Технологическая карта по татарскому языку в 5 классе по теме Шарт фигыль

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең технологик картасы

Предмет: татар теле

5 нче сыйныф

Тема

Шарт фигыль

Дәреснең максаты

Шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру, аның ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: шарт фигыль турында төшенчә формалаштыру, аның ясалу үзенчәлеген үзләштерергә ярдәм итү, төп фигыльгә бәйләнеп килүен аңлау.

  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: мөһим нәтиҗәләрне истә калдыру теләген үстерү.

  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: сөйләм телен үстерү.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, шарт фигыль турында гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү.

Предметара бәйләнешләр

әдәбият

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: 14. Дәреслек: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен укыту әсбабы Р.Хәсәншина - Казан: Татарстан китап нәшрияты 2012.

Өстәмә: слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Фигыль, шарт фигыль, гомуми нәтиҗә

Педагогик технологияләр

Проблемалы укыту

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин.

Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

белемнәрне актуальләштерү : үткән дәреснең УМ искә төшерү. (Модель күрсәтелә.)

Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыңлау һәм үзбәя.

УМ кую ситуациясе. 20 нче бирем. Җавап: Калын хәрефләр белән бирелгән фигыль - шарт фигыль. Димәк, без бүген шарт фигыль турында сөйләшербез. Үзбәя.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Коммуникатив: теманы билгеләгәндә ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.

Узган дәрестә нинди тема үттек?

Фигыльнең нинди грамматик категорияләре бар?

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

16 мин

132 нче күнегү. Шарт фигыльләрнең җөмләдәге вазифаларын ачыкларга тырышыгыз.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Нәтиҗә чыгаралар.

Җавап: 1.Китсә - икенче эшнең (балалар ятим калуның) үтәлүе өчен шартны белдерә. 2.Еласаң-миңа авыр булуның шартын белдерә. 3.Иелсәм-кинәт катып калуымның шартын белдерә. 4.Теләсә-аның яхшы укуы өчен шартны белдерә. 5.Тырышып укысаң-башкалардан калышмауның шартын белдерә. Үзбәя.

Регулятив: сөйләм телен үстерү

Шәхси: тормыштан мисаллар китерү

Шарт фигыльләрнең җөмләдәге вазифалары нинди?

133 нче күнегү. Шарт фигыль кушымчасы астына сыза барыгыз.

Укучылар нәтиҗә чыгара.

Җавап: Сорасак - сора-са-к, эз-лә-сә, елмай-са-гыз, риза бул-ма-са-ң, тел-ә-сә-ләр, җый-са-м, укы-т-са-лар, бир-сә-к, эш-лә-мә-сә, ачу-лан-са-гыз. Үзбәя.

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Шарт фигыль кушымчасы нинди була?

Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.

Күнегүләр ясыйлар.


Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Модельләштерү.

Укучылар шарт фигыльнең моделен төзиләр.ельләштерүҗә чыгара.гыль кушымчасы астына сыза барыгыз.з.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту.

Шарт фигыль

-икенче бер эшнең үтәлүе өчен кирәкле шартны белдерә;

-фигыль нигезенә -са, -сә кушымчалары ялганып ясала;

-заман белдерми;

-барлык һәм юклык формалары бар.

Үзбәя.

Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.

Димәк, шарт фигыль турында нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Ныгыту

5 мин

136 нчы күнегү. Җөмләләргә мәгънәсе буенча туры килгән шарт фигыльләр өстәп языгыз.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә.

Җавап: 1. Кешене хөрмәт итсәң, аны бүлдермичә тыңла. 2. Арса, бераз ял итеп ала. 3. Яңгыр яумаса, без урамда уйнар идек. 4. Мәсьәләне чишә алмасак, укытучыбыздан ярдәм сорыйбыз. Үзбәя.

Регулятив: Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Тест

Укучылар индивидуаль эшлиләр

Җаваплар:

Регулятив: үз белемеңә контроль Танып-белү: шарт фигыль турында белемнәрне ныгыту

Шәхси: һәр укучы үз белеменә нәтиҗә ясый.

Нинди авырлыклар туды?

Белемнәрне системага салу.

4 мин.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Төп нәтиҗәгә килер өчен сорау куела.

Һәр төркем аерым эшли, аннан соң берәр укучы тыңлана.

Чыгарылган нәтиҗәләр дәреслектән укыла.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

Шарт фигыль турында нинди гомуми нәтиҗә ясый алабыз?

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы.

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.

Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу.

Дәрестә нинди УМ тикшердек?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр.

2 мин.

137-139 нчы күнегүләр.

Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт!

© 2010-2022