Яраткан әсәрем. (Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” повесте буенча). Иҗади эш

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"





Яраткан әсәрем.

(Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат" повесте буенча)

Эшне башкарды:

7 нче Б сыйныф укучысы

Хуснутдинова Алсу Раил кызы



Фәнни җитәкчесе:

югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Мөхәммәтҗанова Гөлфия

Хәйдәр кызы

Яр Чаллы

2015

Эчтәлек.

I. Кереш.......................................................................................... 3

II.Төп өлеш. Яраткан әсәрем............................................................5

III. Йомгак. "Өч аяклы ат" әсәренең укучыга тәэсире..............................9

IV. Кулланылган әдәбият.............................................................................10






I. Кереш

Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган каләм ияләре арасында Айдар Хәлим лаеклы урын тота. Ул татар шигърияте, татар прозасы, татар драматургиясе, татар публицистикасы һәм татар әдәби-эссеистик тәнкыйте өлкәләрендә зур активлык белән эшли.

Танылган әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә, шуңа күрә аның иҗаты безнең фикерләвебездә дә кызыклы булыр дип саныйбыз. Иҗади эшебезне башкарганда без түбәндәге максатларны күз алдында тоттык:

- укучыларда татар әдәбиятына кызыксыну уяту;

- Айдар Хәлим турындагы белемнәрен киңәйтү;

- мөстәкыйль укылган әдәби әсәрне аңларга, бәяләргә өйрәтү;

- укучыларда эзләнү - тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, иҗади эшләү сәләтләрен үстерүгә шартлар тудыру.

Без эшебездә күңелемә тирән кереп урнашкан һәм яраткан әсәрем булган "Өч аяклы ат" повестена тукталдык. Бу әсәр турында сүз башлаганчы, Айдар Хәлимнең нинди тормыш юлы узуы белән танышып үтик.

1. Күренекле язучы Айдар Хәлимнең тормыш юлы.

Айдар Хәлим 1942 нче елның 1нче гыйнварында Башкортстан Республикасының Миякә районы Бәләкәй (Кече) Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Гаиләдә дүрт бала. Әтисе Бөек Ватан сугышының соңгы айларында Словакия өчен барган сугышларда һәлак була. Әнисе дә бу якты дөньяны бик иртә калдырып китә. Айдар Хәлим дүрт яшендә балалар йортына урнаштырыла. Булачак әдип бала чактан ук ачлы-туклы тормышның бөтен авырлыкларын күреп һәм үз җилкәсендә татып үсә [1].

Бәләкәй Кәркәленең башлангыч, күрше Олы Кәркәле авылында җидееллык һәм район үзәге Кыргыз-Миякәдә татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1959-1960 нчы елларда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә техник училищеда укый. Аннан бер ел чамасы калмык далаларында нефть ятмаларын эзләү экспедицияләрендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп йөри. 1961-1964 нче елларда - Совет Армиясендә, полк мәктәбен тәмамлап, кече сержант званиесендә урта авырлыктагы танк йөртүче булып хезмәт итә.

Айдар Хәлим ишегалды җыештыручы һәм "Спартак" комбинаты балалар бакчасында каравылчы хезмәтләрен башкарып, көндезге бүлектә укып, 1968 нче елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Аннары, Татарстанның Түбән Кама шәһәренә килеп, нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер, шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең хакимият җитәкчелегенә буйсынмаган беренче формаль булмаган иҗади-сәяси оешмасын - "Кама таңнары" исемле берләшмәне җанландырып җибәрә һәм шундагы эшчәнлеге өчен эзәрлекләүләргә дучар ителеп, 1971 нче елны туган җире Башкортстанга кайтып китәргә мәҗбүр була [4].

1971-1975 нче елларда Айдар Хәлим Уфада "Совет Башкортстаны" газетасы редакциясенең мәгълүмат, мәдәният һәм сәнәгать бүлекләрендә әдәби хезмәткәр-журналист булып эшли һәм газетаның иң актив публицист авторларыннан берсе булып таныла. Аннары ул алты ел дәвамында Себер-Урал магистраль нефтьүткәргечләре идарәсендә өлкән инженер вазифасында

нефтьүткәргечләре салуда катнаша [1].

