Конспект урока по татарской литературе на тему Г. Сабитов Тәүге соклану (6класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Г.Сабитовның "Тәүге соклану" хикәясенә анализ.

Максат: 1) дидактик -чәчмә әсәргә анализ ясау тәртибен ныгыту

2) үстереш- алган белемнәрне күчерә белү күнекмәсен камилләштерү;

3)тәрбияви-матурлыкны күрә белү, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

1.Ориентлашу этабы.

Уңай халәт тудыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәлләрегез ничек?

Бүгенге дәресебез гадәти дәресләрдән бераз аерыла, игътибар итсәгез дәресебездә кунаклар бар. Шәһәребезнең яшь көчләре, аларга без үзебезнең белемнәребезне күрсәтеп,сайлаган һөнәрләрен мәктәпләребездә дәвам итүләрен телик.

2) Белемнәрне тигезләү:

- Нәрсә ул чәчмә әсәр?

Көт.җавап: Сөйләм теле белән язылган әсәр ул.

-Чәчмә әсәрләргә нинди әсәрләр керә?

Көт.җавап:хикәя,повесть, роман керә.

-Чәчмә әсәргә анализ тәртибен искә төшереп китик.

1. Вакыйгаларны барлау

2. Вакыйгаларның охшашларын берләштереп, 2 өлешкә калдыру.

3. өлешләргә анализ ясау.

4.Өлешләр арасындагы бәйләнешне табу.

5. Тема, идея, проблемасын күрсәтү.

3. УМ кую.

Өй эшеннән чыгып, бүгенге дәрескә УМ формалаштырырга.

Көт. җавап.

Без өйдә Г.Сабитовның "Тәүге соклану"хикәясен укыдык. Димәк, бүген шул әсәргә анализ ясарбыз.

Тема тактага языла.

2.Адымлап башкару этабы.

4 УМ чишү.

Укучылар, хикәядә нинди сүзләр аңлашылмый.(сүзлек өстендә эш) татар теленең аңлатмалы сүзлегендә түбәндәгечә аңлатыла.

Давыл чәчәге-ботаника фәнендә кулланыла.Сары чәчәк ата торган үлән үсемлек; русчасы: лютик едкий.

Фәнни телдә зәһәр казаяк дип йөртелә. Ул агулы үсемлек ,шунлыктан аны өзәргә ярамаган.

1 нче бирем. Г.Сабитовның "Тәүге соклану"әсәренең сюжетын сөйләргә кирәк . Рәхим итегез.

Көт. җавап.1-2 укучы эчтәлеген сөйли.

Кем 1-2 җөмлә белән эчтәлеген әйтеп китәр.

Төрле җаваплар тыңланыла. Үзбәя.

2 нче бирем.

Әсәрдәге вакыйгаларны барларга.

Көт. җавап:

1.Дәү балык эләгү.

2. Хәнифнең, көнләшеп, балыкны җибәрүе.

3. Габделхәйнең үпкәләве,рәнҗүе.

4. Ак болытларга соклану, үпкәнең юкка чыгуы.(шул урынны дәреслектән табып укыгыз әле).

5.Балачакны сагыну.

3 нче бирем. Вакыйгаларның охшашларын берләштереп,әсәрне 2 өлешкә бүләргә. Һәр өлешкә анализ ясарга.

Көт. җавап:

Сөенеч(шатлык) көнчелек

Габделхәй белән бәйле Хәниф белән бәйле

Ачык күңелле - кара эчле

Беркатлы - көнчел

Игелекле,хисле Үзбәя.

4 нче бирем. Әсәрдәге дәү алтын балык та, давыл чәчәге дә, болытлар да хәтта әсәрнең геройлары да авторга нәрсәдер әйтү кирәк. Чынлыкта әсәр ни турында?

Дәү балыкны алтын балык итеп малай теләкләрен тормышка ашырырга тели.

Давыл чәчәге турында автор ни ди?

(78 биттән укып күрсәтегез әле) Өзмә давыл чәчәкләрен, давыл чыгарырсың ди. Чыннан да малай күңелендә даыл кузгалып алды.

Ә ак болытлар ник кирәк? Кара болытлар да була бит. Хәниф балыгын төшертеп җибәргәч, малай ак болытларга карап юана.

Көт. җавап:

Әсәр балачакны сагыну турында. Ул хикәяләүче малайның хис- кичерешләре турында. Гомер озын,әмма балачак һәрчак хәтердә. Һәркемнең үз ак болыты бар . Ак болыт ул-якты өметләр. Тормышка ашу ихтималы булганбилгесез бик матур,күңелгә якын өмет юата,тормышта булган вак-төяк борчулар,хыянәтләр түбәнлегеннән йолкып ала,ак болытлар югарылыгына күтәрә.

Укучылар әсәрдә төп герой кем ул?

Көтелгән җавап:

Габделхәй Сабитов, башта малай чагы,соңыннан өлкән яшьтәге язучы.

Кеше һәрчак үзенең балачагын сагынып искә ала. Автор бу әсәре белән ни әйтергә тели?

Көтелгән җавап:

Укучылар сезнең иң матур чагыгыз. Аның кадерен белеп, истә калырлык итеп үткәрегез.

Үзбәя.

3. Рефлексия.

Дәрескә нинди УМ алган идек?.

Ниләр башкардык?

Дәрескә билгеләр кую.Көндәлекләргә билгеләрегезне куегыз.

Өй эше.

Ш.Усмановның "Ачылган йозак"хикәясен укырга.

" Балачакның күңелле мизгеле" дигән темага иҗат эше язарга.

Ә хәзер дәресне җырчы Вил Усмановның "Әй, балачак" җыры белән тәмамларбыз.

Дәрес өчен рәхмәт. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.







© 2010-2022