Тематическая экскурсия по школьному музею

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТЕМАТИК ЭКСКУРСИЯ

МӘКТӘП МУЗЕЕНЫҢ ХӘРБИ ЭКСПОЗИЦИЯСЕ -

"СУГЫШЧАН ДАН"

1967 елның ноябрь аенда Октябрь революциясенең 50 еллык юбилеена багышлап, ветеран укытучы Мортазин Зөфәр абый тырышлыгы белән, Чалпы урта мәктәбендә туган якны өйрәнү музее ачыла.

Музейга нигез салучы Мортазин З. 1895 елда Чалпы авылында туа.1913 елда Тымытык мәдрәсәсендә укыта. Гражданнар сугышында катнаша. Бөгелмә педагогия көллиятен тәмамлап, 1924 елда Чалпы башлангыч мәктәбендә укыта башлый һәм 1963 елга кадәр яраткан эшен намус белән башкара. 1950 елдан башлап Зөфәр абый музей өчен экспонатлар җыя, Чалпы авылы тарихын яза. Музейда 390 экспонат, аның 290 төп фондны, 100 ярдәмче фондны тәшкил итә.Экспонатлар түбәндәге бүлекләргә бүлеп урнаштырылган:

  1. Авыл тарихы.

  2. Мәктәп тарихы.

  3. Шаҗәрә- нәсел агачы

  4. Палеонтология һәм археология

  5. Хезмәт кораллары һәм йорт җиһазлары

  6. Киемнәр һәм бизәнү әйберләре

  7. "Сугышчан дан" бүлеге.

1963 елдан башлап музей белән тарих укытучысы Сафин Габлелгак абый җитәкчелек итә. Ә 1991 елдан бу эш Халикова Люция Вәгыйзь кызына йөкләнә. 1999 елның 31 мартында музейга 344 номерлы таныклык бирелә.

Ә хәзер, темага якынрак килеп, "Сугышчан дан" бүлегенә тукталыйк.

1. Бөек Ватан сугышы экспозициясе берничә бүлектән тора: (күрсәтү)

  1. Якташларыбыз -Бөек Ватан сугышында катнашучылар.

  2. Ветеран укытучыларыбыз.

  3. Батыр очучы Әгъләм Низамов -безнең горурлыгыбыз.

  4. Генерал Г.К.Жуков музей эше турында.

  5. Сугыш кырыннан кайткан экспонатлар.

Бөек Ватан сугышы экспозициясенең һәрбер бүлегенә җентекләберәк сөйләп үтик.

1. Якташларыбыз -Бөек Ватан сугышында катнашучылар.

1941 елның 22 июнь көнендә Гитлер Германиясе Советлар Союзына каршы канкойгыч сугыш башлагач, Ватаныбызның миллионлаган уллары белән бергәләп, Чалпы, Татшуган, Баланлы Бүләк, Камышлы, Ирекле, Наратлы, Роза, Каенлы Күл авылларыннан кулына корал тотып сугыша алырлык барлык ир-егетләр Туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеген сакларга сугышка киттеләр. Әлеге зур һәм дәһшәтле сугышта арысланнар кебек көрәшеп, күпләре мәңгелеккә яу кырында ятып калдылар. Бөек Ватан сугышына Чалпы авылыннан 287 кеше китә. Шуларның 161 һәлак була. Чалпы авыл советына караган авыллардан Татшуган- 232 кешенең- 156сы, Баланлы Бүләк -58 кешенең -43 , Камышлы- 65 кешенең -49, Ирекле һәм Каенлы Күл авылларыннан- 73 кешенең 40, Наратлы -21 кешенең-13, Роза авылыннан 33 кешенең -24 яу кырында ятып калалар. (стенд күрсәтү)

"Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар" һәм "Мәңгелек ут булып кайттык" стендлары безгә мәңгегә яшь булып калган бабаларыбыз турында сөйли.

Әйдәгез, аларны 1 минутлык тынлык белән искә алыйк.(тынлык)

Чалпы авылынннан фронтлардан исән әйләнеп кайткан ветераннарыбыз да бакыйлыкка күчеп бетте инде. "Алар бүген дә сафта" (күрсәтү) стендында безгә карап торган ветераннар- туган якларга әйләнеп кайтып, кайсы алган яралардан, кайберләре вакыт агымы белән безнең сафлардан китеп бардылар.Бөек Ватан сугышының соңгы ветераннары Низамов Хуҗа һәм Исламов Исмәгыйль бабай 2014 елда вафат булдылар. Ә менә Татшуган авылының 2 ветераны - Әхмәдишин Сабир һәм Шайхрамов Габдулла бабайлар, хезмәт ветераннары һәм сугыш елы балалары белән бергәләп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнәләр.

2. "Ветеран укытучыларыбыз" бүлегендә сез Чалпы мәктәбендә белем һәм тәрбия биргән сугыш ветераннарын күрәсез. (Күрсәтү) Менә алар:

Салихов Мөстәкыйм Салихович- 1923 елда туган. Сугышта гвардия капитаны дәрәҗәсендә була.Артеллерия полкының разведка җитәкчесе ул. Ике мәртәбә яралана, 1 тапкыр контузия ала.II нче дәрәҗә "Ватан сугышы ордены", "Кызыл йолдыз" ордены, 5 медаль белән бүләкләнә.Сугыштан соң 34 ел буе Чалпы урта мәктәбе директоры булып эшли, "Халык мәгарифе отличнигы" дигән мактаулы исемгә дә лаек була.1984 елның 27 февралендә вафат була.

