Рабочая программа по татарскому языку для 9 класса русской группы

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Каралды»

«Килешенде»

«Раслыйм»


МБ җитәкчесе

Хәлиуллина Г.Ә.

МБ утырышы беркетмәсе № 1

"........" август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе"

нең уку-укыту һәм милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары

Марданова Н.Н.

".........." август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" директоры

Васильева А.Н.

Боерык № ____________

".........." август 2015 нче ел


Казан шәһәре Идел буе районы "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе


9 НЧЫ СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН


ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы, татар теле һәм әдәбиятыннан төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә куючы югары квалификацион категорияле педагогик хезмәткәр

Педагогик киңәшмәнең №1 нче утырышында каралды

"....... " август , 2015 нче ел


2015 - 2016 нчы уку елы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус төркемендәге 9 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теле буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы



Эш программасы статусы.

9 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

  2. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

  3. Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2008.

  4. 24 нче мәктәпнең белем бирү программасы.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны программада каралганча: елга - 68 сәг; атнага: 2 сәгать.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.

  • укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

  • тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

  • татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

  • татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

  • алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

  • укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

  • Тыңлап аңлау. 3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу; диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.

  • Диалогик сөйләм. Укылган ткстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу; кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш).

  • Монологик сөйләм. Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу; сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.

  • Уку. Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны табып әйтә алу; шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү.

  • Язу. Лексик темага караган бәйләнешле текст яза алу; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген яза алу; бирелгән үрнәк буенча рәсми кәгазьләрне (тәрҗемәи хәл, белдерү, белешмә, аңлатма язуы) яза алу; котлау (чакыру) хатлары яза алу.

Төп программада 9 нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан барысы 140 сәгать үткәрү каралган. 9 нчы сыйныфта татар теле өчен 68 сәгать бүлеп алынды. Татар теленнән эш программасы Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. авторлыгында чыккан программага (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзелде.

Сәгать саны

Тема

Лексика

Грамматика

1

5

Кешеләрнең тормышын бизәү

Мәрхәмәтле, ачык йөзле, йомшак күңелле, шат күңелле, рәхмәтле, итагатьле, әдәпле, өметле, гадел, гыйлем, гыйлемле, кунакчыл, ярдәмчел, дус булырга, ихлас күңелдән, хупларга, мөһим, куркырга, ялгышырга, тыелырга, ия булырга.

- исем сүз төркемен кабатлау. Килеш категориясе.

- исемнәрнең тартым белән төрләнүе

- тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүк

- изафә бәйләнеше

- исем ясалышы

2

2

Илләр һәм шәһәрләр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш, Ерак Көнчыгыш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия,
Истанбул, Һиндстан, Кытай, Мисыр, Әфганстан, өлкә, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Ижевск, Әстерхан, Үзбәкстан, Әрмәнстан.

- шартлы теләк фигыль

- бәйлек һәм бәйлек сүзләр

3

5

Һөнәр сайлау

Һөнәр иясе, хезмәткәр, хезмәттәш, оешма, осталык, мөмкинлек,үзенчәлекле, хыял, хыялланырга, очучы, хәбәрче, мөхәррир, алтын куллы, сүзеңдә торырга, канәгать калырга, югары белем, һөнәри белем, кирәкле, кирәксез

- кисәкчәләр

- теркәгечләр

4

6

Гаилә бюджеты

Хезмәт хакы, арттырырга, тоткарларга, вакытында, айлык, еллык, матди, акчаны белеп тотарга, исәпләргә, тукланырга, вак-төяк, кием-салым, бурыч, бурычка бирергә, бурычка алырга, түләүле, түләүсез, очраклы.

- кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмлә

- иярченле кушма җөмләнең төзелеше ягыннан төрләре

- аналитик чаралар

- синтетик чаралар

5

8

Белем һәм китап

Кулъязма, елъязма, теркәргә, тупларга, басма (издание), махсус, фәнни-техник, фәлсәфи, тирән эчтәлекле, төшенергә, фикер алышырга, фикердәш, әзерлекле, гаять, мәгънә, ачыктан-ачык.

- иярчен ия җөмләләр

- иярчен хәбәр җөмләләр

- иярчен аергыч җөмләләр

- иярчен тәмамлык җөмләләр

- иярчен хәл җөмлә төрләре. Иярчен вакыт җөмләләр

- иярчен шар җөмләләр

6

8

Милли сәнгать

Халык иҗаты, эшкәртергә, күн, ясарга, келәм, бизәргә, асылташ, музыка коралы, курай, гөслә, гармун, көй, моң, моңлы, серле, дәртле, җәүһәр, мәхәббәт казанырга, гашыйк булырга, таң калдырырга, дастан, бәет, каһарман, кыйсса.

