журналы №12, 2006,

2) «Г.Камал исемендәге театр»-альбом,

3) Видеомагнитафон, телевизор, видеокассета «Әл-

дермештән Әлмәндәр»;

4) «Сәхнә ул- могҗиза» китабы;

5) Тест сораулары;

Материал: Мәгариф №3 ,2007 ; Ачык дәрес -гыйнвар, 2007;

дәреслек, Г.Камал исемендәге театр- альбом

Әдәбият белеме сүзлеге;

Материал: күргәзмә материаллар, альбом, стенд, портретлар

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

а ) Уңай психологик халәт тудыру.

2. Актуальләштерү.

а) әңгәмә

Укытучы:

Исәнмесез, укучылар! Бүген безнең дәресебез бик үзенчәлекле. Чөнки , бүген бездә кунаклар бар. Алар - районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Укучылар, ә хәзер дәресебезне башларбыз. Без инде сезнең белән театр, драматургия буенча мәгълүматлы. Бүген дәрестә алган белемнәребезне ныгытырбыз һәм билгеле бер системага салырбыз.

XIX гасырның икенче яртысында татар җәмгыятендә җанлану башлана. Халык мәгарифе, вакытлы матбугат, китап басу һәм милли театр турында кайгыртучы алдынгы карашлы фикер ияләре күтәрелеп чыга. Алар арасында күренекле мәгърифәтчеләрдән К. Насыйри, Ш. Мәрҗани һәм башкаларның хезмәтләре аеруча зур. Шул чорда беренче сәхнә әсәрләре дә күренә башлый.

-Укучылар, сез инде түбән сыйныфларда драматургия турында өйрәндегез. Әйдәгез әле, искә төшереп китик. Нәрсә ул драма?

Драма- җитди конфликтка корылган жанр. Бер төркем яисә катлам эчендәге кешеләр арасында чыккан конфликт үткен проблемалар куярга , тамашачыны уйландырырга ярдәм итә. Чишелештә тамашачы бер төркемне гаепли, икенче төркемгә соклана яки яхшылык җиңеп чыга.

  • Драма әсәрләрен яза торган язучы, пьесалар авторы драматург дип атала.

  • Драматургия дип шулай ук аерым язучының, халыкның, дәүләтнең яисә чорның барлык драматик әсәрләрен атыйлар.

  • Драматургия (бор.-грекча «драматик әсәрне уйлап чыгару яки кую») - драматик әсәрне кую теориясе һәм сәнгате.

  • Театр -драматургия әсәрләрен сәхнәдә уйнап күрсәтү сәнгате.

Ә драмага нинди сыйфатлар хас?

-ул сәхнә өчен языла.

-конфликтка, каршылыкка корыла

- тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерын ача

-төп герой кайсы ягы беләндер башкалардан аерылып тора.

- диалог һәм монологлар автор репликасы белән ныгытыла

(Галиябану-бик чибәр, Х.Насретдин-бик тапкыр,Әлмәндәр- җор һәм шат күңелле)

- геройлар хәрәкәтләре, сөйләмнәре аша ачыла

-гадәттән тыш арттыру, образлар, мимика, костюм, хәрәкәтләр аша ачыла.

Укытучы: Ә хәзер әйтегез әле, беренче сәхнә әсәрләре кайчан языла?

(_______ сөйли)

-1887 елда Г. Ильяси татар әдәбиятында беренче сәхнә әсәре «Бичара кыз» драмасын яза.

Бер ел үткәч, Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» драмасы иҗат ителә. Болар бездә драматургиянең беренче карлыгачлары була.

XIX гасырның соңгы елларында драма әсәрләрен сәхнәгә куярга омтылыш көчәя. 1898 елның 24 декабрендә татар укытучылар мәктәбе укучыларына Н. В. Гогольнең «Өйләнү» комедиясен куярга рөхсәт бирелә. Әле бу вакытта татар язучыларының әсәрләрен кую тыела.

1898 елда унтугыз яшьлек Галиәсгар «Бәхетсез егет» драмасын яза һәм ул 1899 елда басылып та чыга. Шуннан соң бер-бер артлы башка әсәрләре дә дөнья күрә.

Әйе укучылар, димәк, беренче драма әсәрен кем яза? (Г.Ильяси яза.) -Ә икенче әсәр кем тарафыннан иҗат ителә? (Ф. Халиди)

- Безнен өченче драма әсэрен кем иҗат итә? (Г. Камал)

-Үткән дәресләрдә без татар драматургиясе буенча шактый белем тупладык, ә хәзер шуның нигезендә белемнәрне тикшереп карыйк.

Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны язабыз.

