• Преподавателю
  • Другое
  • Урок по татарской литературе литературе для 4 класса «Казанның истәлекле урыннары»

Урок по татарской литературе литературе для 4 класса «Казанның истәлекле урыннары»

Максат: укучыларны Казан шәһәрендәге истәлекле урыннар белән таныштыру,Татарстан Республикасының дәүләт символларын кабатлау,укучыларның тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү, Туган ил, Ватан белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү. Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе. Җиһазлау: таблица, индивидуаль-дифференциаль карточкалар, тест,техник чаралардан һәм программалы укыту элементларыннан файд... 5.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү. Укучылар мин сезгә Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында проект эшләре әзерләргә кушкан идем. Әзер укучылар бармы? -Казан Кремле -Сөембикә манарасы -Спас манарасы -Кол Шәриф мәчете -Президент сарае -Казан университеты 6. Тест сорауларына җавап бирү. 1) Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы? а) Яр Чаллы; б) Алабуга; в) Казан; г) Бөгелмә. 2) Татарстан символларына кермәгән сүз кайсысы ? а) герб; б) гимн; в) Президент; г) флаг. 3) Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар? а) Г.Тукай һәйкәле б) А.С.Пушкин һәйкәле в) М.Җәлил һәйкәле г) Г.Бәширов һәйкәле 4) Татарстан флагында нинди төс юк? а) яшел; б) ак; в) зәңгәр; г) кызыл. 5) Татарстан гимнының авторы кем? а) Салават Фәтхетдинов; б) Рөстәм Яхин; в) Салих Сәйдәшев; г) Илһам Шакиров. 6)Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән? а) ак аю б) ак барс в) ак чәчәк г) ак гөл 7)Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә у... 7. Группаларда эшләү. Балалар өч төркемгә бүленә.Һәр группага конверт бирелә.Конвертларда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар салынган.Укучылар җөмләләр төзиләр һәм русчага тәрҗемә итәләр. Казан-тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Сөембикә манарасы кызыл кирпечтән төзелгән. Казан дәүләт университеты Кремль урамында урнашкан.»
Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Ачык дәрес

4 сыйныф әдәби уку ( рус төркемнәре өчен)

Тема: Казан шәһәренең истәлекле урыннары.
Максат: укучыларны Казан шәһәрендәге истәлекле

урыннар белән таныштыру,Татарстан

Республикасының дәүләт символларын кабатлау; укучыларның

тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү,

балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне

бәйләнешле сөйләмгә кертү; Туган ил , Ватан

белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.


Дәрес тибы: яңа материалны аңлату дәресе
Җиһазлау: Компьютер, проектор,экран , карточка, рәсемнәр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез балалар!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
Хәерле көн укучылар. Сез бүген бик матур күренәсез. Матур итеп киенгәнсез. Кәефләрегез ничек? Һәрвакыт шулай яхшы булсын.

2.Актуальләштерү.

Фонетик күнегү башкару:

Дәүләт, халык,тынычлык, матурлык, азатлык, байлык, сурәтләнгән.

(укучылырдан кабатлату)

Җөмләләрне дәвам итегез:

-Безнең туган илебез-...(Татарстан)

-Татарстанның башкаласы- (Казан)

-Татарстанда татар һәм рус телләре- (дәүләт телләре)

-Без Татарстан белән...(горурланабыз)

-Татарстан -бай һәм көчле...(республика)

-Ә хәзер басып көй тыңлыйбыз.Нинди көй икәнен тыңлагач әйтерсез.

(гимн яңгырый)

-Укучылар ни өчен бу көйне басып тыңладык?

-Бу Татарстан Республикасы гимны.)

-Аны кем язган? (Рөстәм Яхин)

-Тагын Татарстан Республикасының нинди символлары бар?

-Дәүләт флагында нинди төсләр?

- Яше -Яшел төс нәрсә символы? (табигатебезнең матурлыгы)

- Кызыл төс нәрсә символы?(кояш төсе)

- Ак тө - Ак төс нәрсә символы?(тынычлык символы)

- Авто -Авторы кем?(Тавил Хаҗиәхмәтов)

- Татар -Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?(канатлы ак барс)

- Барс - -Барс нәрсә аңлата?(байлык һәм көч символы)

- Герб - Гербың авторы кем? (Риф Фәхретдинов)

-Татарстан Республикасының беренче Президенты кем? - Минтимер Шәрипович Шәймиев.