- иярчен кире җөмләләр

- иярчен урын җөмләләр

- иярчен сәбәп җөмләләр

- иярчен максат җөмләләр

- иярчен рәвеш җөмләләр

7

4

Кеше һәм мохит

Тирә-юнь, әйләнә- тирә, мохит, табигать кочагы, җир-су, елга-урманнар, кош-корт, тереклек, буйсындырырга, чыганак, калдыклар, үле, туфрак, яндырырга, юкка чыгарырга, югалту, аянычлы, коточкыч, җавапка тартырга, кимергә, күбәергә.

- иярчен күләм җөмләләр

- иярчен аныклагыч җөмләләр

8

9

Аралашу

Аралашырга, эшлекле аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, килешү, табигыйлек, кәеф күтәрергә, тәэсир итәргә, уртак, уртаклашырга, шатлык, кайгы, шәхси тормыш, бер-береңне аңлау, мактарга, ачуланырга, әдәпсезлек, усаллык.

- аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре

- синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре

- авналитик һәм синтетик җөмләләрнең аермасы

- туры сөйләм

- текст синтаксисы турында төшенчә

- мөстәкыйль җөмләләр арасында параллель бәйләнеш

- мөстәкыйль җөмләләр арасында чылбырлы бәйләнеш

9

2

Язмышыма үзем хуҗа

Юнәлеш, язмыш, хөрмәт итәргә, Россиянең Кораллы көчләре,ихтыяр көче, ихтыярлы, таләпчән, тыйнак, хөрмәт яуларга, зыялы, абруйлы, хәрби хезмәт, тотрыклы, үрнәк булырга, инанырга, түзәргә

5- 9 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

10

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү

11

5

Контроль эшләр

12

4

Төрле формадагы тикшерү эшләре

13

7

Кабатлау, имтиханга әзерләнү

5 - 9 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем -күнекмәләр.

- татар теленең башка телләр арасында урынын белү;

- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

- сөйләмне орпфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны белеп, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү;

- телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзләрдән файдалана белү;

- сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү;

- гади һәм кушма җөмләләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү;

- татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктацион нормаларына нигезләнеп һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен белеп, телдән яки язма дөрес сөйләм оештыруга ирешү;

- тыңланган яки укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирә белү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү;

- тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлеклә монологик сөйләм төзи алу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

- эш кәгазьләрен (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) яза белү;

- тиешле (2000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту - методик комплекты

1. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына (рус телендә сөйләшүче балалар өчен):1-11 нче сыйныфлар /Төз.-авт.:К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. - Казан:Мәгариф, 2010.- 79б.

2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

3. Сафиуллина Ф.С. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова - Казан: Мәгариф, 2008.- 159б.

4. Хисамова Ф.Х. Татар теле морфологиясе / Ф.М. Хисамова. - Казан: Мәгариф", 2005.

5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан: "Мәгариф" , 1994.

6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К. Нотфуллина тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2002.- 367б.

7. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах:Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися/ Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. - Наб. Челны, 2005. - 36с.

8. Бадиков К.Г. Уроки татарского языка / К.Г.Бадиков. - Казань:Татарское кн.изд-во, 1993. - 256с

9. Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез:Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен кулланма/Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Федорова. - Казан:Мәгариф, 2006. - 78б.



Тематик план


Бүлекләр

Барлыгы

Теоретик материал

Кабатлау

Бәйләнешле сөйләм үстерү һәм контроль



68

49

7

12

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Көтелгән нәтиҗәләр

Дата





План

Факт

I

1 нче чирек - 18 сәгать

Кешеләрнең тормышын бизәү


1

Исем сүз төркемен кабатлау. Килеш категориясе.

1

Килешләрне аера һәм сөйләмдә куллана белү

2

Исемнең тартым белән төрләнүе

1

Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту

3

Изафә бәйләнеше

1

Укучыдаоның уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

4

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе

1

Укучыларның грамматик белемнәрен тирәнәйтү

5

Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре

1

Исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту

6

Кабатлауга кереш контроль эш.

1

Мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен ныгыту

II

Илләр һәм шәһәрләр


7

Илләр һәм шәһәрләр

1

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү


8

Шартлы теләк фигыль

1

Шартлы теләк фигыль формаларын сөйләмдә куллану белү күнекмәләрен ныгыту

9

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

1

Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

10

Белемнәрне тикшерү

1

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

III

Һөнәр сайлау


11-12

Кисәкчәләр. Кисәкчәләрне сөйләмдә куллану.