б) Тест чишү

Драматургия- тест

1.Беренче татарча спектакль кайсы шәһәрдә куела?

а) Казан ә) Оренбург

б) Астрахань в) Касыйм

2. Беренче драма әсәре-«Бичара кыз» драмасы кайчан языла?

а) 1890 ә) 1900

б) 1887 в) 1856

3.»Рәдде бичара кыз» әсәренең авторы кем?

а) Г.Ильяси ә) Ф. Халиди

в) Г.Камал г) Г.Исхакый

4.Татарларда өченче булып язылган драма әсәре

а) Банкрот ә) Зөлэйха

б) Бәхетле егет в) Бәхетсез егет

5.»Театр-безнен киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер

нәрсә» дигән фикерне кем әйтә?

а) Тукай ә) Гафури

б) Г. Кариев в) Исхакый

6.Драманы хәрәкэткә китерүче төп коч

а) диалог ә) конфликт

б) монолог в) ситуация

7.Г.Камал драматургиянең кайсы жанрында уңышлы эшли?

а) трагедия ә) комедия

б) драма в) трагикомедия

8.Беренче татар хатын-кыз театр артисткасы

а) Гөлсем Болгарская ә) С.Гыйззәтуллина-Волжская

б) Фатыйма Ильская в) К.Тумашева

в) Тестны тикшеру (укытучы җавапларны әйтә, укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр)

3.Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Укытучы:

Халыкка дәресе

гыйбрәттер театр,

Куңелдә йоклаган

дәртне уятыр.

Театр- яктылыкка,

нурга илтә.

дип язган безнең шагыйребез Габдулла Тукай. Менә быел сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел була. Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук 2011 нче елда аның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасында 2011 нче елны Габдулла Тукай елы дип игълан итү турында ТР Президенты Р.Н.Миннеханов 11нче февральдә УКАЗ кабул итте. Тукайны искә алу максатыннан бик күп чаралар, конкурслар, иҗади бәйгеләр булачак.

Слайд. Г.Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан видео - сюжетка конкурс булып узган иде. Шул конкурста катнашып безнең Фәнил район буенча беренче урын алып эше республикага җибәрелде. Хәзер шуны карап китик.

(Слайд)

-Ә хәзер______Тукайга багышлап шигырь сөйләп китер.

Шәүкәт Галиев

Тукайга

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган-

Тартыш белән тулган көннәрең.

Шуңа, ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең...

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Халык моңы-синең моңың булды,

Халык күңеле-синең күңелең.

Ил гомере, халык гомере кебек

Озын булыр, шагыйрь, гомерең

Укытучы:

"Театр - безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм
өмидле бер нәрсә" -дип язган Г.Тукай .
Татар халкы театр ярата. Кая барса да, үзешчән театр оештырып, сәхнәдә уйный. Милләтне тотып торучы күчәр булып, иң затлы сәхнә йолдызлары, драма артистлары һәм Казандагы Камал театры санала.

а) Беренче спектакль Казанда кайчан уйнала икән, тыңлап китик әле.

(________сөйли)

Укучы сүзе: 1906 нчы елнын 5 маенда Казанда беренче мәртәбә татарча ачык спектакль курсәтелә. «Новый клуб» бинасында тамашачыларга Г. Камалның тәрҗемә әсәре-«Гыйшык бәласе» комедиясе тәкъдим ителә.Шул ук елнын 22 декабрендә әлеге

әсәрләр кабат куела. Бу көн тарихка татар театры туган көн буларак кереп кала.

-Рәхмәт _______. Ә хәзер укучылар Г.Камалның "Беренче театр" әсәреннән өзек күрсәтерләр.

(Өзек:"Беренче театр")

Укытучы: Татар театрының репертуарын тудыруда Г. Камалның эшчәнлеге бик зур.

Бу турыда безне ______ таныштырыр.

Укучы сүзе. Г.Камал - атаклы драматург, сүз остасы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, татар театрына нигез салучы, ялкынлы публицист. «Татар театрын нигезләүдә , әсәрем белән генә түгел, киемнэрем , уеннарым белән дә ярдәм иткән идем,- дип язган Г. Камал хаклы иде. Аның үзенә дә артистлар яратып «әткәй» дип дәшәлир. Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры шаулап торган театрларның берсе.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Беренче татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский. 1907 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оешкан театр төркеме ил буйлап гастрольгә чыга. 1908 елда бу төркем "Сәйяр" труппасы дип йөртелә башлый "Сәйяр"- Г.Тукай кушкан исем, "күчеп йөрүче йолдыз" мәгънәсендә. Шул елларда труппага беренче хатын кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина - Волжская һәм Габдулла Кариев кушыла. Соңрак Габдулла Кариев труппаның җитәкчесе була. 1912 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская труппадан китә һәм "Нур" исемле икенче татар театры труппасы оештыра.

