• Преподавателю
  • Другое
  • Әхлакый кыйммәтләрнең формалашу тәҗрибәсе һәм кешелекнең рухи мирасын үзләштерү

Әхлакый кыйммәтләрнең формалашу тәҗрибәсе һәм кешелекнең рухи мирасын үзләштерү

Кешең бөтен гомере буена иң мөһим юлдашчыларыннан, иң зур таянычларыннан берсе булып аның тәрбиясе тора. Һәм бу тәрбияне аның тумышыннан алып, бөтен гомере дәвамында алып бару зарур. Бары шул вакытта гына ул үзенең үсешен, яшәешен, бернинди авырлыкларга да карамыйча, дәвам итә ала. Мәктәптә әхлак тәрбиясе – бүгенге тормыш-көнкүреш өчен кирәк булган кешелек сыйфатларын тәрбияләү, бүгенге яшәеш өчен мөһим кагыйдәләргә таянып яшәү хакында мәгълүмат бирү ул. Бу эш, башлыча, әдәби әсәр өйрәнү-анализл... Бу хезмәтемне мин түбәндәге бурычларны күз алдында тотып яздым: · Укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруның мөһимлеген күрсәтү. · Атаклы педагогларның, җәмәгать эшлеклеләренең, язучыларның тәрбия бирүгә карата булган фикерләре белән танышу. · Мәктәп программасына салынган әдәбияттан тәрбия бурычларын күз алдында тотып сайланган әсәрләр белән танышу. Шул рәвешле кешелекнең рухи мирасын үзләштерү. Хезмәтемне язу барышында мин күп кенә матур әдәбият әсәрләре белән дә, мәктәп дәреслекләре белән дә, танылган педагогларның, әдәбият белеме галимнәренең фәнни хезмәтләре белән дә таныштым. Күбесенчә, мин Хуҗиәхмәтов Ә.Н., Казыйханов В.С., Яхин А.Г. һ.б. хезмәтләренә таянып эшләдем.
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Әхлакый кыйммәтләрнең формалашу тәҗрибәсе һәм кешелекнең рухи мирасын үзләштерү.





Казан шәһәре Совет районы 175нче урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәширова Айгөл Ислам кызы



Казан, 2010.



Эчтәлек.



  1. Кереш...........................................................................................................2

2. Әхлакый кыйммәтләрнең формалашу тәҗрибәсе...................................4

3. Әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе алу.....................................................8

4. Файдаланган әдәбият..................................................................................12













































Кереш.

Кешең бөтен гомере буена иң мөһим юлдашчыларыннан, иң зур таянычларыннан берсе булып аның тәрбиясе тора. Һәм бу тәрбияне аның тумышыннан алып, бөтен гомере дәвамында алып бару зарур. Бары шул вакытта гына ул үзенең үсешен, яшәешен, бернинди авырлыкларга да карамыйча, дәвам итә ала. Мәктәптә әхлак тәрбиясе - бүгенге тормыш-көнкүреш өчен кирәк булган кешелек сыйфатларын тәрбияләү, бүгенге яшәеш өчен мөһим кагыйдәләргә таянып яшәү хакында мәгълүмат бирү ул. Бу эш, башлыча, әдәби әсәр өйрәнү-анализлау барышында алып барыла. Әдәбият дәресләре балада әхлак тәҗрибәсе булдыру өчен иң туры юл булып санала. Чөнки әдәбиятның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү һәм раслау белән бәйләнгән. Шуңа да хезмәтемнең төп өлеше мәктәп программасына кергән кайбер әдәби әсәрләрнең әхлакый тәрбия бирү ягын анализлауга багышланды.

Бу хезмәтемне мин түбәндәге бурычларны күз алдында тотып яздым:

  • Укыту һәм тәрбия эшчәнлегендә әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруның мөһимлеген күрсәтү.

  • Атаклы педагогларның, җәмәгать эшлеклеләренең, язучыларның тәрбия бирүгә карата булган фикерләре белән танышу.

  • Мәктәп программасына салынган әдәбияттан тәрбия бурычларын күз алдында тотып сайланган әсәрләр белән танышу. Шул рәвешле кешелекнең рухи мирасын үзләштерү.

Хезмәтемне язу барышында мин күп кенә матур әдәбият әсәрләре белән дә, мәктәп дәреслекләре белән дә, танылган педагогларның, әдәбият белеме галимнәренең фәнни хезмәтләре белән дә таныштым. Күбесенчә, мин Хуҗиәхмәтов Ә.Н., Казыйханов В.С., Яхин А.Г. һ.б. хезмәтләренә таянып эшләдем.



Әхлакый кыйммәтләрнең формалашу тәҗрибәсе.

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый. Әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы швейцар педагогы Песталоцци: "Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш." - дигән. Аның фикеренчә бары әхлак тәрбиясе генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

Ризаэтдин Фәхретдиннең түбәндәге сүзләрен исә алтын хәрефләр белән язып куярлык: "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртәалмас".

Әхлак тәрбиясе бирү хәзерге вакытта да үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмый. Соңгы вакытта телевидение, радио, газета-журналларда илдә җинаятьчелекнең көннән-көн кискенләшә баруы турында хәбәр итәләр. Чыннан да кеше үтерү, талау, кыйнау һ.б. күптөрле җинаятьләрнең ташкынсыман арта баруын ишетеп, күреп беләбез. Россиядә соңгы елларда алкоголизм чире белән чирләүче хатын-кызлар, ирләр, хәтта балалар саны кискен артты. Ул гына да түгел наркомания, токсикомания һәм кеше әхлак-сызлыгының чиге булган фәхишәлек аркасында дәвалап булмаслык СПИД чире - XX гасыр чумасы килеп чыкты. Илдәге бу хәлләргә безне әхлаксызлык, ягъни әхлак нормаларын, кагыйдәләрен тупас бозу, аларны үтәмәү китереп җиткерде. Халыкның әхлакый сыйфатлары кими баруның күптөрле сәбәпләре бар. XX гасырда кешелек интеллекты үзенең иң югары үсешенә иреште шикелле: кеше атом-төш энергиясенең иң зур серләрен ачты һәм галәмгә дә чыкты. Әмма бу казанышлар кешенең рухи үсешен тизләтмәде. Рухи халәт артта калып барды. Алга киткән илләрдә кешеләр әхлакый сыйфатларын югалта башлады.

Татар халкының әхлак тәрбияләүдә нинди тенденцияләре күзәтелә соң? Элек алар тулысынча Коръәннең изге сүзенә, халыкның гореф-гадәтләренә нигезләнгән булган. Оят, намус, бурычлылык, шәфкатьлелек, юмартлык, киң күңеллелек, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек әхлакый төшенчәләр халыкта, гаиләдә, мәдрәсә, мәчеттә балаларга һәм яшьләргә тәрбия бирү нигезен тәшкил иткәннәр. Шәхестә әхлакый сыйфат тәрбияләүдә физик хезмәт иң мөһим нәрсә саналган.

Хезмәт процессы һәм аның нәтиҗәләре яшь буында намуслы хезмәт итү гадәте, эшкә уңай караш, үзара һәм туганнарга ярдәмләшү, яхшылык тели белү күнекмәсе булдырырга ярдәм иткән. Хезмәт кешенең холкын, ихтыяр көчен начаррак булмаска омтылу хисен тәрбияләгән.

Шәригать кануннары нигезендә һәр мөселманның укымышлы булуы һәм Коръәнне белүе мәҗбүр итеп куелган. Октябрь инкыйлабына кадәр укый яза белә торган татар крестьяннары рус крестьяннарыннан күбрәк булган. Мөселман гаиләләренең күбесе дини белем алганда үзләштергән әхлакый кагыйдәләр нигезендә яшәргә тырышканнар. Тәрбиянең төп коралы сүз булган. Билгеле бер канунга буйсыну яшь кешеләрнең һәрберсе өчен тәртип нормасы булып саналган. Әхлакый тәрбия бирүче гореф-гадәтләр гасырлар дәвамында ныгый барган, тотрыклы булган, халыкның ярлы катлавына күп кенә мәсьәләләрне күмәк рәвештә хәл итәргә булышкан.

Илдәге аяныч вәзгыятьтә яшь буында кешелек сыйфатларын саклау өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы - ул да булса әхлак тәрбиясе бирү. Дөрес, җәмгыятьнең бөтен чирен моның белән генә бетереп булмый. Ләкин бары югары әхлаклы шәхесләр генә аны дәвалау юлларын табар дип ышанасы килә.

