Урок татарского языка на тему Словообразование (5 класс)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тәмаева Роза Рәфкать кызы

Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар теле дәресе, 5 нче сыйныф

(Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен)

Тема. Кушымчаларның сүзләргә ялгану тәртибе.

Максат.

Белем бирү максаты: Кушымчаларның сүзләргә ялгану тәртибе турында төшенчә формалаштыру.

Үстерү максаты:Логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә чыгару, активлык сәләтләрен үстерү; хәтерне, игътибарлыкны үстерү.

Тәрбияви максат: Аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү культурасы; ярдәмчеллек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: Кушымчаларның сүзләргә ялгану тәртибен белү.

Предметара нәтиҗәләр: Текст, күрмә рәсемнәр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшли белү.

Шәхси нәтиҗәләр:Үзбәя бирә белү.

Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Җиһазлау: Ноутбук, презентация, интерактив такта, карточкалар, дәреслек, ребус.

Структуралар: Релли Коуч

Кулланылган материал:"Сүз төзелеше" темасы буенча слайдлар,

дәреслек: Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теле:рус телендә төп гомуми белем бирүче мәкт. 5 с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен). - Казан: Тат.кит.нәшр., 2012.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн! Имин булсын бу көн!

-Кәефләрегез, ничек?

-Яхшы.

-Укучылар, әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмаыйк һәм хәерле көннәр телик.

- Рәхмәт.

- Татар теленең серләренә төшенергә әзерме сез?

-Әзер.

- Алайса, киттек.Бүген дәрестә һәрберегез тырышып эшләп, яхшы билгеләр алып китерсез дип ышанам.

ә) Белемнәрне тигезләү.

- Үткән дәрестә нинди уку мәсьәләсен чиштек?
Көтелгән җавап: Без үткән дәрестә тамыр һәм кушымчалар турында сөйләштек.

-Тамыр һәм кушымчалар, татар теленең кайсы бүлегендә өйрәнелә?

- Сүз төзелешендә.

- Кайсыгыз, тамыр һәм кушымчаларның моделен төзеп күрсәтә.

Тактада эш.(6 укучыга тасмалар таратыла. Укучылар тактага элә бара. Сүз төзелеше ------- тамыр -------- сүз ясагыч кушымчалар -------- мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар --------- модальлек, бәйләгеч. Тамыр һәм кушымча билгеләре күрсәтелә.)

- Рәхмәт, укучылар.

2. Өй эшләрен тикшерү . Тест сорауларына җавап бирү.Слайд.

"СҮЗ ТӨЗЕЛЕШЕ" темасына тест.

А1.Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән?

1) Кай - та -лар, сү - зем - не;

2) Кит - ә - сез, эш - лә - гән - сең;

3) Ки - лер - ләр, ба - рыр -сыз.

А2.Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләр:

1) Элгеч, эзтабар, җиләс;

2) Сүзчән, кайтыр, уйламаган;

3) Сандугач, карлыган, яфрак.

А3. Ике мәгънәле кисәктән торган сүзләр:

1) Егерме, юлдашка, сөйлә;

2) Өченче, карлыгачка, утырды;

3) Тиңдәшсез, санаган, кызларның.

А4. Кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән?

1) Кар - лар, сөз - геч - кә, ишет - ә;

2) Са - бын, са - тып, са - ры - рак;

3) Кар - лан - ган, яшь - келт, җитмеш - енче.

А5. Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләр:

1) Җиденче, кызчык, укыячак;

2) Бәйрәмнәр, биегрәк, килмәде;

3) Һәйкәлнең, күрделәр, иптәшеңнән.

А6. Бәйләгеч кушымчалары булган сүз төркемнәре:

1) Сыйфат, сан;

2) Исем, фигыль;

3) Рәвеш, бәйлек.

А7. Модальлек кушымчалары булган сүзләр:

  1. Балыклар, кызгылт, тугызлап, эшләмәгән;

  2. Күзлек, сүзлекне, кайтыгыз;

  3. Беренче, әнине, шәһәрегез.

