Урок татарского языка на тему Дружбой мы сильны. Понятие о союзах (6 класс)

Урок татарского языка в 6 классе «Дружбой мы сильны. Понятие о союзах» является текущим в разделе «Служебные части речи». Урок построен с использованием приёмов информационно-коммуникационной технологии, а также беседы, поиска информации, сравнения и анализа. На этапе актуализации опорных знаний важно спрогнозировать цели урока, чтобы дети знали к чему им стремиться на данном уроке. На этапе объяснения нового материала рекомендуется использовать различные методы подачи информации:  Словесные – в...
Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок татарского языка на тему Дружбой мы сильны. Понятие о союзах (6 класс)Урок татарского языка на тему Дружбой мы сильны. Понятие о союзах (6 класс)Урок татарского языка на тему Дружбой мы сильны. Понятие о союзах (6 класс)Урок татарского языка на тему Дружбой мы сильны. Понятие о союзах (6 класс)Урок татарского языка на тему Дружбой мы сильны. Понятие о союзах (6 класс)Урок татарского языка на тему Дружбой мы сильны. Понятие о союзах (6 класс)Дуслык белән көчле без. Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү.

Автор:

Даутова Ира Раисовна

Место работы, должность:

МАОУ СОШ № 8 г. Белебея муниципального района Белебеевский район РБ, учитель татарского языка и литературы.

Краткая аннотация урока:

Класс: 6

Предмет: татарский язык

Тема: Бәйләгеч сүз төркемнәре. (Служебные части речи)

Тема урока: Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү. (Понятие о союзах)

Место урока в изучении раздела: первый урок из двух изучаемых в данном разделе;
Продолжительность урока: 1 урок (45 минут);
Основные понятия:

Тип урока: урок объяснения нового материала
Форма проведения: традиционная с использованием ИКТ

Обеспечение урока:

  • персональный компьютер;

  • мультимедиапроектор

  • тест, составленный мной в программе MyTestXPro

Цель урока: Укучыларга теркәгечләр турында гомуми төшенчә бирү.

Задачи:

образовательные:

  • укучыларга теркәгечләр турында гомуми төшенчә бирү (познакомить учащихся с союзами);

  • теркәгечләр турында белемнәрне ныгыту; монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү (закрепить практическую значимость изучаемого материала, обеспечить развитие монологической и диалогической речи).

развивающая:

  • анализ ясау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү, иң әһәмиятлесен аерырга өйрәтү (содействовать развитию у детей умений осуществлять самоконтроль, самокоррекцию учебной деятельности, учить анализировать, сравнивать и выделять главное);

  • укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү (содействовать развитию у учащихся логического мышления, связной устной речи, самостоятельности).

воспитательная:

  • татар теленә ихтирам , әйләнә-тирәгә мәхәбәт , бер-береңә дуслык хисләрен уяту; Бөек Ватан сугышы геройларына, ветераннарга карата ихтирам уяту (прививать уважение к родному языку, воспитывать любовь к труду, к окружающему миру, сплотить дружбу в коллективе, создать условия для формирования у школьников чувства уважения ветеранам, Героям Великой Отечественной войны).

Используемая литература:

  • Р.Г. Минниахметов "Татар теле - 6", Уфа, "Китап", 2008

  • Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова "Татар теле - 6", Казань, "Магариф", 2010

План урока

  1. Организационный момент.

  2. Изучение новой темы.

  3. Закрепление изученного материала.

  4. Рефлексия.Итоги урока.

  5. Постановка домашнего задания.

Дәреснең темасы: Теркәгечләр турында мәгълүмат бирү .

Дәреснең максаты: укучыларгатеркәгечләр турында гомуми төшенчә бирү; белемнәрне ныгыту; анализ ясау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү, иң әһәмиятлесен аерырга өйрәтү; аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру; укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү; татар теленә ихтирам , әйләнә-тирәгә мәхәбәт , бер-береңә дуслык хисләрен уяту.

