• Преподавателю
  • Другое
  • Август конференциясенә чыгыш Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни-тикшеренү эшләрен башкару

Август конференциясенә чыгыш Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни-тикшеренү эшләрен башкару

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тел һәм әдәбият дәресләрендә фәнни- тикшеренү эшләрен башкару.

Һәр ел саен республика күләмендә төрле темаларга багышланган фәнни-гамәли конференцияләр еш уздырыла. Аларның һәрберсендә дә катнашасы, җиңәсе килә. Ләкин фәнни- тикшеренү эшләрен башкару шактый күп вакытны ала: иҗади эзләнүләр, материал туплау, тәртипкә салу тиз генә булмый. Бу эш зур җаваплылык, игътибарлылык сорый. Мине укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү проблемасы уйландыра. Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен бу аеруча мөһим. Зур сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү һәрбер укытучының максаты булырга тиеш, минемчә. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр - докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак.

Кызганычка каршы, укучыларның күбесе тикшеренү эшчәнлегенә дөрес якын килеп, проблемаларны чишүдә генә кыенлык кичереп калмыйлар, хәтта реферат, доклад, тезислар да төзи белмиләр, еш кына фәнни- тикшеренү эше урынына реферат, сочинениеләр җибәрәләр. Нәрсә соң ул реферат, фәнни-тикшеренү эшеннән нәрсәсе белән аерылып тора? Реферат һәм фәнни- тикшеренү эшләренең төзелеше бер үк һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла. Аларның төп аермасы - эчтәлектә. Реферат ул - бер яки берничә әсәрне бәйләнешле һәм кыскача сөйләү, язу, ягъни реферат - фикер алышуга тәкъдим ителгән язма сочинение. Реферат язганда тема буенча каралган төп проблеманы ачу иң әһәмиятле мәсьәлә. Ә фәнни- тикшеренү эшендә күтәрелгән мәсьәләнең нәтиҗәсе - ул фәнни яңалык булырга тиеш. Укучы үзенең эшендә ниндидер дәрәҗәдә яңалык, ачыш ясарга бурычлы. Фәнни яңалыкны табу бик авыр, ләкин шул ук вакытта гомуми планда бирелгән берәр хезмәтнең аз өйрәнелгән өлешен җентекләп өйрәнү фәнни эшнең яңалыгы булып санала ала. Шулай ук фәнни яңалык булып тикшерелгән темага яңача караш белән, яңа методлар кулланып өйрәнү дә исәпләнелә.

Айбаш урта мәктәбендә ел саен уздырыла торган фәнни-гамәли конференциянең нигезләмәсен алганнан соң, бездә анда катнашу теләге туды. Без укучым белән милли бәйрәмебез "Сабан туй" темасын сайлап, үзебезчә, бик ныклап әзерләндек, катнаштык. Татар халкында "Йөргән таш шомара , яткан таш мүкләнә" дигән мәкаль бар. Без дә анда катнашканнан соң, үзебезнең җитешсезлекләребезне күреп, эш темасының актуаль булуы, аны төгәл итеп ачып бирү, материалның таләпләргә туры китереп бизәлүе, кулланылган әдәбият, күрсәтмә әсбапларның җитәрлек булуы, чыгыш ясау культурасы, сорауларга дөрес җавап бирү- төп шартлардан саналуын белеп кайттык.

Икенче юлы бу шартларны күз алдында тотып, Фатих Әмирхан исемендәге бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга уйладык. Иң беренче эш итеп укучылар Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар, аның әсәрләрен укыдылар, үзләренә якын теманы сайлап алып, материал тупларга керештеләр. Тема сайлау буенча өч төркем барлыкка килде. Беренче төркем " Фатих Әмирхан иҗатында тәрбия мәсьәләләренең чагылышы" темасын, икенче төркем " Фатих Әмирхан иҗатында хатын кызларның аянычлы язмышы" темасын, ә өченче төркем "Фатих Әмирхан һәм Коръән" темасын сайладылар.Алар материал туплауда мәктәп, авыл китапханәсенә, газета- журналларга, интернетка мөрәҗәгать иттеләр. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупларга тырыштым.

Җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башланды. Моның өчен фәнни эшнең төзелешен белергә кирәк. Фәнни эш:

- титул бите;

- эчтәлек (титул бите һәм эчтәлектә бит саны күрсәтелми);

- кереш (3 нче биттән башлана);

- төп өлеш (ул берничә бүлектән тора, һәр бүлек параграфларга бүленә). Эчтәлектә һәм текстта төп өлеш сүзе язылмый, бары бүлек исеме генә языла;

- йомгак;

- библиография;

- кушымта өлешләреннән тора.

Титул бите беренче бит булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла. (презентация буенча аңлату).

Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыкланды, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнде, шул нигездә эшнең планы төзелде. Фәнни эшнең планын төзү тәртибе (презентация буенча аңлату) Фәнни эш логик эзлеклелектә, күплек сандагы беренче зат тарафыннан бирелергә тиеш.

