Разработка внеклассного мероприятия Туган тел” көне

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башкортстан Республикасы

Ярмәкәй районы Иске Турай урта мәктәбе








Татар теле һәм әдәбиятыннан

класстан тыш чара



"Туган тел" көне







Үткәрде:

Иске Турай урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Каримова А.Т.







2011

Максат: 1)туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

2)телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

3) туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар ("Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз", "Туган телне өйрәнү - бөек эш ул", "Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.")

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Быел безнең мәктәптә бу көн олы бәйрәм төсен алды. Бәйрәмгә әзерлек бер ай алдан башланды. Һәр класс туган телгә багышлап стена газеталары чыгарды. Укучылар телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел галимнәре, тел турында кызыклы материаллар тупладылар.

14-21 февральдә мәктәптә "Туган тел" атналыгы үтте. 21 нче февральне зур бәйрәм итеп үткәрдек. Бу көнгә куст һәм күрше мәктәпләрдән дә кунаклар чакырдык. Бәйрәм кунакларны тантаналы каршылаудан башланып китте. Милли киемнәр кигән укучылар чәкчәк белән кунаклар каршына чыгалар.

1 нче укучы. Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле кунаклар. Сез - Түбән Табын урта мәктәбендә. Бүген бездә зур бәйрәм. Бәйрәмгә эләгү өчен "ишек бавы" түләргә кирәк. Без табышмаклар әйтәбез, җавабы - сездән. Беренче табышмак.

Көйдергән дә ул,

Сөйдергән дә ул,

Иң ачы да ул,

Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? Җавап: тел. Дөрес.

2 нче укучы. Ә хәзер икенче табышмагыбыз.

Ул - кирәк икән Римгә дә илтә.

1 нче укучы. Әйе, ике табышмагыбызның да җавабы - тел. Ә хәзер бөек шагыйребез Г.Тукайның " Туган тел" шигырен сөйләп күрсәтегез.

(Шигырьне берничә кеше сөйләргә мөмкин.)

2 нче укучы. Бүген бездә зур бәйрәм - Туган тел бәйрәме. Бәйрәмгә рәхим итегез, түрдән үтегез. Иң элек чәкчәктән авыз итегез.

Музыка астында кунаклар алга үтә. Коридорда татар халыкының милли ризыклары куелган өстәлләр. Һәр класс аерым өстәл әзерли һәм аны яклый.

1 нче укучы. Татар халкы - бик кунакчыл халык. Кунакка якты чырай - такта чәй. Ләкин татар халкы берсеннән-берсе татлы, тәмле, туклыклы ризыклар пешерергә дә оста. Хәзер сүзне укучыларга бирәбез. (Һәр класс үз өстәлен яклый. 2-3 минут вакыт бирелә). Килгән кунакларны сыйлыйлар.

Шуннан соң кунаклар һәм укучылар кичә үтәсе залга керә, урыннарга утыралар. Кичә башлана.


21 нче февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә

Туган телләр була бер генә -

Туган телнең кадерен бел генә .

1 нче алып баручы. Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның "Ана теле бер булыр" дигән мөрәҗәгате белән таныштыра.

Ана теле бер булыр

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның "Ана теле бер булыр" дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.

(Сәхнә артында "Туган тел" җыры яңгырый. И.Шакиров башкаруында, магнитофон язмасында яки грамъязмада).

2нче алып баручы.

Ишеттем мин читтә "Туган телне"

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.

Ш. Галиев.

1 нче алып баручы. Тукайның "Туган тел"е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз! (Ш. Галиев).

2 нче алып баручы. Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. "Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул."( Х. Сәрьян).

Шигырь - "Туган тел ул" (З. Насыйбуллин).

Җыр - " туган тел" (Э.Мөэминова, Мөхтәр Минһаҗев көе).

1 нче алып баручы. Кичә башланганда "Ана теле бер бер булыр" дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша "изге кан" булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә "әннә". Һәр халык үз телен яратып "Ана теле" дип атый.

Шигырь - "Ана теле" ( М.Гафури).

2 нче алып баручы. Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең

Әй мөкатдәс, татар теле,

Әй син батыр татар теле!- ди.

Н.Нәҗми сүзләренә язылган "Татар теле" ( Сәяр Хәбибуллин көе) җырын башкарып китәргә мөмкин.

1 нче алып баручы. (2нче алып баручыга исеме белән эндәшә) ........., хәзерге вакытта бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?

2 нче алып баручы. ..................., мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән:

"Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз". Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

1 нче алып баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле. Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.

....................., син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый икән бит. Казан дәүләт университетында "Татар телен өйрәнү" кафедрасы бар (кафедра мөдире профессор Ф.С.Сафиуллина). Ачылуына ун елга якын, анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнеп киткән. Алар АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:

Телгә тимә- аңга тимә,

Телгә тимә- канга тимә,

Телгә тимә- намга тимә,

Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.

Шигырь - "Туган тел"( И. Гыйләҗев).

Җыр - "Туган тел" (А. Хәмзин, Ф. Мортазин).

1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан күп еллар элек "Чуар тел" мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. "Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас",- дип бик борчылып язган.

2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:

Кил, өйрән, и туган бер башка телне

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.

Шигырь - "Авызлары борыннары җимерелгән сүзләрне яклап".

2 нче алып баручы.

И минем җандай кадерлем

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

Х. Туфан.

Шигырь - "Туган тел" ( И.Юзиев).

1 нче алып баручы.

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң"әни"дип,

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң "әти" дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң "Әни" дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң "Әти" дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

Зөлфәт.


© 2010-2022