Равил Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигыре буенча эш

 10 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбияты дәресе. Дәрестә Равил Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигыре буенча анализ ясала. Рус телле укучыларның татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында белемнәре барлана һәм укылган шигъри әсәрнең эчтәлеген аңлап,  кирәкле мәгълүматны сайлап, өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес кулланып, татарча  сөйләм төзи белүләре, үз фикерләрен дәлилли яки аерым бер фикерне кире кага  алулары максат итеп алынды. Сәнгатьле уку күнекмәләре...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Равил Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигыре буенча эш.

Максат:

I. Белем бирү максаты: -өйрәнелгән тел материалын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

2.Үстерү максаты: - укучыларның анализ ясый, белемнәрен гомумиләштерә

һәм билгеле бер системага сала, исбатлый һәм аерым фикерне кире кага

белү, арадан тиешле мәгълүматны сайлап ала белү, сәнгатьле уку

күнекмәләрен үстерү.

3 Танып-белү максаты: -шигырьнең мәгънәсенә төшенүгә ирешү буенча

эшләү.

4. Тәрбияви максат, -татар халкының; мәшһүр шәхесләренә хөрмәт хисе

тәрбияләү. Татар шигъриятенә кызыксыну уяту.

Җиһазлау һәм дәрескә кирәкле материал: Р.Фәйзуллин, Г.Тукай портретлары, Р.Фәйзуллия китаплары, проектор, дәреслек, фонохрестоматия

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

  • Исәнләшү. Кунаклар белән таныштыру.

  • Бүгенге көн, һава торышы турында әңгәмә.

  • Уңай мотивация тудыру.Укучыларның хәлләрен сорашу.

II. Актуальләштерү.

- Дуслар, бүгенге дәресебезгә мин шундый эпиграф сайладым:

Җирдә кеше торса торсын,
Эзе калсын тирән булып,
Үзе үлсә, эше калсын
Мең яшәрлек имән булып. М.Җәлил.

Стоит жить, чтоб в землю врезать След поглубже, позаметней, Чтоб твое осталосъ дело, Словно дуб тысячелетний.

Ни өчен мондый юлларны сайладым икән? Дәрес ахырында сез безгә аңлатырсыз дип ышанам.

Бүгенге дәресебез шагыйрь Равил Фәйзуллинның шигырен өйрәнүгә багышлана

III. Өй эшен тикшерү.

Узган дәрестә без шагыйрь Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык? Нинди өй эше бирелгән иде?

- Р.Фәйзуллин биографиясе буенча сораулар төзергә, җаваплар
әзерләргә, сөйләргә өйрәнергә, (слайд №1)

1. - Әгәр әзер булсагыз, әйдәгез уйнап алабыз.

"Мин- сиңа, син- аңа" (укучылар бер-берсенә биография буенча сораулар

бирәләр, җавапларны тыңлап, хаталарны төзәтәләр)

2. Ситуатив күнегү: (слайд №2)
Скажи, что:

  • Р. Файзуллин - известный поэт, публицист.

  • Он родился в 1943 году в Рыбно-Слободском районе Татарстана.

  • После школы Равиль Файзуллин учился в КГУ.


  • В студенческие годы он начал писать стихи.

  • Р. Файзуллин пишет и для взрослых, и для детей.

  • Многие произведения поэта переведены на русский, немецкий, фран-
    цузский, арабский и другие языки.

  • Р. Файзуллин - автор многих публицистических статей.

  • Поэт часто бывает в разных республиках, зарубежных странах и пишет о
    путешествиях.

  • На стихи Р. Файзуллина написано много песен, например, «Лебеди»,
    «Тоска», «Вот и мы выросли, мама».

  • Р. Файзуллин - лауреат Государственных премий имени Г. Тукая и
    М. Джалиля.

3. План буенча эчтәлек сөйләтү. (Слайд №3)

  1. Р. Фәйзуллинның бала чагы һәм студент еллары.

  2. Р. Фәйзуллин - балалар шагыйре.

  3. Р. Фәйзуллин - популяр җырлар авторы.

  4. Р. Фәйзуллин - публицист.

  5. Р. Фәйзуллин - бүгенге көндә.

  6. Бүләкләре.

IV. Сүзлек өстендә эш.

а) аерырга - отделять, изолировать, разлучать, отнимать
югалырга - теряться

югалтырга - потерять
җуярга - югалтырга

гамь - горе, печаль, скорбь, тоска, грусть

кылырга - эшләргә, совершать,

мәшһүр - атаклы, күренекле- прославленный, популярный

байтак - күп кенә- күбесе

мохтаҗ - нуждается

дәлилләргә - исбатларга
шикләнергә - сомневаться
бәгырь - йөрәк

б) думает о будущем, невозможно отделить\ разделить\изолировать\отнимать
те у кого есть будущее, нельзя терять веру, тоска\грусть\скорбь народа,
связывает прошлое с будущим, делать добро, прославленные\ популярные
люди, многие из них, бурная слава, нуждается в помощи, доказывает
правоту, кто-то сомневается, считает справедливым, невозможно
разъединить.