Иң беренче эш итеп кереш өлешен язырга өйрәндек. Кереш өлештә укучыларга үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, эзләнү-тикшеренү методларын, әhәмиятен күрсәтә белергә кирәклеге аңлатылды.

Төп өлешне язганда шактый ук кыенлыкларга очрадык. Чөнки эшнең яртысын авторның биографиясе алып торса, икенче өлешендә бала бик мавыгып әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыга. Бу кыенлыктан чыгу өчен башта сайлап алынган әсәрләргә анализ ясадык , бер- берсе белән чагыштырдык, һәм нәтиҗә чыгардык. Төп бүлекне язганда түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

  • бүлек һәм параграф исемнәре аларның эчтәлеген чагылдырырга тиеш: төгәл, аз сүзле булырга тиеш, ике мәгънәгә ия булмасын;

  • һәр бүлектә, мөстәкыйль эчтәлеккә ия булган өлеш буларак, нәтиҗә ясала һәм шуның белән алдагы бүлеккә логик күчеш була;

  • бүлек азагында ясалган нәтиҗәләр, тикшеренү этаплары буенча гомуми нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итәргә тиеш.

Мисал өчен " Фатих Әмирхан иҗатында хатын кызларның аянычлы язмышы" темасына язылган эшне алыйк. Эш барышында без әдип иҗатындагы хатын-кызларны аянычлы язмышка китерүче төп сәбәпләрне ачыкладык. Бу эшне башкарганда миңа укучымның татар хатын-кызлары, аларның язмышы турында тирән фикер йөртүе ошады. Без Фатих Әмирханның берничә әсәрен сайлап алып, шулар аша татар хатын-кызларының киенү, яшәү рәвешләрен, гыйшык мәсьәләсен тикшердек, Корьән белән чагыштырдык, мисаллар ярдәмендә аңлатып бирдек. Алар шул чор татар хатын -кызларының ни өчен йөзләрен яшерүләрен ачыкладылар. Бу алар өчен- фәнни яңалык, ачыш иде.

Моннан чыгып, без укучылар белән хатын-кызның фаҗигале язмышында урта гасырчылыктан калган яшәеш рәвеше, халыкның наданлыгы, артта калганлыгы, шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре гаепле дигән нәтиҗә чыгардык. Бу нәтиҗә укучылар өчен фәнни яңалык, ачыш иде.

Йомгаклау өлешендә без тикшеренү барышында алынган эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләрен күрсәттек. Хезмәтнең төп эчтәлеге, куелган максат һәм бурычлары туры килү-килмәвенә бәя бирү рәвешендә була. Анда гомуми нәтиҗәләр генә бирелә һәм аның аша хезмәтнең эчтәлеге аңлашылып торырга тиеш. Йомгакта төп өлештә каралмаган карашлар, уйланулар, башка әдәбиятка таяну булырга тиеш түгел. Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Фәнни эшебездә йомгаклаудан соң әдәбият исемлеге урын алып тора. Безнең әдәбият исемлеге 7 чыганакны үз эченә алган. Кушымтада эшнең төп нәтиҗәләрен чагылдырган таблицалар, диаграммалар, схемалар, сүзлекчәләр, җыелган фактик материаллар, әдәби текстларның күчерелмәләре булырга мөмкин, шулай ук презентация булуы хуплана. Презентация темадан читкә дә китмәскә һәм фәнни эшне кабатламаска да тиеш.

Менә фәнни- тикшеренү эшләре тәмам. Ләкин моның белән генә эш бетми әле. Иң авыры- эшеңне яклый белергә кирәк. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Чыгыш тексты тыңлау өчен аңлаешлы, эзлекле итеп төзелергә, фикерләрне раслый торган презентациядәге слайдларга урынлы мөрәҗәгать итү булырга һәм чыгыш ясау вакыты 5 минуттан артмаска тиеш. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә.

Әзер эшләрне яклау өчен башта мәктәптә конференция үткәрдек. Кайсыбер укучылар чыгыш ясаганда каушап калалар, Ә конференцияләр укучыларга ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре бирә. Республика конференциясенә җибәрү өчен без һәр өч төркемнән дә берәр эшне сайлап җибәрдек. "Фатих Әмирхан һәм Коръән", "Фатих Әмирхан иҗатында хатын-кызларның аянычлы язмышы" дип аталган тикшеренү эшләре икенче турга узгач, укучыларда иҗат дәрте артты. "Апа, миңа яңа тема бирегез әле" дип арттан йөрделәр. Без республикада икенче урынны яулап кайттык. Тагын шунысын әйтеп үтәсе килә, укучылар чыгышны кәгазьдән укырга тиеш түгел, ә үзе яттан сөйли белергә һәм сорауларга кыска, төгәл җавап бирә белергә дә тиеш. Жюри әгъзалары моңа бик нык игътибар итәләр. Җиңеп кайтканнан соң фәнни-тикшеренү эшләренең тәртибен белеп эшләсәң, бернинди кыенлыгы да юк икәнлегенә инандык, хәзер мондый конференцияләрдә еш катнашабыз һәм җиңүләр дә яулыйбыз.

© 2010-2022