Татар теленнән эш программасы (10 класс)

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет урта гомумбелем бирү мәктәбе»


«Каралды»

МБГУ "Югары Симет УГМ" методик берләшмә җитәкчесе:

_____________Р.К.Давлиева

Беркетмә № ___

«____» август 2015 ел.


«Килешенде»

МБГУ "Югары Симет УГМ"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары:

_____________ Ф.М.Махиева «____» август 2015 ел.


«Расланды»

МБГУ "Югары Симет УГМ"

директоры:

_____________Р.Н.Гарифуллин

Боерык № ___

«___» август 2015 ел.






ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Муллаянова Талия Талгатовна,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

10 сыйныф



















2015 - 2016 нчы уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


1. Россия Федерациясендә мәгариф турында" Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

3. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: Мәгариф, 2010.

4. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы "Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе». муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына укыту планы.

5. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп белем бирү буенча төп укыту программасы.

10-11 нче сыйныфларда татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары


  1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.

  2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.

  3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.

  4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  5. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  6. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Төп бурычлар


  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.

  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр

(уку елы башына)


  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау - милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.

  2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.

  3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.

  4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.

  5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.

  6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.

  7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.

  8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.

  9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.

  10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр

(уку елы ахырына)


  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.

  2. Рун язуы турында төшенчә алу.

  3. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.

  4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.

  5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.

  6. Укучыда булган актив сүзлек запасының артуы.

  7. Сөйләм һәм язма телнең, хәтер һәм фикерләү сәләтенең үсүе, рухи дөньяның баюы.

  8. Татар теленнән алынган теоретик материалның аңлы үзләштерелгән булуы, тел фәнен яхшы белү.

  9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

  10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.









Программаның эчтәлеге


Программада татар теленә 28 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 35 дәрес үткәрү планлаштырыла. Уку елы дәвамында 2(1) диктант, 2(2) изложение яздыру күздә тотыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать бирелә.


Төп темалар

Төп программадагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(саны=сәгате)

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

(БСҮ)

БРИ тестлары эшләү

Эш кәгазьләре язу

1

Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау.

3

3

1




2

Татар милли әдәби теленең язма тамырлары.

2

2


1



3

Татар халкы кулланган язу төрләре.

4

6





4

Морфология.

1

1





5

Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы.

4

5


1



6

Тестлар ярдәмендә (А,В өлешләре буенча) морфология буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

4




6


7

БСҮ. Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

4




4


8

БСҮ. Эш кәгазьләре язу.

4


1



4



17

2

2

10

4


Барысы

28

35






КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН


Дәрес темасы

Сәгатьләр саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Контроль төрләре

Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

Якынча өй эше

План

Үтәлеш

1 НЧЕ ЧИРЕК - 9 АТНА (9 СӘГАТЬ)


Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау


1

§1-2. Туган телнең үсеше, яшәеше; үле телләр.

1

Кереш дәрес.

Яңа төшенчәләр бирү.

Әңгәмә-бәхәс, конспектлау.

1, 4 нче күнегүләрдәге сорауларга җавап бирү.

Телнең үсеше , яшәеше, җанлы һәм үле телләр турында мәгълумат алу.

3 яки 5 нче күнегү (сайлап).



2

Диктант.
Әниләрнең бөек рухы.
З.Н.Хәбибуллина.

Диктантлар җыенты-

гы. 195 нче бит.

1

Контроль дәрес.

Тыңлап язу, грамматик биремнәр башкару.

Диктант.

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу.

Орфограмма һәм пунктограммаларны кабатларга



3

§3. Милли телне саклау, үстерү - милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз.

1

Яңа төшенчәләр бирү.

Әңгәмә-бәхәс, конспектлау.

6 нчы күнегүдәге сорауларга җавап бирү.

Фикерләү күнекмәләренә ия булу.

7 нче күнегү.



4

§4. Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары.

1

Яңа төшенчәләр бирү.

Әңгәмә-бәхәс, "ТР халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы", "ТР халыклары телләре турында"гы ТР Законыннан өземтәләр белән танышу.

9 нчы күнегүдәге сорауларга җавап бирү.

Фикерләү күнекмәләренә ия булу.

14 нче күнегү.



5

§5-6. Татар милли әдәби теле турындагы мәгълүматларны искә төшерү. Борынгы төрки әдәби тел.

1

Яңа төшенчәләр бирү.

Әңгәмә-бәхәс, конспектлау.

16, 21 нче күнегүләрдәге сорауларга җавап бирү.

Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. Рун язуы турында

мәгълүмат алу.

28 нче күнегү..



Татар милли әдәби теленең язма тамырлары

6

§7-8. Иске төрки әдәби тел. Иске татар әдәби теле.

1

Яңа төшенчәләр бирү.

Иске төрки әдәби тел турында мәгълумат алу. Иске татар әдәби теленең кулланылышы турында мәгълумат алу, күренекле язучыларыбызның, дәүләт эшлеклеләренең шушы чордагы хезмәтләре белән танышу.

29, 35 нче күнегүләрдәге сорауларга җавап бирү.

Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.

40 яки 42 нче күнегү (сайлап).



7

БСҮ. Контроль изложение.

Кешеләр нәрсә белән язганнар?
З.Н.Хәбибуллина.

Изложениеләр җыенты-

гы. 142 нче бит.

1

Контроль дәрес.

Сочинение элементлары белән изложение язу күнекмәләре булдыру. Фикерләү тирәнлеген, дөрес язу күнекмәләрен тикшерү.

Изложение.

Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү.

Орфограмма һәм пунктограммаларны кабатларга.



Татар халкы кулланган язу төрләре

8-9

§9. Гарәп графикасына нигезләнгән язу.

2

Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту.

Индивидуаль эш: гарәп хәрефләрен язаргаһәм укырга өйрәнү.

43 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль эш.

Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.

42-45 нче бит (хәрефләрне күчереп язарга) / 56 нчы күнегү.



2 НЧЕ ЧИРЕК - 7 АТНА (7 СӘГАТЬ)

10-11

§10. Латин гарафикасына нигезләнгән язу.

2

Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту.

Индивидуаль эш: латин графикасында уку һәм язу күнегүләре.

64 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль эш.

Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.

§10 (сөйләргә), 70 нче күнегүдәге текстны кириллицада язарга. / 75 нче күнегү.



12-13

§11, 19. Кириллицага нигезләнгән язу. Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

2

Белемнәрне ныгыту.

Төркемнәрдә эш.

Мөстәкыйль эш.

Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.

§11 (сөйләргә),



14-15

Тестлар ярдәмендә (А, В өлешләре буенча) фонетика, орфография, орфоэпия буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

2

Контроль дәрес.

БРИның А һәм В тибындагы биремнәр эшләү.

Тестлар.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).



Морфология

16

§20. Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

1

Катнаш дәрес.

Әңгәмә-бәхәс, күнегүләр эшләү.

Сүзлек диктанты яки тест.

Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы ролен аңлау. Татар әдәби теленең сүз байлыгы турында мәгълүматлы булу. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрне дөрес язу.

214 нче биттәге текст буенча эш (сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә).



3 НЧЕ ЧИРЕК - 10 АТНА (10 СӘГАТЬ)

17-18

Тестлар ярдәмендә (А,В өлешләре буенча) морфология буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

2

Контроль дәрес.

БРИның А һәм В тибындагы биремнәр эшләү.

Тестлар.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).



Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы

19

§21. Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар.

1

Катнаш дәрес.

Әңгәмә-бәхәс, күнегүләр эшләү.

Сайланма диктант.

Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләрен анализлый алу. Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чараларны күрсәтә белү.

282 яки 274 нче күнегү.



20-21

§21. Кушымчаларның, теркәгечләрнең кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

2

Катнаш дәрес/белемнәрне ныгыту дәресе

Кабатлау, күнегүләр эшләү (Шакирҗанова Ә.Б. Татар орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Методик кулланма. - II басма. - Казан: РИЦ "Школа", 2009).

Сүзлек диктанты.

Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне дөрес язу.

Индивидуаль биремле карточкалар буенча эш.



22

§21. Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр.

1

Катнаш дәрес.

Текстан өстәлмәләрне табу, тыныш билгеләренең куелышын аңлату. Күнегүдә бирелгән эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен аңлату.

Диктант.

Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес итеп куя белү.

Индивидуаль биремле карточкалар буенча эш.



23

§21. Составында аерымланган кисәге, аныклагычы булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр.

1

Катнаш дәрес.

Аерымланган кисәкләрне табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату.

Тексттан аныклагычларны табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

Диктант.

Составында аерымланган кисәге, аныклагычы булган гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

276 нчы күнегү.



24-25

Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

2

Контроль дәрес.

БРИның А һәм В тибындагы биремнәр эшләү.

Тестлар.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

Тестлар буенча индивидуаль эш (һәр укучыга 1-2 вариант БРИ КҮМ тәкъдим ителә).