Әхлак. Нәрсә соң ул, аны ничек аңларга? Әхлак - тумыштан, уку, өйрәнү, гаилә тәрбиясе һ.б. юллар белән ирешелгән рухи халәт, сөйләгән сүзләрдә, эшләгән эшләрдә, ясаган хәрәкәтләрдә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган норма. Бу кагыйдәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салучы кагыйдәләр, гореф-гадәтләр булырга тиеш. Тәрбияле кеше булу өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи сәламәтлек тә кирәк. Шуңа безнең: әти-әни, тәрбияче һәм укытучыларның бурычы - балаларыбызның, укучыларның рухи сәламәтлеге турында кайгырту.

Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала. 30 елдан артык укытучы булып эшләү дәверендә күзәтүләрем бер нәрсәгә инандырды: укучыдагы әхлак нормалары әти-әнидәге сыйфатларның күчерелмәсе. Бала аларны киптергеч кәгазь кебек үзенә сеңдереп кенә ала. Без - һәрберебез ата-ана, шуның өчен киләчәк буынны тәрбияләү һәрберебездән башлана. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала мәктәп тәрбиясен дә кушкач, тормыштагы тискәре күренешләрне хупламый, ул гына да түгел, аларга каршы тора ала. Менә шуңа күрә дә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Аларга түбәндәгеләр керә:

  • балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру;

  • балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булдыруга ирешү.

  • балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;

  • ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү.

Кеше шәхси тормышында, гаиләдә үзен җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән граждан итеп хис итәргә тиеш.

Хезмәткә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү - кешенең гомер юлын, аның киләчәген, язмышын билгели торган фактор. Чөнки кеше, кайда гына булмасын, нинди генә җәмгыятьтә яшәмәсен, хезмәт мөнәсәбәтләреннән читтә кала алмый һәм нәкъ менә алар аны шәхес буларак формалаштыра.

Укучы баланың хезмәткә мөнәсәбәтен билгеләүче төп күрсәткеч - аның хезмәтнең әһәмиятен аңлый белүе, башкарган эшенең нәтиҗәсе өчен җаваплылык тоюы, хезмәт сөючәнлеге һәм, әлбәттә, башкаларның хезмәтен ихтирам итә белүе.

Укучыда үз-үзенә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү - шулай ук, бердәмлек, гуманлылык, намуслылык, чисталык-пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар булдыру дигән сүз.

Җәмгыятьтә үз урыныңны таба белү, үзеңне башкалар янәшәсендә дә, ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү - укучы баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе. Аңлы тәртип - әнә шул сыйфатларның бер күренеше.

Укучыда әхлак сыйфатларын тәрбияләү өлкәсендә янә бер мөһим юнәлеш бар. Ул да булса - гаиләдә әхлаклы мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек тирән эз калдыра, барлык әхлак мөнәсәбәтләренең нигез ташына әверелә.

























Әдәби әсәрләр аша әхлак тәрбиясе алу.

Бала иң беренче әхлак тәрбиясен гаиләдә, аннан балалар бакчасында ала. Шул белемне мәктәп тулылындыра. Мәктәп программасына әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомумкешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланган.

Беренче сыйныфта әлифбадан "Яхшы сүз" хикәясен укып чыккач, әдәпле сүзенә гади генә аңлатма бирелә. "Әдәпле кешеләр алдашмый, ямьсез сүзләр сөйләми, иптәшләрен үртәми, кечкенәләрне кыерсытмый. Аларны матур кешеләр дип тә йөртәләр дигән нәтиҗә ясала. "Җиңү көне" хикәясен укыгач, вафат булган якыннарыбыз турында онытмаска, каберләрен барлап торырга кирәклегенә басым ясала. Дәреслектәге кыска хикәяләр әниләргә мәхәббәт, туган илне ярату, хезмәт сөю кебек әхлак сыйфатлары булдыруны күздә тота.

II сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле әхлакый нормаларның иң мөһимнәре Д. Аппакова, А. Алиш әсәрләрендә чагылыш таба. Д. Аппакова балаларны гадел, батыр, ярдәмчел, тәртипле булырга өйрәтә. Аның геройлары үзләренең характер сыйфатлары белән аерылалар - алар кылган ялгыш эшләре өчен үкенә һәм яхшы якка үзгәрергә телиләр.

"Өч кыз туган" әкияте укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүдә дә, кайбер әхлак төшенчәләрен: сабырлык, тырышлык, гомумкешелек кебек сыйфатларны аңлатуда ярдәм итә. Хезмәт сөючән ялгыз ананың беренче һәм икенче кызы ташбәгырьле булып сурәтләнә, газиз әниләренә авыр вакытында ярдәм итәргә теләмиләр. Ахыр чиктә кызларның җәза алулары укучыларны аналарны рәҗетмәскә, аларны хөрмәт итәргә, аналарга карата гуманлы гамәлләр генә кылырга өндәп тора. Өченче кыз - эшлекле, хезмәт сөючән, ана хакы, ана сүзе, ана теләге һәм аның сәламәтлеге бу кыз өчен буш сүз түгел. Аның киләчәге бәхетле, якты, матур булып сурәтләнә. Анасының ризалыгы - кыз бала өчен зур бәхет ул. Бу, әлбәттә, балалар күңеленә сеңеп кала.

Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә образлар системасы бик бай. Шул образларның иң әһәмиятлесе - Акъәби һәм васыять образлары; нәкъ менә шушы образларга мөнәсәбәтләре аша башка образларның ни дәрәҗәдә әхлакый кыйммәтләргә ия булулары ачыклана. Төп образ - Акъәби образы. Бу исемгә бик тирән мәгънә салынган, ул символик образ. Бу образда халык рухы, борынгыдан килгән гореф-гадәтләре чагылган. Ак төс - чисталык, пакьлек символы. Димәк, ана - дөньяда иң изге җан. Аңа карата изге гамәлләр кылу безнең бурычыбыз. Ананың дүрт баласы бар. Дүртесе дә читтә яшиләр, белем алып зур кешеләр булганнар, байлыклары да бар. Әмма алар рухи яктан хәерче, аларда күңел сизгерлеге юк, күңелләре саран, кешелексез. Әниләре аларны берсеннән-берсе уңган, илгә файдалы, кирәкле кешеләр итеп үстергән. Ләкин ана һәм балалар арасында рухи бәйләнеш, җылы мөнәсәбәт юк. Балалары, заманча яшибез дип, туган җирне, нәселне, ата-ана туфрагын, буыннан-буынга бирелә торган изге төшенчәләр белән бәйләнешне өзгәннәр. Алар Акъәбинең соңгы теләген дә тыңларга вакыт таба алмыйлар. Хәтта аның соңгы васыятен дә үтәмиләр.

Бу әсәрдәге һәр образ - тормыш мәктәбе. Әмирхан Еники алар аша халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карау кирәклеге мәсьәләсен күтәрә, рухи бушлыкны, әхлакый, мәдәни мирастан читләшүне тәнкыйтьли.

Ата-ана хакы әгәр дә бер кеше икенчесенә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа үзенең рәхмәтен: "Балаларыңнын игелеген күрергә язсын", - дигән теләкләр аша белдерә. Ата-ана өчен бала - иң кадерле җан иясе.

Аларның үз балалары турында гел яхшы хәбәрләр ишетәсе килә. Авыр чакларда балаларының ярдәмен тойса, шул игелек күрсәтү була. Игелексез кеше - кешелексез, таш бәгырьле, мәрхәмәтсез кеше. Ата-аналарга күрсәткән ярдәмне матди якта гына кайтарып калдыру һич тә дөрес түгел. Мәктәпнең дә бурычы - ата-аналарга карата миһербанлылык тәрбияләү.

Шулай ук табигать белән кеше, кеше белән кеше, бала белән ана мөнәсәбәтләре ана матурлыкны аңлый белергә өйрәтүдә Ә. Еникинең "Матурлык" әсәре зур әһәмияткә ия. Хикәянең төп герое булган Бәдретдингә шәкерт буларак характеристика бирелә. Ул яхшы укый, дусларына ярдәмчел. Дуслары белән кайтып кергәч, малайның әтисе белән күрешүен искә төшерик. Алар бик озак күрешмәгәннәр, бер-берсенең кочагына ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Чөнки татар халкында андый гадәт юк. "Улым" дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер-берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр. Бәдретдиннең өйдәге иң өлкән кешегә "Бабакай" диеп эндәшүе генә дә күңелләрне эретерлек. Шәкертләрне озатканда да аннан фатиха бирүне сорыйлар. Монда инде бабайның гаиләдә төп кеше булуы күренә, чөнки мөселман халкында олылырга зур хөрмәт белән карау гадәткә кергән. "Олыласаң олыны, олылырлар үзеңне", -ди халык. Әсәрдә Бәдретдиннең күңел матурлыгы да, гаиләдәге мөнәсәбәтнең матурлыгы да, шәкертләрнең үзара мөгалләмәләренең матурлыгы да, бөтен тулылыгы белән сурәтләнгән. Озак авырту шәкертнең әнисенең йөзен коточкыч ямьсез иткән. Әмма баланың күзенә ул беркайчан да ямьсез булып күренми. Чөнки ана шулай тәрбияли алган. Бәдретдин әнисе белән горурлана, хөрмәт итә, аның эчке дөньясының матурлыгын күрә. Язучы бу хикәясендә бала һәм ана образлары аша алар арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген сурәтли.

Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Габделҗаббар Кандалый иҗатларында да тәрбия мәсьәләсе зур урын алган, милләттебезнең төп сыйфатына әверелгән тыйнаклык, юмартлык, тугрылык, хәләл көч белән яшәүгә мәдхия укыла.

Халкыбыз җәүһәрләрен, әйтем, сынамышларын, мәкальләрен язучылар үз иҗатларында бик оста файдаланалар. Ә Каюм Насыйри халык иҗатын җыя, туплый, өйрәнә һәм шулар аркылы милли тәрбия бирергә тырыша. Әдәбият укытканда шушы халык аваз иҗатына мөрәҗәгать ителә, V сыйныфларда әкиятләргә күп урын бирелсә, VII сыйныфларда татар халык җырларын, өйрәнүгә күп игътибар бирелә.

К. Насыйриның дәвамчысы булган Фатих Әмирхан, тәрбияне дөрес оештырганда гына, балалар үз-үзләрен дәрес тоту кагыйдәләрен, шушы тәртипнең мөһимлеген аңлы рәвештә күреп үтиләр, дип искәртә. Тәрбия эшендә үз халкыңның да, башка халыкларның да бөек кешеләре мисалларын китерүнең һәм матур әдәбиятне өйрәнүнең уңай нәтиҗәләрен ассызыклап үтә. Аның мәктәп программасына кергән кайбер әсәрләренә тукталып үтик. Мәсәлән, "Корбан" әсәре. Бу хикәяне укучылар VII сыйныфта өйрәнәләр. Бу әсәрне өйрәнгәндә, төп фикерне исеме аркылы күрсәтә алабыз. Беренче карашка, "Корбан" сүзе Корбан бәйрәмендә чалган сарыкны күз алдында тота кебек. "Корбан" дип Ф.Әмирхан малайга карата әйткән. Аны иркәләп, үз теләген генә дөрес дип санарга өйрәткәннәр. Шуңа күрә, ул тәрбия корбаны, ди автор. Дөрес тәрбия алмау нәтиҗәсендә ул бик бәхетсез кешегә әйләнә. " Ул үксез бала шул" хикәясендә малайларның мактанулары, тәкәбберлекләре сүрәтләнә. Бу әсәрне укыгач, укучылар мондый нәтиҗәгә килә алалар: мактануның нәтиҗәсе - хурлык, мактану - үзе үк нәтиҗәсез оттыру ул. Шәфигулла агай ("Шәфигулла агай"әсәрендә) - үзен бөтен дөнья халкы өчен үрнәк итеп күрсәтүче мактанчык яңа тип геой. Ул идея өчен җан атучы безгә таныш геройлардан бер ягы белән дә аерылмый. Үзен мактый, эшчеләр сыйныфы вәкиле булуы белән горурлана. Ләкин мактанган саен наданлыгы ачыла гына бара, үзенең өстенлеген исбат итеп ни дә булса эшләгән саен, ахмаклыгы арта бара. Һәм укучы күзе алдында ул көлкеле, надан герой итеп күзаллана.

Әлбәттә, мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Без, укытучылар, һәрбер әсәрне укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда, һәрбер образның тискәре һәм уңай якларын ачып, балаларда гомумкешелекнең уңай сыйфатларын тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекне дә файдаланырга тиешбез. Кешелекнең рухи мирасын без түкми-чәчми аларга җиткерергә тиешбез. Һәм без үзебезнең мәктәп укытучылары белән шулай эшләргә тырышабыз, уку-укыту мәсьәләләрен генә түгел, тәрбия бирү проблемаларын да методик берләшмә утырышларында бергәләп тикшерәбез, дәресләрдә яңа технологияләр куллану мөмкинлекләрен өйрәнәбез.







Файдаланган әдәбият.

  1. Казыйханов В. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1998.

  2. Мәхмүтов М. Әхлакый аң тәрбияләү. Мәгариф, №4 1999.

  3. Минһаҗева Л. Дәрҗия Аппакова. Мәгариф, №1, 2002.

  4. Исхакова М. Ә. Ана теле дәресләрендә әхлак тәрбиясе. Казан, 1988.

  5. Фәйзрахманова С. Әхлаклык - изге хисләргә ия булу ул.

  6. Җәмәлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. Казан, 2003.

  7. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә. Казан, 2001.

  8. Галиева Л.И., Әхмәтҗанова Л.Х., Низамов Р.А. Әдәплелек дәресләре 1-3 сыйныфлар. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 1995.

  9. Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия. Книга о воспитании. Казань, 1992.

  10. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. "Тәрбия теориясе һәм методикасы". "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

  11. Низамов Р.А. Халык педагогикасы - тәрбиянең нигезе.

  12. Белем һәм күнекмәләрне тикшерәбез. Мәгариф, №3, 2003.

  13. Васильева-ГангусЛ. Әдәплелек әлифбасы. Казан, 1989.

  14. Шәязданов К. Әхлаклы булыйк. Мәгариф, №5, 2005.

  15. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Әхлак тәрбиясе. Мәгариф, №1, 2005.

  16. Җәмәлиев Ш.К. Насыйри иҗатында татар халык тәрбиясе. Мәгариф, №6, 2001.

  17. Яхин А. Әсәргә ничек анализ ясарга? Мәгариф, №11, 1999.

  18. Әхмәдуллин А. Фатих Әмирханның "Шәфигулла агай" әсәрен өйрәнү. Мәгариф журн.

  19. bestdisser.com



КОЛГАЛИ ҺӘМ АНЫҢ ПОЭМАСЫ

Татар халкы гасырлар буена бик яратып укыган, атадан балага, буыннан буынга тапшыра-тапшыра килгән әдәби истәлекләрдән «Кыйссаи Йосыф» дастаны XIII гасыр башында иҗат ителгән. Әсәрнең язылу вакыты хакында поэманың хатимәсендә, ягъни бетем өлешендә шагыйрь Колгали (тюркологик хезмәтләрдә бу исем күбрәк Кул-Али рәвешендә языла) үзе үк теркәп калдырган. Мәсәлән, сыйфатлы дип исәпләнгән нөсхәләрнең берсендә мондый юллар бар:

Мәүлядин мәдәт-нөсрәт йитезендин,

Рәҗәб ай җәляли утызындин,

Тарих чөн алты йөз тукызындин -

Бу зәгыйфь бу китаби дөзде имди.

Ягъни әсәр һиҗричә ел исәбе белән 609 елның 30 рәҗәбендә, ә хәзерге календарьга күчерсәк, 1212 елның 26 декабренда язылып беткән икән.

Дөрес, соңгы дәвердәге күчерүчеләрнең ялгыштыруы аркасында, хәзерге көнгә кадәр сакланып калган күп санлы кулъязмаларда әсәрнең язылу елы башкачарак та күрсәтелә; шулардан 609 дан каларак киң таралганы - 630 (1233) һәм 635 (1238). Югарыда китерелгән шигъри өзектәге ритм һәм рифмалар мөмкинлеген игътибарга алсак, күрсәтелгән еллардан 609 яисә 630 лар чынбарлыкка якынрак сыман. Хәер, ничек кенә булмасын, бер дата да 609 һәм 635 елларның «кысаларыннан» тышка чыкмый. Димәк, әсәрнең XIII йөз башында ук язылуы шик тудырмый. Аның шулай икәнлеген истәлекнең теле дә раслый. Шуңа күрә без бу мәкаләдә төгәл дата мәсьәләсен бер читкә куеп, икенче бер мөһим проблемага - «Кыйссаи Йосыф» дастанының, әби-бабайларыбызча гади итеп әйткәнчә, «Йосыф китабы»ның иҗади чыганакларына, шулай ук аның үзенең соң нинди эзләр калдыруына тукталырбыз.

Әсәрнең иҗат ителү тарихы, аны язган Колгали исемле серле шәхеснең кемлеге хакында бернинди документаль мәгълүмат сакланмаган. Шуңа күрә безгә истәлекнең эчтәлегеңә, анда сурәтләнгән вакыйгаларның хосусиятләренә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

1. Шагыйрь барган эзләрдән

«Йосыф китабы»ның сюжеты, бер сүз белән әйткәндә, гаҗәеп гүзәл чырайлы, пакь вөжданлы Йосыф белән аңар тәкатен җуеп гашыйк булган Зөләйха исемле чибәр ханымның маҗараларын төрле яклап сурәтләүгә, менә шушы бәрәкәтле фонда бик күп әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби мәсьәләләрне яктыртуга кайтып кала.

