Татар әдәбиятыннан эш программасы, 8 класс

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы


8 нче сыйныфлар өчен татар әдәбияты программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Россия Федерациясенең 2012 нче елның 29 нчы декаберендә кабул ителгән №273-ФЗ "Россия Федерациясендә мәгариф турындагы" федераль законы (гамәлдәге редакциядә).

  2. Татарстан Республикасының 2013 нче елның 22 нче июлендә кабул ителгән №68-3РТ "Мәгариф турындагы" законы (гамәлдәге редакциядә).

  3. Башлангыч гомуми, төп гомуми, урта(тулы) белем бирү учреждениелары өчен дәүләт белем стандартларының федераль компоненты ( приказ МО РФ 2004 нче елның 5 нче мартыннан №1089)

  4. Дәүләт аккредитациясенә ия урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен кулланыла торган дәреслекләрнең 2015/2016 нчы уку елы өчен федераль исемлеге.

  5. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен (V-IX сыйныфлар) татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы. Төзүче-авторлары: 8 сыйныф Ф.Ә.Ганиева,Ч.Р.Рамазанова, Казан, 2015.-271б.2 кисәктә.

  6. 2015/2016 нчы уку елына ГБМБУ "14 нче гимназия"нең уку планы.

Программаның нигезенә әдипләрнең сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәләрен фәнни фикер алымнары белән өйрәнү принцибы салынган. Моның төп максаты:

• укучыны уйларга өйрәтү;

• әсәрләрнең эчтәлеген табу;

• әдипнең тасвирлау осталыгына бәя бирү;

• язучы иҗатына бәя бирү;

• әдәбият тарихын өйрәнү;

• әйтмә һәм язма тел культурасын күтәрү;

• татар әдәбияты фәне нигезендә эзлекле белем бирү;

• укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Әлеге максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнә:

• әдәби әсәрләрнең мәгънәсен бала күңеленә сеңдерү;

• укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу;

• укучыларда әдәби әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту;

• укучыларга сөйләм культурасын камилләштерүгә ярдәм итү;

• сөйләм эшчәнлегенең төп төрләрен үзләштерергә өйрәтү (уку, сөйләү, язу);

• төрле мәгълүмат чыганакларыннан файдаланырга өйрәтү;

• әдәби текст белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

• иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү;

Укыту предметына гомуми характеристика

Программа укучыларны әдәби мирасның иң камил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты белән таныштыруны, татар әдәбиятының барышы, милли әдәбиятның күпгасырлык тарихы һәм аның аерым чорларына хас үзенчәлекләр хакында белем бирүне күздә тота; чор әдәбиятының үзенчәлекләрен һәм зур сүз осталары иҗатының яңалыгын дөрес аңларга, объектив нәтиҗәләр ясарга, мөнәсәбәт формалаштырырга юнәлеш бирә.

Татар әдәбияты предметы укучыларга әдәби белем бирүне, әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын аңлау өчен кирәкле иҗади һәм теоретик күнекмәләр формалаштыруны, милли мәдәнияткә кагылышлы мәгълүматлар җиткерүне үз эченә ала.

Әдәбият предметының укыту планында тоткан урыны

Әлеге программа 68 сәгатькә исәпләнеп төзелгән. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен (V-IX сыйныфлар) татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасында 8 нче сыйныфлар өчен әдәбиятка атналык сәгатьләр саны 2 сәгать итеп күрсәтелеп (барысы 68 сәгать), бирелгән. Безнең эш программасында уку елы дәвамында атнага 2 сәгать исәбеннән 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "14 нче гимназиянең" 2015-2016 нчы уку елына кабул иткән укыту планы буенча, татар әдәбияты 8 нче сыйныфта 34 уку атнасыннан ким булмаган вакытка (атнасына 2 сәгать) исәпләнгән.

Укыту предметының төп эчтәлеге.

Тәкъдим ителә торган материал татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Әдәби әсәрләр хронологик тәртиптә урнаштырыла.

Татар әдәбияты үрнәкләрен анализлау әдәбият тарихына карата бөтенлекле күзаллау булдыруда катнаша. Әдәби үрнәкләр өч максатка юнәлтелә: аерым әдәби әсәрләр уку һәм анализлау, аерым берләре укып фикер алышу, кайберләре сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителә.

Төп бүлекләр

Гимназия планында сәгатьләр саны

1.

Кереш.

1

2.

Сәнгать төре буларак әдәбияты

5

3.

Урта гасырлар әдәбиятында дини-суфичыл әсәрләр.

6

4.

Мәгърифәтчелек әдәбияты.

6

5.

ХХ гасыр башы татар әдәбиятының үзенчәлеге.

6

6.

ХХ гасыр башы әдәбиятында психологизм.