26

БСҮ. Контроль изложение.

Туган ил башланган җир.
З.Н.Хәбибуллина.

Изложениеләр җыенты-

гы. 184 нче бит.

1

Контроль дәрес.

Изложение язу күнекмәләрен үстерү. Фикерләү тирәнлеген, дөрес язу күнекмәләрен тикшерү.

Изложение.

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм язу күнекмәләренә ия булу.

Орфограмма һәм пунктограммаларны кабатларга.



4 НЧЕ ЧИРЕК - 9 АТНА (9СӘГАТЬ)

27-29

БСҮ. Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

4

Контроль дәрес.

БРИның С тибындагы биремнәрен эшләү.

Тестлар.

Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү.

Ышанычнамә һәм акт язу тәртибен искә төшереп килергә.



30

Контрол ь диктант.

Гаилә балага нәрсә бирә?

З.Н.Хәбибуллина.

Диктантлар җыенты-

гы. 194 нче бит.

1

Контроль дәрес.

Тыңлап язу, грамматик биремнәр башкару.


Диктант..

. Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу.

Эш кәгазьләре язуны искә төшерергә, гаиләдә бу темага әңгәмә оештырырга.



Эш кәгазьләре язу

31

БСҮ. Ышанычнамә һәм акт язу.

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Мөстәкыйль рәвештә белешмә, ышанычнамә һәм акт язу, аларны бергәләп тикшерү һәм редакцияләү.

Редакцияләнгән язма эш.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

Орфограмма һәм пунктограммаларны кабатларга.



32

Мәҗбүри арадаш аттестация. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

Күңел күзе.

1

Контроль дәрес.

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау. Караламага язу, акка күчерү.

Изложениене мөстәкыйль язу

Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу

Имтиханга әзерлек.



33

БСҮ. Васыятьнамә язу.

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Мөстәкыйль рәвештә васыятьнамә язу, тикшерү һәм редакцияләү.

Редакцияләнгән язма эш.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

Беркетмә язу формасын кабатлап килергә.



34

БСҮ. Беркетмә язу.

1

Белемнәрне ныгыту дәресе

Мөстәкыйль рәвештә беркетмә язу, тикшерү һәм редакцияләү.

Редакцияләнгән язма эш.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.

Зачётка әзерләнергә.



35

"Эш кәгазьләре" темасы буенча зачёт-дәрес.

Йомгаклау дәресе.

1

Контроль дәрес.

Индивидуаль зачёт.

Зачёт-дәрес.

Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.






Татар теленнән укучыларның белемнәрен бәяләү критерийлары һәм нормалары

Сочинение түбәндәгечә бәяләнә

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; план буенча ( яки плансыз) эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик

( пунктуацион ) ялгыш бар.

" 5" ле билгесе куела.

2.

Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

2 орфографик,

2 пунктуацион һәм

2 грамматик ялгыш бар.

"4"ле билгесе куела.

3.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,

3 пунктуацион һәм

3 грамматик ялгыш бар.

"3" ле билгесе куела.

4.

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик,

7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар.

"2"ле билгесе куела.

5.

Төгәлсезлекләр " 2" ле билгесе кую нормасыннан артып киткән.

Ялгышлары " 2"ле билгесе кую нормасыннан артык.

"1"ле билгесе куела.

Изложение түбәндәгечә бәяләнә

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1.

Текст, планга нигезләнеп ( яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик хаталар юк.

1 орфографик ( пунктуацион ) хата бар.

" 5" ле билгесе куела.

2.

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

2 орфографик, 1 пунктуацион һәм 1 грамматик хата бар.

"4"ле билгесе куела.

3.

Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

3 орфографик, 2 пунктуацион һәм 1 грамматик хата бар.

"3" ле билгесе куела.

4.

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны 3тән,

пунктуацион, хаталарның саны 2дән грамматик хаталарның саны 3 тән артык.

"2"ле билгесе куела.

5.

Текстның эзлеклелеге язмада сакланмаган сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә бәйләнешендә җибәрелгэн хаталар текстның эчтәлеген аңлауны кыенлаштыра, хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр " 2"ле кую нормасыннан артып китә.

"1"ле билгесе куела.



Контроль диктантларны бәяләү

Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган эшкә.

Искәрмә. Орфографик( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә.

" 5" ле билгесе куела.

" 5"ле билгесе куела ала.

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә.

Искәрмә 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктацион хаталы эшкә.

" 4"ле билгесе куела.

