Контрольная работа для 4 класса по татарскому языку для татарской группы

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4 нче сыйныф (татар төркеме) өчен әдәби укудан

арадаш аттестация эше

  1. Бирелгән схема буенча "Китапханәдә" темасына диалог төзе. (5 балл).

  • Син китапханәдән нинди китап алдың? .

  • _________________. Синең ул китапны укыганың бармы?

  • _______________________. Син миңа биреп торырсыңмы?

  • ____________________________________.

  • ____________________________________.

  1. Тест сорауларына җавап бирергә.

1. Түбәндәге өзек нинди әсәрдән: "Ә ул берни дә эндәшми. Бер кулын күтәреп, бер кулы белән генә йөзә. Имеш, шундый батыр. Әй мактанчык!":

а) "Тырыш Юн Су"

б) А. Алиш "Алдакчы Наил"

в) Л. Ихсанова "Ун сумлык маҗара" (1 балл)

2. "Нәни принц" әсәре нинди әсәр:

а) хикәя

б) роман

в) әкият (1балл)

3. Геройларны әсәрләре белән бәйлә:

Бәләкәч "Тукай"

Әнвәр "Сугышмыйча ярамыймы соң?"

Габдулла "Кунакта" (1балл)

4. Мәкаль, әйтемнәрнең дәвамын язарга:

а) Ялгыз агач җилдә ... ... .

б) Акыллы эт юкка ... .

в) Кунак ишегеңне ачса, син ... ... .

г) Алтыда белгән туган телең ... ... . (1балл)

5. Бу сүзләрне кайсы герой турында: "Шуклыгына күптән күнегергә вакыт инде, югыйсә. Ничә тапкыр төп башына утыртты ул мине! ... Хәер, бу малайның этлекләре дә төрледән-төрле бит: таң аттымы - яңа шуклык":

а) Наил

б) Әнвәр

в) Том (1балл)

6. Бу өзек нинди тәрҗемә әсәреннән:

"Егылмадың, нык утырдың,

Димәк, син чын хуҗам булдың.

Инде ялга урнаштыр,

Иәрбиялә, караштыр.

Ләкин бел шушы хакта:

Өч көн таң аткан чакта,

Чыгар кырлар күрергә,

Күңел ачып йөрергә"

а) М. Твен "Том Сойер"

б) А.С. Пушкин "Салтан патша, аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтанович ..."

в) П. Ершов "Канатлы ат" (1балл)

7. Бу юллар нинди шигырьдән:

"... Син - кояшым, таңым да,

Син - ләззәтле ялым да,

Син - киңәшчем янымда,

Син - булышчым, илһамым,-

Минем сөйгән китабым"

а) М. Хөсәен "Китап"

б) М. Хөсәен "Күңелле чак"

в) Х. Туфан "Тургай нигә эндәшми?" (1балл)

8. Бу сүзләрне нинди герой әйтә: "Сезнең кебек яшь чагымда урамга чыгам. Коры көн булса, тузан туздырып, көчек кебек тузанда аунап бетәм. Яңгырлы көн булса, пычрактан таулар ясап, көчек кебек пычранып бетә идем. Әгәр урамда ят балалар очраса, ... көчек кебек аларга ябышам, кыйныйм, яки таш белән бәрәм."

а) Р. Төхфәтуллинның "Сабый чаклар" әсәреннән Ислай

б) А. Тимергалинның "Угры" әсәреннән Киб

в) Н. Думавинең "Сарбай" әсәреннән Сарбай (1балл)

9. Бу әкиятләрне нинди халыклар язган:

"Малай белән елан" кытай халык әкияте

"Убыр-Таз" башкорт халык әкияте

"Курайчы" татар халык әкияте (3балл)

10. Иҗатлары буенча туры китер:

Язучы Абдулла Алиш

Шагыйрь Сибгат Хәким

Тәрҗемәче Разил Вәлиев (Мөхәммәт Садри) (3балл)

Бәяләү:

"5" ле - 19-17 балл

"4" ле - 16-13 балл

"3" ле - 12-8 балл

"2" ле - 7 балл яки аннан да ким булса куела.


© 2010-2022