2

Кисәкчәләрне сөйләмдә куллана белү

13-14

Теркәгечләр

2

Теркәгечләрне дөрес куллана белү

15

1 нче чирек өчен контроль эш

1

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

16

Хаталар өстендә эш

1

Лексик-грамматик матераилны сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту

17

Имтиханга әзерләнәбез

1

уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү

IV

Гаилә бюджеты

18

Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләр

1

Тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү

2 нче чирек - 14 сәгать


19

Иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик төрләре

1

Иярченле кушма җөмләләрне куллана белү

20-21

Аналитик чаралар.

2

Тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү, аналитик чараларны куллана белү

22-23

Синтетик чаралар

2

Синтетик чараларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

24

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен кабатлау

1

Мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен үстерү

25

Имтиханга әзерләнәбез. Шәхси хат язу структурасы белән танышу. С1

1

Лексик-грамматик матреиалны сөйләмдә куллану күнекмәләрен тныгыту

V

Белем һәм китаплар


26

Иярчен ия җөмләләр

1

Иярчен ия җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллан

27

Иярчен хәбәр җөмләләр

1

Иярчен хәбәр җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллану

28

Иярчен аергыч җөмлә

1

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

29

Иярчен тәмамлык җөмлә

1

Иярчен тәмамлык җөмләләрне сөйләмдә куллануга ирешү

30

Икенче чирек өчен контроль эш

1

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

31

Хаталар өстендә эш

1

Белемнәрне, уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

32

БСҮ. Татар театры

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстреү

3 нче чирек - 20 сәгать


33-34

Иярчен хәл җөмләләр. Иярчен вакыт җөмләләр

2

Иярчен вакыт җөмләләрне сөйләмдә куллануга ирешү

35

Иярчен шарт җөмләләр

1

Иярчен шарт җөмләләрне сөйләмдә куллану

36

Белемнәрегезне тикшерегез

1

Лексик-грамматик матреиалны сөйләмдә куллану күнекмәләрен тныгыту

VI

Милли сәнгать


37-38

Иярчен кире җөмләләр

2

Иярчен кире җөмләләрне танып белергә күнектерү

39

Иярчен урын җөмләләр

1

Иярчен урын җөмләләрне сөйләмдә куллану, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү

40-41

Иярчен сәбәп җөмләләр

2

Иярчен сәбәп җөмләләрне танып белергә күнектерү

42

Иярчен максат җөмләләр

1

Иярчен максат җөмләләрне сөйләмдә куллануга күнектерү

43-44

Иярчен рәвеш җөмләләр

2

Иярчен рәвеш җөмләләрне сөйләмдә куллануга күнектерү, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү

45

Казан - Татарстанның башкаласы

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

VII

Кеше һәм мохит


46-47

Иярчен күләм җөмләләр

2

Иярчен күләм җөмләләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү

48

Иярчен аныклагыч җөмләләр

1

Иярчен аныклагыч җөмләләрне сөйләмдә куллануга күнектерү

49

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

Лек.-грам. материалны куллану күнекмәләрен ныгыту

50

Кеше һәм мохит темасы буенча контроль эш.

1

Мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен ныгыту

51

Хаталар өстендә эш

1

Уку һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

52

Имтиханга әзерләнү

1

Лек.-грам. материалны куллану күнекмәләрен ныгыту

VIII 4 нче чирек - 16 сәгать

Аралашу


53-54

Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре

2

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү


55

Аналитик җөмләнең синтетик җөмләдән аермасы

1

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

56

Татар музыка сәнгате

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

57-58

Туры сөйләм. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре

2

Туры сөйләмне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

59

Текст синтаксисы турында төшенчә

1

Уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү

60

Мөстәкыйль җөмләләр арасында параллель бәйләнеш

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү

61

Мөстәкыйль җөмләләр арасында чылбырлы бәйләнеш

1

Уку һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

62

"Аралашу" бүлеген кабатлау

1

Укучыларның монологик сөйләм һәм грамматик материалны куллану күнекмәләрен ныгыту

63

Контроль диктант . "Кояшның нурлары", 66 нчы бит.

1

Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү

64

Хаталар өтендә эш

1

Грамматик белемнәрне ныгыту


IX

Язмышыма үзем хуҗа

65-66

5-9 сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

2

Лек-грам. Материалны куллану күнекмәләрен ныгыту

67

Гомумиләштереп кабатлау

1

Укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү

68

Йомгаклау

1













Кереш контроль эш (9 нчы А сыйныфы, рус төркеме)


1.Добавь нужное окончание.

