• Преподавателю
  • Другое
  • Методическая разработка на тему Халкыбызның күңел бизәкләренең киемнәрдә чагылышы

Методическая разработка на тему Халкыбызның күңел бизәкләренең киемнәрдә чагылышы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кереш.

Меңъеллык тарихы булган татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, тормыш-көнкүреш культурасы турында бай мәгълүмaтны дәрестә укучыларга җиткерүне максат итеп куям. Халкыбызның бай мирасын өйрәнү укучыларның фәнгә кызыксынуларын арттыра.

Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән әдәбият дәреслекләрендә "Халык авыз иҗаты жанрлары","Милли бәйрәмнәр, йолалар" темалары өйрәнелә.

Әлеге юнәлешне дәвам итеп, укучыларны татар халкының тормыш-көнкүреше белән тирәнрәк таныштыру максатыннан бу методик кулланманы тәкъдим итәм.

Методик кулланма өч бүлектән тора:

1)Татар халкының кием культурасы (Милли кием формалашуга этник традицияләр йогынтысы).

2)Милли киемнәрнең камилләшүендә чигүчелек сәнгатенең әһәмияте.

3)Казан көмешчеләре.Зәркән сәнгате (Татар хатын-кызларының һәм ирләренең бизәнү әйберләре).

Бу хезмәтемне дәресләрдә файдаланып, укытучылар балаларга күп мәгълүмат бирерләр, дип уйлыйм.





1

1.Татар халкының тормыш-көнкүрешендә кием-салымның иң үзенчәлекле һәм оригиналь өлкә булуы

Татар халкының тормыш-көнкүрешендә унтугызынчы гасырның икенче яртысы hәм егерменче гасыр башларындагы кием-салым иң үзенчәлекле hәм оригиналь өлкә булып тора. Аның формалашуына халыкның социаль-экономик, тормыш-көнкүреш hәм табигать шартлары, гасырлар буена килгән традицияләре, эстетик зәвыгы, шулай ук башка халыклар белән культура бәйләнеше дә йогынты ясаган.

Билгеле булганча, Урта Идел hәм Урал алды татарларының этник нигезен әле монгол яулары басып алганчы ук Урта Идел hәм Кама буена килеп урнашкан кабиләләр (болгарлар hәм башкалар) тәшкил иткән. Алар, экономик яктан яхшы ук үскән Болгар төп дәүләтнең этник өлеше буларак, шактый бай hәм үзенчәлекле культурага ия булалар. Ул кабиләләрнең традицияләре, культураның башка элементларындагы кебек үк, Идел буе татарларының киемнәрендә дә чагыла . Моңа иң беренче тегелешендә төрки халыклар киеменең төп үзенчәлекләрен саклаган киң итәкле күлмәк, киң төпле штан, камзул, бишмәт, билле казаки, туры билле чикмән hәм башка шундыйларны күрсәтергә була. Хатын-кыз күлмәгенә нинди мода йогынты ясаса да (өзек биллеме яки кыска буйлымы, бөрмәлеме яисә төрле киңлек тәге бала итәклеме, я башкачамы) аның борынгы өлеше сакланган: күлмәкне, кагыйдә буларак, озын hәм киң итәкле итеп теккәннәр. Этник традицияләр татар халкының кием-салымындагы башка элементларында да, мәсәлән, баш киемендә дә, ачык күрсәтелә .

Оригиналь хатын-кыз калфагы да төрки халыклардагы хатын-кыз баш киеме комплексының бер элементына кайтып кала. Тула оек hәм читек- кәвеш тә шулай ук төрки этноска бәйле. Билгеле булганча, чәмчәле читек тә болгар кабиләләре арасында таралган булган. Болар барысы татар халкының милли киеме формалашуда тотрыклы булган этник традицияләр топ роль уйнаганлыгын күрсәтә.

2

Татарларда кием-салым үз эчендә үзгәрә, камилләшә бару нәтиҗәсендә генә түгел , башка халыклардан алу исәбенә үскән. Шуңа татар халкының милли киемендә гасырлар буена аралашып яшәгән башка халыклар белән уртак элементлар да бар. Кием-салым үзгәрешендә көнчыгыш илләре белән сәүдә, мәдәни бәйләнеш, тотуның зур әhәмияте булган: мәсәлән, хатын-кызларның кайбер бизәнү әйберләре, шулай ук ирләр баш киеменең беришесе якын hәм Урта Азиядән кергән.

