Монтаж ко Дню Пожилых

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТОРМЫШЫБЫЗДА СЕЗ БЕЗГӘ ҮРНӘК ӘЛЕ!


Максат. Укучыларда өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү, тормышның кадерен белергә өйрәтү, аларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.


Алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Бүген без монда Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүген безгә мәктәбебездә төрле елларда хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребез килде.

Кадерле кунаклар! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

1 укучы.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын,

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

2 укучы.

Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килгән мәктәпкә

Атлап кояшлы юлдан.

3 укучы.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

Бүген гади көн түгел.

Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,

Шуңа шатлана күңел.

4 укучы.

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип,

Озатып кала сөеп?

Йә, кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагын?

Шулай ярата белә бит

Әбием генә бары.

5 укучы.

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз Сезнең сүзне,

Һәр эштә үрнәк Сез безгә,

Хөрмәт итәбез Сезне.

Ышаныгыз, без мәктәптә

Гел тырышып укырбыз.

Кайгы - хәсрәтләр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.


2 А сыйныф укучылары башкаруында бию "Мы маленькие дети".


1 укучы.

Кадерле Өлкәннәр!

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк - кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

2 укучы.


Бүген бездә кунакта мәктәбебезнең хөрмәтле ветеран - укытучылары, төрле елларда чисталыкны саклаучы хезмәткәрләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.

1 укучы.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

2 укучы.

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

Сезнең алга Сейфетдинова Илүзәне чакырабыз. Аның башкаруында "Балалар биюе" җыры.


1 укучы.

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау - сәламәт булып озак яшәү -

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.


Сәхнәдә 4 Б сыйныф укучылары. "Һәрвакыт булсын кояш".


3 укучы.

- Балакаем, - ди әби,

- Алмакаем,- ди әби,

- Шикәрем син, балым син,

Иң кадерле җаным син.

Минем хөрмә җимешем,

Челтерәп аккан инешем...

Каян таба сүзләрен,

Тезә тәмле сүзләрен.

Мин алай әйтә белмим,

- Әбием, - дим, - әбием!

4 укучы.

Безнең заман әбиләре

Бар яктан да килгәннәр.

Мондый әбиләргә карап,

"Супер әби", - дияләр.

Аларның белмәгәне юк,

Барын да булдыралар.

Балаларга, оныкларга

Иң матур үрнәк алар.

5 укучы.

Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

1 укучы.

-Пенсия акчам - кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

2 укучы.

-Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач "Дәү әни!"-дип

Китерер күчтәнәчен...

3 укучы.

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

4 укучы.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

Яфизова Ләйлә башкаруында "Әйдә кил әле" җыры.

5 укучы.

Хөрмәтле ветераннар!

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау - сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.


5 Б сыйныфы укучылары башкаруында балалар биюе.


1 укучы.

Көзләр җитте диеп моңаймагыз,

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез,

Йолдыз кебек балкып яныгыз.


Сәхнәдә Шамсутдинова Адилә. "Газиз туган ягым".

2 укучы.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп.


9 сыйныф укучысы Пазюкова Ландыш башкаруында "Картаямыни соң йөрәк" җыры.

Алып баручы.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

Хөрмәтле Өлкәннәребез!

Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә. Сау - сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!

Ә хәзер сезне чәй табыны янына чакырабыз.

© 2010-2022