Дәрес - КВН Туган ягым - Татарстан (5 класс)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Дәрес - КВН Туган ягым - Татарстан (5 класс)Дәрес - КВН Туган ягым - Татарстан (5 класс)

Дәрес - КВН

Дәрес - КВН Туган ягым - Татарстан (5 класс)

Дәреснең тибы: ЛГКК (лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү).

Максат: укучыларның үзләштергән лексик һәм грамматик минимумны файдаланып, Татарстанның символлары, табигате турында сөйли алуларына ирешү; республика халыклары арасындагы татулыкның ике дәүләт теле булуга бәйлеген күрсәтү; Татарстанның матурлыгына соклану хисе уяту;

Җиһазлау: Татарстанның флагы, гербы, картасы, Казан күренешләре, альбомнар, кроссворд, карточкалар, "Мин яратам сине, Татарстан" җыры (язмада).

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Укытучы.- Балалар, тиздән безнең мәктәп күләмендә КВН үткәреләчәк. Ул " Туган ягым - Татарстан" дигән темага багышлана. Бүген без дәрес - КВН үткәрәбез.

- Сез ике командага бүлендегез. Һәр команданың үз эмблемасы бар. Ә девизыгыз нинди?

("Яхшы бел" Ш.Маннур.)

- Ярышны башлар алдыннан, күңелләребез күтәрелеп китәр, әйдәгез кызлар башкаруында бию карап алыйк.

- Балалар, Татарстанның үз флагы, гербы, гимны бар. 1нче команда үзенең эмблемасы итеп Татарстанның флагын, 2нче команда - Татарстанның гербын алган.

I. Балалар Татарстанның флагы һәм гербы турында сөйлиләр.

Укытучы: - Ярышны башлыйбыз.

II. Сораулар бирелә.

I командага

1. Татарстанның гимнын кем язган?

(Рөстәм Яхин)

2.Татарстанда нинди милләт халыклары яши?

(Руслар, татарлар, чуашлар, марилар, һ.б.)

3. Татарстанда барлыгы ничә шәһәр?

( 19 шәһәр)

4. Татарстанда нинди елгалар бар?

(Идел, ....)

5. Казан шәһәре нинди? (матур, ....)

II командага

1. Гербның авторы кем?

(Риф Фәхретдинов)

2. Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

(Казан, ....)

3. Татарстанда ничә район бар?

(43 район)

4. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан)

5. Казанда нәрсәләр бар?

(Кремль, ...)


3

III. Биремнәр.

1нче бирем. Татарстан картасыннан шәһәрләрне табыгыз.

Уен "Кем тизрәк таба?"

I команда

Әлмәт

Чаллы

Казан

Мамадыш

Алабуга

Бөгелмә

II команда

Зәй

Минзәлә

Лениногорск

Әгерҗе

Түбән Кама

Буа

2нче бирем. Тактада шәһәр исемнәре язылган. Дәфтәргә алфавит тәртибендә язарга.

3нче бирем. Җөмләдә хаталарны тап, төзәт!

I команда

1. Татарстанның флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар.

2. Татарстан флагында ак төс - яңарыш, яшел төс - өмет, кызыл төс - азатлык өчен көрәш билгесе.

II команда

1. Татарстан гербында ак бүре сурәтләнгән.

2. Барс - көчле, җитез җанвар. Ул читлектә яши.

4нче бирем. Тәрҗемә итегез.

I команда

1. Казан шәһәре тарихи истәлекләргә бай.

2. Идел - Татарстанның төп елгасы. Аның озынлыгы 3530 км.

3. Татарстанда 43 район, 19 шәһәр.

4. Кама буенда Алабуга, Чаллы, Чистай, Менделеев шәһәрләре урнашкан.

II команда

1. Чаллы шәһәре- республикабызның горурлыгы. Анда "КаМаз" автомобилләре чыгарыла.

2. Казан шәһәре Идел буенда урнашкан.

3. Казанда миллионнан артык кеше яши.

4. Казанда татар академиясе театры бар. Ул Г.Камал исемен йөртә.

Физкультминут. Татар халык көенә.

5нче бирем. Кроссворд чишү.

- Кроссвордны чишсәгез район исеме килеп чыгар.

I командага сораулар:

1. Шәһәр исеме (Зәй).

2. Җәнлек (төлке).

3. Шәһәр исеме (Мамадыш).

4. Кош исеме (песнәк).

5. Атаклы поэт (Тукай).

Әлмәт сүзе килеп чыга.

II командага сораулар:

1. Кош исеме (песнәк).

2. Шәһәр исеме (Минзәлә).

3. Атаклы поэт (Тукай).

4. Җәнлек (бүре).

5. Шәһәр исеме (Әлмәт).

6. Кош исеме (чыпчык).

Питрәч сүзе килеп чыга.

6 нчы бирем. Өй эше итеп бирелгән.

I команда " Җәнлекләр дөньясында" дигән темага сөйли.

II команда "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән темага сөйли.

4

7 нче бирем. Артык исемнәрне тап!

I команда

Аю, бүре, поши, кәҗә, куян, керпе, тюлень, тиен, төлке, сарык.

II команда

Карга, тургай, сыерчык, кенәри, карлыгач, попугай, сандугач, чыпчык.

8 нче бирем. Җөмләләр төзе! (Тактада)

I команда

1. Без, яшибез, Татарстан, республикасында.

2.Казан, башкаласы, Татарстан, республикасының.

II команда

1. Татарстан, зур, республикасы, бай.

2.Республика, безнең, бай, казылмаларга, файдалы.

9 нчы бирем. Ситуатив биремнәр.

- Допустим такая ситуация, к вам из Англии приехали гости. Они задают вам интересующие их вопросы.

Диалог.

- Сез кайда яшисез?

- Без Татарстанда яшибез.

- Татрстанда нинди милләт халыклары яши?

- Татарстанда татарлар, руслар һәм башка милләт халыклары яши.

- Алар тату яшиләрме?

- Әйе, тату яшиләр.

- Сез нинди телләрдә сөйләшәсез?

- Рус телендә, татар телендә сөйләшәбез.

IV. Йомгаклау.

Укытучы. - Балалар, Татарстан турында күп беләсез икән. Бик әйбәт уйнадыгыз. Рәхмәт сезгә.

Ә хәзер очколарны саныйк.

Җиңүче команда билгеләнә.

"Мин яратам сине, Татарстан" дигән җыр белән дәрес тәмамлана.







5

© 2010-2022