Унсигезенче йөз ахырыннан татар халкы культурасына нык йогынты ясый башлаган мөселман культурасы белән бәйләнешле шәрык киеме элементларына килгәндә (чапан, җилән, чалма һ.б.) татарларның әллә ни зур әһәмияте булмаган. Алар башлыча, руханилар һәм шәһәр байлары.

Төп халык массасының , бигрәк тә авыл халкының кием-салымы (чабата, хатын-кыз альяпкычы, бәйләгән йон оек, оекбаш һ.б.) формалашуында исә күрше фин-угор һәм рус халыклары белән озак вакытлар аралышып яшәү, үзара культура бәйләнешләренең роле зур булган.



3



2. Милли киемнәрнең камилләшүендә чигүчелек сәнгатенең әһәмияте

Татар хатын-кызларының борын-борыннан ук килгән матур шөгыле булган. Ул-чигү сәнгате.

Татарларның милли киемнәре, түбәтәй, калфаклары, читек-чүәкләре асыл бизәкләр, берсен-берсе кабатламаган җанлы үрнәкләр белән чигелгән.

Алтын белән чигү исә аерым, тантаналы очракларда файдаланылган Андый бизәкләр әйберләргә үзенчәлекле бер затлылык,байлык, бәйрәмчелек төсмерләре өстәгән. Хатын-кыз такыяларын,калфакларын, күкрәкчәләрен, маңгайлык дип аталган баш бәйләвечләрен, ир-атларның кәләпүш-түбәтәйләрен, Коръән тартмаларын, күн янчыкларны, туй сөлгеләрен алтын җепләр белгән чигеп бизәгәннәр.

Чигүчеләр осталыкларын үстергәннән-үстерә барган. Мәсәлән, тукыма астына кәгазь, күн кисәкләре салып, бизәкләрне күперенке (рельефлы) итәргә өйрәнгәннәр. Чигүләрен-төрле ялтыравыклар, сәйләннәр, энҗе-мәрҗәннәр өстәп, сөлгеләрен чәчәкләр-чуклар ялгап баетканнар.Чигү өчен нинди бизәкләр төшерелгән соң?

Белгәнебезчә, чигүләрдә күбесенчә үсемлек-чәчәк орнаментлары өстенлек итә. Беренчедән, хатын-кызларыбыз, табигать гүзәллегенә сокланып, кул эшләрендә дә шуны чагылдырырга омтылган. Икенчедән, матурлыкны мөселман традицияләре нигезендә үсемлекләр дөньясы образлары аша аңлату да татар мәдәниятенә хас күренеш булган.

Алтын белән чигелгән әйберләрнең даны бик еракларга таралган. Мәсәлән, шундый затлы калфакларны татарларның төрле этник төркемнәре -Әстерхан, Себер, Кырымда яшәүчеләре дә, керәшен хатын-кызлары да рәхәтләнеп киеп йөргәннәр.

Унтугызынчы гасырда Казанда алтын белән чигү остаханәсе дә эшләгән. Алтын, сәйлән, энҗе-мәрҗән белән чигү остаханәләре башка

4

шәһәрләрдә дә (мәсәлән, Касыймда) ачылган, кызларны мәктәпләрдә дә чигәргә өйрәткәннәр.

3. Көмешчелек сәнгате.

Татар хатын-кызлары бизәнү әйберләре: алка, йөзек, беләзек кияргә яратканнар.

Казанда зәркән сәнгате үсеше унтугызынчы гасырга туры килә. Казан осталары алтын-көмеш чыбыклардан үреп төрле бизәнү әйберләре күпләп түгел, чагыштырмача аз күләмдә генә ясалган. Шуңа да һәр гаилә аларның кадерен белеп сакларга тырышкан.