" 4"ле билгесе куела.

3.

2 орфографик, 1-3 пунктацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә.

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә.

"3" ле билгесе куела.

" 3"ле билгесе куела.

4.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы , 4 төзәтүле эшкә.

" 2" ле билгесе куела

5.

6-7 орфографик, 4-5 пунктуацион хаталы, берничә төзәтүле эшкә.

" 1" ле билгесе куела.



Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: Мәгариф, 2010.

1.Сафиуллина Ф.С.,Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле:Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Тулыландырылган 2нче басма.-Казан:Мәгариф,2002.

1.Максимов Н.В.Урта мәктәптә татар теле укыту :Кушма җөмлә синтаксисы:

8-11 нче сый-ф укыт-ры өчен кулланма/ Н.В.Максимов , З.В. Шәйхразиева. -Казан:Мәгариф,2005.

Дәреслек : Зәкиев М.З.Татар теле:Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек/ М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов .-Тулыландырылган 3нче басма.-Казан:Мәгариф,2008.

2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту :Кушма җөмлә синтаксисы:8-11 нче сый. укыт-ры өчен кулланма/ Н.В.Мак-симов ,З.В.Шәйхразиева.-Казан: Мәгариф, 2005.

2. Харисов Ф.Ф, Харисова Ч.М.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яналиф, 2006.

З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев.

Изложениеләр җыентыгы. Татар мәктәпләренең V-IX, рус мәктәпләренең II-XIсыйныфлары өчен

укытучылар өчен кулланма

Казан ," Мәгариф" ,1994.

3. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре:

Тат. урта гом. белем бирү мәк-нең 8-11 сый-да эшләүче укыт-р өчен кулланма/

Я.Х. Абдрәхимова.- Казан: Мәгариф,2005

3.Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексико-логия:таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә: Юг. Сый-ф укуч-ры һәм студентлар өчен/ Г.Р.Галиуллина.-Каз.: Мәгариф, 2007.

З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев.

Изложениеләр җыентыгы. Татар мәктәпләренең V-IX, рус мәктәпләренең II-XIсыйныфлары өчен

укытучылар өчен кулланма

Казан ," Мәгариф" ,2003.

4. Харисов Ф.Ф, Харисова Ч.М.Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яналиф, 2006.

4.МаксимовН.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Гади җөмлә синтаксисы:7-11 нче сыйныф укытучылары өчен кулланма/ Н.В.Максимов,

З.В. Шәйхразиева.-Казан:Мәгариф, 2008.

Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина .Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы.Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма.Казан, " Мәгариф" нәшрияты , 2005.

5.Галиуллина Г.Р.Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә:Югары сыйныф уку-ы һәм студентлар өчен/ Г.Р.Галиуллина.-Казан:Мәгариф,2007.

5.Татар теле:Кагыйдәләр җыентыгы.Анализ үрнәкләре/Төз.-авт.Гыймадиева Н.С.,Галләмова Р.Ф.-Казан:Гыйлем,2010.

З.Н. Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.Диктантлар җыентыгы.Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укыт-лар өчен кулланма. Казан " Мәгариф" нәшрияты ,2006

6. Харисова Ч.М Татар теле. Анализ үрнәкләре: Югары сыйныф укучылары, абитуриентлар, студентлар, укытучылар өчен ярдәмлек/Ч.М.Харисова.-Казан: Мәгариф, 2009.

Орфографик,орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.





















10 нчы сыйныф өчен татар теленнән якынча йомгаклау арадаш аттестация эше (изложение).

Изложение

КҮҢЕЛ КҮЗЕ

Җәйләрнең берендә безгә бер урман эчендәге аланнан печәнлек бирделәр. Салих җизни җиккән атка утырып, без көтү вакыты белән урманга киттек. Җизни дигәннән, бернинди апам да булмаган югыйсә, безнең нәселдә гел ир-ат заты гына, шуңа да карамастан, безнең бөтен туган-тумача аңа үз итеп җизни дип эндәшә иде. Аның карчыгы Мәликә түти кайчандыр безгә күрше нигездән булган. Шуңа күрә Салих абзыйны башта күрше-күлән, аннан аларның туганнары, кардәш-ырулары, чыбык очларына хәтле үз итеп «җизни» дип йөртә башлаганнар. Ярты авыл шулай эндәшә иде дисәм дә, ялгышмам.

