• Преподавателю
  • Другое
  • Урок на тему по татарскому языку Нравственные воспитание на уроках татарского языка

Урок на тему по татарскому языку Нравственные воспитание на уроках татарского языка

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәбият дәресләрендә әхлак мәсьәләләре

(Тема нравственности на уроках татарской литературы)


Назипова Зульфия Равильевна

учитель татарского языка и литературы

МАОУ "СОШ 50" г. Набережные Челны

Республики Татарстан


Әхлак-кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били.

Әхлак тәрбиясе - мәңгелек төшенчә. Элек-электән ата-аналар, өлкәннәр, мөгаллимнәр бала-чаганың игелекле, итагатьле, тәртипле, кешелекле үсүенә нык игътибар иткәннәр; гаиләдә - ата-анага, әби-бабайга, мәктәпләрдә - укытучыларга хөрмәт, олылау, тугрылык хисләре тәрбияләү үзәккә куелган. Туган теленә, туган төбәгенә, үз халкына мәхәббәт - халыктагы әхлак сыйфатларының иң бөеге. Бу сыйфатлар әкият, җыр, йола, уеннар аша киләчәк буыннарның әхлак йөзе хакына, буыннан-буынга тапшырылган, мәкаль-әйтемнәрдә әхлак кануннары буларак формалашкан. Мәсәлән, "Ил аткан таш ерак китә", "Авыздан чыккан салкын сүз, йөрәккә үтеп, боз сала".

Әдәбият курсы катлаулы. Андагы тәрбияви мөмкинлекләр күп планлы, ләкин бик тә эчкә яшеренгән. Анда бу герой яхшы, шундый булырга кирәк, ә бу герой начар эшләгән, андый булырга ярамый дип укытуның файдасы юк. Бу акыл сатуга кайтып кала.

Әдәбият дәресләрен укытуда мин түбәндәге бурыч һәм максатларны алга куям:

  • Татар халкының милләт буларак яшәешен, рухи сафлыгын саклау һәм үстерү;

  • Татар халкының теле, тарихы, традицияләре, ислам дине аша милли горурлык хисе тәрбияләү;

- Укучыларда гомумкешелек һәм татар милләтенең уңай сыйфатларын тәрбияләү;

Халык тудырган йөзәрләгән акыл ияләренең акыллы, тапкыр, зирәк фикерләрен өйрәнгәннән һәм анализлаганнан соң, шундый нәтиҗәгә киләсең: илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелек сыйфатларын саклап калуда бердәнбер юл, таяну ноктасы- ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Аны бала туганнан алып, аның гомере дәвамында алып барганда гына халык нинди генә афәткә юлыкса да, яшәвеннән туктамаячак.

Дөрес, җәмгыятьнең бөтен чирен дә әхлак тәрбиясе аша гына дәвалап бетереп булмый. Ләкин югары әхлаклы шәхесләр генә аны дәвалау юлларын табуга сәләтле икәнлегенә чын күңелемнән ышанам.

© 2010-2022