1981 нче елда аны Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдәби бүлек мөдире итеп чакыралар. Анда елдан артык эшләгәннән соң, 1983-1985 нче елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда драматургия буенча югары белем ала.

1991нче елдан 1996 нчы елга кадәр Татарстанның Чаллы шәһәрендә үзе оештырышкан татарча-русча яңа матбугат басма - «Аргамак» дигән әдәби-сәяси журналның баш мөхәррире булып эшли [1].

2003 нче елда Татарстан Язучылары берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек була [1]. Бүген Айдар Хәлим Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм ару-талуны белми иҗат итә.

II. Яраткан әсәрем.

1. "Өч аяклы ат" әсәрендә төп вакыйгалар.

Әсәрдә сугыштан соңгы татар авылында, тормышлары бик авыр булуга карамастан, халыкның бер - берсенә ярдәмләшеп, бер - берсен якларга әзер булып яшәве сурәтләнә. Кәбир исемле 12 яшьлек малай әнисе Сания апа белән, колхозның Бамбук исемле байталын җигеп, 50 чакрым ераклыктагы совхозда яшәүче туганнарына кунакка баралар. Апалары бәрәңге, он, май алып китәрсез дип чакыра аларны. Ләкин атны бүре яралый һәм алар Бамбукны калдырып кайталар. Сания апаны гаепләп ябып куялар. Шушы бәладән әнисен йолып калу өчен, Кәбир яралы атны авылга алып кайта. Аңа юлда бик күп яхшы кешеләр очрый, ярдәм итәләр, кундырып чыгаралар, атның ярасын бәйлиләр. Участковый Сәйфуллин белән бригадир Галләмгә Кәбирне беркем дә сатмый. Авылдагы гади кешеләр, колхозчылар, тол хатыннар Сания апаның кайгысын уртаклашалар, ат бәясен эшләп түләргә әзерләр. Ләкин Сания апа ул ярдәмне кабул итми, чөнки тол хатыннар үзләре бик авыр хәлдә.

Авыл халкының бер-берсенә мөнәсәбәте - әсәрдә иң якты урыннар. Татар халкы гомергә ярдәмчел һәм шәфкатьле булган, башка милләт вәкилләрен хөрмәт иткән, алар белән дус, тату яшәгән. Әсәрдә без моны Кәбир - Степан, Муса - Андрей мөнәсәбәтләрендә ачык күрәбез. Ә авыл халкының хокуксызлыгы, көче җитмәслек салым-заданиеләргә килгәндә, аларның күбесе әле 70 нче елларга кадәр үз көчендә кала.

2. Төп образларның бирелеше.

Повестьның төп герое - Кәбир. Аңа әле 12 яшь кенә. Ләкин инде ул тормышта күп авырлыклар күргән. Әтисе сугышта һәлак була. Әнисе - Сания апа 3 баланы берүзе үстерә. Олы абыйсы бик авырлык белән авылдан китә. Икенче абыйсын, елата- елата, ФЗУга озаталар. Шулай итеп, Кәбир әнисенең төп ярдәмчесе булып кала. Ул әнисен өзелеп ярата, аны кайгырта. Кәбир - зирәк, тәвәккәл, уңган малай. Ул, әнисен төрмәдән коткару өчен, бер аягына баса алмаган Бамбукны 50 чакрым озын һәм авыр юлга алып чыга һәм атны авылга алып кайтып җиткерә.

Кәбир атларны, табигатьне ярата, бөтен барлыгы белән матурлыкка омтыла. Аның күңелендә явызлык юк. Әле бик яшь булса да, Кәбир әнисе өчен, Бамбук өчен, үзләренең тормышлары өчен җаваплылык тоя.