Бер карасаң, монда әллә нинди зур яңалык юк сыман. Чөнки Йосыф белән Зөләйха турындагы хикәяләр бик борынгы заманнарда ук туып, дистәләгән гасырлар буена телдән-телгә сөйләнә килгәннәр, ә язучылар исә бу хикәяләр нигезендә күп санлы проза әсәрләре, поэмалар иҗат кылганнар. Шуңа күрә Колгали дастанында да, төрле заманнарның төрле авторлары әсәрләрендәге кебек үк, кабатлана торган нәрсәләр шактый. Ләкин шуның белән бергә, күп санлы версияләрнең һәрберсендәге төсле, аңа гына хас оригиналь яклар да байтак. Менә шушы яктан караганда, Колгали версиясенә нинди бәя бирергә?

Моны ачыклар өчен, беренчедән, Йосыйф һәм Зөләйха сюжетына Колгалигә кадәр кайда нинди әсәрләр язылган, икенчедән, Колгали алардан ни дәрәҗәдә файдаланган да һәм ни дәрәҗәдә үзеннән яңалык өстәгән, өченчедән, Колгалидән соң булган шагыйрьләргә аның әсәре нинди йогынты ясаган - әнә шуларны барлап чыгарга кирәк.

Йосыф һәм Зөләйха хакында Сирия шагыйрьләре IV-VI гасырларда ук зур-зур поэмалар язганнар. Бу уңайдан, мәсәлән, Балаи (430 ел), Нарсаи (410-505). Яков Серуги (450-521), Романос (560) кебек шагыйрьләрне искә төшереп үтәргә мөмкин. Болар хакында кыскача белешмәне без икенче бер мәкаләдә китергән идек инде (Тагирджанов А.Т.,1970), шуңа күрә аларга кабат тукталып тормыйбыз.

Соңрак дәверләрдә мәйданга чыккае язучылар, бигрәк тә мөселман илләрендә иҗат итүчеләре «Кыйсасел әнбия» (Пәйгамбәрләр турында хикәяләр) китапларын язганда, әле аталган авторларның әсәрләреңнән күп кенә легендаларны, риваятьләрне күчергәннәр, һәр автор, элгәреләреннән төп сюжет сызыгын күчерү белән генә чикләнмичә, үзеннән дә төрле эпизодлар өстәгән. Шуңа күрә заманнар үтү белән, Иосыйф һәм Зөләйха кыйссасы яңадан-яңа кызыклы вакыйгаләр исәбенә бик баеган. Ниһаять, IX-X гасырларда яшәгән бөек Иран шагыйре Фирдәүси дә «Йосыф вә Зөләйха» исемле зур поэма тудырган. Ул да элек язылган әсәрләрдән нык кына файдаланган һәм үзеннән дә кыйссага күп нәрсәләр өстәгән.

Фирдәүсидән соң «Иосыйф вә Зөләйха» темасына проза белән фарсыча язылган бер әсәр сакланып калган; ул «Әнисел меридин вә шәмсел мәҗалие» дип атала. Аның башында «Гариф Габдулла Әнсари әйтте» дигән сүзләр бар. Шуңа күрә кайберәүләр аны һиратта яшәгән мәшһүр суфи әдип шәйх Габдулла Әнсари (1005-1088) язган дип уйлыйлар. Ләкин ул китапның исеме Әнсари әсәрләре арасында һичбер җирдә телгә алынмаган, һәм анда соңрак яшәгән галимнәрнең исемнәре дә очрый дип, аның Әнсари әсәре түгеллеген исбат итүчеләр дә бар. Шулай да бу әсәр авторының Фирдәүси поэмасыннан файдаланганы күренеп тора; ләкин анда Фирдәүси поэмасында булмаган легендалар да байтак. Мәсәлән, Зөләйханың яшьлек чагы, Йосыйфны ике тапкыр төшендә күрүе, Ягъкуб пәйгамбәрнең үз баласы Йосыфка сөт күбрәк булсын өчен кәнизәгенең баласын сатып җибәрүе кебек риваятьләр.

Без шагыйрь Колгали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын югарыда күрсәтелгән авторларның әсәрләре белән дә, Фирдәүси поэмасы белән дә сүзгә-сүз чагыштырып, тикшереп карадык (Фирдәүси әсәренең 1299 ел һиҗри Тәһранда басылган нөсхәсе буенча, карагыз: Фирдәүси Туси, 1299 һиҗри). Нәтиҗәдә бик әһәмиятле хакыйкать ачылды: безнең шагыйрь үз әсәрен язганда Фирдәүсинең «Йосыф һәм Зөләйха» поэмасыннан бик нык һәм иҗади файдаланган икән. Шулай ук ул әле генә аталган «Әнисел мөридин...» китабы белән дә таныш булганга охшый.

Фирдәүси үз поэмасының баштагы ундүрт бүлегендә, башка кайбер «Кыйсасел әнбия»ләрдәге кебек, Ягъкубның тууыннан башлап, Йосыфның төш күргәненәчә булган халләре хакында тәфсилләп язган. Колгали исә бу өлешне бөтенләй төшереп калдырган. Ул үз әсәрен Йосыфның төш күрүеннән башлый. Анда да гел Фирдәүсигә ияреп бармый. Ул элек язылган әсәрләрдәге һәм Фирдәүси поэмасындагы эпизодларны бер җиргә җыя, үзеннән детальләр өсти һәм вакыйгаләргә бөтенлек рәвеше кертә. Әлбәттә, сюжетның төп элементлары, легендаларның күпчелеге төрле «Кыйсасел әнбия»ләрдә дә, Фирдәүсидә дә булганга, Колгалинең аларны үз поэмасына кайсы чыганактан алуын кистереп әйтүе кыен. Мәгәр тегеләрнең берсендә дә булмыйча, бары тик Фирдәүси белән Колгалидә генә очраган эпизодлар да шактый. Мәсәлән:

Йосыф әтисе итәгендә йоклаган чакта төш күрә.Уянгач, әтисеннән төшен юрата. Әтисе, патша булырсың, ди. Бу сүз Йосыфның туганнарына ишетелә...; ул патша булса, безгә гарьлек..., үтерик үзен, яисә еракка олактырыйк, диләр туганнары;

Ягъкубтан сорап, Йосыфны хәйлә белән кырга алып китәләр; аталары, Йосыфны җәяү йөртмәгез, нәүбәтләшеп күтәрегез, Йосыфны яхшы саклагыз, дип кала;

Шәмгун пычак күтәреп Йосыфны үтерергә килә, аны Яһүдә коткара...;

Йосыфны коега ташлау... Кәрван белән узып баручы сәүдәгәр Малик бине Дагри үзенең Бәшир һәм Бөшра исемле колларына, чиләк төшереп, коедан су алырга куша; Йосыф чиләккә ябышып коедан чыга; Йосыфның туганнары, качып яткан җирләреннән чыгып, энеләрен Маликкә сатып җибәрәләр... (карагыз: Борынгы татар әдәбияты, 97-101).

Бу эпизодлар Фирдәүсинең үзендә ничек тасвир ителгән дә, Колгали аларны ничек үзгәртеп, ничек тәрҗемә итеп алган - шуны күзәтү өчен аерым өзекләр китерү, бәлки, кызыклырак булыр. Фирдәүси:

Дигәр барэ гуфт әй гирами пиеор

Хәзәр көн әз ин - хаб гуфтән хәзәр.

Юлга юл тәрҗемәсе болай: «Тагын бер әйтте: и кадерле улым, саклан, бу төшеңне сөйләүдән саклан!»

(Гарәп хәрефләре белән язылган фарсыча оригиналларны III таблицадан карагыз, № 1.)

Колгалидә бу өзек түбәндәгечә яңгырый (биредә һәм алга таба Колгали әсәреннән өзекләрне «Кыйссаи Йосыф» китабының 1839 елгы Казан басмасыннан китерәбез):

Вәләкин әманәтдер, җаивш угыл, Бу дөшеңне һич кемсәйә сән айтмагыл.(5 6.)

Кардәшләре Йосыфны сахрага алып китәргә сорагач, Ягъкубның эчке кичерешләрен Фирдәүси болай тасвирлый: «Балаларыннан моны ишеткәч, бу сүзләрне кабул итәргә атаның күңеле тартмады. Әйтерсең, кайчандыр бәла киләчәген сизенде, өстәвенә шуны төшендә дә күргән, ул төшеннән дә бик курыккан иде» (№ 2).

