Самоанализ урока Изменение глаголов будущего времени по лицам и по числам

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрескә үзанализ

Дәреснең темасы программада " Татарстанның тарихи урыннары " бүлегенә кертелгән. Дәресләр системасында " Билгеле киләчәк заман фигыльләренең зат-сан белән төрләнүе" темасы дүртенче дәрес итеп өйрәнелә.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актуальләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.(сингапур структураларыннан "Бир бишне", "Конэрс", "Микс-фриз-груп", "Таймд пэа шэа",ИКТ)

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

1. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү. .

2. Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Татар теленә ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру.

Дәрес эшлекле атмосферада, балаларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды.

Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.

Уку эшчәнлеген оештыру формаларына килгәндә, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләү булды.

Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, яңа белемнәрне формалаштыру этабында проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде . Күрсәтмәлелек дәрес буе булды. Презентация һәр адымыбызда ярдәм итте. Техник чаралардан файдаланылды. Таратма материаллар кулланылды. Тыңлама материал да бар иде, физкультминут өчен җыр алынды. «Кәрия-Зәкәрия» җырына биеделәр. Индивидуаль эш формалары да кулланылды, укучылар дөрес җавап бирделәр..

Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды, чөнки укучылар тестны эшләп, билгеләр алдылар. Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелде- 1 эш-барысы да эшләргә тиешле,2,3-ихтиярый. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Укучылар материалны үзләштергәннәр. Гомумән, дәрескә куелган максатларга ирештем, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды дип уйлыйм.

© 2010-2022