Татар әдәбиятыннан Г. Кутуйның “Сагыну”нәсеренә технологик карта (7 класс)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Технологик карта

Предмет

Татар әдәбияты

Тема

Г.Кутуй "Сагыну"(нәсер)

Планлаштырылган нәтиҗә

Шәхескә кагылышлы:

-дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

--фикереңне дәллили белү

Метапредмет:

Танып -белү УУГ

-аңлап уку.

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

-текстны кабул итү.

-укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-үз фикереңә ышандыра белү;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую

-эшчәнлеккә бәя бирү.

-үз фикереңне төгәл җиткерү

-дөрестән дөрес түгелне аеру

-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү

-нәтиҗәләр формалаштыру

Предмет буенча:

Г.Кутуйның сугыш елларындагы тормышы Һәм эшчәнлеге белән таныштыру. Сагыну" нәсеренә анализ ясау. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.Туган ил темасына диалог һәм монолог төзи белү.

Дәреснең тибы

Яңа белем бирү.

Төп төшенчәләр

Туган илне сагыну,юксыну.

Предметара бәйләнеш

Тарих,география

Эшне оештыру

Төркемдә,парларда,индивидуаль.

Чыганаклар

Татар әдәбияты Мотыйгуллина Ә.Р. Ханнанов Р.Г. Мулласалихова Г.Г. 7 класс(1 кисәк)

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру("Туган ил"темасына презентатция)

Сыйныф эшкә әзерләнә(укытучыны сәламлиләр,сорауларга җавап бирәләр,сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)

Укытучыга һәм сыйныфташларга карата хөрмәт.Укытучы,сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.Дәреснең темасын,максатын ачыклау. Эш урынын әзерләү.

Белемнәрне актуальләштерү

Фронталь эш оештыра.Үткән дәресне ныгыту өчен укучыларга сораулар бирә.

Алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерәләр.Р.Миңнуллинның "Килен төшкәндә" шигырен искә төшерәләр.Килен төшү йоласы турында сөйлиләр.

Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).

Уку мәсьәләсен кую.

Нәсерне сәнгатьле укый,тәрҗемә эше,сүзлек өстендә эш оештыра.

Нәсерне сәнгатьле итеп укыйлар,сорауларга җавап бирәләр,сүзлек белән эшлиләр.Фикер алышалар.

Шәхси: Туган илеңне ярату,кадерен белү;

Танып-белү-универсаль-логик гамәлләрне аерып күрсәтә белү;

Предмет: кыска сөйләм берәмлекләре төзү.

Коммуникатив: фикерне төгәл итеп җиткерә белү.

Уку мәсьәләсен чишү.

Укучыларга белемнәрне ныгыту биремнәрен аңлата. Схемалар ярдәмендә эшләүне өештыра.Текстка карата сораулар бирә.

Алган белемнәрен кулланып,биремнәр үтиләр;терәк сүзләр ярдәмендә схемалар төзиләр.Сорауларга җавапны табып уку.

Шәхси:Туган илнең бер булуын аңлау.

Танып-белү: Нәсерне аңлап уку. Соруларга җавапны тексттан таба белү.

Коммуникатив: нинди юнәлештә камилләшү мөмкинлеген күрсәтү; проблеманы бергә хәл итә белү.

Белемнәрне системага салу.

Нәсернең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куя.

Нәсернең төп фикерен табып әйтәләр.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив:төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

Рефлекция

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый.Укучыларның җавабын тыңлый.

Үз фикерләрен әйтәләр.

Коммуникатив: үз фикереңне дәлилле итеп коллективта аңлата белү.

Нәтиҗә һәм бәяләү.

Дәрестә туган авырлыклар турында сорый. Дәрескә нәтиҗә ясый,укучыларның эшенә бәя бирә.

Сораулар бирәләр.Үзләрен бәялиләр.

Шәхси: үз эшенә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйтькүзлегеннән карау.

Регулятив:Колллектив эшне бәяләү.

Өй эше.

Өч төрле өй эше тәкъдим итә.

1)Әсәрдән өзек ятларга(мәҗбүри)

2) Туган як турында хикәя язу.

3) Туган илнең матурлыгын рәсемдә күрсәтеп ясарга.

Өй эшен аңлата.

Өй эшен сайлап алалар.

Шәхси: үз мөмкинлегеннән чыгып өй эше сайлау.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Мәгариф журналы №2,4,5 2015 ел.

2. Методик әсбап Татар әдәбияты 7 класс Казан,Мәгариф 2014 ел.

3. Интернет челтәрләре.


© 2010-2022