Открытый урок по теме Кая?Кайда? сораулары кушымчалары һәм җавап формалары

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле

Тема:Кая? Кайда? сораулары кушымчалары һәм җавап формасы .

(2нче класс)

Садрисламова Г.М 27 нче мәктәпнең

I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты-Укучыларның Кая? Кайда? темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрне искә төшерү. Кая? Кайда? сораулары кушымчалары, җавап формалары белән таныштыру һәм сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты-Укучыларның логик фикерләү сәләтен , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3.Тәрбияви максат -Кешеләргә карата хөрмәт, хезмәтне сөю, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр. Кая?Кайда? сораулары кушымчалар таблицасы, схемалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова .Күңелле татар теле.Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге.-Казан "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.

Дәрес технологиясе: коммуникатив

Дәреснең тибы: Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Метод: өлешчә эзләнү

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ халәт тудыру

Укытучы:Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр)Исәнмесез, Гөлнара Мидхәтовна!

Укытучы:Хәлләрегез ничек?

Укучы: Яхшы, рәхмәт!

Дежур укучы белән әңгәмә.

-Укучылар, бүген сыйныфта кем дежур?

Укучы:Мин дежур

Укытучы: Бүген дәрестә кем юк?

Укучы: Бүген дәрестә барысы да бар!

Укытучы: Бүген атнаның нинди көне?

Укучы:Бүген атнаның икенче көне, сишәмбе!

Укытучы:Бик яхшы, рәхмәт.

Укучылар бүген безне дәрестә бик күп эш көтә.Мин биргән сорауларга җавапларыгыз дөрес булса, мин сезгә карточкалар бирәм, дәрес ахрында белемнәрне карточкаларны санап билгелибез.Дәрестә актив булсагыз, барыгыз да 4 ле 5ле алырсыз.

II.Актуальләштерү.

Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшерәбез

Нишли? Нишләми? Сорауларын кабатлап китәбез.

1 слайд

Сүзләрне нишләми? сорауларына үзгәртеп әйтегез!

-Укый, эшли, яза, сикерә, бара, уйный, утыра, шуа, җырлый

2 слайд

Нишли? соравына җавап биргән сүзне табыгыз һәм укыгыз:

Ашый, бармый, матур, җырлый, бүген, уйный, песи, ясый, укый, тыңламый.

Нишләми? соравына җавап биргән сүзне табыгыз һәм укыгыз:

Мәктәп, йокламый, тыңлый, ясамый, уйнамый, сөйләми, җырлый, көндәлек.

3 слайд

Калын сузыклы сүзләрне табыгыз һәм укыгыз:

Бармый, килми, ашамый, сөйләми, яшәми, йокламый, йөгерми, утырмый, көлми.

4слайд

Нинди сүзләр өстәлгән?

Айгөл бара- Айгөл мәктәпкә бара.

Айгөл укый-Айгөл мәктәптә укый.

Айгөл яза-Айгөл дәфтәргә яза.Айгөл дәфтәрдә яза.

Укучылар: мәктәпкә, мәктәптә, дәфтәргә, дәфтәрдә.

Укытучы: Әйе, балалар, дөрес әйттегез!

III.Яңа тема аңлату

Укытучы.: Балалар, татар телендә кая барганыңны һәм предметның кайда булганын күрсәтә торган аффикслар бар, алдагы сүзләргә шул аффикслар ялганган.

Кая?(Куда?)-га, гә. Ка, кә

Кайда ?(Где?)-да, дә. та, тә

-Балалар, сез кая барасыз?

-Мәктәпкә.

-Кайда укыйсыз?

-Мәктәптә.

-Карандашларыгыз кайда?

-Пеналда.

-Китапларыгыз кайда?

-Сумкада.

-Дәфтәрләрегез кайда?

-Партада.

-Сүзләрне кая язасыз?

-Дәфтәргә.

5 слайд

Сүзләргә сорау куярга

Көндәлектә, сумкага, дәреслектә, кунакка, китапта, мәктәптә, өйгә, урманда, бакчага, Казанда, Казанга, өстәлдә. бәйрәмгә.

6 слайд

Нокталар урынына тиешле аффиксларны куеп язарга.

Мин Чаллы... яшим.

Без Казан....барабыз.

Ул бакча... эшли.

Алар кунак...баралар.

Сез дәфтәр... язасыз.

Син сыйныф... керәсең.

Укытучы:Хәзер балалар таблицага карыйбыз һәм нәтиҗәне сез әйтәсез

7 слайд

Саңгырау тартыкка тәмамланган сүзләр

Яңгырау тартыкка яки сузыкка тәмамланган сүзләр

Калын әйтелешле

Нечкә әйтелешле

Калын әйтелешле

Нечкә әйтелешле

Китапта(в книге)

Кибеттә(в магазине)

Урманда(в лесу)

Өстәлдә(на столе)

Китапка(в книгу)

Кибеткә(в магазин)

Урманга(в лес)

Өстәлгә(на стол)


8 слайд

Физкультминутка

  • Казлар бара: ка-ка, ка-ка (кулларны салындырып бер урында атлау хәрәкәтләре ясала, гәүдә ян-якка чайкала).

  • Канат кага: кыйгак-кыйгак (куллар белән як-якта очу хәрәкәтләре ясала).

  • Бәбкәләр ияргәннәр: пи-пи-пи (чүгәләп, бибиләр барган хәрәкәтләр ясыйлар).

  • Җил исә - исә - исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына - тына - тына,

Агачлар үсә - үсә.

Алпан - тилпән киләм мин ,

Атлап - атлап киләм мин ,

Бер чүгәм дә бер торам,

Лап итәм дә утырам .

IV. Ныгыту

1)Ә хәзер дәреслектә бирелгән 9нчыкүнегүне табыгыз, биремне укыгыз.

Күп нокталар урыныны тиешле кушымчаларны өстәп языгыз..Дәфтәрләрне ачабыз, күнегүне язабыз.Бер укучы тактага чыгып яза.

-Укучылар, димәк кая? сорауларына җавап биргән сүзләргә нинди аффикслар ялгана?

-га, гә, ка, кә

-Укучылар, димәк кайда? сорауларына җавап биргән сүзләргә нинди аффикслар ялгана?

-да, дә, та, тә

2)9слайд "Артык сүзне тап"уенын уйнап алабыз.

Сүзләрне карагыз слайдта артык сүзне табып, ни өчен артык булганын әйтегез

Агачта, сумкада, кунакта, китапта, вазага.

Пеналга, бакчага, мәктәптә, өйгә.

Алмада, карбызда, әнидә, чәй.

Чәйгә, сыйныфка, җәй, өстәләгә

3)Хәзер, балалар, җөмлә төзибез.Казанга, бакчага, сыйныфта, дәфтәрдә сүзләре белән.

4)-Спроси у друга, есть ли в сумке пенал, книги

-Спроси у друга, пойдет ли он сегодня в магазин

V.Йомгаклау.-слайд

Өй эше бирү. 26 бит 2нче күнегү рәсемнәр буенча.сорауларга җавап бирергә.

-Укучылар, бүген дәрестә без нәрсәгә өйрәндек?

Укучы:Кая?Кайда? сорауларының аффиксларын һәм җавп формаларын.

-Дәрестә нәрсә эшләдек(Укучылар тагын бер тапкыр кабатлап чыгалар)

Билгеләр кую (алган карточкаларын саныйлар һәм үзләренә билге куялар.)

-Дәрестә шулай яхшы һәм актив катнашканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

-Сау булыгыз, укучылар!



Открытый урок по теме Кая?Кайда? сораулары кушымчалары һәм җавап формалары



© 2010-2022