Аергыч темасына дәрес эшкәртмәсе

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Аергыч, аергычның белдерелүе.

Максат: - аергыч, аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау;

-сөйләм телен үстерү, аергычны дөрес билгеләүләренә ирешү;

- табигатькә карата соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: тест, таблица, перфокарта.

Материал: "Якташ язучылары" хрестоматия.

Дәрес барышы.

I Оештыру моменты. Тема белән таныштыру, число язу.

II Белемнәрен тикшерү. Тест эшләү.

Тест.

  1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй - фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе

а) сүзтезмә;

б)җөмлә;

2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән

торган төзелмә.

а)сүзтезмә;

б) җөмлә.

3. Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын.

Бу нинди җөмлә?

а) боерык җөмлә;

б) хикәя җөмлә;

4. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре.

а) тезүле;

б)ияртүле;

5. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:

а) хәбәр;

б) ия

Нәтиҗә ясау. (Үз-үзләрен перфокарта ярдәмендә тикшерәләр)


III Актуальләштерү.

1

Җөмлә кисәге

Баш кисәкләр

Иярчен кисәкләрАергыч темасына дәрес эшкәртмәсеАергыч темасына дәрес эшкәртмәсеАергыч темасына дәрес эшкәртмәсеАергыч темасына дәрес эшкәртмәсеАергыч темасына дәрес эшкәртмәсе.Таблица ярдәмендә җөмлә кисәкләрен искә төшерү Аергыч темасына дәрес эшкәртмәсе

Сораулар:

  • Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?

(Җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдереп, аерым сорауларга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала.)

  • Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?

( Ия, хәбәр)

  • Нинди җөмлә кисәге ия була?

(Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча кем?, нәрсә? сорауларына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.)

  • Нинди җөмлә кисәге хәбәр була?

(Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.)

- Җөмләдә сүзләрнең бер-берсенә бәйләнүе ни өчен кирәк?

(Сөйләм барлыкка килү өчен, җөмләләр төзү өчен)

  • Фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен ия белән хәбәрдән башка тагын нинди җөмлә кисәкләре кулланырга кирәк?

(Фикер аңлаешлы булсын өчен иярчен кисәкләр куллана алабыз.)

  • Җөмләнең нинди кисәкләре иярчен кисәкләр дип атала?

(Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала.)

  • Нинди иярчен кисәкләр беләсез?

(Тәмамлык, хәл, аергыч.)

  1. Тактада бирелгән сүзләр өстендә эш. Бу сүзләрне парлап язарга кирәк.(дәфтәрдә эшлиләр, бер укучы тактада уклар белән тоташтыра)

Зәңгәр яулыгы

Җиденче чәчәк

Күп хезмәт кую

Әниемнең кунак

Килгән сыйныф

Безнең бакча


IV. Яңа тема.

1.Алдагы сүзтезмәләргә таянып бирелгән таблицаны тутырырга.

Предметның билгесен белдергән сүзләр

Соравы

Нинди сүз төркеме белән белдерелгән

Нинди сүз төркемен ачыклый

1

2

3

4

5

6

Зәңгәр

Җиденче

Күп

Әниемнең

Килгән

Безнең

Нинди?

Ничәнче?

Ничә?

Кемнең?

Нинди?

Кемнең?

Сыйфат

Сан

Рәвеш

Исем

Үткән зам. сыйф. ф

Алмашлык

Исем

Исем

Исем

Исем

Исем

Исем

2.Нәтиҗә ясала: Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап нинди?, ничәнче?, кайсы?, ничә?, кемнең?, нәрсәнең? Сорауларына җавап бирә торган сүз аергыч дип атала.

Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелә?

Аергыч сыйфат, сан, рәвеш, исем, фигыль, алмашлыклар белән белдерелә.

Ә аергыч белән ачыкланып килгән сүз аерылмыш дип атала. М-н: зәңгәр чәчәк.

3. Дәреслектәге кагыйдәне уку.

V. Яңа теманы ныгыту.

1. 120нче күнегү. Өзекне укырга. Өзектә нәрсә турында сүз бара? (табигать)

Бирем: Өзектән предметның билгесен белдерә торган сүзләрне ияртүче сүзе белән әйтергә, ягъни аергыч белән аерылмышны гына аерып әйтергә.

Сүзтезмәләрне тикшерергә: нинди сүз төркеме белән белдерелгән, нинди сүз төркемен ачыклый.

Башланган (нинди?) кар

Аергыч үткән заман сыйфат фигыль белән белдерелгән, исемне ачыклый

2.Язмача 121нче күнегү.а) укып чыгарга.

б)өзектә нинди ел фасылы турында сүз бара.

в)аергычларны аерылмышлары белән язып алырга, җәя

эчендә аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен

яза барырга.

1-2 укучы тактада эшли. Алар сүзтезмәне телдән тикшерәләр.

Мәсәлән: сары яфраклар (сыйфат + исем)

  1. Рәсем өстендә эш.

Һәр укучыга ел фасыллары сурәтләнгән рәсем бирелә. Рәсемгә нигезләнеп аергычлар кергән сүзтезмәләр әйтәләр.

Көчле укучы шул сүзтезмәләр белән җөмләләр уйлап яза.

Сорау: Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?

(Аергычлар җөмләне матурлыйлар, сүзләрне төрле яклап ачыклыйлар)

VI. Йомгаклау.

Аергыч темасына дәрес эшкәртмәсе1.

Нинди сүз төркеме белән белдерелә ?

Белдерә

?

Сораулары

?Аергыч темасына дәрес эшкәртмәсе

2. Өй эше: Аергычларны мөмкин кадәр күбрәк кулланып, "Туган як табигате" дигән темага хикәя язарга.





© 2010-2022