Каюмов Закария Абдуллович - 1924 елда Татшуган авылында туган. 1942 елда фронтка алына, Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша. Бер тапкыр авыр яралана. Гвардия сержанты булып хезмәт итә. 5 медаль белән бүләкләнә. Сугыштан соң озак еллар мәктәптә география укыта -"РСФСРның атказанган укытучысы", "Халык мәгарифе отличнигы". 1999 елның 5 маенда вафат була.

Исламов Хәким Галимович -1926 елда туган. 1943 елда Совет Армиясенә алына.Польша һәм Германияне азат итүдә катнаша кече лейтенант Исламов. Сугыш тәмамлангач Дрезденда хәрби комендатурада эшли. 1947 елда демобилизацияләнә һәм озак еллар мәктәптә химия фәнен укыта. 1997 елның мартында вафат була.

Махиянов Гали Махиянович -1923 елда туган. 1942 елда сугышка алына. ГДР һәм Чехославакияне азат итүдә катнаша. Сугышта рота һәм взвод командиры, өлкән лейтенант булып хезмәт итә. 5 медаль белән бүләкләнә. 1947 елда демобилизацияләнә, мәктәптә тарих фәнен укыта. 1996 елның 8 мартында вафат була.

Сафин Габделхак Сафиуллович- 1920 елда туган. 1939 елда армия сафларына алына.Күп бәрелешләрдә һәм Көнбатыш Украинаны азат итүдә катнаша. Артеллирист, гвардия старшинасы, батарея һәм дивизионда старшина булып хезмәт итә. 3 мәртәбә җиңел, 1 тапкыр авыр яралана. "Кызыл йолдыз" ордены һәм 5медаль белән бүләкләнә. 1944 елда демобилизацияләнә. 1938 елдан укытучы булып эшләп, тарих фәнен укытуга тугрылыклы булып кала. 1995 елның 23 январендә вафат була.

Халимов Таҗетдин Хәлимович- 1923 елда туган. 1942елда сугышка китеп, танк механигы, водителе, разведчик, связист, санинструктор булып та хезмәт иткән. 4 тапкыр яраланган. 1946 елда демобилизацияләнеп,батырлыклары өчен 5 медаль белән бүләкләнә. 40 еллап мәктәптә хезмәт дәресләре алып бара. 1994 елда вафат була.

Хафизов Әхмәтзыя Мөхәммәтрәхимович-1927 елда туган. Совет Армиясенә1944 елда чакырыла. Гвардия капитаны. Күп медальләр белән бүләкләнә. 1955 елдадемобилизацияләнә һәмхәрби хезмәткә әзерлек дәресләре укыта.1990 елның 21 январендә вафат була.

3. Батыр очучы Әгъләм Низамовка багышланган бүлеккә рәхим итегез.

1922 елда Чалпы авылында туган лейтенант Әгъләм Гәләү улы НизамовБалтыйк флоты 43 авиация эскадрильясының15 разведка авиаполкында хезмәт иткән. Фронт командованиесе тарафыннан 40 уңышлы очыш операцияләре, 3 самолетны бәреп төшергәне өчен "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән. 1945 елның 26 мартында дошман истребителе тарафыннан утка тотыла һәм һәлак була безнең батыр очучыбыз. Музейда сез аның истәлегенә багышлап ясалган альбом белән таныша аласыз.

4. Генерал Г.К.Жуков музей эше турында.

1970 елларда музей җитәкчесе Мортазин Зөфәр абый җитәкчелегендә укучылар Советлар Союзы маршалы Г. К. Жуков белән элемтәгә кергәннәр. Биредә бөек полководецның укучыларга язган хаты саклана. Анда рәхмәт сүзләре язылган: "Дорогие друзья! Ваше письмо я получил…Оно меня очень обрадовало. Особенно то, что вы занялись изучением истории вооружённой борьбы своего народа за свою Родину…»

Хәзерге вакытта да укучылар төбәк тарихын өйрәнү эшен дәвам итәләр.

5.Сугыш кырыннан кайткан экспонатлар -безнеңмузеебыз горурлыгы.

Сугыш кырыннан кайткан туфрак та, инде еллар үтү белән тутыга бара торган тимер ядрә, снаряд кыйпылчыклары да дәһшәтле еллар турында сөйли безгә. Биредә түбәндәге экспонатлар белән таныша аласыз:

  1. Совет солдаты каскасы

  2. Аш котелогы һәм кашыгы

  3. Снаряд кисәкләре

  4. Патроннар һәм гильзалар

  5. Сугыш мылтыгының кайбер өлешләре

  6. Энәле тимерчыбык кисәге

  7. Сугышчының билбавы

Мәктәп музееның хәрби экспозициясе буенча экскурсиябез тәмамланып килә. Без сезне сугыш елларындагы авыл тарихының бер өлеше белән генә таныштырдык. Бүгенге экскурсия сезнең һәрберегезгә тарихны тагын да күбрәк өйрәнү һәм тарихи эзләнүләргә этәргеч бирсен иде.

Без бабаларыбыз алдында җавап тотып кына калмыйбыз, тарихны белү безнең үзебезгә кирәк. Хәтер исән булганда гына - без яшибез, без исән!



© 2010-2022