- Нур труппасы турында _______сөйләр.

- 1912 нче елда Уфада «Нур»труппасы оеша. Аны С. Гыйззәтуллина-Волжская җитәкли.

1920 нче елда «Сәйяр» труппасы «Аң» труппасы белән берләшә һәм «Беренче татар үрнәк драма труппасы» барлыкка килә. 1922 елда театрның үзенә махсус бина бирелә. Артистларның белемен күтәругә һәм артистлар әзерләүгэ аерым игътибар бирелә башлый. Казанда 1923 нче елда татар театр техникумы ачыла. Ул Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Зифа Басыйрова, Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров һәм башка бик күпләрне тәрбияләп чыгара.

1922 елда "Сәйяр" труппасына төрле яклардан артистлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте-Кәрим Тинчурин билгеләнә. 1926 нчы елда театрга «Академия», 1939 нчы елда Галиәскәр Камал исеме бирелә. 1933 елда Академия театрының филиалы - Татар дәүләт күчмә театры оеша. 1988 елда театрга К.Тинчурин исеме бирелә.

Слайдта Г.Камал театр бинасы(элекке һәм бүгенге)

К.Тинчурин драма театры

Театр тарихы безнең районыбыз белән дә бәйләнгән. Ни өчен дип уйлыйсыз укучылар?

  • Чөнки Шәүкәт Биктимеров безнең районнан чыккан шәхес.

  • -Әйе, укучылар. Бик дөрес. Без үзебезнең якташыбыз белән горурлана алабыз.

Ул 1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында туа. Җидееллык мәктәпне бетергәч, колхозда эшләп ала. 1945 елда Шәүкәт Биктимеров Казанга килеп театр училищесына укырга керә һәм 1949 елда тәмамлый, шул ук елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.Шәүкәт Биктимеров йөздән артык төрле характердагы рольләрне зур осталык белән уйнап башкара, ләкин аны тамашачылар Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, актерны шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның югары дәрәҗәдә талантлы итеп геройны тулаем ача белүе белән бәйледер. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Укытучы: Ш.Биктимеровны Ч.Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Байтимер ролен уйнагач , "Кояшлы артист ул!" дип атыйлар.Бу роль өчен Г.Тукай бүләгенә лаек була.Шулай ук укучылар , Ш.Биктимеров "Баһадирлар" спектаклендә Ленин ролен бик оста башкаручы артист булуы белән дә безгә таныш. Һәм шушы рольне башкарганнан соң , аның сәләтенә тагын бер кат инаналар, теләсә кайсы рольне башкара алырлык актер, дип атыйлар.

70 яшьлек юбилеенда М.Ш.Шәймиев котлый һәм бик матур теләкләрен җиткерә, Ш. Биктимеровка портретын бүләк итә.

-Ә хәзер якташыбыз турында белемнәребезне тикшереп алыйк.

1) Шәүкәт Биктимеров катнашында нинди спектакль караганыгыз бар?

(Х.Вахит"Беренче мәхәббәт", Шәриф .Хөсәенов"Әни килде", Г.Камал "Банкрот", М.Әмир"Миңлекамал", К.Тинчурин"Зәңгәр шәл" , Т.Миңнуллин"Әлдермештән Әлмәндәр" һ.б.

2) Шәүкәт Биктимеров кайсы театрда эшли?

(Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында)

3) Шәүкәт Биктимеров тудырган образлар тамашачыларга ничек тәэсир итә?

(Тамашачы ул тудырган образларны чынбарлык итеп кабул итә)

4) Шәүкәт Биктимеров ничәнче елны һәм кайда туа?

(1928 елның 28 октябрендә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында туа).

5) Артист нинди мактаулы исемнәргә ия?

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты ТАССРның халык артисты РСФСРның халык артисты СССРның халык артисты РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты

- Еллар узган саен татар драматургиясе зур үсешкә ирешә.


  1. Мәскәунең Луначарский исемендәге Театр институты 1949 нчы елда сәнгатебезгә Празат Исәнбәт, Асия Хәйруллина, Асия Галиева, Мәхмүт Хәсәнов кебек сәнгать әһелләрен бирде.


  1. Икенче студия Мәскәүнен Щепкин исемендәге театр училищесында укып кайтты.


  1. Ленинградта өченче студия- театр институтын тәмамлап Илдус Әхмәтҗанов, Зөһрэ Шакирҗан, Шамил Бариевлар 1973 нче елда кайтты.