Җиһазлау : мультимедиа проекторы, слайдлар, видеоролик "Муса Гареев - дважды Герой Советского Союза", таблица, Г. Тукайга багышланган шигырь, дуслык, батырлык турында мәкаль һәм әйтемнәр, тест.

Укыту методы: аңлату, әңгәмә, демонстрация.

Укыту алымнары: таблица белән эшләү, дәреслек белән эш, сөйләм

үстерү, күнегүләр эшләү, мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату дәресе.

Дәрес планы.

I. Оештыру. (3 минут)

II.Уку мәсьәләсен кую. (5 минут)

  • Дуслык, Бәхет, Байлык турында кереш әңгәмә

  • Мәкальләр ярдәме белән яңа темага кереп китү

III. Уку мәсьәләсен чишү. (10 минут)

  • Теркәгечләрнең төркемчәләре

  • Тезүче теркәгечләрнең төрләре

  • Җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

IV. Алган белемнәрне гомумиләштерү. (8 минут)

1. Карточкалар белән эш (5 минут)

2. Ял минуты. (3 минут)

VI. Дәреслек белән эш. (14 минут)

1. 224 нче күнегү "Чын батырлар нинди була?"

- 2015 нче ел - Бөек Җиңгә 70 ел (кереш беседа) ( 3минут)

- ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турында видеоролик карау.(3 минут)

2. Текстны уку, тәрҗемә итү. (5 минут)

3. Дуслык, батырлык турында мәкальләрне искә төшерү. (3 минут)

VI. Белемнәрне тикшерү, контроль.

1. Компьютерда тест сорауларына җавап бирү. (3 минут)

VII. Рефлексия. Йомгаклау. (2 минут)

Өйгә эш. Белемнәрне бәяләү.

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

l. Оештыру өлеше.

Хәерле көн, укучылар,

Хәерле көн барчагызга

Телимен чын йөрәктән.

Башлыйк дуслар дәресне

Шундый изге нияттән.

Сезне күрүегезгә шатмын. Көнегез игелекле, шатлыклы үтсен.

  • Бүген сезнең белән үткән материалны кабатларбыз, татар әдәби телендә сөйләшербез, сорауларга җавап бирербез, бер-беребезне тыңларбыз, белем дәрәҗәсен ачыкларбыз. Үзегезнең белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам. Дәресебезне шигърият минуты белән башлап җибәрәбез, чөнки 2015 нче ел әдәбият елы дип игълан ителде. Бүген мин сезгә Ләйсән Кәшфинең "Безнең Тукай" исемле шигыреннән өзек тәкъдим итәм. Экранга карагыз. (Слайд 2)

Һәйкәленнән җитди карап,

Кисәтә төсле Тукай.

Туган телне онытырга

Язмасын безгә Ходай!

Яратабыз туган телне,

"Шүрәле", "Су анасы"н.

Без - Тукайлар нәселеннән,

Без бит - татар баласы.

II. Уку мәсьәләсен кую.

- Укучылар, күз алдыгызга китерегез: сез кечкенә орлыклар , ди. Бакчачы орлыкларны тәрбияли, сулар сибә. Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә. Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә. Чәчәкләр матурланганнан -матурлана. Чәчәкләр кояшка тартыла.

- Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп өйрәнәсегез килә. Сезгә бу юлда укытучыларыгыз һәм дусларыгыз ярдәм итәр.

- Сезнең игътибарыгызга1 сорау тәкъдим итәм.

Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  • Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.

  • Без- Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, көтүче кемне сайлаган икән?

  • Дуслыкны.

  • Ни өчен?

  • Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән.

  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

  • Дуслык турында.

  • Дөрес, бүген без сезнең белән дуслык турында сөләшербез, шулай ук батырлык турында да сөйләшербез, чөнки 2015нче елның май аенда - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз. Дуслык булган җирдә батырлык та янәшә йөри.

(Слайд 3 ) Яңа дус тап, ә искесен ташлама.

-Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

- Яңа дус кем ул?

- Иске дус кем ул?