А8. Модальлек кушымчалары булган сүз төркемнәре:

1) Сыйфат, сан, исем, фигыль;

2) Исем, фигыль;

3) Рәвеш, бәйлек.

В1.Сүзләрнең кушымчаларын билгелә:

Тамыр Ясагыч кушымча Модальлек кушымчалары Бәйләгеч кушымчалар

Слайд. Сыйныф - таш -ым -ны

- Укучылар бер-берегезнең тестларын алып тикшерегез. Билгеләр куегыз.

Слайд. Җаваплар.

3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

- Укучылар, сүзләрегезгә карагыз әле. Тамырга нинди кушымчалар ялгадыгыз.

  • Ясагыч, модальлек, бәйләгеч.

  • Ә бөтен сүзләргә дә шул тәртиптә ялганамы?

  • Юк. Мөмкин башта ясагыч, ул булмаска да мөмкин. Модальлек яки бәйләгеч кенә булырга мөмкин.

  • Ә менә шушы кушымчаларның тамырга ялгануынның нәрсәсе бар?

  • Тәртибе.

  • Димәк, без бүген дәрестә үзебезгә нинди максат куябыз.

  • Кушымчаларның тамырга ялгану тәртибен дөрес ялгау тәртибен өйрәнәбез.

  • Димәк, дәресебезнең темасы ............, максаты

  • Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз.

Унөченче март.

Сыйныф эше.

Карточкалар белән эш. Тамырның кушымчаларның ялгану тәртибе.

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

- Дәреслекләрнең 131 нче битен ачабыз. Кагыйдәне укыйбыз .

Көтелгән җавап: Татар телендә кушымчаларның сүзләргә ялгану тәртибе бар. Тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырда бәйләгеч кушымчалар ялган.

Ясагыч кушымча булмаганда, тамырга башта модальлек кушымчасы, аннары бәйләгеч кушымча ялгана.

Релли Коуч структурасын кулланып, мәкальләрне тикшерү.

  • Өстәлләрегездә мәкальләр язылган кәгазьләр ята. Асларына сызылган сүзләрнең тамыр һәм кушымчаларын билгеләгез.Слайд.

1. Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

1. Калган эшкә кар ява.

2. Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

2. Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.

3. Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер.

3. Яхшылыкны сүз белән түгел, эш белән күрсәт.

4.Хезмәт төбе - хәзинә.

4.Уңган кеше- алтын кеше.

Үзбәя.

- Бу мәкальләрнең кайсылары сезгә туры килә?

  • Әйдәгез, тактада теманы модельләштерик.

  • Тамыр ------ ясагыч кушымча -------- модальлек --------- бәйләгеч

  • Тамыр ------- ясагыч

  • Тамыр ----------- модальлек

  • Тамыр --------- бәйләгеч

  • Тамыр -------- модальлек--------- бәйләгеч

- Дәфтәрләргә яза барабыз.

III. Рефлексия.

1.- Укучылар, без бүген дәрестә үзебезгә нинди максат куйган идек?

- Тамырга кушымчаларның ялгану тәртибен өйрәнү.

- Сүз бүгенге дәрестән үзегезгә нинди белем алдыгыз?

2. Өй эше. 1. 132 бит, 285 нче күнегү калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне төзелешен тикшерергә.

2.

3. 4 табышмак табып язырга һәм 2 сүзнең кушымчаларын билгеләргә.

3. Үзбәя.

- Кем бүгенге теманы "5"легә аңладым ди, шул укучы кызыл түгәрәк күтәрә; кем "4" легә - яшел, кем "3" легә - сары.

4. Саубуллашу.

- Дәрес бетте. Сау булыгыз. Чыгарга мөмкин.


Урок татарского языка на тему Словообразование (5 класс)






Урок татарского языка на тему Словообразование (5 класс)


Урок татарского языка на тему Словообразование (5 класс)

7

© 2010-2022