Йөзекләр урта гасырларда ук Идел буе татарлары өчен кыйммәтле һәм кирәкле бизәнү әйберләре була. Йөзек кию мәҗбүри саналган, чөнки хатын -кызларга кулларын күрсәтеп йөрү хәрәм дип исәпләнгән. Кул бармакларының беренче буынына, имештер, күз тиюе ихтимал. Шуңа күрә дә аңа йөзек кию мәслихәт икән. Кашлы йөзекләр аеруча ихтирам ителгән. Кыйммәтле ташлар, минералларда тылсым көче булуына ышану зур булган. Көмеш алка, йөзек, беләзек, муенсалар милли киемгә ямь, матурлык, миллилек өстәгәннәр.

Балдакларны ирләр дә кигән. Алар өчен ул бизәнү әйбере түгел, ә бәлки тормыш өчен кирәкле таныклык-имза ролен үтәүче мөһер сыйфатында файдаланылган. Нинди дә булса вазифа башкаручы һәр ир-ат уң кулының чәнчә бармагында "йөзек-мәһәр" йөрткән. Кием фасоннары үзгәрү белән бизәнү әйберләре көнкүрештән төшеп калган. Алар музейларда экспонат булып һәм әбиләр сандыгында, гаилә ядкаре буларак сакланалар.

Йөзекләр төрле формада булган. Калкансыман йөзекләрнең түгәрәге, дүрт, алты,сигез кырлылары булган. Шомалары белән беррәттән, чүкеч Һәм чокып сурәт төшергәннәре, гарәп сүзләре язылганнары бар. Хатын-кызлар кия торганнарына кайчакта йөзек иясенең исеме һәм теләкләр дә сырланган. Геометрик, дулкынсыман бизәкләр, рун язуы, тамгалар, хайван, кош рәсемнәре, аждаһа, хыялый сурәтләр дә еш очрый. Балдак-йөзекләрнең халык әкиятләрендә, риваять, поэмаларда еш кына иң авыр чакларда кешеләргә ярдәмгә килүе сурәтләнә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була татарларның кием-салымының үзгәрүендә башка халыкларның да йогынтысы булган. Шуңа күрә татар халкының милли киемендә үзенә генә хас билгеләр белән беррәттән, гасырлар буена аралашып яшәгән башка халыклар белән уртак элементлар да бар.

Казан татарларының традицион культурасын өйрәнүче профессор Н.И.Воробьёв: "Татарларга иң беренче һәм озак вакытлар буена йогынты ясаучылар Якын Азия, соңрак Урта Азия культуралары булган. Бу җирләргә алар су юлы белән килеп кергәннәр," - дип күрсәтә. Ләкин татарлар белән көнчыгыш халыкларының кием-салым һәм бизәнү әйберләрендәге охшашлыкны тулысынча культура йогынтысы дип кенә карарга ярамый. Бу уртаклыкны , билгеле бер дәрәҗәдә, Идел-Кама буе һәм Урта Азия төрки халыкларының борынгы этник элемтәләреннән чыгып та аңлатырга кирәк.

Вакыт узу белән татар халкының милли киеме заманга яраклашкан. Хәзер милли кием үрнәкләре бию ансамбле коллективларында, театр һәм музейларда гына саклана. Ерак гасырлардан килгән халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре сакланыр, югалмас, дип ышанасы килә.



6

Кулланылган әдәбият

1. "Мәгариф". Казан. 2000 ел .№3.

2. "Сөембикә". Казан. 2006 ел №6,№7.

3. Н.И.Воробьёв. Казан татарлары. Казан,1953 ел.

4. Р.Ф.Фәхретдинов. Татарстан тарихы, 6нчы сыйныф өчен дәреслек. Казан. Мәгариф.1999 ел.





































7



Эчтәлек

Кереш……………………………………………………………………… 1

  1. Татар халкының тормыш - көнкүрешендә кием - салымның иң үзенчәлекле hәм оригиналь өлкә булуы……………………………… 2

2. Милли киемнәрнең камилләшүендә чигүчелек сәнгатенең әhәмияте.. 4

3. Казан көмешчеләре. Зәркәнсәнгате......................................................... 6

Кулланылган әдәбият........................................................................................ 7



© 2010-2022