Печән калын. Пакусларга карап хәйран калырлык. Әти белән Салих җизни көн беленә башлауга иртәнге чык белән беркавым чабалар да колхоз эшенә - клевер җыярга китәләр. Ә без, Зөфәр абый белән икәү генә калып, көннәр буена печән кабартабыз, печән киптерәбез. Мин печәнне юл читендәге зур аланга ташыйм. Зөфәр абый тетәкләп-тетәкләп таратып тора.
Гармун уйнагандагы кебек, һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли икән Зөфәр абый. Менә печәнне дә шулай пөхтәләп, дулкын-дулкын итеп тигез рәтләргә сала бара. Куелыктан чыккан сәрдә һәм кырлык кебек тупасрак үләннәрне бер тирәгә, тукранбаш, җиләк яфраклары исе аңкып торган йомшак печәнне икенче читкә аерып тарата. Җиңел эшли, яратып эшли ул моны. Кочаклап алып чыккан печән өстенә йөзтүбән ятып, беләкләрнең талуыннан үзенә бер төрле рәхәтлек тоеп, ара-тирә ял итеп алам. Зөфәр абыйны күзәтә башлаганымны сизми дә калам шул чакларда. Бу дөнья аның өчен тумыштан ук дөм-караңгы булган дип һич уйламассың. Менә хәзер дә ике япьле агач сәнәк белән печән тарата. Үзалдына ниндидер көй көйли, вакыт-вакыт җырның сүзләрен дә кушып китә. Моңлы, үзәкне өзә торган җырлар ярата ул.

Авыр, а-а-выр
Җан сөйгәннәрнең булмавы...

«Авыр» сүзен кабатлап әйткәндә йөрәк дерт итеп куя, күз төпләрендә әллә ни генә әлҗе-мөлҗе килеп ала. Нигә шулкадәр дә сузып, газапланып, бөтен җаны белән әрнеп җырлый икән ул? Тирән сулыш алып бермәл тын торгач, яңадан сүзсез генә моңлануга күчә. Капылт кына каршындагы печән чүмәләсенә иелә. Нинди сиземләү беләндер, яфраклар арасыннан мәмрәп пешкән җир җиләкләре табып ала. Авызында эре-эре җиләкләр, ә үзе һаман әлеге дә баягы шул ук көйне, болай да моңлы көйгә, үзеннән дә моң өстәп, дәвам итә.

Аны мин шулкадәр бирелеп тыңлый идем, бүлдереп ниндидер сүз әйтү түгел, борын тартып кую, хәтта керфек кагу да олы гөнаһ, төзәтә алмаслык зур ялгышлык булыр сыман тоелды. Шуны аңлагандай, ул туктамады, дәвам итте. Аның соңгы сүзләрен яхшы хәтерлим, алар сүзгә-сүз күңелгә сеңеп калган: «Матур җыр диләр, моңлы диләр... Маңгай күзләре белән түгел, күңел белән, бөтен җан, рухың белән яраталар җырны... Кызларны да шулай ярату мөмкиндер ләбаса. Алай гына түгел, дөньяны, туган авылны, кешеләрне шулай яратырга кирәк. Мәхәббәтсез, яратусыз яшәп булмый. Ә яраткан, ярата алган кеше кызганыч та, бәхетсез дә була алмый ул, энем...»

Каршымда гына ниндидер томанлы пәрдә эленеп торган да менә хәзер генә, шул минутта гына күтәрелгән диярсең... Ул сүзләр күзләремне, күзне генә түгел, җанымны, күңелне ачып җибәргәндәй итте. Инде көн кичкә авышкан булса да, без утырган аланлык, аланлык кынамы соң, бөтен тирә-як тагы да яктырып, сафланып киткән кебек. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә - аксыл зәңгәр төскә кергән. Җиләсләнә төшкән. Кошларга җан кергән. Яфраклар, әле генә күрешкәндәй, үзара серләшеп-лепердәшеп туймый. Зәңгәрсу рәшә өстендә салават күперенең барлык төсен үзләренә алган күбәләкләр уйный. Куак төбендә чабылмыйча калган үләннәр тагы да яшәрә, чәчәкләрнең таҗлары җетеләнә төшкән. Бал кортлары, төклетуралар бии-безелдәшә.

Мин әйләнә-тирәнең матурлыгына хәйран калып торган арада, урыныннан кубып, бәрән себеркесенә юкә һәм өрәңге үрентеләре җыя башлаган иде инде Зөфәр абый. Сизелер-сизелмәс кенә аның тавышы ишетелеп китә, ул тагы баягы җырны көйли, һаман өзгәләнә:

Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы...(569сүз)



© 2010-2022