Исследовательская работа Рядом с Героем -поэтом

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:













Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил иҗатында сугыш лирикасының охшаш яклары герой - шагыйрь белән янәшә































  1. Кереш

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга.1941 елның 22 июнендә немец - фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз ,бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде. Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да һәм шагыйрьләре дә катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр;кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюнендә күренде. Хәзер ул конкретлашып, дошманнан сакланырга тиешле, кадерле, газиз туган җир булып сурәтләнде. Бөек Ватан сугышы темасы, сугышның беренче айларында яңгырый башлап, 1942 - 1943 нче елларда тагын да табигыйрак ачылды. Минем аеруча фронтовик шагыйрьләр Ф.Кәрим һәм Муса Җәлил турында әйтеп узасым килә. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә без Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән һәм үлемсез әсәрләр иҗат иткән фронтовик әдипләребезне еш искә алабыз. Беренче булып , әлбәттә, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лареаты Муса Җәлил турында сөйләшәбез. Ләкин Муса Җәлил батырлыгы ничаклы зур,сирәк очрый торган батырлык булмасын, сугыш чоры поэзиясендә ул бердәнбер һәм очраклы факт түгел. Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Нур Баян, Х. Мөҗәй кебек фронтовик шагыйрьләр- күпмедер дәрәҗәдә Җәлилнең хәрби һәм иҗат батырлыгын кабатланган шәхесләр. Бөек Ватан сугышы чоры татарр поэзиясендә герой шагыйрь белән янәшә торырлык, аның шәхесенә тиңләрлек тагын бер әдип бар. Ул - Фатих Кәрим. Тәнкыйтьче И. Ахунҗанов үзенең бер хезмәтендә Фатих Кәримнең фронт лирикасының Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"ндәге әсәрләренә аваздаш булуына игътибар итә. Сибгат Хәким дә Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатларында бик нык охшашлык булуын күрсәтә : "Фатих Кәрим тормыш юлы, ялкынлы йөрәге һәм искиткеч саф хисле шигырьләре белән Муса Җәлилгә бик охшый. Тик алар батыр исемен икесе шартларда казаналар: Муса Җәлил фашистлар тоткынлыгында үзенең горур тавышы белән күтәрелсә, Фатих Кәрим карлы - бозлы окопларда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч токымлы совет кешесе икәнен раслый... Ул һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән басып торган, янәшә атлап бара торган шагыйрь. Фатих Кәримнең Ватан сугышы лирикасы Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләрнең дәвамы, алар кайдадыр бергә кушылалар , гомерләре бер".





II.Төп өлеш

Фронтовик шагыйрьләрдән Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатында уртак моментлар , охшашлыклар аеруча зур. Чөнки бу әдипләр шәхес буларак та, тормыш тәҗрибәләре буенча да бер -берсенә якын торалар. Муса Җәлил дә, Фатих Кәрим дә, давыллы Октябрь революциясенең конкрет бер җимеше буларак та, әдәбият мәйданына революция тудырган иҗтимагый пафосны ашкынып җырлап, бер үк вакытта диярлек килгән шагыйрьләр. Алар , икесе дә- утызынчы еллар ахырында Коммунистлар партиясе тәрбияләгән совет шагыйрьләрнең иң талантлылары. . Илебезнең аяз күгендә сугыш куркынычы тугач, шагыйрьләрнең икесе дә фронтка китә. Аларның фронт юллары катлаулы , сикәлтәле була. Фатих Кәримнең хәрби юлы хәлиткеч сугышлар барган Мәскәү тирәсеннән башланып, Кегнигсбергка чаклы барып җитсә, Муса Җәлилнең сугышчан сукмаклары Волхов сазлыкларыннан бөтенләй икенче якка, дошманныңң үз өненә кереп китә. Шунда шагыйрьнең тиңдәшсез батырлыгы башлана. Шул рәвешчә , юллары бик нык аерылса да . бу ике шагыйрьнең уйлары , күңел кичерешләре гаҗәп дәрәҗәдә бер -берсенә охшаш. . Беренче чираттта, образлар, поэтик фикерләр охшашлыгы нигезендә, шагыйрьләрнең эстетик иделлары бердәм. Муса Җәлил дә, Фатих Кәрим дә яшәүнең максаты - Ватан бәйсезлеге, халык бәхете өчен үз - үзеңне аямыйча көрәшү, дип билгелиләр. Гомерне җырга тиң итү - һәр ике шагыйрьнең характерындагы теләк - омтылышы.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып . .

Муса Җәлилнең "Җырларым" шигырендәге бу поэтик фикерне үзенчә кызулык, кискенлек белән "Теләк" әсәрендә Фатих Кәрим болай бирә:

Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәкәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

Ләкин





© 2010-2022