V. Р.Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигыре буенча эш.

  • Хәзер без Р.Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны» шигыре белән
    танышырбыз, (слайд №4)

  • Ә кем ул Тукай? Ни өчен Р.Фәйзуллин аңа атап шигырь язган соң? (җаваплар)

  • Дөрес, дусларым. Ә быел Г.Тукайның тууына 125 ел - зур юбилей. 2011 ел
    Татарстанда Тукай елы буларак билгеләп үтелә.

Мин шигырьне укыйм, (яки фонохрестоматиядән тыңлау) игътибар белән тыңлагыз.

1.Сез ничек уйлыйсыз, шагыйрь ни өчен Тукайны яздан аерып булмый дип
саный? (Шигырьне укытучы укый.) (слайд №5)

2.Сорауга җавап тыңлана.(Җавап канәгатьләндермәсә, калдырып торыла)

3. Әйдәгез, шигырьдә нәрсә турында сүз баруын тикшерик.(Бергәләп шигырьне аңлау өстендә эшләү- башта тәрҗемә итү)

1нче строфа. (слайд №6)

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.(ни өчен "янган"?)

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан?!

(Яз фасылыңда дөньяга килгән Тукай киләчәкне кайгыртып яши.)(слайд № 7)

2 нче строфа. (слайд № 8)
Язны җуймый кара елларда да,
халкының ул гүзәл гамьнәрен,
хыялларын, чорлар аша - безгә,-
бүгенгегә китереп бәйләде.

(халыкның гүзәл гамен, хыялын чорлар аша бүгенгегә китерә алган Тукайга сокланып карый) (слайд № 9)

3 нче строфа. (слайд № 10)
Тел яшергән Тарих кына белә

бар кылганын аның, күргәнен.

Ә шулай да булалган бит Илгә

Игелеклелек кылу үрнәге.

(иленә, халкына игелек кылып яшәгән Тукай эшчәнлеге белән горурлану

хисе, үрнәк алу теләге чагыла) (слайд № 11)

4 нче строфа. (слайд № 12)
Бу тарихта мәшһүрләрне куйсаң
ул яшәгән хәлгә, урынга, -
байтагының шаулы даны түгел,
чыкмас иде, бәлки, тыны да!

(Тукай бүгенгенең мәшһүрләре белән чагыштырыла һәм үзе өчен бервакытта да дан, шөһрәт эзләмәгән шагыйрьгә соклану, аның белән горурлану хисе тагын да үстерелә) (слайд № 13)

5 нче строфа. (слайд № 14)
Яшәвен һәм мәңге үлмәслеген
дәлилләүгә мохтаҗмы халык?
Шикләнүче булса, кара, тикшер,
бер бәгърен - Тукаен алып!

(Тукай милләтнең гомумиләштерелгән образы белән тәңгәлләштерелә. Тукайлары булган халыкның яшәве, мәңгелеге шик уятырга тиеш түгел) (слайд № 15)

6 нчы строфа. (Слайд № 16)
Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар,гөлләр, яшәүләр биргән бу айны? Яздан, гаделлектән, киләчәктән мөмкин түгел аеру Тукайны!

(халыкның киләчәге өметле булыр дип ышана) (слайд № 17) 4. Сорауга җавап алу.

- шагыйрь ни өчен Тукайны яздан аерып булмый дип саный?

(Яз- яшәү, өмет, ышаныч, киләчәк символы. Ә Тукай язда туган, язда үлгән. Авыр вакытларда да киләчәккә өметен, ышанычын югалтмаган. Киләчәкне уйлап, киләчәкне кайгыртып яшәгән).

5.Шигырь эчтәлеге буенча эш,

А) Шигырь кемгә багышлап язылган?

Р.Ф.ның Тукайга мөнәсәбәте нинди? (горурлана, соклана,үрнәк итеп куя)

Ни өчен соклана,горурлана?

Ул аны кемнәр белән чагыштыра?

Б) Как скажешь:

  • Тукай служил своему народу;

  • он является образцом справедливости, доброты;

  • каждый народ имеет право на жизнь;

  • автор верит, что будущее народа надежное;
    -Тукай -гордость своего народа;

  • Тукай и весна- едины.

VI. Шигырьне укучылардан укыту. (Сәнгатьлелеккә игътибар итү)
Эчтәлеген сөйләтү.

VII. Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Димәк, Р.Фәйзуллин бу шигырен татар халкынын бөек шагыйре Г.Тукайга багышлап язган. Р. Фәйзуллин Тукайны башкалар белән чагыштыра. Автор өчен Тукай - татар халкының йөрәге. Тукай - игелеклелек, гаделлек, халыкка хезмәт итү үрнәге. Тукай өчен апрель - символик ай, чөнки ул апрельдә туган һәм апрельдә үлгән. Тукай - ул тарих. Тукай - ул бүгенге көн. Тукай - ул киләчәк. Билгеләр кую.

VIII. Өй эше. 1. Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

2. Шигырь буенча ясалган нәтиҗәләрне әдәбият дәфтәрләренә язарга, сөйләргә өйрәнергә.

Ни өчен дәрескә шундый эпиграф сайланган соң?

Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып.

Стоит житъ, чтоб в землю врезать

След поглубже, позаметней,

Чтоб твое осталось дело,

Словно дуб тысячелетний. М.Җәлил.

(Әгәр балалар русча җавап бирсә, бергәләп тәрҗемә ителә)

© 2010-2022