- Мин сезнең юлыгызда дусларыгызның күп булуын телим. Ләкин чын дустыгызны онытмагыз. (мәктәпне тәмамлап югары уку йортларына кергәч, эшкә урнашкач яңа дуслар, иптәшләр күп булыр, ә чын дус бер генә була. )

III. Уку мәсьәләсен чишү.

-Укучылар, алдагы мәкальгә игьтибар белән карыйк.

Балык- сусыз, ә кеше дуссыз яши алмый.

  • Ә - ярдәмлек сүз төркеме ничек атала икән? Ә - нәрсә ул? (Русча әйтсәгез дә ярый)

- Бик дөрес. Димәк , бүген без сезнең белән теркәгечләрне өйрәнербез.Кешеләр дус яшәгән кебек теркәгечләр дә сүзләрне үзара бәйләп килә. Теркәгечләр сөйләм өлешләрен - алдагы җөмләләрне алардан соң килгән җөмләләргә, абзацларны абзацларга да бәйлиләр.

-Укучылар, экранга күз салыгыз әле. (Слайд 4)

  • Теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә. Тезүче теркәгечләр һәм ияртүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечләргә аерылалар.



Теркәгеч



  1. Тезүче

(Сочинительные)

  1. Ияртүче

(Подчинительные)

Гәрчә, гүя, ки, гүяки, әгәр, чөнки, ягъни, хәтта, әйтерсең,диярсең.

Бүлүче:

яки, яисә, йә, әллә, әле… әле, бер… бер

Каршы куючы:

ә, әмма, ләкин, тик, бары, фәкать,

исә, мәгәр, бәлки

Җыючы:

һәм, да-дә, та-тә, ни… ни, тагы (тагын, ) вә, янә.




  • Хәзер, укучылар, теркәгечләрне кулланып җөмләләр төзеп карыйк.

Җыючы теркәгечләр: Ни яңгыр яумый, ни кояш чыкмый. Минем дустым гитарада һәм баянда уйный.

Каршы куючы: Бүген урамда кояш, ә җылы түгел. Мин бу сорауның җавабын беләм, ләкин әйтмим.

Бүлүче: Я син безгә барасың, я мин сезгә киләм. Бүген я кинога барам, я театрга.

Ияртүче теркәгечләр: Галия, ягьни минем дустым, иртәгә килми. 22нче гыйнварда мин мәктәпкә килмим, чөнки шифаханәгә барам. Әгәр бәлеш пешерсәң киләм.

- Бик яхшы, укучылар.

- Хәзер мин сезнең белемегезне тикшерәм. Дәфтәрләргә 331нче күнегү дип язып куйдык. Бирелгән мисалларны укып, теркәгечләрне табарсыз һәм теркәгечләрне төркемчәләре буенча язып куярсыз (дәреслектән 226 нче бит, 331 нче күнегү эшләнә.)(Слайд 5)

1. Җыючы теркәгечләр:

2. Каршы куючы теркәгечләр:

3. Бүлүче теркәгечләр:

4. Ияртүче теркәгечләр:

- Башкарган эшебезне тикшереп китик. (Слайд 5)

IV. Алган белемнәрне гомумиләштерү.

  • Хәзер без ике вариантка бүленеп эшлибез. Безнең эшебез "Уйла, тап" дип атала.

Һәр партада 2 конверт, конвертларда биремнәр. Биремнәрне парталарыгыздагы дәфтәр битләренә эшләгәннән соң миңа җыеп бирәсез. Икенче дәрескә мин һәрберегезнең эшлен тикшереп, сезгә билгеләр куярмын.

1 нче конверттагы бирем- беренче вариантка.

Нокталар урынына кирәкле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне укыгыз.

  1. Дуслар очрашалар ........ исәнләшәләр. (җыючы)

  2. Мин дустыма шалтыраттым, ........ ул җавап бирмәде. (каршы куючы)

Җөмләләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез.

  1. Бәйрәмдә дусларым биеделәр, ләкин җырламадылар. (каршы куючы)

  2. Дустыма я хат язам, я шалтыратам.(бүлүче)

2 нче конверттагы бирем- икенче вариантка.

Җөмләләрне дәвам итегез.