5

7.

ХХ гасыр башы әдәбиятында сызлану фәлсәфәсе.

6

8.

ХХ гасыр башы әдәбиятында мәхәббәт фәлсәфәсе.

1

9.

20-30 нчы еллар әдәбиятында мәхәббәт фәлсәфәсе һәм яңа тормыш өчен көрәш романтикасы.

6

10.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты

1

11.

60-80 нче еллар әдәбияты.


Барысы

68 сәгать

8 нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнү нәтиҗәсендә укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:


Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:

- сүз сәнгатенең образлы табигатен;

  • өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;

  • сүз сәнгатенең образлы асылын;

  • төп әдәби-теоретик төшенчәләрне

белергә;

  • әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;

  • әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;

  • әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;

  • әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;

  • әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;

  • геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;

  • сәнгатьле уку;

  • әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару

күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.


Контроль эшләр графигы.

8 нче сыйныфта укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

8 нче сыйныфларда - 130 - 140 сүз

Дәресләр саны

36-37нче дәрес

Сочинение, "Галиябану һәм Хәлил иске гадәт-йола корбаннары"."Мәхәббәт -гаилә проблемасын хәл ителеше".

17 нче дәрес

Сочинение Егет кешене кыюлык бизи яки Мостафа образы.".

46-47 нче дәрес

Сочинение "Халкымның күңел байлыгы"."Туган ягым-яшел бишек".

30-31 нче дәрес

Сочинение """Сүнгән йолдызлар драмасында конфликт бирелеше"".

13-14 нче дәрес

"Г.Тукай иҗатында дин фәлсәфәсе"














ү

Укытуны матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү.

Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләрендә ана теле предметын укытуның матди-техник һәм мәгълүмати нигезенә түбәндәгеләр керә:

  • белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, санитария һәм янгыннан саклану нормаларына туры килгән уку бинасы һәм мәктәп яны территориясе;

  • ана теле предметын өйрәнү өчен җитәрлек күләмдә дәреслекләр һәм өстәмә методик ярдәмлекләр белән тәэмин ителгән китапханә;

  • төрле типтагы сүзлекләр, энциклопедияләр;

  • балалар өчен чыгарылган газета һәм журналлар;

Укыту-методик әсбаплар:

1. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 8 нче сыйныфы. - Казан: :Татар.кит.нәшр.2015.. - 231 б.2 кисәктә.

2. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма / А.Г.Яхин. - Казан: Мәгариф, 2006. - 128 б.

3.. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2004.

4.Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр,төзүчеләр Р.З.Хәйдәрова.Г.М.Әхмәтҗанова.-Яр Чаллы,2011.-69 б.



















Арадаш аттестация өчен йомгаклау тесты.




Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

8 нче сыйныфта - 130 - 140 сүз.


Сочинениене бәяләү

1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлек­лелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.




Үзгәрешләр бите




Дәреснең темасы, эчтәлеге

Сәгать саны


Укучылар белән эш төрләре


Контроль белем тикшерү төрләре

Үткәрү

вакыты

план

факт

1

Сәнгать төре буларак әдәбият.

1

2.Укытучы сөйләме.

Сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.

Яңа материал өйрәтү дәресе

4.09.15

2

Урта гасырлар әдәбиятында дини -суфичыл әсәрләр.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре бирү.

Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

8.09

3

Мөхәммәдъярның тормыш юлы һәм иҗаты.

"Нәсыйхәт"шигыре.

1





  1. Сәнгатьле сөйләү конкурсы.

2.Гореф-гадәтләр белән бүгенге көн арасында бәйләнеш, охшашлык, уртаклыклар бармы?" - әңгәмә.

Язучының тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү дәресе

11.09.

4

Мәгърифәтчелек әдәбияты.

1

1. Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында мәгълүмат бирү .

15.09

5

М.Акъегетнең тормышы һәм иҗаты. "Хисаметдин Менла" повесте. Әсәрнең эчтәлеге белән таныша башлау.

1

1. Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында мәгълүмат бирү .

Язучының тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү дәресе

18.09

6

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла повесте". Романда шул чордагы гореф-гадәтләрнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең төгәл чагылдырылуы. Хисаметдин холкындагы уңай сыйфатлар, кайбер ярамаган шөгыльләре.

1

Аңлатмалы уку

Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

22.09

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хикәя буенча катлаулы план төзү.

1

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

25.09.

8

ХХ гасыр башы татар әдәбиятының үзенчәлеге.

1

Сызлану фәлсәфәсен чагылдырган әсәрләрнең әһәмиятен аңлату.

29.09.

9

М.Гафури. Язучы турында белешмә. "Нәсыйхәт" шигыре.

1

1. Әдәбият теориясе.