Колгалидә:

Йагъкуб, аны ишедеп, сакыйнч санды, Госса берлә кайгырды, бәгъре йанды, Кэнду бер дәш күрмеш иде, аны анды, йосыфә дәстүр вирмәз, кумаз имди. (7 б.)

Уллары, Йосыфны алып, кырга чыгып китәр алдыннан Ягъкуб аларга, Фирдәүси буенча, түбәндәге киңәшләрне бирә: «Уныгыз да аны саклагыз, юлда аны җәяү йөретмәгез, нәүбәт белән берәм-берәм иңбашыгызга күтәрегез; авыр йөк түгел, каты нәрсә дә түгел ул» (№ 3).

Колгали бу фикерне түбәндәгечә әйттерә:

«Әманәтдер: Йосыфны саклайасыз,

Нәүбәтләшү иңегезгә күтәрәсез,

Җөмләңез игү, тимар сез кыйласыз»,-

Бу сүз илә Йосыфны күндерер имди.(10 б.)

Кырга, сахрага чыккач, абыйлары Йосыфны үтермәкче булалар, Фирдәүси моны болай сурәтли: «Шәмгун, моны күреп, сикереп торды, ачулы арыслан, котырган фил кебек булды. Шул ачу белән Йосыф янына йөгереп килде, ялтыраган хәнҗәрен чыгарды, башын тәненнән аерырга, җанын тәненнән чыгарырга теләде» (№4)

Колгалидә эпизод беркадәре кыскартылып бирелгән:

Моны ишедеп, Шәмгун йаулак ачигъланды,

Пычак тартып, Йосыф үзрә хәзер кәлде,

Пычак илә үлтермәгә хәмлә кыйлды...(12 б.)

Йосыфны коега ташлар алдыннан туганнары күлмәген салдырып алалар. Йосыфның ялваруы Фирдәүсидә болай бирелгән: «Әйтте: зинһар, күлмәкне үземә калдырыгыз, тәнемне ялангач итмәгез. Берәү үлсә, аңарга кәфен ясыйлар, бу күлмәкне миңа кәфен итегез» (№ 5).

Колгалидә:

Йосыф әйдер: карендәшләр, буны кыйлмаң,

Бәнем тәнем горьян кыйлып, туным суймаң.

Бу көн үлсәм, кани бәңа кәфен кирәк,

Инде бәңа кәфен улсун ушбу күңләк.(16 б.)

Фирдәүси белән Колгали поэмаларындагы мондый бик аваздаш, яки сүзгә-сүз диярлек туры килгән строфаларны тагын байтак китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин, безнеңчә, Колгалинең Фирдәүси поэмасыннан файдаланган булуын дәлилләр өчен, китерелгән хәтлесе дә җитеп тора сыман. Кабат искәртик: югарыда китерелгән, шулай ук монда китерелмәгән, ләкин эчтәлекләре, әдәби чаралары буенча бик охшаш бу моментлар бары тик Фирдәүси белән Колгалидә генә очрый. Аларга кадәр язылган «Кыйссалар»да мондый эпизодлар юк.

Һәр ике шагыйрь үз әсәрләренең төп сюжетларын, андагы легендаларны Фирдәүсигә кадәр үк, тагын да борынгырак заманнарда чыккан «Кыйсасел әнбия»ләрдән алып төзегән. Аерма шунда: Фирдәүси аларны бик тәфсилле язган, Колгали исә кыскартып сурәтләгән. Шулай да Фирдәүсидә булган риваятьләрнең байтагысы Колгалидә юк, һәм, киресенчә, Колгалидә булганнарның шактые Фирдәүсидә күренми. Димәк, Колгали, нигездә Фирдәүси әсәренә таянса да, гел аңар гына ияреп бармаган, Фирдәүсигә кадәр язылган «Кыйсасел әнбия»ләрдән мөстәкыйль рәвештә файдаланган булып чыга.

Колгали кайбер легендаларны бүтән чыганаклардан алса да, ул аларны үз тасвирының максатларына карата киңәйтеп тә җибәрә. Мәсәлән, Йосыфның Нил елгасына кереп юынуы турындагы риваятьне биргәндә, ул нәкъ шулай эшләгән: Йосыф суга керү белән, андагы тереклек ияләре, барлык балыклар аңар хезмәт итә башлыйлар. Балыклар патшасы Йосыфка аеруча кече күңеллелек белән булыша. Фирдәүси бу урында балык патшасы Юныс пәйгамбәрне йоткан дип әйтү белән чикләнә. Колгали исә вакыйгага җанлылык кертергә тырыша: Йосыф әлеге балык патшасының аркасында басып торып юына. Балык патшасы Йосыфтан: «Балам юк. Дога кыйл!»-дип үтенә. Йосыф дога кыла, соңрак тегенең ике баласы була һ. б.

Колгали «Кыйссаи Йосыф»ында «Кыйсасел әнбия»ләрнең берсендә дә булмаган легендалар бар. Мәсәлән:

Йосыфны күрер өчен коега төшеп утырган Габид;

Малик бине Дагриның төш күрүе, Мисырга барышлый төрле шәһәрләргә кереп, андагы халыкларны мөселман диненә күчерүе; бер пәри шәһәренә керүе;

Йосыфны сатып алырга теләгән Бинт Табиюн исемле кызның иман китереп, барлык мал-мөлкәтен дәрвишләргә өләшеп, калган гомерен саумагада (монастырьда) кичерүе;

Зөләйханың яшь вакыты; төшендә өч тапкыр Йосыфны күреп, Мисыр газизенең иргә чыгуы (Әнсарида ике төш хакында әйтелә);

Йосыфның гөнаһсыз икәненә шаһитлек иткән бишектәге баланы, соңыннан, ул үсеп җиткәч, йортсыз-җирсез гариб хәлендә очратуы һәм Йосыф патша аны үзенең министры итүе һ. б.

Бу легендалар күп санлы «Кыйсасел әнбия»ләрдә дә, төрле «Тәфсир»ләрдә дә, фәндә киң мәгълүм булган Табари тарихында да очрамый.

Уникенче гасырның икенче яртысында Мөхәммәд Җүәйри дигән кеше фарсыча проза белән «Кыйсасел әнбия вә сийәремөлүк» исемле әсәр язган. Бу китап безгә кадәр килеп җиткән. Фирдәүсидә һәм Колгалидә булган кайбер легендаларның кыскача яки икенчерәк формада язылган очраклары бу әсәрдә бар. Ләкин монда да Зөләйханың яшь чагы турында бернәрсә дә әйтелмәгән. Димәк, Колгали әсәрендәге бу өлеш безгә мәгълүм булмаган башка чыганаклардан алып язылган, яисә аны үзе иҗат иткән дип уйларга туры килә.

Гарәпчә, фарсыча һәм төркичә язылган «Кыйсасел әнбия»ләрдә Йосыфны пәйгамбор итеп сурәтләүгә зур әһәмият бирелгән, шуңа күрә аларда һәртөрле могҗизаларны тасвирлау киң урын ала. Фирдәүси белән Колгали поэмаларында да байтак кына могҗизалар тасвирлана. Шулай да бу ике шагыйрь «искитмәле» күренешләрдән хорафатчыл (мистик) идея чыгарудан бигрәк, гыйбрәтле сурәт күрсәтергә омтылалар, укучының хисен уятырлык фикерләргә басым ясыйлар. Әмма бу юнәлештә дә ике шагыйрь арасында һәрберсенең үзең) генә хас үзенчәлекләре ярылып ята. Мәсәлән, шаһлар хакында күп кыйссалар язган Фирдәүси үз поэмасында төрле мөнәсәбәт белән гаскәри парадларны, анда катнашкан гаскәри бүлекләрне тасвирлауга күбрәк әһәмият бирә, «Шаһнамә»дәге кебек, арага югары пафослы хикмәтле сүзлор кыстыра. Колгали исә үзенең «Кыйссаи Йосыф»ына күп кенә детальләрне фольклордан, халык тормышыннан алып кертә. Ул түбән катлау яки киң катлам базар әһелләренең рухи халәтен гәүдәләндергән эпизодларга да урын бирә. Мәсәлән, Малик Йосыфны Мисырга алып кайткач, халык арасында Йосыфның искиткеч матур кеше булуы турында хәбәр тарала. Аны күрергә теләүчеләр күбәя. Малик моңардан файда итеп калырга уйлый: Йосыфны бары акча түләгән кешеләргә генә күрсәтә. Хәлвәчеләр, икмәк пешерүчеләр арасыннан Йосыфны сатып ук алырга омтылучылар да табыла. Хәтта кайбер карчыкларда да өмет чаткысы уяна:

Бер карчык бер киләп йип алып килде, Йосыфны алмаклыкка касд кыйлды,-ди шагыйрь (35 бит), һәм кыска, мәгәр оста бирелгән шушы деталь белән әсәргә комик элемент кертә.