Көз яңгыр... вакыт, шуңа күрә мин паркта еш булмыйм.

Яңгыр... көнне урманда гөмбә күп була.

Төш... ашны ничәдә ашыйсыз?

Хәер... иртә, Марат!

Кадер... әбием! Сине Өлкәннәр көне белән котлыйм!

Буш вакытыңны файда... уздырырга кирәк!

2. Ответь на вопросы.

Син нәрсә белән кызыксынасың?Сиңа нинди һөнәр күбрәк ошый? Ни өчен? Сиңа һөнәр сайларга кемнәр булыша?

3. Как ты скажешь о том, что тебе очень холодно.

Поинтересуйся у сестры, какие профессии ей нравятся?

Позвони в аэропорт и уточни, во сколько прилетает рейс из Китая.

Как ты скажешь о том, что в нашем городе живут татары, русские, азербайджанцы, узбеки, евреи и другие народы.

Предложи другу, пойти сегодня в татарский театр.

Сделай комплимент другу.

4. Поздравь своего учителя с Днем учителя.



9 нчы сыйныф, рус төркеме

Йомгаклау контроль эше

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие из приведенных утверждений А 7 - А17 соответствуют содержанию текста (1-туры килә), какие не соответствуют (2 - туры килми), и о чем в тексте не сказано (3- текстта әйтелми).

Без Татарстан Республикасында яшибез. Республикабыз калын урманнарга, мул сулы елгаларга, биек тауларга бай. Габдулла Туакй аның табигате турында болай язган:

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк,

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...

Татарстан Республикасының мәйданы - 68 мең квадрат километр. Ул Бельгия, Швейцария, Шри-Ланка кебек илләрнең мәйданыннан зуррак.

Татарстан - күпмилләтле республика. Республикада 108 милләт вәкиле яши.

1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән " Татарстан Республикасы халыклары телләре" турындагы Закон нигезендә Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды...

Республикабызның үз дәүләт символлары бар: Дәүләт флагы, Дәүләт гербы, Дәүләт гимны.

Флагның авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов. Гимнның авторы - Рөстәм Яхин.Гербның авторы - Риф Фәхретдинов.

Татарстан икътисади яктан көчле илләрдән санала. Ул чит илләргә йөк автомобильләре, сәгатьләр, суыткычлар, медицина җебе (кетгут), мех әйберләре, дарулар, җылылык үлчәү приборлары чыгара.

А7. Республикабыз калын урманнарга бай.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Республикабызда салкын һава.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9. Татарстанның күлләре күп.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Татарстанның мәйданы Бельгия мәйданыннан зуррак.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11. Татарстан Республикасы Башкортстан Республикасы белән күрше.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А12. Татарстан - күп милләтле республика.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А13. Республикада 98 милләт вәкиле яши.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А14. Татарстанда татар һәм рус телләре - дәүләт телләре.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А15. Татарстанның флагы өч төстә: яшел, кызыл, ак.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А16. Татарстан чит илләрдән төрле товарлар ала.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А17. Татарстан гимнының авторы - Рөстәм Яхин.

3 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В4-В9 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В4

Казан Кремле Казансу елгасы буена

САЛЫРГА

В5.

Спас биеклеге 46 метрга җитә.

БАШНЯ

В6.

Сөембикә манарасы - борынгы архитектура

ИСТӘЛЕК

В8.

Кол Шәриф мәчете - башкалабызның

ГОРУРЛЫК

В9.

Кайсы карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

ЯК

Прочтитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В10 - В15 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В10.

Александр Ключарев -................................... композитор.

КҮР

В11

Аның әтисе зур сәүдә йортында .......................... булып эшләгән.

ХИСАП

В12

Әнисе Надежда Семеновна өйдә балалар .................................. .

ТӘРБИЯ

В13

Сашаның ............................. сәләте бик иртә ачыла.

МУЗЫКА

В14

Соңыннан Александр Ключарев .............................

композитор булып таныла.

ТАЛАНТ


  1. нче бүлек

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1)Пригласите друга( подругу) в театр.

2)Спросите друга: какую музыку он любит слушать.

3)Узнайте в справочном бюро театра: какое представление будет завтра.

4)Сообщите маме, что вы с другом(подругой) пойдете в концертный зал имени Салиха Сайдашева.

5)Спросите друга (подругу) о видных писателях татарского народа.







16


© 2010-2022