  1. Дустымның әтисе дә төзүче, минем әтием дә.......... (җыючы)

  2. Я син безгә кил, я ...........(бүлүче)

Сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

  1. Дустым , я, я, кинога, белән, театрга, барачакбыз.(бүлүче)

  2. Дустым, чөнки, туган көнемә, авырды, килмәде. (ияртүче)

  • Арып киткәнсездер. Ял итеп алыйк. Физминутка.

Спорт белән шөгыльләнәбез

Сәламәт булыр өчен.

Кышын чаңгыда шуабыз,

Кызганмый бөтен көчне.

Җәй көне без туп тибәбез,

Волейбол да уйныйбыз.

Сикерәбез, йөгерәбез,

Уйнап һич тә туймыйбыз.

Һәрбер дәресебездә дә

Күзләрне кайгыртабыз.

Күзләргә гимнастиканы

Менә шулай ясыйбыз:

Күзләр өчен физминутка. (Слайд 6)

V. Дәреслек белән эш.

  • Ә хәзер , укучылар дәреслекнең 224 нче битендә бирелгән "Чын батырлар нинди була?" дигән текстны укырбыз. Бу текстта ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев турында сүз бара. Текстны укый башлаганчы Муса Гәрәев турында видеоролик карап китербез. (Видеоролик)

  1. Сүзлек эше (Слайд 7)

Әүлия - 1) святой, 2) ясновидец, 3) предсказатель

Юлбарыс - тигр

2) Текстны уку

3) Сорауларга җавап бирү:

- Сезнеңчә батырлык нәрсә ул?

- Дуслар нинди булырга тиеш?

- Син Бөек Ватан сугышы геройларя турында нәрсә беләсең? 2015нче елда Бөек Җиңүнең ничә еллыгын бәйрәм итәбез?

- Сез Муса Гәрәев кебек батыр булырга тиешсез. Дусларыгызның кадерен белергә тиешсез, укучылар.

- Ә хәзер , укучылар, дуслык турында мәкальләр әйтешеп алыйк әле. Дуслык, батырлык турында сез нинди мәкальләр беләсез?

- Батыр егет - яу күрке.

- Батыр яуда беленер.
- Батырлыкта - матурлык.

Татулыкта бәрәкәт.

  • Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

  • Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек.

  • Күп дус эзләгән дуссыз калыр.

  • Кешенең иң зур дәүләте - чын дусты.

  • Бүгенге көндә аралашу чарасы булып интернет тора. Интернеттан аралашу өчен дуслар эзләү мөмкинлеге зур бүгенге заманда. Сез ничек уйлыйсыз, интернет аша танышкан дуслар якынрак буламы, әллә синең яныңда яшәгән дуслармы? (Интернет аша аралашу турында сөйләшү,бер-берсенә хатлар язышу).

VI. Белемнәрне тикшерү, контроль.

  • Укучылар, хәзер дәрестә алган белемнәребезне тикшереп китик. Һәрберегез компьютер артына утырасыз. Бирелгән тест сорауларына җавап биреп, үзегезнең билгеләрегезне көндәлекләрегезгә куясыз. (тест)

VII. Рефлексия. Дәрескә йомгак.

-Бүген без нинди тема өйрәндек?

-Нинди теркәгечләрне беләсез?

-Тезүче теркәгечләр нинди группаларга бүленә?

Дәрестә барыгыз да бик яхшы катнашты.

Өй эше экранда. (Слайд 8)

Өй эшен язып ал.

  • Көчле укучыларга: Теркәгечләр кулланып, Бөек Ватан сугышы ветераннарына хат язарга.

  • Уртача белемле укучыларга: Газета-журналлардан Бөек Ватан сугышы геройлары турында теркәгечләр кергән биш җөмлә язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

  • Йомшак белемле укучыларга: Әдәбият дәреслегеннән теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга.

  • Рәхмәт сезгә, балалар . Без сезнең белән дуслаштык, яхшы эшләдек. Исән булыгыз, дус булыгыз, батыр булыгыз!



© 2010-2022