-Ә хәзерге Президенты?- Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов.

3.Дәреснең эпиграфын хор белән уку.
Яшәсен, үссен
Мул Татарстан!
Туган илебезгә,
Туган илгә дан!
Бу җырны җырлый
Татарлар, руслар.
Без барыбыз да
Мәңгелек дуслар. (Җ. Тәрҗеманов).

4. Дәреснең темасы "Казан шәһәренең истәлекле урыннары" дип атала.

Укучылар, бүген без сезнең белән « Казан Кремле " дигән текст белән танышачакбыз. Иң элек безгә таныш булмаган сүзләрне карап китик.
Сүзле

Сүзлек өстендә эшләү.
Үзәге Үзәгендә- в центре

Биредә- здесь

Башка-другие

Кебек-как

Ошый-нравится

Мәйдан-площадь

Герой-шагыйрь- герой-поэт

Һәйкәл-памятник

- Хикәяне башта үзем укыйм,карап барыгыз.

-Хикәя нәрсә турында?

-Ә хәзер хикәяне сез укыгыз һәм тәрҗемә итегез.(чылбыр буенча укыйлар,тәрҗемә итәләр)

- Хикәянең эчтәлеге буенча фикер алышыйк.Мин сорау бирәм,ә сез дөрес итеп җавап бирерсез.

-Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

-Казан шәһәре

-Башкалабызның үзәгендә нәрсә урнашкан?

-Кремль

-Кремльдә нинди истәлекле урыннар бар?

-Президент сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете,Спас манарасы

-Сөембикә манарасы ничә катлы?

-җиде катлы

-Спас манарасы нинди төстә?

-ак төстә

Кремль каршында кемгә һәйкәл куелган?

-Муса Җәлилгә һәйкәл куелган

5.Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү. Укучылар мин сезгә Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында проект эшләре әзерләргә кушкан идем. Әзер укучылар бармы?

-Казан Кремле

-Сөембикә манарасы

-Спас манарасы

-Кол Шәриф мәчете

-Президент сарае

-Казан университеты

6. Тест сорауларына җавап бирү.

1) Кайсы шәһәр Татарстан Республикасының башкаласы?
а) Яр Чаллы;
б) Алабуга;
в) Казан;
г) Бөгелмә.


2) Татарстан символларына кермәгән сүз кайсысы ?
а) герб;
б) гимн;
в) Президент;
г) флаг.

3) Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?

а) Г.Тукай һәйкәле

б) А.С.Пушкин һәйкәле

в) М.Җәлил һәйкәле

г) Г.Бәширов һәйкәле


4) Татарстан флагында нинди төс юк?
а) яшел;
б) ак;
в) зәңгәр;
г) кызыл.

5) Татарстан гимнының авторы кем?
а) Салават Фәтхетдинов;
б) Рөстәм Яхин;
в) Салих Сәйдәшев;
г) Илһам Шакиров.

6)Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

а) ак аю б) ак барс в) ак чәчәк

г) ак гөл

7)Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан?

а) Шишкин музее б )КамАЗ в) Сөембикә манарасы

г)Баскетхол

8)Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 7 катлы б) 5 катлы в) 10 катлы

г) 8 катлы

9)Татарстанның президенты кем?

а) М.Ш.Шәймиев

б) И.Г.Метьшин

в) Р.Н.Миннеханов

г) И.М.Шабаев

10) М.Җәлил кем ул?

а) шагыйрь

б) биюче

в) җырчы

г) укытучы

7. Группаларда эшләү.

Балалар өч төркемгә бүленә.Һәр группага конверт бирелә.Конвертларда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар салынган.Укучылар җөмләләр төзиләр һәм русчага тәрҗемә итәләр.

Казан-тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр.

Сөембикә манарасы кызыл кирпечтән төзелгән.

Казан дәүләт университеты Кремль урамында урнашкан.

8.Дәресне йомгаклау.
-Укучылар, без кайсы республикада яшибез?
-Татарстан нинди республика?

-Без сезнең белән ни өчен Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләштек?(Үз илебезне яратырга,Ватаныбызның тарихын белергә һәм татар телендә сөйләшергә кирәк)

-Билгеләр кую.

Өй эше.Текстның эчтәлеген сөйләргә.

Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә!
Кояшлы көн телим барыгызга.
Һәм иминлек телим илемә.




© 2010-2022