Әсәрдә гомергә күңелдә кала торган образларның берсе - Бамбук. Кәбир образын аннан башка карап булмый. "Ир канаты - ат" дигән борынгылар. Бамбук - искиткеч акыллы, зирәк хайван. Аның да язмышы - Кәбир, Сания апа, Степан дәдәйләрнеке кебек аянычлы. Бамбук сугышта булган. Ул хуҗасы Нәби абыйны үлемнән коткара, ләкин үзе авыр яралана. Яралары төзәлгәч, аны тылга җибәрәләр. Һәм бу акыллы хайван көне-төне авыр хезмәттә. Ачлы-туклы яши. Сәми бабай, Кәбир кебек мәрхәмәтле кешеләрнең мәхәббәте яшәтә аны. Ул да - шул чорда хөкем сөргән гаделсезлек корбаны. Кәбирнең кулак дип читкә сөрелгән бабалары асраган затлы ат нәселеннән булган өчен суялар аны. Бөкебаш хәтта хайваннан да үч ала.

Әсәрдәге олы, якты образларның берсе - Сания апа, Кәбирнең әнисе. Ул таза тормышлы, укымышлы гаиләдән. Ләкин аның нәселен Бөкебашлар туздырган, читкә сөргән, талаган. Сания апа -тормыш юлында бик көчле, нык ихтыярлы. Үлгән иренең рухына, балаларына тугрыклы. Көнне төнгә ялгап эшләсә дә, колхозны җигелеп тартса да, аның кадере юк. Чөнки ул - бик булдыклы, чиста, саф күңелле хатын. Депутат Саҗидә, Ябалак Галләм ишеләр үзләреннән өстен кешеләрне күрә алмыйлар. Ләкин аның нык таянычы - Кәбире бар. Әнисенә кул сузган Ябалак Галләмнең артына тибеп чыгарырлык көч таба ул үзендә. Кәбир әнисен беркайчан да ташламаячак. Яхшылык һәрвакыт яманлыкны җиңә. Шуңа да игътибарыбызны юнәлтик: Кәбир куйган максатына ирешә белә, үҗәтләнеп тормышка ябыша. Нинди авырлыклар аша үтә ул, ә күңелендә явызлык юк, үзен һәм әнисен кыерсытучыларга үпкә-рәнҗү бар, ә явызлык юк. Иң кыен чакларда да ул кеше булып кала белә, үзе булып кала белә.

3. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше, тел-сурәт чаралары.

Әсәрнең сюжеты артык катлаулы түгел, ләкин мавыктыргыч, кызыклы һәм үзенчәлекле. Төп вакыйга Кәбирнең атны авылга алып кайтуы, шуның эчендә булган кечерәкләре: чегәннәр белән очрашу; Степан дәдәйләрдә куну; Нәби абыйның Кәбирне коткаруы; Сәйфуллин белән Бөкебашның сөйләшкәнен тыңлау. Болар белән Кәбир исенә төшергән хәл-вакыйгалар аралаша, бер-берсен тулыландыра. Вакыйга арты вакыйга килә, һәрберсе белән Кәбиргә яңа сынау килә. Шуңа күрә әсәрне аерыла алмыйча укыйсың.

Әсәр искиткеч матур тел белән язылган. Ул - җырлы һәм догалы тел.

Нәби абый намаз ахрында мондый теләкләр тели: "Хәтәр сугышларда башлары югалган ватандашларым, барлык тере һәм тере булмаган рухлар ихтыярына кабул ит, илаһым. Үз табигатең һәм чит табигатьләр иминлеге хакына! Балаларым, балаларымның балалары хакына ошбу Кәбир атлы ятим сабыйны, рыясыз ат җаны - Бамбук кардәшемне сугышларда исән-аман саклап калдырган канатым итеп, барлык сырхаулардан азат итеп, күктән очырт, җирдән йөгерт, илаһым! Ошбу ир-ат җанын кош-корт күзеннән, кешебашлы козгыннар кулыннан сакла, илаһым! [3, 106б.]"

Әсәр төрле сурәтләү чараларына бик бай. "Бамбукҗан [3, 100, 111, 112, 118б.]",- дип эндәшә Кәбир атына. "Йомры тоягым, тырнак колагым минем!.. Карлыгач ботым!.. Күгәрчен төшем!.. Ялбыр ялым, нечкә бөерем [2, 70б.]", "И җаныем! И сабыркаем! [2, 96 б.]"," - дип иркәли.