Мондый күренешләрне Колгали, әлбәттә, халык тормышыннан, халыкның җанлы сөйләм телендә йөргән хикәяләрдән алып керткән. Әйтергә кирәк, болар тик аның әсәрендә генә бар, башка авторларда, җөмләдән Әнсарида да юк.

Йосыф тугач, Ягъкуб, үз улына сөт күп эләксен дип, кол хатынның Йосыф белән бер вакыттарак туган баласын ятлар кулына сатып җибәрә дә, Йосыфка әлеге баласыз калган кәнизәкне имездерә. Ягъкубның бу кешелексезлеге җәзасыз калмый: тиздән аның үз улы коллыкка сатыла; теге хатын үз баласы белән күп еллар күрешә алмаган кебек, Ягъкубка да Йосыфны күрү насыйп булмый. Бу мотив та борынгы «Кыйсасел әнбия»ләрдә һәм Фирдәүсидә юк. Колгали аны да халык иҗаты мотивларыннан алган булырга охшый. Дөрес, аңар якын мотивлар Әнсари әсәрендә чагылгалый.

Тик Колгалидә генә булган эпизодларның кайберләре шагыйрьнең фәкать үзе тормышта күргән, үзе күзәткән хәлләрдән генә алынган булуы ихтимал. Сәнгать ягыннан да, тарихи яктан да игътибарга лаек моментлар болар. Мәсәлән, әсәрнең «Җиденче фасыл»ында Йосыфка гашыйк булган Зөләйха үз серен даясенә (сөт анасына) сөйли. Дая Зөләйхага бик матур сарай салдырырга, анда искиткеч зиннәтле тәхет залы төзетергә, шул залда тәхеттә утырган килеш, Йосыфны чакыртырга киңәш бирә. Мондый зал эшләтү турында «Кыйсасел әнбия»ләрдә дә, Фирдәүси һәм Әнсарида да беркадәре язылган. Ләкин алар үз тасвирлары белән бер-берләреннән бик нык аерылалар. Әйтик, алар сарайның түшәме, идәне, хәтта стеналары да көзгедән, шуңа күрә Йосыф, Зөләйхага туры карамыйча, йөзен-күзен кая гына борса да, һәр җирдә Зөләйха шәүләсен күреп торырга мәҗбүр булган диләр. Колгали исә залның архитектура үзенчәлеген, аның сәнгатьчә бизәлешен тасвирлауга зур игътибар биргән. Мәсәлән, залда колонналар, һәртөрле сәнгать сыннары була. Стеналарда шагыйрь урман-агачлар, киекләр сурәте булуын әйтә. Ул боларны Болгар иле табигатеннән, Болгар дәүләте тормышыннан алган һәм җирле табигать күренешләре белән баетып җибәргән дип уйларга мөмкин. Бу урында баштанаяк аның үз оригиналь иҗаты булган кайбер строфаларны күрергә мөмкин. Колгали, әлбәттә, «колонна» дигән итальянча сүзне кулланмый, бәлки чын төркичә «терәк» дигән атаманы алган. Сүзне шагыйрьгә бирик:

Бернәчә терәкләре бәллүр улсун, Бернәчәсе [аның] дөрре-мәрҗән улсун, Ул терәк төбендә үкүз улсун, Ул үкузләр көмештән улсун имди; Саф кызыл алтындин ат әйдәсен...(60 б.)

Гадирәк итеп әйтсәк, хрусталь колонналар төбендә алтыннан һәм көмештән коелган үгез, ат сыннары,фонда - стеналарда исә урман, агач, киек кош-корт сурәтләре була. Боларның һәммәсе дә тик Колгалидә генә бар, димәк, аның гына оригиналь иҗаты булып чыга. Шагыйрь, бәлки, зиннәтле залны болгар ханнарының сарайларыннан күчергеч алып тасвирлагандыр; ат, үгез, киек кошлар, урман-куаклар дөньясын исә бары безнең як табигатеннән әсәрләнеп иҗат иткәндер дип фараз кылырга нигез кала. Чөнки Урта Азия якларында мондый купшы урманнарның булмавы һәркемгә дә мәгълүм.

«Кыйсса»да Колгалинең сәнгатькә мөнәсәбәтен аңлатырдай оригиналь эпизодлар да очрый. Мәсәлән, «унөченче фасыл»да Йосыфны туганнары танымыйлар, ул исәндер дип тә уйламыйлар. Йосыф исә туганнарын сый мәҗлесенә чакырырга була, шуның өчен махсус сарай салдыртып, кунак залының стеналарын төрле гыйбрәтле рәсемнәр белән бизәтә. Рәсемнәрдә Йосыфны туганнары тарафыннан коллыкка сатылу күренешләре, аның башыннан кичкән газаплар гәүдәләндерелә. Кунак итеп чакырылган абыйлары, аш өстәле янына утыргач та, әлеге рәсемнәрне күреп, үз җинаятьләрен искә төшерәләр, чиксез куркуга калалар, ашка куллары бармый, хәтта елый да башлыйлар. Колгалинең бу тасвирында сәнгать гаделлеге кеше күңелендәге иң тирән серләрне дә ача ала дигән идея гәүдәләнә булса кирәк. Бу тасвир да шулай ук Колгалигә кадәр чыккан «Кыйсасел әнбия»ләрдә дә, Фирдәүсидә дә юк. Бары бик кыскача Әнсарида китерелә, әмма ул бары Колгалидә генә шулай тәфсилле сурәтләнгән.

Шулай итеп, Колгали поэмасын аннан элегрәк шул сюжетка язылган башка әсәрләр белән чагыштырып, без, беренчедән, аның чыганакларын ачыкладык; икенчедән, безнең авторның мәгълүм сюжетка үзе керткән яңалыкларын да билгеләдек. Әмма чыганакларны эзләүдән максат Колгалинең мөстәкыйль иҗатчы булмавын расларга омтылу түгел, бәлки, киресенчә, без аның үзе салган сукмакны ачыкларга тырыштык, һәм бу чагыштыру безгә Колгалинең гадәти генә тәрҗемәче яисә тәкълидче түгел, ә мәгълүм сюжетка әсәр язуда үзеннән элгәрге даһи шагыйрьләр белән кыю рәвештә ярышка керүче, шул юлда зур уңышларга ирешүче мөстәкыйль художник, зур фикер иясе икәнлеген күрсәтә.

Шул ук вакытта бу фактлар без Болгар җиренең җимеше дип исәпләгән Колгалинең нинди мәдәни һәм әдәби казанышлардан файдалануын, әлеге халыкара популяр сюжетка нинди яңалыклар өстәвен күрсәтә. Менә шушы күзлектән караганда, Колгали иҗаты үзенең әһәмияте белән бер Идел буе, бер төрки-татар культурасы кысаларына гына сыеп калмый, бәлки гомумшәрекъ мәдәнияте хәзинәлегенең алтын фондына керә.

Аңарчы мәгълүм, күп тапкырлар эшкәртелгән сюжеттан файдалану мәсьәләсенә килсәк, урта гасырлар өчен бу бик табигый хәл. Чөнки бөтенләй мөстәкыйль сюжетка өр-яңа әсәр язу ни дәрәҗәдә мактаулы саналса, билгеле сюжетлар буенча каләм тибрәтеп, үз элгәргеләре белән ярышу эшенә дә үз көченә нык ышанган зур талант ияләре генә тотынган. Моның шулай икәнлеген без Рудәки, Фирдәүси, Хагани иҗатларыннан алып, Җами, Нәвои, Мөхәммәдьяр әсәрләре мисалында да күрәбез.

Кыскасы, Колгали иҗатында элгәргеләр эзен билгеләү безгә шагыйрьнең кемнән ничек файдалануын гына белү өчен түгел, бәлки аның үзеннән соң нинди эзләр калдыруын ачыкларга да мөмкинлек бирә. Мәсьәләнең шушы ягын аныклаганда гына без мәгълүм иҗатның чын әһәмиятен, аның тарихи урынын дөрес билгели алачакбыз.

2. Шагыйрь калдырган эзләр

Талантлы әдипләр гомер биргән бәхетле әсәрләр хаклы рәвештә билгеле бер чорның, шул чорда яшәгән халыкның, гамәлдә булган рухи культураның җуелмас эзе - тарихи истәлеге сыйфатында бәяләнә. Колгали тудырган мәшһүр поэманың урынын билгеләүдә дә без тарихи гадел хөкем йөртеп, ул иҗат иткән чорны, аны тудырган җирлекне дөрес ачыкларга, шуннан чыгып аның мирасын да дөрес бәяләргә тиешбез.