Аның тууы турында мәгълүмат.

Өлешчә анализ.

Язучы турында белешмә бирү дәресе. Әсәрне уку .

02.10.

10

М.Гафури. "Нәсыйхәт" шигыре.

1

1. Әдәбият теориясе.

Аның тууы турында мәгълүмат.

  1. Рольләргә бүлеп уку.

  2. Тулы анализ.

Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

06.10.

11

Г.Тукай иҗатында дин фәлсәфәсе.

Г.Тукай"Тәәссер" "Ана догасы." "Таян Аллага""Нәсыйхәт".

1

Ээзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, Текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү.


09.10.

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. "Г.Тукай иҗатында дин фәлсәфәсе".

1

13.10

13-14

Г.Тукай. шигырьләргә анализ.

2

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

16.10.

15

ХХгасыр башы татар әдәбиятында психологизм.Ш.Камалның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. "Буранда" хикәясе.

1

Ш.Камалның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү. "Буранда" хикәясен укый башлау.

Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү дәресе

20.10.

16

Ш.Камал "Буранда" хикәясе. Ана, Мостафа образлары. Үзара мөнәсәбәтләрдәге җылылык, эчкерсезлек, самимилек.

1

Сораулар буенча җаваплар әзерләү.

Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

23.10.

17

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Конроль сочинение. "Егет кешене кыюлык бизи" яки "Мостафа образы.".

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

27.10.

18

Класстан тыш уку. Ш.Бабич "Халкым өчен" һ.б. шигырьләре.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Класстан тыш уку дәресе

30.10.

19-20

ХХ гасыр башы әдәбиятында сызлану фәлсәфәсе.

Фатих Әмирхан.Тормыш юлы һәм иҗаты "Бер хәрабәдә"хикәясе.

2

Фатих Әмирхан тормыш юлы һәм иҗаты турында мәглумат бирү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

10.11.

13.11.

21

Кәрим Тинчурин.Тормыш юлы һәм иҗаты. "Искәндәр" хикәясен укый башлау.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

17.11.

22

К.Тинчурин "Искәндәр" хикәясен анализлау.

1

Ээзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәяләмә, Текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү.

20.11.

23

ХХ гасыр башы татар әдәбиятында мәхәббәт фәлсәфәсе. Фәтхи Бурнаш.Тормыш юлы һәм иҗаты."Таһир -Зөһрә"әсәрен укый башлау.

1

Фәтхи Бурнаш тормыш юлы һәм иҗаты турында мәглумат бирү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

24.11.

24

Ф.Бурнаш."Таһир-Зөһрә" эсәре.

1

Укыган бүлекне анализлау.

27.11.

25

Ф.Бурнаш."Таһир-Зөһрә" эсәре.

1

Әсәрнең стил үзенчәлекләрен ачыклау.

1.12.

26

20-30 нчы еллар әдәбиятында мәхәббәт фәлсәфәсе һәм яңа тормыш өчен көрәш романтикасы.

Кәрим Тинчурин "Сүнгән йолдызлар".әсәрен укый башлау.

1

Әсәрнең стил үзенчәлекләрен ачыклау.

Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләре.Тема,проблема,идея,пафос.Идеал,Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стил.

4.12.

27-28

Кәрим Тинчурин "Сүнгән йолдызлар".әсәрен укуны дәвам итү..

2

Әдәби алымнар:кабатлау,янәшәлек,каршы кую,үткәнгә әйләнеп кайту.

Укыган бүлекне анализлау.

8.12.

11.12.

29

Кәрим Тинчурин "Сүнгән йолдызлар".әсәрен тулысынча анализлау

1

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.

15.12.

30-31

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение.Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасында конфликт бирелеше.

2

Укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары,

18.12.

22.12.

32

Һ.Такташ иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. "Алсу"поэмасы. Әсәрдә яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләренең чагылышы.

1

соруларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Сөйләм телен үстерү дәресе

24.12.

33

Һ.Такташ "Алсу" поэмасы. 30 нчы еллар башындагы иҗтимагый тормышның, социаль-психологик каршылыкларның киң күренешен сурәтләү, киләчәккә ышаныч белдерү.

1

Поэма жанры турында искә төшерү. Поэмадагы эпитет,чагыштыру,синекдоха хакында фикер алышу .

Әсәрне анализлау дәресе

12.01.16.

34

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Яшьлек,тормыш мәгнәсе турында Алсу белән әңгәмә кору.

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

15.01.

35

Г.Кутуй.Тормыш юлы һәм иҗаты."Тапшырылмаган хатлар"

1

19.01.

36-37

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. "Мәхәббәт-гаилә проблемасының хәл ителеше"..

2


22.01.

26..01.

