Конспект урока по татарскому языку на тему Аваз ияртемнәре 6 класс

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Аваз ияртемнәре (Звукоподражание)

Максат: 1) аваз ияртемнәрен өйрәнү;

2) фигыльләрнең төрле заманнарын куллану күнекмәләрен үстерү;

3) туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, кроссворд, таблица, карточкалар

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты

Уңай психологик халәт тудыру

  • Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

  • Дәфтәрләргә число язу, укучыларны дәреснең максаты белән таныштыру.

  • Без бүген аваз ияртемнәре турында белемнәр тупларбыз. Аларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклап, үз җөмләләребездә кулланырга өйрәнербез.

Фонетик зарядка белән дәресебезне дәвам итик. Тактага язылганнарны башта бергәләп, ә аннары аерым - аерым әйтербез.

Мнимни - мнымны - мнемне - мнәмнә - мнамна - мномно - мнөмнө - мнумну - мнүмнү

Нинининни - нынынынны - ненененне - нәнәнәннә - нанананна - нонононно - нөнөнөннө - нунунунну - нүнүнүннү

  1. Өйгә эшне тикшерү

  2. Актуальләштерү.

алмашлыкларны, тема буенча өйрәнелгән сүзләрне искә төшерү

  1. Яңа материал бирү

  • Таблицадан файдаланып, аваз ияртемнәрен өйрәнү

Кеше, кош - корт, хайван, төрле әйбер тавышларына, табигатьтәге авазларга охшатып ясалган сүзләр аваз ияртемнәре була.

Актив кулланылучы аваз ияртемнәре

Мәгънәләре

Келт - келт

Шырык - шырык

Гыж - гыж

Дер - дер

Кыйгак - кыйгак

Чут - чут

Тып - тып

Һау - һау

У-у-у

Фью -у

Гөр - гөр

Без - з

мияу

Сәгать тавышы

Көлү тавышы

Сулыш кысылу

Өшүдән калтырану

Казлар тавышы

Кош сайравы

Тамчы таму

Эт өрү

Җил улау

Сызгыру тавышы

Күгәрчен тавышы

Озынборын тавышы

Мәче тавышы

  • Укучылар, таблица белән таныштык. Аваз ияртемнәрен, аларның мәгънәләрен карадык. Ә хәзер, тагы да ныграк истә калсын өчен, без алар белән җөмләләр төзеп карарбыз.

(1. Келт - келт килгән тавышка мин сискәнеп уяндым.

2. Кичке уеннан кайтучы яшьләрнең шырык - шырык килгән көлү тавышларын гына ишетеп калдым.

3. Авыруның сулышы кысыла: гыж - гыж килә иде.

4. Өшедем, дер - дер киләм, тешләрем тешкә тия башладылар: җылынырга гына урын юк иде.

5. Көньякка китүче кыйгак - кыйгак каз тавышлары табигатьтә көз патшасы хакимлек итә башлавын раслый иде.

6. Чут - чут килеп сайраучы сандугач - су буен ямьләндерүче.

7. Тып та тып түбә кыекларыннан язгы тамчылар тама.

8. Һау да һау килеп, күрше авыл этләре, мине күргәч, өрергә тотындылар. 9. У - у - у тавышлары чыгарып тышта җил улый, ә бу мине тагы да сискәндерә, куркыта иде.

10. -Әй, кая син, Сөн буе гүзәле, фью, сызгырганымны ишетмисеңме әллә?

11. Күгәрченнәр гөр дә гөр килеп түбә кыегында сөйләшәләр, әйтерсең лә минем шатлык - сөенечләремне алар да беләләр һәм уртаклашалар.

12. Без - з килеп тавыш биргән озынборын мине сискәндереп җибәрде, уйларымнан арына алмыйча бик озак аңа карап утырдым.

13. Мияу - мияу пескәем,

Хыянәтче икәнсең,

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең.)

Әйдәгез, телдән 300 нче күнегүне дә эшләп алыйк әле.

  1. Ныгыту.

  • Аваз ияртемнәрен куллануга 301 нче күнегүне эшләү

  • Кабатлау күнегүләре 302

  • Әйдәгез, ял итеп алыйк әле. Аның өчен безгә ярдәмгә кроссворд килер.

Бирем. Шакмакларга көн исемнәрен язарга.

М


М


М



М


М


М



М


(Җомга, шимбә, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе)


  • Иҗади эш. 1 нче вариант өчен бирем. Аваз ияртемнәрен табып, аларның мәгънәләрен аңлатыгыз.

1. Ишегалдын кыр үләне басып киткән. Анда чикерткәләр тыз-быз сикерешәләр. 2. Кар базының капкачы бертуктаусыз шап-шоп ачыла да ябыла, аннан өйгә чүлмәк-чүлмәк сөт, май, каймак ташыйлар. 3. Кече кодача тирә ягына ялт-йолт каранып алды да, миңа иелә биреп, шыпырт кына әйтте: «Мин алар арасында хат йөрттем». 4. Нәкъ шул чакта иярле атка атланган бер егет, тасыр-тасыр чабып, капкадан чыгып китте. 5. Киртә буенда гына казыкка бәйләнгән бер яшь сарык кетер-кетер чәчәкле үлән кимереп йөри. (Ә. Еники)

Иҗади эш. 2 нче вариант өчен бирем. Бирелгән аваз ияртемнәрен файдаланып, җөмләләр уйлап языгыз.

Чут-чут (кош сайравы), тып-тып (тамчы таму), мышык-мышык (елау), һау-һау (эт өрү), кыйгак-кыйгак (казлар), шыгыр-шыгыр (биегәндә итекләре), лаштыр-лоштыр (атлау), җилфер-җилфер (флаг), шырык-шырык (көлү), у-у-у (җил улау), фью-у (сызгыру), әлҗе-мөлҗе (күзгә бәйле), чыж-пыж (килү), торрыйк-торрыйк (торналар), гөр-гөр (күгәрченнәр), зыр-зыр (тәгәрмәчләр әйләнү), җем-җем (су өсте яки иген кыры), гыж-гыж (сулау), без-без-з (озынборын).


  • Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.

  1. Сүз төркемен билгеләү

  2. Мәгънәсен аңлату

  3. Ңөмләнең нинди кисәге булып килә

  4. Ясалашын аңлату.


  1. Өй эше. Күнегү 303

  2. Дәрескә йомгак

-Сораулар бармы? Сездә булмаса, минем соравыма җавап бирегез әле.

(Табигать рәсеме. Табигать тавышлары яңгырый)

-Бу кошлар , җәнлекләр, табигать тавышлары безгә кирәкме?

-Әйе, кош - корт тавышлары, табигать авазлары безнең күңелебезгә рәхәтлек бирә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Шушы сихри матурлыкны саклап , киләчәк буыннарга тапшыру - безнең изге бурыч.

Табигатьнең матурлыгын күрсәм,

Һәр мизгелнең гүзәллеген тоеп калсам,

Шушы нурны нәни йөрәгемә салсам -

Мин бәхетле, мин бәхетле.

Күктә кояш балкып яктыртсын.

Җилләр шаулап иссен.

Чишмәләр челтерәп аксын.

Кошлар сайрап, кәефебезне күтәрсен!




© 2010-2022