Кызганычка каршы, шагыйрь үз әсәренең кайда язылуын төгәл күрсәтмәгән. Шуңа карап аны кайбе рәүләр элек төрекләрнеке дип уйлаганнар, аннары, бу караш үтмәгәч, Урта Азиядәге угыз телле кабиләләргә, җөмләдән хәзерге төркмәннәрнең бабаларына нисбәт иткәннәр. Аны хәзер дә болгар-татар җирлегеннән аерып карарга омтылучылар юк түгел. Ләкин без мондый омтылышны нигезсез дип карыйбыз. Поэма, безнеңчә, Болгар җирләрендә язылган, шуңа күрә аны борынгы болгар халкы әдәби традицияләренең бер үрнәге дияргә хакыбыз бар. Чөнки бу әсәр үзбәк, теркмән һәм әзәрбайҗан халыклары арасында билгеле түгел.

Үз заманында Теркингә барып җиткән булса да, анда да ул тар даирә шагыйрьләргә генә билгеле хәлдә калган, халык арасында тарала алмаган; халыкка җитсен өчен, аны соңрак әллә ничә мәртәбә төрекчәгә тәрҗемә итәргә мәҗбүр булганнар.

Әсәр Харәземдә язылмады микән дип гөман кылучылар да очрый. Бусы да нигезле түгел. Әгәр дә Кол гали поэмасы анда язылса, шул замандагы башка әсәрләр кебек үк, ул да Урта Азиядә күптән мәгълүм булыр иде. Хәлбуки, аның ул якларда таралуын раслый торган бер генә тарихи дәлил дә юк.

Яки менә Төркия әдәбиятчысы Күпрүлүзадә фикерен алыйк. Ул «Кыйссаи Йосыф»ны, мәсәлән, монголлар Харәземгә басып кергән чакта качып китеп, Идел буена килеп чыккан харәземле шагыйрь язгандыр ди (Күпрүлүзадә Ф., 1926). Әгәр бу фараз дөрес булса, соңрак, Харәзем Алтын Урда дәүләтенә кереп, анда тынычлык урнашкач, шагыйрь үз әсәрен ватанына алып кайткан, анда тараткан, яисә башка юл белән әсәр үз ватанына кайткан булыр иде. Димәк, әлеге фикерне расларлык һичнинди дәлил юк. Киресенчә, авторның Харәземнән Болгар җирләренә качып килмәгәнен күрсәтә торган дәлилләр бар. Мәсәлән, Харәземне монголлар алгач ук, Субудай һәм Җәбәләр Кавказга, аннан Калкага килеп, рус һәм кыпчак гаскәрләрен җиңгәннәр, аннан Болгар җиренә һөҗүм иткәннәр. Шуның өчен Урта Азиядән качучылар Болгарга түгел, бәлки Кече Азиягә киткәннәр. Урта Иделгә качкан бер харәземлене дә күрсәтеп булмый.

Әсәрнең борын-борыннан ук тик татар халкы арасында гына киң таралган булуы да һәм татар халкының аны һәрвакытта да үз әдәби мирасы итеп каравы аның Болгар җирендә язылуына яхшы дәлил. Бу поэманы шәһәр укымышлылары гына түгел, авыллардагы аз белемле кешеләр дә гасырлар буена укыган, яки укучылардан тыңлаган һәм шуңа охшатып күп санлы җыр-бәетләр дә чыгарган.

«Кыйссаи Йосыф»ның Болгарда язылган булуына башка дәлилләр дә бар. Алдагы мәкаләләрдә әйтелгәнчә, урта гасырларда Әзәрбайҗан һәм Урта Азиядә фарсы әдәбияты хөкем сөргән. Чыгышлары буенча терки телле авторлар да гел фарсыча язган. Мәсәлән, Низами Ганҗәви азәрбайҗанлы төркиләрдән чыга. Аның хатыны кыпчак кәнизәкләреннән булып, фарсы телен белмәгәне шиксез, һәм аларның үзара төркичә генә сөйләшкән булулары да шөбһә тудырмый. Низами үз улы Мөхәммәдие «төрекзадәм» дип иркәләгән. Ширваншаһның Низамигә «төрки сыйфат безгә вафа кылмый, төркичә сүз безгә ярамый» дип язганы да моңа дәлил. Шулай булса да, Низами төркичә бер юл да шигырь язмаган.

Алай гына түгел, хәтта Төркмәнстанның Мәрв (хәзерге Мары) шәһәрендә төрки солтан Сәнҗарнең баш шагыйре дәрәҗәсендә торган Могыйззи дә, үзе төркиләрдән булуга карамастан, төркичә шигырь язмаган.

«Кыйссаи Йосыф»ның силлабик вәзен белән дүртлекләр формасында язылуы да характерлы. Бу - халык җырлары формасы; күпкә кадәр татарлар озын бәетләрне шундый үлчәүдә язалар иде. Урта Азиядә төркичә иҗат иткән шагыйрьләр исә, фарсы әдәбияты йогынтысы нәтиҗәсендә, гаруз вәзене белән язганнар. «Котадгу белек» һәм «Гыйбәтел-хәкаикъ», мәсәлән, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се вәзенендә язылганнар.

Дөрес, суфилар гади халык өчен силлабик үлчәүдән файдаланганнар; ләкин Әхмәд Ясәви һәм Бакыргани шигырьләренең дә гаруз белән язылганнары шактый. Шуның өчен «Кыйссаи Йосыф» кебек зур күләмле, силлабик үлчәмле поэма фарсы әдәбияты тәэсиреннән ерак, читтәрәк торган Болгарда язылганга охшый.

Колгали үзенең әсәрен, күрәсен, халык өчен, халык укысын, аңласын, яратсын дип язгандыр. Бу хакта ул әсәрнең хатимәсендә, ягъни йомгак өлешендә ачык әйтә. Максатка ирешү өчен ул, ихтимал, халык җырлары, халык шигырьләре формасын кулланырга тиеш булгандыр. Кызык сюжетлы поэма халык җырларына хас формада язылганга, аның болгар-татарлар арасында гомере дә озын булган.

Әсәрнең рухи юнәлеше хакында сүз чыккач, икенче бер мәсьәләгә дә тукталу зарури.

Урта Азия һәм Әзәрбайҗанда иҗат иткән Фирдәүси, Әсәди Туси, Низами һәм башка шагыйрьләр үз поэмаларын солтаннарга, шаһларга багышлаганнар. Фарсы шагыйрьләренең гадәте буенча, Йосыф Хас Хаҗиб та «Котадгу белек»не Бугра ханга багышлый. «Кыйссаи Йосыф», «Кисекбаш китабы» кебек Болгарда язылган дип фараз кылынган әсәрләрдә исә андый махсус багышлаулар юк. Күрәсең, Болгарда мондый гадәт таралмагандыр. Болгарда сарай шагыйрьләре булуы гомумән мәгълүм түгел. Җирле шартлардан, хөкем сөргән традицияләрдән чыгып, җирле авторлар әсәрләрен, дидактик максат белән, гыйлем-хикмәт тарату, мәҗүсилектән калган гадәтләргә каршы көрәшү өчен язганнар дип уйларга урын кала. Болгарларның әйләнә-тирәсендә христианнар һәм мәҗүсиләр яшәгәнгә, төп халыкны алар гореф-гадәте йогынтысыннан саклау мәсьәләсе актуальрәк булганга охшый. Шуның өчен «Бәдавам китабы»нда «җенгә табыну, суга нәрсә салу, агачка нәрсә чалу, зөннәр бәйләү, келәү күтәрү» кебек мәҗүси гадәтләр кире кагыла. «Кыйссаи Йосыф» авторы Колгалигә дә шундый омтылышлар ят түгел. Ул, хикмәт белән сөйләп, «гакыйль колларның хәтерен» баетырга теләгәнен әйтә. Шуның белән бергә ул потка табынуның мәгънәсез эш икәнен дә күрсәтә. Фирдәүси һәм башка фарсы кыйссаларда Зөләйханың үзе табына торган потны ватуы язылган. Колгали, моның белән генә канәгатьләнмичә, юлда очраган шәһәрләрдәге халыкларның мәҗүсилекне ташлауларын мактап яза. «Кыйссаи Йосыф» эчтәлегенең мондый сыйфаты аның Болгар җирләрендә язылуына янә бер дәлил өсти.

Бу күзлектән караганда, әсәрнең теле дә зур әһәмияткә ия: ул үзенең стиле һәм рухы буенча татар халык сөйләменә якын. Менә шуның өчен дә татар укучылары аны төрлечә көйләп, үзенчә якын итеп, ихлас күңелдән яратып укыганнар.Дөрес, мәсьәләгә формаль рәвештә килсәк, истәлекнең теленә күбрәк угыз элементлары хасрак (яңгырау тартыкларның активлыгы, мыш-меш формалары һ. б.). Әмма безнең татар теленә дә бит яңгырау тартыклар ят түгел. («Тоңгус» түгел, дуңгыз, «төрт» түгел, бәлки дүрт һ. б.) Бу - бер. икенчедән, «мыш-меш» формаларына карап кына хөкем чыгаруның бер яклы булуын югарыда әйткән идек инде.