38

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты.. "Тик булса иде ирек" шигыре. Шагыйрьнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында белешмә бирү. Шигырьләрнең язылу шартлары.

1

1. Фатих Кәримнең героик тормышы турында әңгәмә.

Шагыйрьнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында белешмә бирү. Шигырьләрнең язылу шартлары.

29.01

39

Фатих Кәримнең "Бездә яздыр", "Сибәли дә сибәли" шигырьләре. Лирик геройның көрәшкә, иреккә омтылышы, интернационалист булуы, немец халкының бөек улларына хөрмәте. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсу хисләр.

1

Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге хакында фикер алышу.

Әсәрләрне уку һәм анализлау дәресе

2.02.

40

Фатих Кәримнең "Теләк" "Газиз әнкәй"шигырьләре.. Поэтик предмет һәм җан ияләрен кешечә хис итәргә сәләтле итеп сурәтләү. Кош һәм Чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау.

1

Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге хакында фикер алышу.

Әсәрләрне уку һәм анализлау дәресе

5.02.

41

Г.Бәширов. Язучы турында биографик белешмә.

1

Хронологик таблица төзү күнекмәләрен ныгыту

Язучының тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү дәресе

9.02.

42-45

Г.Бәширов "Туган ягым - яшел бишек". Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре. Гореф-гадәтләрне чагылдыру.

4

Автобиографик әсәрләрне искә төшерү.

Викторина.

Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

12.02.

16.02.

19.02.

46-47

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. "Халкымның күңел байлыгы", "Туган ягым - яшел бишек".

2

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

26.02.

1.03.

48-5о

Аяз Гыйләҗев. Биографик белешмә. "Язгы кәрваннар". Авылда сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының чагылышы. Күңел төшенкелегенә бирелмәү, яшьлек хисләренең юл яруы.

3

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Фикерләү сәләтен үстерү.

Язучы турында биографик белешмә бирү дәресе. Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

4.03.

11.03.

15.03.

51

Класстан тыш уку. Аяз Гыйләҗев "Яра" повесте

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

18.03.

51-55

М.Юныс. Язучы турында кыскача белешмә. "Шәмдәлләрдә генә утлар яна" повесте. Әсәрнең, тормыш материалыннан чыгып, икегә бүленүе. Бу өлешләрдә хикәяләү үзенчәлекләре. Образлар системасы. Повестьта уздырылган фәлсәфи фикерләр, хикәяләүдә табигыйлек.

4

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

1.Язучы турында биографик белешмә бирү дәресе.

2. Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

1.04.

5.04.

8.04.

12.04.

55-57

Класстан тыш уку. Р.Фәйзуллин "Якты моң", "Үлем белән үлемсезлек", "И кардәшем, бер хаҗәтсез кайчак...", "Бишбармак", "Гәмбәзләре - кояшмыни..." шигырьләре.

2

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

15.04.

19.04.

58

Т.Миңнуллинның биографиясе, иҗаты.

1

Т.Миңнуллиның биографиясе, иҗаты буенча фикер алышу

Драматургның тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү дәресе

22.04.

59

Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр". Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт һәм мөгамәләләрнең кызыклы ситуациядә ачылуы һәм сурәтләнүе.

1

Рольләргә бүлеп уку.

Театр атналыгында күрсәтергә әзерләү.

Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

26.04.

60

Т.Миңнуллин "Әлдермештән Әлмәндәр". Әсәр үзенчәлекләре. Мөлаем, яратып көлү өчен кулланылган чаралар.

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

29.04.

61

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү.

1

Сәнгатьле укучыга конкурс.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

3.05.

62

Фәнис Яруллин .Тормыш юлы һәм иҗаты."Җилкәннәр җилдә сынала" әсәре.

1

1. Укытучы лекциясе.

2. Әсәр белән таныша башлау.

Әсәрне уку һәм анализлау дәресе

6.05.



66-67

Мөдәррис Әгъләмов" шигырьләре. Аларда хисләр байлыгы, күңел тирбәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык. Сүз белән сурәт ясау осталыгы.

2

Сурәтләү чаралары (кабатлау).

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

1.Шагыйрь турында биографик белешмә бирү.

2.Шигырьләрне уку, анализлау дәресе.

3.Әдәбият теориясен кабатлау дәресе.

10.05.

13.05.

68

Класстан тыш уку. Ш.Галиев шигырьләре. "Камырша", "Утсыз төтен булмый", "Үзең нинди", Тимерче Гомәр һәм гомер".

1

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

17.05.

69

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Образларга характеристика бирү. Бергәләп тикшерү, тулыландыру, редакцияләү.

2

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

20.05.

24.05.

70

Класстан тыш уку. Р.Харис. "Ант суы", "Борылышта".

1

Сәнгатьле уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

27.05.



© 2010-2022