Җөмлә төрләре (4 сыйныф, Р. З. Хәйдарова дәреслеге буенча)

Максатлар: 1. Укучыларны җөмлә төрләре белән таныштыру. Матур язу күнекмәләрен булдыру. Дуслык төшенчәләрен кабатлау; фәнгә кызыксыну уяту. Җиһазлау: карточкалар,рәсемнәр,таблица.   Дәрес барышы: Оештыру Якты чырай, якты кәеф Күрәм мин йөзегездә. Исәнмесез, хәерле көн, Телим мин барыгызга.   Өй эшен тикшерү. Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда фигыльләр язылган. Шул фигыльләрнең заманнарын билгеләгез. Белемнәрне актуальләштерү. Бүгенге дәрестә без сезнең белән җөмлә һәм аның төрләре турында сөйләшербез. -Беренчедән, миндә мондый сорау туа: -Нәрсә ул җөмлә? -Сүзләр җыелмасы. -Җөмләнең баш кисәкләрен санап чыгыгыз -Ия, хәбәр. -Җөмләләр уйлагыз, баш кисәкләрен билгеләгез һәм рус теленә тәрҗемә итегез.   Яңа материалны аңлату. Укучылар, хәзер тактага карагыз. Бу таблица һәм карточкалар ярдәмендә җөмләнең мондый төрләрен билгелибез -хикәя җөмлә -сорау җөмлә -боеру җөмлә тойгылы җөмлә Һәрбер төргә мисаллар укыйбыз һәм үзегез берәр мисал уйлап әйтегез. Дәреслектәге кагыйдәне укыйбыз һәм кагыйдәләр дәфтәренә язабыз. Ә хәзер тактага игътибар итегез. Бирелгән сүзләрдән дуслык турында 4 җөмлә төзеп язабыз. - Уйлагыз: һәр җөмләнең беренче сүзен нинди хәреф белән башлап язарга кирәк?   күп, дусларым, минем. мәктәпкә, барабыз, бергә, без уйныйбыз, бергә, көн саен, без бик, яшибез, дус, без.   Шушы хикәя җөмләләрдән сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр төзегез. Нинди җөмләләр төзи алмадыгыз? Ни өчен?   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. Дәреслегебезне ачабыз. 8нче күнегү. Укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. Җөмләләрнең төрләрен аңлатабыз. Дети! Завтра день будет красивым. Сходите с мамой и папой в зоопарк. Дома о животных напишите маленький рассказ и прочитайте на уроке.   Физкультминутка. Нәни чебиләр барсы да, Сары майка кигәннәр. Зарядка ясыйбыз диеп, Бер урынга килгәннәр.   9 нчы күнегү. Сүзләрдән җөмләләр төзибез. Балалар ял көнне зоопаркка бардылар. Балалар кышын хайваннарга һәм кошларга булышалар. Сез җәй көне урманга барырга яратасызмы? Игътибарлы булырга һәм укытучыны тыңларга кирәк. Без дәрестә кошлар һәм хайваннар турында текст укыдык.   10нчы күнегү. Укыйбыз һәм сораулар куябыз. Мин тараткан рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез.   VII.Йомгаклау   -Без бүген дәрестә нәрсә т...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Җөмлә төрләре (4 сыйныф, Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча)

Максатлар: 1. Укучыларны җөмлә төрләре белән таныштыру.

  1. Матур язу күнекмәләрен булдыру.

  2. Дуслык төшенчәләрен кабатлау; фәнгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: карточкалар,рәсемнәр,таблица.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру

Якты чырай, якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга.


  1. Өй эшен тикшерү.

Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда фигыльләр язылган. Шул фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән җөмлә һәм аның төрләре турында сөйләшербез.

-Беренчедән, миндә мондый сорау туа:

-Нәрсә ул җөмлә?

-Сүзләр җыелмасы.

-Җөмләнең баш кисәкләрен санап чыгыгыз

-Ия, хәбәр.

-Җөмләләр уйлагыз, баш кисәкләрен билгеләгез һәм рус теленә тәрҗемә итегез.


  1. Яңа материалны аңлату.

Укучылар, хәзер тактага карагыз. Бу таблица һәм карточкалар ярдәмендә җөмләнең мондый төрләрен билгелибез

-хикәя җөмлә

-сорау җөмлә

-боеру җөмлә

  • тойгылы җөмлә

Һәрбер төргә мисаллар укыйбыз һәм үзегез берәр мисал уйлап әйтегез.

Дәреслектәге кагыйдәне укыйбыз һәм кагыйдәләр дәфтәренә язабыз.

Ә хәзер тактага игътибар итегез. Бирелгән сүзләрдән дуслык турында 4 җөмлә төзеп язабыз.

- Уйлагыз: һәр җөмләнең беренче сүзен нинди хәреф белән башлап язарга кирәк?


  1. күп, дусларым, минем.

  2. мәктәпкә, барабыз, бергә, без

  3. уйныйбыз, бергә, көн саен, без

  4. бик, яшибез, дус, без.


Шушы хикәя җөмләләрдән сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр төзегез.

Нинди җөмләләр төзи алмадыгыз? Ни өчен?


  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Дәреслегебезне ачабыз.

8нче күнегү. Укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. Җөмләләрнең төрләрен аңлатабыз.

Дети! Завтра день будет красивым. Сходите с мамой и папой в зоопарк. Дома о животных напишите маленький рассказ и прочитайте на уроке.


  1. Физкультминутка.

Нәни чебиләр барсы да,

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясыйбыз диеп,

Бер урынга килгәннәр.


9 нчы күнегү. Сүзләрдән җөмләләр төзибез.

Балалар ял көнне зоопаркка бардылар.

Балалар кышын хайваннарга һәм кошларга булышалар.

Сез җәй көне урманга барырга яратасызмы?

Игътибарлы булырга һәм укытучыны тыңларга кирәк.

Без дәрестә кошлар һәм хайваннар турында текст укыдык.


10нчы күнегү. Укыйбыз һәм сораулар куябыз.

Мин тараткан рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез.


VII.Йомгаклау


-Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-

Җөмләнең нинди төрләрен билгеләдек?

-


VIII.Өй эше.

Кагыйдә, 11нче күнегү 138нче бит

- Билгеләр кую




© 2010-2022