Әсәр телендәге татарларга гына хас гыйбарәләр, фразеологик берәмлекләр дә безнең фикерне куәтли. Бу хакта моңарчы махсүс мәкаләбездә тәфсилләп язганга күрә, сүзне кыска тотып, кызыксынган кешеләрне шул хезмәткә юнәлтү белән чикләнәбез (Тагирджанов А. Т., 1970).

Җыеп әйткәндә, «Кынссаи Йосыф» поэмасының теле, безнеңчә, монгол яулап алуларына кадәрге Болгар җирләрендә хөкем сөргән җанлы әдәби телнең истәлеге булса кирәк. Шуңа күрә аны архаик мемориаль тел-стиль үрнәкләре булган кабер ташлары, яисә соңгырак дәвер халык сөйләме белән чагыштырып, өстән генә хөкем йөртергә ярамый.

Колгалинең поэмасы Болгар җире җимеше дип әйтү белән бергә, без бу истәлекнең традицион урынын, соңгы дәвер әдәби хәрәкәтләргә ясаган тәэсирен бер болгар-татар дөньясы белән генә чикләп куярга ашыкмыйбыз. Чөнки болай эшләү гаделсезлеккә китерер иде. Әмма истәлекнең язмышына киңрәк планда караган чакта да, аның төп тамыры тагы Болгарга кайтып тоташуын күрерсез: безнең җирлек кешеләре аны оригиналда укысалар, башка төбәк төрки җәмәгатьчелеге үз шивәләренә тәрҗемә итәргә мәҗбүр булганнар. Мәсәлән, Колгалидән соңрак, XIII гасырның икенче яртысында яшәгән төрек шагыйре Шайяд Хәмзә «Кыйссаи йосыф»ны «Йосыф вә Зөләйха» исеме белән төрекчәгә тәрҗемә иткән. Без Фирдәүси, Колгали һәм Хәмзә әсәрләрен шулай ук янәшә куеп чагыштырып чыктык. Колгали әсәрен тәрҗемә иткән чакта Хәмзә Фирдәүси поэмасын да күз алдында тоткан икән. Колгали ташлап калдырган кайбер кисәкләрне ул, Фирдәүсидән алып, үз тәрҗемәсенә керткән, өстәгән. Шул ук вакытта ул бары Колгалидә генә булган детальләрне, әдәби образларны да сакларга тырышкан.

Шул ук XIII гасырда Мәхмүд исемле Кырым шагыйре Колгали әсәренең кыпчакча вариантын эшләгән, соңрак аны Хәлил угылы Гали исә Кече Азия төркичәсенә тәрҗемә иткән.

Тагы да соңрак, XIII гасырның ахырында, икенче төрек шагыйре Сули Факыйһ, Колгали һәм Хәмзә әсәрләреннән бер дәрәҗәдә файдаланып, шул ук «Йосыф-Зөләйха» исемендә поэма язган. 1412 елдан элек өченче бер төрек шагыйре Әхмәди, 1491 елда исә дүртенче төрек шагыйре Хәмди Чәләби дә шул ук исемдә яңа әсәрләр иҗат иткәннәр. Гомумән, Колгалидән соң бу тема күпләр тарафыннан яңадан эшкәртелгән. Мәсәлән, XV гасыр фарсы-таҗик шагыйре мәшһүр Җами, XV йөз үзбәк шагыйре Дурбәк, XVI гасыр әзәрбайҗан шагыйре Фөзули да шул ук исемдә зур-зур поэмалар иҗат иткәннәр, һәм аларның һәрберсендә әзме-күпме күләмдә Колгали тәэсирен табарга мөмкин.

Хәзер бер сорау туа: әгәр грамматик формаларга, флексияләргә күмелеп фикер йөртүче, шуннан чыгып Колгали язган «Кыйссаи Йосыф»ны татарныкы түгел дип исәпләүчеләр хаклы булса, ягъни ул истәлек угыз телле халыкларга гына, яисә Урта Азия төркиләренә генә караса, ни өчен алар аны тәрҗемә иткәннәр дә, ә татарлар гасырлар буена гел оригиналда гына укыганнар?!

«Кыйссаи Йосыф» китабын безнең җирлектән аерып, аны башка төбәкләргә тарткалаучыларның менә шушы сорауга дәлилле җавап тапканнары юк әле. Моннан тыш түбәндәге фактларны да онытмаска кирәк: әгәр Кавказда, Урта Азиядә Колгали әсәренең күчермәләре юк дәрәҗәсендә аз очраса (табылганнары да, гадәттә, Идел буенда күчерелгән булса), безнең якларда аның нөсхәләре йөзәрләп саклана. Кайбер хәбәрләргә караганда, һәр ел саен оештырылган археографик экспедицияләр вакытында истәлекнең яңадан-яңа нөсхәләре табыла тора икән.

Революциягә кадәр эшләп килгән күп санлы эреле-ваклы авыл мәдрәсәләрендә «Йосыф китабы»ныц дәреслек сыйфатында кулланылуы һәркемгә мәгълүм факт. Әсәр халык арасында киң таралганга һәм аны олы-кечесе бердәй яратып укыганга, аның шигъри үзенчәлекләре, әдәби образлары халкыбызның психикасына сеңеп, аның күңел хәзинәсендә сакланган. Шуңа күрә дә Йосыф һәм Зөләйхалар хакында татарча әйтем-мәкальләр, җыр-бәетләр иҗат ителгән. Әгәр «Йосыф китабы» көенә салынып, шул әсәрнең вәзене белән төзелгән татарча шигъри әсәрләрне бер-бер артлы санап чыксак та шактый вакыт узар иде.

Гомумән, җыеп әйткәндә, татар әдәбияты тарихында Колгали поэзиясенең телдән төшкән чагын табуы бик кыен. Соңгы 2-3 гасыр эчендә дә аның исеме татар поэзиясе тарихының үзәгендә булып килде. XVIII йөз ахырында һәм XIX йөз башында яшәгән татар шагыйре һәм әйтергә яраса, беренче текстолог-галим Габдерәхим Утыз Имәни «Кыйссаи Йосыф» кулъязмаларының җыйнама тәнкыйди текстын төзеде. XIX гасырның беренче яртысында иҗат иткән Г. Кандалый лирик әсәрләрендә Йосыф белән Зөләйханы үзенең яраткан геройларыннан итте. XX йөздә исә Колгали әсәре Г. Тукай телендә булды: XX гасыр шагыйре, XIII йөз әдибе тудырган вәзеннән файдаланып, өр-яңа әсәрләр иҗат итте.

Совет заманында шушы поэма нигезендә К. Әмири «Йосыф-Зөләйха» исемле трагедия тудырды. Бөек Ватан сугышы елларында Колгали традицияләре Моабит төрмәсеннән яңгырадылар. Борынгы шагыйрь, мәсәлән, баласын югалту хәсрәтеннән елый-елый сукырайган Ягъкубны тасвир итә. Менә Бәшир Йосыфтан атасына хәбәр китерә, сүзенең дөреслегенә дәлил итеп, Йосыфтан салдырып алган күлмәкне сукырайган Ягъкубка бирә:

Сәлам вирде Бәшир, күңләкне сону вирде, йөзенә сөрде, ике күзе ачылыр имди, Күзен ачты Исраил...115 б.)

Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырендә Ватан өчен сугышта ике улы һәлак булган ананың хәсрәттән сукыраюы, ләкин өченче улы илгә җиңү алып кайткач, аның күзе яңадан ачылуы тасвир ителә:

Калдырсам да күмеп еракта Абыйларның батыр гәүдәсен, Алып кайттым данлы байракта Каннарының алсу шәүләсен. Ана алды алсу байракны, Күзен сөртте, күзе ачылды...

Шагыйрь сүзе, ул тудырган көчле образ, шулай итеп, гасырлар аша кичеп чыга, яңа заман җырчыларының поэтик арсеналына алына, яңа дәвердә яңа мәгънәләргә ия була.

Шушы фактларның үзләре генә дә культурабыз тарихында Колгали калдырган эзләрнең никадәр әһәмиятле икәнлеген, шагыйрьнең исә хаклы рәвештә үлемсезлек яулап алуын расласа кирәк.

Таһирҗанов Г.Колгали һәм аның поэмасы.Казан:Тат.кит.нәшр.-1979, 79-94 б.










© 2010-2022