Әсәрдә көтелмәгән чагыштырулар, эпитетлар күп: "...пәке белән уелгандай тигез таулар тезмәсе [2, 55 б.]". "Офыкта күкәй сарысы кебек таң саргаеп килә [2, 65 б.]". "Ике яктан да үзәнен күпер сыман итеп таллар биләгән Сабыр... агып ята[2, 67 б.]". "...кургашын сыман авырайган күз кабаклары..., ... катык кебек төссезләнеп, оеп барган күзләр... [2, 67 б.]". "Ай исә ак салган тана күзе кебек тоныкланып калды [2, 70 б.]".

"Сабыр буе таллары сыман сыгылмалы гәүдә [3, 90б.]" "Зәңгәр күзле, җитен сары чәчле, өтер кебек җыйнак матур борынлы Нәстүк [3, 93б.]".

"Җитез ак кораблар якты дәрьялар гизә [2, 60 б.]".

Кабатлаулар, риторик эндәшләр дә әсәрнең тәэсир көчен арттыралар: "Туган як җиле! Күләгәләр, шәүләләр һәм колактагы сихри зеңләү! Сагыну һәм наз, анаң елмаюы һәм яшел үлән! [3, 98 б.]"."Мәңгегә атасыз, әлегә хәтта анасыз, күкрәкләрендә үр җилләре кураен уйнатып, кеше биргән күлмәк-ыштанда, кеше биргән кәвешләрдә, сугышларны үтеп исән калган, явызлар пычагы астыннан очраклы гына котылган атны урман төпкелләреннән йөрәге сыман күтәреп алып чыгып килгән малай - кемең булыр ул синең, туган ил? Кем өчендер бик тә кадерсез, туфрактан яралган, кояшта карайган, җилдә җилләнгән, кырда көрәйгән, илдә иләнгән, төптән, бик тирәннән күтәрелгән бу тере тамыр, тормышның зирәк һәм хисле бер күзәнәге - кемең булыр ул синең, туган ил? [3, 113 б.]"."

Әсәрнең теле башыннан алып ахырына кадәр әнә шулай бизәкле.

Әйе, Айдар Хәлим туган телнең барлык бизәкләрен нечкә сиземләп яза. Аның бу әсәре безне, ягъни укучыларны кайта-кайта уйландыра, яхшылык белән явызлыкны аерырга, дуслык һәм хыянәтне аңларга, иман белән яшәргә өйрәтә.




III. Йомгак. "Өч аяклы ат" әсәренең укучыга тәэсире.

Әсәр бик гыйбрәтле, безгә бик көчле тәэсир итә. Анда сурәтләнгән вакыйгалар, образлар уйландыра; Кәбир, Сания апа, Бамбук язмышы өчен чын күңелдән борчыласың, кайгырасың. Кәбир белән Сания апа арасындагы мөнәсәбәтләр сокландыра. Кәбир гел яхшылыкка омтылып, яхшылыкка ышанып яши. Шуңа күрә дөнья аңа яхшылык белән җавап бирә. Әсәр авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә. Повестьны укып чыккач, шундый нәтиҗәгә киләсең: дөньяда яхшы кешеләр күбрәк һәм авыр вакытта алар ярдәм итәргә әзер икән.

Өметеңне өзмичә, бәхеткә омтылып, кешелекле булып, янәшәңдәге кешеләргә йөрәк җылыңны биреп яшәсәң, бу дөньяда авырлыкларны җиңеп-җиңеләйтеп, тирә-ягыбызны сафландырып була дип уйлыйбыз.





Кулланылган әдәбият

1. Хәлим Айдар. tt.wikipedia.org/

2. Хәлим Айдар. Өч аяклы ат. // Казан утлары. - 1992. - № 6. - 52-101б.

3. Хәлим Айдар. Өч аяклы ат. // Казан утлары. - 1992. - № 7. - 88-129 б.

4. Шагыйрь, әдип, милләт хадиме. // Казан утлары. - 2002. - №1. - 82-83 б.


10


© 2010-2022