• Преподавателю
  • Другое
  • Сценарии участия ДОО имени Нур Баяна в муниципальном этапе проекта Совета учащихся Аллея Жизни

Сценарии участия ДОО имени Нур Баяна в муниципальном этапе проекта Совета учащихся Аллея Жизни

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Без бүген "Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына" дип аталган Бөтенрәсәй акциясе кысаларында "Тормыш аллеясе" укучылар Советы проектын тормышка ашырырга җыелдык. Чара Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлана.

  • Проектның максаты: яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен Ватанны ярату һәм кайгырту мисалында күтәрү.

Проект 2 этапта уздырыла:

1 этап- декабрь аенда орлыкларны чүлмәкләргә утырту.

2 этап- май аенда мәктәп яны территориясенә агач үсентеләрен утырту.

  • Хәзер Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең Нур Баян исемендәге балалар оешмасы "Бөркетләр" отряды членнары белән проектның беренче этабын башкарабыз , имән чикләвекләрен, кедр орлыкларын чүлмәкләргә утыртабыз.

  • Орлыкларны чүлмәкләргә утыртканчы укучылар нинди эшләр башкардыгыз?

  • Чүлмәкләрне әзерләдек.

  • Чәчү материалларын әзерләдек.

  • 1 см тирәнлектә чикләвекләрне горизанталь рәвештә утыртабыз.

  • Су сибәбез. Хәзер инде үсентеләрнең тишелеп чыкканнарын көтәбез.

  • Күргәнегезчә орлыклар гади түгел, аларның һәрберсе Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен йөртәчәк.

  • Алар: Заманов Миргаяз, Шәрифуллин Шәрхемулла, Шәйхразиева Халисә, Нурлыгаянова Зөлфирә, Солтанова Мәрьям, Миргалимов Касыйм, Харисова Җинан, Шагалиев Мирзафатих, Шәйхетдинов Зөфәр, Галиев Муллахмәт.

  • Илебезнезнең тынычлыгы өчен үз көчләрен аямыйча батырларча көрәшкән авылдашларыбызның исемнәре күңелләрдә мәңге сакланыр.

  • Күгебез аяз, илебез тыныч булсын.






Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта белем бирү мәктәбе









Бөтенрәсәй "Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына"

акциясе кысаларында укучылар Советы

"Тормыш Аллеясе"

проектының муниципаль этабы


Сценарии участия ДОО имени Нур Баяна в муниципальном этапе проекта Совета учащихся Аллея Жизни



Әзерләде педагог-оештыручы: Фазуллина Гөлшат Хавил кызы











2015 ел


© 2010-2022