  2. Дүртенче студияне тәмамлаган щепкинчылар - Илдус Абдрахманов, Әмир Камалиев, Илсөя Төхфәтуллиналарның исемнәре дә безгә яхшы таныш .

-Театр эзләнә, репертуарын төрләндерергә тырыша. Яңарыш дәвере Марсель Сәлимҗанов исеме белән бәйле. Безне ______ таныштыра.

(Г.Камал исемендәге театр- альбом-33 бит)


  • Ул 1966 нчы елда баш режиссер булып эшли башлый. Белеме буенча юрист, профессор, Татарстанның Тукай һәм Россиянен Станиславский исемендәге Дәулэт булэкләре лауреаты. Әлеге вазифаны 36 ел башкара .Заман таләпләренэ лаек репертуар булдыра. Аннары театрга яңа драматурглар өстәлә:Хәй Вахит, Шәриф Хөсәенов, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Мансур Гыйләҗев, Зөлфэт Хэким, Әмир Камалиев( Амануллалар) килде. Бу турыда мәгълүматны мин шушы китаптан алдым. Һәм дусларыма да бу китап белән танышырга тәкъдим итәм.

-Хәзерге вакытта ,баш режиссер вазифасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев. 2002 нче елдан , үзенең остазы М.Сәлимҗановның эшен дәвам итә. Шулай ук М.Сәлимҗановның икенче бер укучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров 1985 елдан данлы театрның абруйлы директоры.

Укучылар һәр атнаның якшәмбе көнендә ТНВ каналыннан сәгать өчтә "Мәдәният дөньясында" тапшыруы бара. Сез инде бу тапшыруны карап барасыз. Анда татар артистлары, сәнгать әһелләре белән турыдан-туры элемтәдә төрле темаларны яктырталар. Бик күп мәгълү-мат алырга була.


  • Драматургиядә дә озын гомерле мәңгелек әсәрләр бар. Сез аларга ниндиләрне кертер идегез?

  • М.Фәйзинең «Галиябану»ы,

  • К.Тинчуринның «Зәңгәр шәле»

  • Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәре» шундыйлардан.

- Бик дөрес, ә хәзер Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәреннән өзек карап китәрбез.

( Видеодан өзек карау)

Укытучы: Һәр театр коллективында , хезмәтләре зур булса да , үзләре сәхнәдә күренми торган кешеләр бар. Театрның уңышы алар тырышлыгына да бәйле.

Алар арасында грим салучылар бар. Грим-француз сүзе. «Җыерчыклы» дип тэрҗемә ителә. Грим салучы театрның тылсымчысы. Чөнки ул артистны патшага яки хәерчегә, убырлы карчыкка яки яшь сылуга, ак чәчле бабайга яки яшь егеткә әйләндерә ала. Буяу , парик яки грим ярдәмендә артистның йөзе узгәртелә.

Ут көйләүчеләр, костюм тегүчеләр, тавыш режиссерлары да әсәрне сәхнәгә куюда зур роль уйныйлар.

4. Йомгаклау.

-Менә дәресебез ахырына да якынлаша.Бүгенге дәрестә без драматургия буенча алган белемнәребезне ныгыттык.

19 гасыр ахырында гына барлыкка килгән драматургиябез елдан-ел үсә бара. Бу безне сөендерә. Чөнки театрны Тукаебыз киләчәк көннәребез өчен өметле әйбер дип атады.Тагын бер кат нәтиҗә ясап китик әле.

Бүген без дәрестә:

-Драматургиянең тарихы , үсеше турында яңа күнекмәләр алдык.

-Драматургия буенча белгәннәребезне ныгыттык.

-Театрның кеше тормышында нинди мөһим роль уйнавына тагын бер кат төшендек.

-Күренекле шәхесләребезгә, сәнгать әһелләренә, театр белгечләренә сокландык һәм алар иҗаты белән горурландык

-Үзебезгә һөнәри юнәлеш алдык.

Халыкка дәресе

гыйбрәттер театр,

Куңелдэ йоклаган

дәртне уятыр.

Театр- яктылыкка,

нурга илтә.

Кире юлга җибәрми,

уңга илтә.

Мөкаддәс ул, бөек ул,

Гали зат ул;

Тәмам хөр ул, вә бик

киң ул, азат ул.

5.Өй эше. Укучылар өйгә эш бирмим , бүгенге дәрестә бик күп эшләдек, күп мәгълүмат алдык. Өйгә кайткач, дәрестә алган мәгълүматларга тагы бер кат нәтиҗә ясап уйланырсыз әле дигән теләктә калам.








© 2010-2022