Самоанализ урока Үткән заман хикәя фигыль

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ҮЗАНАЛИЗ


Укытучы: Г.З.Зиганшина

Чистай муниципаль районы "16 нчы гомуми белем бирү мәктәбе"

Сыйныф: 4

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова "Татар теле "

Тема: "Үткән заман хикәя фигыль"

Максат:

1 Укучыларның фигыль сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, үткән заман хикәя фигылькушымчаларын искә төшерү

2. Логик фикер йөртә белү,сәләтләрен үстерүне дәвам итү

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек,

Дәрес тибы: алган белемнәрне ныгыту

.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Ориентлаштыру- мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ. Алдагы дәрестә үткән материлалны искә төшерү

2. Актуальләштерү. 1нче проблемалы бирем. Слайд аша коммуникатив биремне үтәү.

Көтелгән нәтиҗә:Укучылар коммуникатив бирем ярдәмендә фикерләү сәләтләрен үстерәләр.

3. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе . Коммуникатив бирем ярдәмендә укучылар дәреснең темасын "Үткән заман хикәя фигыльне" әйтәләр (кроссворд ярдәмендә)

II. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.

1нче проблемалы бирем.

Баганалып бирелгән сүзләрне дөрес итеп язу һәм заман формаларын билгеләү.

:

2нче проблемалы биремНыгыту күнегүләре

Кагыйдәне дөрес итеп әйтү

Тексты укып тәрҗемә итү.Үткән заман хикәя фигыльне эзләп табу.

3нче проблемалы бирем.

Ныгыту күнегүләре. Бу биремдә укучыларны теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү һәм яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.

Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр.

Дәреслектәге күнегүләр өстендә эш.

-10нчы күнегү 39 бит Үткән заман хикәя фигыльне күнегүдән табырга

- Индивидуаль карточкалар буенча эшләү

III.Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия.

Көтелгән нәтиҗә: . Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде.(тест эшләү)

3. Өйгә тәкъдим ителгән эшләр:

1) репродуктив эшчәнлеккә - 41бит 2күнегү(һәркем эшләргә тиеш)

2) конструктив эшчәнлеккә (7фигыльне язарга үткән заман формасында)

3) иҗади эшчәнлеккә(Көз турында хикәя төзергә үткән заман хикәя фиг-не кулланып)

4Дәрескә нәтиҗә ясау.

- Без дәрестә нәрсә турында сөйләшдек?

-.Фигыльнең нинди заман формаларын беләсез?

-Үткән заман хикәя фигыль ниндисораугатавап бирә?

-Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

(Бу сорауларга укучылар дөрес җавап бирделәр)

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Дәресне балаларның яшьүзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

1Укучыларның фигыльсүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын искә төшерү

2. Логик фикер йөртә белү,сәләтләрен үстерүне дәвам итү

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру

Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итепт үгел, ә танып - белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү,дәрестә минем төп бурычым иде. Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләнешле. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздәтотылды.. Гомумәналганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм




© 2010-2022