Сочинение Без - 41 ел балалары повестен укыгач

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Без - 41 нче ел балалары" повестен укыгач...

Көннең кичкә авышкан вакыты. Сәгать бишләр-алтылар тирәсендә, өйгә кайтып, әни пешергән ризыкларны ашарга дип, өстәл артына җыелабыз. Тамак ялгап алгач, әти белән әни безнең бүгенге көннең ничек үткәнен, укуыбыздагы уңышлар турында сорашалар. Без - игезәк сеңелләрем һәм мин - бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйли башлыйбыз. Аннары, үз бүлмәләребезгә таралышып, өй эшләренә тотынабыз.

Беркөнне әнинең китап укыганда бер көлгәнен, бер елаганын күреп калдым. Үземнең кызыксынуымны баса алмыйча аннан:

  • Нинди китап укыйсың? - дип сорадым.

- Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без - 41 нче ел балалары" повестен укыйм, - диде һәм: - Тиздән татар әдәбияты дәресендә бу әсәр белән танышачакбыз, - дип өстәп куйды.

Әнием мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Мин киләсе дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне алдан белеп торам. Бу әсәр дә мине кызыксындырмый калмады һәм мин аны укый башладым. Укыдым да уйларыма бирелдем...

"Без - 41 нче ел балалары" повестенда, яңа мәктәпне тәмамлап, педагогия училищесына укырга килгән яшүсмерләрнең көндәлек тормышы тасвирланса да, әсәр башыннан азагына кадәр Бөек Ватан сугышы китергән ачы кайгылары, авырлыклары белән истә калган. Укучылар арасында кызлар да, малайлар да бар. Алар төрле яклардан укырга килгәннәр: Карадуганнан, Кенәдән, Мөрәледән... Укырга килүчеләрнең инде күбесе ятим, караучысыз. Бирегә килгәнче, туган якларында бу балалар әтиләрсез, абыйларсыз тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргәннәр: җирне сукалаганнар, ат җигеп ашлык, бәрәңге ташыганнар, көлтә бәйләгәннәр. Бу яшьләр, Арча педагогия училищесына укырга килгәч тә, күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре булганнар. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкарганнар, чыдамлыгы, тырышлыгы белән аерылып торганнар. Ләкин араларында бераз тәртипсезрәк, шуграк балалар да булган. Шулай булса да, алар белем алу өчен бар тырышлыкларын салганнар. Авыр сугыш еллары бу үсмерләрне көннән-көн ныграк чыныктыра барган, алар училищеда дүрт ел уку дәверендә, үз максатларына ирешеп, чын укытучы булып өлгергәннәр.

Әсәрдә уен-көлке дә күп урынны алып тора. Булачак укытучылар төшенкелеккә бирешмәгәннәр. Җыр-моңга бай концертлар, сәхнә эшләре белән авыл халкын сөендергәннәр. Авыр сугыш чорында, шул тамашаларны карап, авыл кешеләре, күңелләренә бетмәс-төкәнмәс рухи азык алып, өйләренә таралышканнар.

"Без - 41 нче ел балалары" повестен мин бер тында укып чыктым. Минемчә, Мөхәммәт Мәһдиев бу әсәрендә тормышның каршылыкларына һәм кыенлыкларына карамыйча көрәшергә, гомернең һәр мизгеленнән ямь һәм тәм табып яшәргә, куйган максатларга ирешергә, туган якны яратырга чакыра кебек.

Әгәр дә автор, әле дә исән булып, "Без - XXI гасыр балалары" дигән повесть язса... Бүгенге көн геройлары кемнәр булырлар иде икән? Аларны нинди уй-ниятләр кызыксындырыр, алларында нинди теләк-максатлар торыр иде икән? Китапны укыгач, мин әнә шулар турында уйладым...

Т.Рахманов исемендәге

Югары Яркәй урта мәктәбенең

6 нча А сыйныф укучысы

Шәрипова Айсылуның эше.

Укытучы: Шәрипова Л.Р.

© 2010-2022